Биология фәненнән ачык дәрес
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
I .Актуальләштерү.

1.Дәрескә әзерлекне тикшерү.Узган дәрестә үткәннәрне искә төшерү.
2. Сораулар ярдәмендә укучыларның узган дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү.
3.Җавапларга анализ.

Сораулар:

1.Имезүчеләрнең борынгы бабалары зурлыгы?
2.Имезүчеләрнең тәннәре нәрсә белән капланган?
3. Ни өчен бу класска имезүчеләр дигән исем бирелгән?
4.Имезүчеләр ничек үрчиләр?
5.Имезүчеләрнең озынлыклары?
6.Сизү органнары турында нәрсә беләсез?
7.Йөрәкләре ничә камералы?
8.Очлыклары ничә пар?
9.Кан әйләнеше системасы нинди?
10.Нәрсә ул плацента?
11.Ехидна,үрдәкборын кайсы материкта яшиләр?
12. Иң зур имезүче?

II.Яңа төшенчәләр формалаштыру.(Дәрес-презентация)

1.Укучыларны тема һәм максат белән таныштыру.
_Укучылар,без сезнең белән бүген яңа тема узабыз. Темабызның исеме “Приматлар” дип атала.(Дәфтәрләргә теманы язу) Примат сүзе сезнең кайберләрегез өчен яңа төшенчә.(Сүзлек дәфтәренә примат сүзенең аңлатмасын язу) Примат- югары төзелешле имезүчеләрнең бер отряды.(маймыллар) Приматлар тән зурлыклары, тышкы күренешләре буенча күптөрле..Иң ваклары
10-12см., эреләре-200см кадәр.Очлыклары 5 бармаклы,алар тотынып торырга җайлашкан. Агачтан-агачка, ботактан-ботакка җиңел генә сикерәләр. Күбесе агач башларында яши.Баш миенең зур булуы белән аерылып торалар. Күзләре алга караган, яхшы күрәләр һәм ишетәләр. Климат җылы булган тропик һәм суптропик территорияләрдә ,көтү-көтү булып яшиләр.Африка
Азиянең көньягы, Американың тропикларында киң таралганнар.
Көндез актив хәрәкәтләнәләр. Катнаш азык белән тукланалар. Приматлар 2 асотрядка бүленәләр: түбән төзелешле приматлар яки ярыммаймылларһәм югары төзелешле приматлар яки маймыллар.
2.Ярыммаймыллар– куе йон белән капланган, вак бөҗәк ашаучылар.Көньяк-көнчыгыш Азиядә, Индонезиядә,Мадагаскарда таралганнар.
Лемурлар- кечкенә колаклы, зур күзле,озын койрыклы ярыммаймыллар.Җиләк- җимеш ,яфраклар белән тукланалар.
Төркем- төркем булып яшиләр.Күп вакытларын агачта йоклап үткәрәләр.Күпләп Мадагаскарда яшиләр.
Тупайя- иң примитив бөҗәк ашаучылар.

3.Маймыллар- төрле зурлыктагы приматлар. Күбесенең агачларга үрмәләү өчен койрыклары бар.

Шимпанзе-авырлыгы 45-50 кг. Куллары аякларыннан озынрак, битләрендә йон юк. Үзәк Африкада киң таралганнар.Иң акыллы маймыллар, алар төрле предметларны үз максатларында файдалана алалар,җимешләр, яфраклар белән тукланалар.Кайвакыт кырмыскалар, термитларны да ашыйлар.

Борынлач маймыл – бу исем аларның борыннары зур булганга бирелгән. Ата борынлачның борыны ана борынлачныкыннан зуррак. Тавышы да көчлерәк.

Бабуин-Кч.Африкада яши. Яфраклар. Кош йомыркалары белән тукланалар.Куркыныч туганда ата бабуиннар бала һәм ана бабуиннарны уртада калдырып әйләндереп алалар,саклыйлар.

Орангутан- буйлары 150 см. Тәннәре куе кызыл төстәге йон белән капланган. Казналыклары зур,алга чыгып тора. Куллары озын,аяклары кыскарак.

Горилла – иң эре примат. Гәүдәләре зур, киң җилкәле. Тәне кыска куе йон белән капланган. Юан ботакларны да җиңел генә сындыра ала.Үзәк Африкада, К.Америкада гаиләләре белән яшиләр.Җимеш, яфраклар белән тукланалар. Гаиләләрендә бер олы ата горилла, 1-2 яшь ата горилла,10 лап ана горилла була.
Һәр горилла гаиләсенең үз биләмәләре була, шул территориягә алар чит гаиләне кертмиләр. Үзләренә куркыныч янаганда гына кешеләргә ташланырга мөмкин.

4.Мәсьәлә чишү.

Мәсьәлә чишү.
Ике горилла 3 көндә 9 кг.яфрак һәм җимешләр ашый.
Барлык ашаганын тәненә сеңдереп барсалар, алар
70 көндә бар авырлыгын җыйнарлар иде. Бер горилланың
авырлыгы күпме булыр?

Физкультминутка

5.Приматларның әһәмияте.
Күп кенә приматлар Кызыл китапка кертелгәннәр.Кызыл китап- ка сирәк калган төрләр кергәнен сез беләсез. Аларның күп төрләре юкка чыгу алдында тора.Орангутан, горилла, шимпанзе- Кызыл китапка кертелгәннәр.Бөтенләй юкка чыккан төрләрне Кара китапка кертәләр. Приматларны һәм башка төр хайваннарны,үсемлекләрне кара китапка кертмәсәк иде.Ул бездән- кешеләрдән тора.
Приматларның фән өчен әһәмияте зур.Кешелек эволюциясенең башлангыч стадиясен приматлар алып тора. Чөнки галимнәр кешеләрне кешесыман маймыллардан килеп чыккан дип исәплиләр. Җир йөзендә 3 төрле раса вәкилләре яши.Ак тәнлеләр европеоидлар шимпанзелардан, негроидлар-гориллалардан, монголоидлар- орангутаннардан килеп чыкканнар дигән фикердә галимнәр.

6.Приматлар тормышыннан яңалыклар.( берничә укучы әзерләгән өстәмә материалны тыңлау.)

III.Ныгыту.

1. Ике вариантта тест эшләре башкару.
2.Тест эшләрен тикшерү.
3.Кроссворд чишү.

IV.Өйгә эш.
1.184-186 нче битләрне укырга
2. 1вариантка. Ярыммаймыл лори турында өстәмә материал.
3. 2вариантка. Югары төзелешле маймыл мандрил турында өстәмә материал туплап алып килергә.

V.Йомгаклау.
-Укучылар, бүген дәрестә үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?
(Көндәлекләргә билгеләр кую)
-Саубуллашу.

У вас нет прав для создания комментариев.