Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Ахметшин

Айзат

Айратович
7 кл «Верхнетакерменская ООШ имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ Хусаенова Рушания Павловна Литературное творчество – стих

Тукай безнең йөрәкләрдә

Бүген төнлә бер төш күрдем,

Аның хикмәте шунда:

Сулга карыйм-кара урман,

Кырлай авылы-уңда.

Башта җәяү бара идем,

Хәзер ат арбасында.

Ялан аяклы бер малай,

Бара минем янымда.

-Исемең кем?-дип сорадым.

-Исемем,-ди, -Габдулла.

Я, кая юл тотасың?-дидем,

-Барам,- диде,-Казанга.

Урман кичеп чыксак әгәр,

Якынырак булыр дип.

Киттек икәү урман буйлап,

Җәяү түгел, ат җигеп.

Бара торгач, ат та арды,

Ял итәргә туктадык.

Кемдер агач кисә бугай,

Шакылдата тук та тук.

Як-ягыма каранам мин,

Габдулла да югалды.

Күрәм, мөгезле шүрәле,

Миңа таба юл алды.

Шүрәле сүзен башлады:

-Уйныйк,-ди,-кети-кети.

Кытыклап үтергәнче,-ди,

Былтырны табып китер.

Йөгереп киттем куркудан,

Су буена да җиттем.

Тукта, тукта, карак, дигән,

Ямьсез тавыш ишеттем.

Су буендагы басмага,

Су анасы утырган.

Капчыгына кәҗә-сарык,

Бүре башы тутырган.

Куркып торам тыныч кына,

Габдулла пәйда булды.

Аны күреп, сөенечтән,

Мөлдерәмә яшь тулды.

Габдулла әйтә:”Әйдә,-ди,

Казанга юлны алыйк.

Ялгыз урманда калганчы,

Печән базарын карыйк”.

Бара торгач, арбада мин,

Тирән йокыга талдым.

Кинәт көлешеп сөйләшкән,

Бер тавышка уяндым.

-Тор, егет!- диде Габдулла,

Казан безнең каршыда.

Кемнәр каядыр чабалар,

Барысы да ашыга.

Төшме соң бу, әллә өнме?

Без Казанда йөрибез.

Тукай белән икәү бергә,

Туган телне көйлибез.

Иртән иртүк әни дәшә,

-Улым, торырга кирәк.

-И, әни, вакытсыз дәштең,

Тәмле төш була сирәк.

Габдулла керде төшемә,

Урманнарда мин йөрдем.

Су анасын, сарык-кәҗә,

Шүрәлеләрне күрдем.

Тукай әсәрләрен укып,

Сокланабыз хәзер дә.

Тукай безнең йөрәкләрдә,

Мәңге чыкмый хәтердән!