Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Эссе

Һөнәрем минем –
китапханәче

Тат.Бүләр урта мәктәбе китапханәчесе Исламова Силүзә Гәләй кызы
Мәктәп китапханәсендә эшли башлавыма да ун елдан артык вакыт үтеп киткән.Әле беренче эш көннәремне уйлыйм да, үземнең китапханә эше турында бик аз белгәнемне искә төшерәм. Башкалар эшләгәндә бик җиңел кебек бит инде, китапны табып бирәсең, китергәч урынына куясың. Шулай дип уйлый торган идем. Ләкин эшли башлагач, китапханә эшенең төбенә төшкәч, бу һөнәрнең нинди икәненә төшендем. Китапханәче һөнәре дә җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр икән.Еллар узып азмы – күпме тәҗрибә туплагач шуңа төшендем.
Китапханәче һөнәрен гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем мин.Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без.Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б.
Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора.Яңа кайткан китаплар белән таныштыру, яңа гына чыга башлаган газета – журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар куллану отышлы.Ләкин, хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем мин. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет- китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте.Әлбәттә, телевезор каршында утыру күпкә җиңелрәк.Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк.Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз.Мин үзем китапны укып бетергәнче шул кешеләр белән яшим.Әле укып бетергәч тә кат - кат әсәр турында уйлыйм, мин алар урынында нәрсә әйтер идем икән дим.Аннан соң минем үзем өчен, китап уку тел байлыгын арттырырга ярдәм итә, әле ошаган урыннары булса блокнотыма язып куям.
Минем иң зур теләгем, шушыларны укучыга җиткерү.Моның өчен төрле ысулларны куллланып карыйм.Күп төрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәм.Бер генә язучының да юбилейларын билгеләми калмыйбыз. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп , исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк.Моның өчен китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү, аны тулаем уку өчен этәргеч булып тора. “Китап киңәшчең синең”, “Китап уку өчен 17 сәбәп”, “Киләчәккә китапханә аша” дигән китапханә дәресләре бик файдалы дип саныйм.
Китапханә - информацион үзәк булырга тиеш. Заман белән бергә атлаучы китапханәче өчен хәзер бик күп мөмкинлекләр бар.Китапханәдә компьютер, проектор булу минем өчен зур бәхет.Болар төрле электрон дәреслекләрдән, язучыларның СД дискларын, аудио дискларын куллану өчен мөмкинлек бирә.Булмаганнарын үзем төзим, китаплардан, газета – журналлардан, интернеттан материал җыеп презентацияләр төзим.
Китапханә үзенә тартып торсын дисәң, әлбәттә анда шартлар булырга тиеш.Безнең мәктәп китапханәсендә бар мөмкинлекләр дә бар. Китапханә зур, якты, китаплар тиешенчә киштәләргә тезелгән, газета – журнал уку өчен уку залы бар.Күп төрле стендлар, папкалар укучылар өчен ярдәмлек булып тора.Гөлләр яратам, алар да бүлмәмне бизәп торалар.
Мин үз эшемне бик яратам.2009 -2010 нчы уку елында район китапханәчеләрен кабул иттем.Алар да эшемә яхшы нәтиҗә биреп китте.Төрле конкусларда катнашырга яратам.Ике укучы район күләмендә узган “Иң күп китап укучы” бәйгесендә 2 – 3 урыннар алды.2009 нчы елда узган “Иң яхшы китапханә” конкурсында 2 урын алдым.Мондый җиңүләр мине тагын да яхшырак эшләргә рухландырып тора.