Чүпсез урын калды мы әле?
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Багаутдинова Алсу Наилевна

Чүпсез урын калды мы әле?

Һәрберебез иртән эшкә барган чакта,

Алып чыга өйдән чүп-чарны.

Җайлы хәзер, махсус пакетлар бар

Зәңгәр,яшел, кара төстәге.

Шөкер, чүп савытлары күп

Әллә кая түгел барысы,

Кайбер вакыт юл җае ук

Булмый инде анысы.

Әмма ләкин, очрый шундый кешеләр

Илтеп җиткермиләр чүпне урнына.

Агач төбенә, берәр аулак җиргә,

Я булмаса юлда калдыра.

Белмим, ник алай итәләрдер

Нәрсә уйлап эшлидер алар.

Әллә урам себерүчегә эш ясыйлар,

Әллә кемдер тиеш дип уйлыйлар.

Ярый ла, ул пакетлар шулай торса.

Юк шул, алай тормыйлар.

Сукбай эт-мәчеләр азык исе тоеп

Ул пактларны ерткалыйлар.

Чүп тарарла үләннәр өстенә,

Җил тарата оча торганын,

Эт мәчеләр сөйри як якка,

Карга чыпчык тарата калганын.

Ояламы адәм бу эшенә?

“Ник алай чүплим мин”- дими.

“Җыйсын!Әнә кешеләре куелган!

Мин бит аны ташламадым.”- ди.

Ә табигать ояла, аңа шундый оят

Ул бу ямсез күренешне

Һаман яшерә һаман качыра.

Язлар җиткәч чүп-чарны яшереп

Шаулап үләннәр үстерә.

Җәйләр, чәчәкләрен үстерә

Хуш исләре белән яшерә.

Көзләр җиткәч, яфрак юрганына

Яшерә безнең чүпләрне.

Кышын карлар яудырып

Матурлата, бизи ул җирне.

Ә без кешеләр, һаман иртән

Эшкә чабып барган чакларда,

Әллә ашыгып, әллә тагын-

Ахмак булганыбызга.

Һаман чүплибез без, һаман пычратабыз

Гүзәл, матур туган җирләрне,

Урман, болын, күл-елга буйларын.

Чүпсез урын калды мы әле?

У вас нет прав для создания комментариев.