Табигатькә
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Хабибуллина Зумара Тагировна, Учитель начальных классов

МБОУ  "Биектауская средняя общеобразовательная школа"

Табигатькә

Исем китеп карап торам әле.

Син,  табигать, бигрәк хозур ла.

Каен кызларыдай эчкерсез дә,

Нарат егетләре кебек горур да.

Челтер- челтер чишмә тавышлары-

Яшь кызларның гүя көлүе.

Хуш ис аңкып торган чәчәкләрдә

Күбәләкләр очып йөрүе.

Ак мамыктай йомшак болытларың,

Сары чәчәк кебек кояшың.

Купшы кызлар кебек киемеңне

Алыштырып кына торасың.

Нинди генә кием кисәң дә син,

Сарымы ул, акмы, яшелме,

Гүзәллегең белән ымсындырып

Искә төшерәсең яшьлекне.

Яшьлек – гүзәл, зинһар, гүзәллеккә

Саксыз куллар белән кагылмыйк.

Сагышлардан, ялгышлардан елап,

Каеннарга барып сарылмыйк.

Зарыбызны тыңлап моңаймасын,

Шат җырларын гына көйләсен.

Талгын җилдә имән егетенә

Бары саф хисләрен сөйләсен.

Мәңге шулай тормыш дәвам итсен,

Таң калырлык булсын  гүзәллек.

Юлдаш булсын безгә гомер буе

Аклык, сафлык, яшьлек – яшеллек.

 

У вас нет прав для создания комментариев.