Табигать һәм без
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Детский сад №133 комбинированного вида» Кировского района г. Казани Гильмутдинова Лилия Ринатовна - воспитатель Литературное творчество - стих

Табигать һәм без

Табигать тә була төрле-төрле

Давыллары була, җилләре.

Җилне җигеп тарткан тегермәнне

Безнең авылдашлар элгәре.

Кинәт кенә моңсу булып китә

Кояш качса болыт артына.

Аллы-гөлле купер күргәч күктә

Күңелләр бит шунда ашкына.

Яратырбыз һәрчак табигатьне,

Нинди генә булсын көннәре.

Томан, бозлы яңгыр, кар яудыру-

Бары табигатьнең һөнәре.

Сокланабыз гади чәчкәгә дә,

Йолдызлырга, айга, кояшка.

Шатланабыз аяз, матур күккә,

Кош каурыедай ап-ак болытка.

Сәламәтлек бәйле табигатькә,

Чөнки кеше аның баласы.

Магнит дулкыннарын ера-ера

Безгә һаман алга барасы.

Кайгыртмыйбыз ләкин табигатьне,

Пычратабыз аны, чүплибез.

Көчле давыл, су басулар булса,

Табигать тә үзгәрде дибез.

Әле түзә безнең пычраклыкка

Сабырлыгын аның сынамыйк.

Табигатьне чиста, матур килеш,

Килер буыннарга калдырыйк.

 

У вас нет прав для создания комментариев.