Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы
«Иске Кади гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учереждениясе.

Тема: Саф сулы туган як чишмәсе.

Биология, химия укытучысы
Хисматова Г.М.

2013ел
Тема: « Саф сулы туган як чишмәсе”
Максат: Укучыларның дөньяга карашын киңәйтү,аларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү,туган як сулары, аларны саклау, чишмәләрнең елгаларның күптөрлелеге белән танышу.
Җиһаз.проектор,экран,компьютер,презентация
1 укучы: Шигырь “Туган авыл”
Безнең авыл чишмәсе
Борма-борма инешле,
Безнең авыл бакчасы
Татлы- тәмле җимешле,
Җырга салып җырлап була
Исеме дә килешле.
Инеш буйлап болыны
Болын тулы гөлләре,
Гөл тулы болыны нәкъ тә
Әниемнең күлмәге.
Каршысында таулары,
Тауларында урманы.
Я, әйтегез кемнең бар
Шушы авылда булганы?
Белдем, белдем, дисеңме!
Аңладым белгәнеңне,
Болында йөргәнеңне,
Суында йөзгәнеңне,
Җимешен өзгәнеңне.
Ул – минем туган авыл,
Ул – синең туган авыл.
Үзеңнең туган авыл гына,
Шулай матур була ул.
2 укучы: Безнең туган җиребез Иске Кади авылы.(1-слайд)
Ул Татарстанның иң матур төбәкләренең берсе. Бездә эшчән ,тырыш,уңган халык яши. Безнең як кешеләре гомер– гомергә иген игә, мал-туар асрый , җыр–моң ярата. Авылыбызның нини урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Бәлки, сез, авыл очраклы рәвештә шундый урынга урнашкандыр дип уйлыйсыздыр,юк мондый матур урынны бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Авыл булып утыру өчен янында гына урманы,болыны,инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган.
Күмәк җыр.
Җыр:”Туган авыл” (Г.Тукай)
3 укучы: Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак- мазар килсә, хуҗалар иң башта чәй куяра, “суыбыз бик тәмле “диеп, кыстый-кыстый чәй эчерергә тотыналар. Ерак җирләрдән кайткан авылдашлар, “шифалы дару”диеп, туган як суларын алып китәләр.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Читтә йөрсәк шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап
Таллар җырлап төшкә керәдер.
4 укучы: Әйе,туган ягы кирәк кешегә. Һәр төбәкнең нинди дә булса берәр истәлекле урыны, табигать бүләк иткән бизәге була. Безнең татар халкы борын-борыннан, чишмә-күлләрне,урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Аларны яратып, халык чишмәләргә төрле-төрле исемнәр биргәннәр: Батырша чишмәсе, Ат елгасы чишмәсе, Марталык чишмәсе, Могыйн бабай чишмәсе, Пичле чишмә, Кыр чишмәсе, Югары оч чишмәсе.
(2-слайд)
1 укучы: Батырша чишмәсе- алар арасында иң олысы. Аны авылыбызга нигез салучы- Кади бабайның берничә буын оныгы Батырша бабай ачкан. Чишмә авылыбызның көнбатышындарак, болынлыкта, Сөлчә елгасы янында урнашкан.
Нурлатнефть идарәсе Батырша чишмәсен ремонтлый башлагач, халык бик сөенде, бу эшкә үз өлешен кертте. Өмәләр оештырып. Чишмә янындагы чүп- чарны җыеп түктеләр, корган, ауган талларны кисеп, ваклап яндырдылар. Нефтьчеләр чишмәне чистартып, яңа нарат бура салдылар, утырып ял итәр өчен беседка ясадылар. Cөлчә елгасы аша тимер басма һәм тау башына хәтле баскыч куйдылар, ташлы юл салдылар, яшь нарат үсентеләре дә утыртылар.
(3-слайд)
2 укучы: Пичле чишмә яр астында үскән шомырт куагы янында урнашкан. Тирә янында, чишмәгә сердәш булгандай бик күп төрле агачлар, куаклар үсә. Җәй көннәрендә чишмә яны сандугач моңына, төрле кошлар сайравына күмелә. Чишмә чылтыравы, кошлар сайравы күңелгә рәхәтлек сафлык бирә.
“Пичле чишмә”гә килү бик уңай, аның яр кырыеннан юл уза. Чишмә, авылдан шактый еракта булса да урманга баручы һәм кайтучылар, җәйге эсседә кырларда эшләүчеләр, болында печән чабучылар, аның тәмле, саф салкын суы белән сусауларын басалар.
Бу чишмә табигый. Ул яр астыннн чыга, уеп ясалган мич авызы кебек, күренеп тора. Аның суы бик салкын, чиста.Чишмә кыш көнендә дә туңмый. Шунысы да бар: өлкән яшьтәге әби-бабайлар аның суын шифалы, файдалы диләр.
(4-слайд)
3 укучы: Филология фәннәре докторы Фирдәвес Гариповның китабында “Югары Оч Булатовлар чишмәсе” диеп аталган су чыганагының тарихы ерак бабаларыбызга барып тоташа. Пугачев восстаниясе чорында Салават Юлаев гаскәрендә командир булган Тимербулат, патша җәза отряды эзерлекләвеннән Уралдан качып, кечкенә төркем халык белән монда килеп төпләнә.
Тау башыннан, калкулыктан 300-400 метр ераклыкта гына калын куе урманнар башланган. Әрәмәлек уртасыннан инеш агып торган. Матур-матур кызыл ярлар бүгенге көндә дә тирә-якка ямь биреп торалар. Тимербулат та халык төркеме белән сап-салкын су саркып торган урынны сайлап тормыш корып җибәргән. Иске Кади авылының көнчыгышындагы бу чишмәдән өч йөз хуҗалыкның яртысы аш-чәй өчен су алган,1910нчы елга кадәр аны табигый буларак бик сак тотканнар, тирәсен тотып алганнар. 1911нче елда, Столыпин хокүмәте чорында, авылларда бераз уңай якка ташлама ясала. Бирегә Иванов дигән рус инженеры килеп, чишмәне ике метр тирәнлеккә чистартып бура төшереп, урталай бүләләр. Ул суны махсус сиртмә белән басып алу җайланмасын куя. Имән бурага Н.Иванов диеп, балта белән чукып ясалган язмасы бүген дә саклана. Әмма 1935нче елларда ул җайланма искерә. Яраксызга әйләнә. Еллар уза, чишмәдән суны чиләк белән генә ала башлыйлар. Ул һаман да агып тора, кечкенә ерганак булып инешкәтоташа. Башка чишмәләрдән аермалы буларак,аның суы яныннан түгел, ә астан, җирдән ургылып тора. Бүгенге көндә шифалы тәмлелеген югалтмаган чишмә суы белән менә 400 ел халыкка хезмәт итә. Аны хәзерге вакытта да чистартып, ремонтлап торалар.
(5-слайд)
4 укучы: Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертәләр,елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирәләр. Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел кебек мәһабәт елгалар да, кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланалар. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар зур елгаларга әвереләләр.
1 укучы: Һәр чишмәнең үз тарихы, үз җыры, үз моңы бар. Бер ишесе шарлап ага,тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Ә җырлары! Әйе,халык, йөрәк кебек туктаусыз хәрәкәттә булган, чишмәләр турында җырлар күп иҗат итте.
2 укучы: Чишмәләр, газиз чишмәләр. Минем туган авылымда алар бик күп. Аларның тарихы мең, ун мең елларга бары тоташа. Чишмә буенда кичке уеннар оештырылган, кичәләр үткән. Шат, моңлы җырлардан, дәртле бию көйләреннән чишмә тирәсе яңгырап торган. Чишмә яшьләрне таныштырган кавыштырган. Картлар чишмә янына үзләренең теләкләрен әйтергә киләләр.
3 укучы:Чишмәләрнең әһәмияте бик зур. Дөрес, хәзер авылда суүткәргеч торбалар салып, эчәр суны өйләргә кадәр китерделәр, әмма ул торбалардан шул ук чишмә яисә артезиан коесы суы ага.
Уйлабрак карасаң, халыкның чишмәне зурлавы тикмәгә генә түгел. Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушуы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар.
(6-слайд)
4 укучы: Шушы төссез сыекчада 60тан артык химик элемент бар. Су белән авыруларны дәвлыйлар. Сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала. Әмма сусыз бер генә көнгә дә түзә алмый. Әгәр кеше тәнендә суның 10нан бер өлеше генә кимесә дә аны терелтү күпвакыт мөмкин булмый.
Тау астында чишмәбез
Су алырга төшәбез,
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Әйе,безнең якларда эчә торган су запасы күп. Әмма кайбер илләрдә суны сомолет белән ташып җан башына карап бүләләр. Дөньяның кайбер шәһәрләрендә гап-гади суны стаканлап саталар. Бу хәлләр безне дә сагайтырга , табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булырга икәнен искәртергә тиеш.
1 укучы: Чишмәләр ни сәбәпле корый? Чишмә чыга торган урман, агачлык киселеп бетә дә, чишмә тирәсе, киемен салдырып алган кеше шикелле, ялангачланып кала. Бу урынны терлек таптый, ул чүпләнә, пычрана. Шуннан соң чишмәнең корымый хәле юк. Чишмә артыннан аның суы белән кушылучы инеш корый. Ул арада, дым булмагач, чишмә, инеш буенда үскән, болыннар корый, бу тирәгә кош-кортта оя ясамый. Шулай итеп, элек кошлар сайрап торган гаҗәеп матур бер табигать почмагы тизарада җайсыз, күңелсез, ташландык бер чокыр-чакырга әверелә.
(7-слайд)
Укучы: Бер карасаң бу табигать шул килеш,
Гөлләр үсә, җилләр исә
Диңгез шаулый, кошлар оча
Бер карасаң, бу табигать
Тәмам үзгәреп беткән
Кояш үзе аптырыйдыр
Теге кипкән, бу кипкән.
Күк гөмбәзе үзгәрмәсә дә
Җирдә хәлләр башкарак
Кеше дигән хуҗа затка
Тереклек тора карап
Ә кеше соң ничек карый
Үзенең бурычына?
Иң башта син бу сорауга
Үзеңнән җавап сора.
Укытучы: Әйе, укучылар, яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш исне бөркеп, чишмәләр чылтырап чыккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык. Шуның өстенә сәламәтлеккә дә нинди файдалы!
(8-слайд)
Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, суны изге дип карау, суга хөрмәт дәвам итсен иде. Су - тереклек чыганагы. Яшәсен чишмәбез!Чишмә яши икән,аны карап торалар икән,димәк,авыл да яши,тормыш дәвам итә!
Җыр.”Җидегән көечишмә”(Г.Бәширов сүзләре,С.Садыкова көе) З.Сәхәбиева җырлый.
Кызлар шул көйгә суга бару күренешен чагылдырган бию башкаралар.
Кичә тәмамлана.