Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе

8-сыйныфта биологиядән ачык дәрес

Дәрес темасы: Йөрәкнең төзелеше һәм эшләве

Дәресне әзерләде: химия- биология укытучысы: Мөхәммәтшина Гөлия Наил кызы

2012 ел

Дәрес темасы: Йөрәкнең төзелеше һәм эшләве
Дәреснең максаты: укучыларда йөрәкнең төзелеше турындагы мәгълүмат формалаштыруны дәвам итү, аларда йөрәк эшчәнлеге, йөрәк цикллары, йөрәкнең үзенчәлеге турында башлангыч белемнәр булдыру.
Бурычлар:
Укыту: укучыларны йөрәк мускулының узенчәлекләре, йөрәк циклы белән таныштыру.
Үстерелешле: проблемалы сорауларга җавап эзләгәндә укучыларда фикерләү сәләтен, танып белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген,анализлау, төп өлешне аера белү алымнарын,нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү
Тәрбияви: укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару күнекмәләре, парлы төркемнәрдә килешеп эшләү, үз фикереңне җиткерә белү күнекмәләрен тәрбияләү
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Дәреснең формасы: сөйләм дәрес
Дәреснең методы: күрсәтмәле-аңлатмалы; өлешчә эзләнүле; проблемалы метод; проектлар методы; демонстрацион метод; парлы төркемдә эшләү; дифференциаль алым методы.
Җиһазлар һәм реактивлар: Д.В.Колесов, Р.Д.Маш, И.Н.Беляев 8- сыйныф билогия дәреслеге,компьютер,проектор,экран, презентация слайдлары, тарату материаллары, таблица «Кан әйләнеше түгәрәкләре», «Йөрәк төзелеше», эш карталары.
Кулланылган әдәбият:
1. Н.И. Сонин, М.Р. Сапин. Биология. Человек. 8 кл. - Москва: «Дрофа», 2006 – 2007 г.г
2. Поурочные планы «Биология. Человек. 8 класс» к учебнику А.Г. Драгомилова, Р.Д. Маша / авт.-сост. О.Л. Ващенко – Волгоград: Учитель, 2008
3. А.С. Батуев. Биология. Человек: Учеб. Для 9 кл. общеобразоват. учеб. заведений / 7-е изд., стереотип. – М.: Дрофа, 2001. – 240с.
4. Зверев И.Д. Книга для чтения по анатомии, физиологии и гигиене человека:– 4-е изд., перераю._ М.: Просвещение, 1989.- 240 с.: ил.

Этап Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге t
I. Оештыру моменты 3
Хәерле көн! Исәнмесез,укучылар!!!
Сез дәрескә әзерме?
(Эш карталары белән таныштыру. Карталарны өләшү)
Дежур укучы чыгышы

Эш картасын тутыралар
II. Белемнәрне актуальләштерү этабы 6
Укучылар, алдагы дәресләрдә без кан тамырлары, кан әйләнеше түгәрәкләре дигән темаларны өйрәндек. Әйдәгез узган дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп үтик әле.
1. Кан тамырларының нинди төрләре билгеле? Аларның төзелеш үзенчәлеге нинди?
2. Артерия һәм веналар буенча кан нинди юнәлештә ага?
3. Капиллярларда нинди процесслар башкарыла?
4. Кан әйләнешенең ничә түгәрәген беләсез? (кан әйләнеше түгәрәкләре схемасын такта янында төзү)
5. Кан әйләнеше түгәрәкләрен кем, кайчан ачкан?
6. БДИ биремен эш картасында башкарырга.
А.үпкә артериясе 1)кан әйләнешенең зур
Б. аорта түгәрәге
В. үпкә веналары 2) кан әйләнешенең
Г. уң карынчык кечкенә түгәрәге
Д.сул карынчык
Е. уң йөрәгалды
Ж. сул йөрәгалды
З. Сервет
И. Гарвей
К. 23 с
Л. 4 с

1)кан әйләнешенең зур түгәрәге 2) кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге
БДЕИК АВГЖЗЛ

Сорауларга җаваплар тыңланыла

1 укучы кан әйләнеше түгәрәкләре схемасын такта янында төзи

БДИ биремен эш картасында башкаралар
III. Укучыларның танып белү эшчәнлеген мотивлаштыру 2
Укучылар, кеше организмында бер генә орган да йөрәкне өйрәнү дәрәҗәсендә өйрәнелмәгәндер, һәм бер генә орган да йөрәк кебек үзенә шулкадәрле күп сер сыйдыра алмыйдыр.1628 елдан ук, ягъни Гарвей кан әйләнешләре түгәрәкләрен ачкан вакыттан ук инде йөрәкнең төзелешен һәм эшчәнлеген ныклап өйрәнә башлыйлар. Чөнки йөрәк ул кеше организмында иң зур эшне башкаручы- “биологик насос” ролен үти. Йөрәк өзлексез эшлэп тора. Галимнэр исәпләвенчә, бер тәүлек эчендә ул 900 кг йөкне 14 м биеклеккә күтәрү өчен җитәрлек энергия микъдарын сарыф итә. Э бит йөрэк 70—80 ел һэм аннан да озаграк өзлексез эшлэп тора. Проблемалы сорау:
Йөрэкнец арымый эшлэвенең сере нэрсэдэ соң? Шулкадәрле зур эшне йөрәк ничек армый башкара ала икән???Бу һәм башка сорауларга җавапны без бүгенге дәрес барышында эзләрбез.

(тема һәм максат әйтелә)


IV. Яңа материалны беренчел кабул итү 20
Күкрәк куышлыгында йөрәкнең урыны. Йөрәкнең русча аталышы «сердце», ул «середина» — «урталык» мэгънәсендәге суздән алынган. Йөрәк уң һәм сул упкә арасының урталыгында, аз гына сул якка авышыбрак урнашкан. Аның очы аска юнәлгән һэм аз гына сулга авышып, алга таба карап тора, шуңа курә йөрәк тибеше кукрәк сөягенең сул ягында бик ачык ишетелә.
Кешенең йөрәге якынча узенең йодрыгы кадәр зурлыкта. Йөрэкне юкка гына куыш мускул капчык димилэр. Йөрәк стенасының тышкы катлавы тоташтыргыч тукымадан тора. Ул – перикард дип атала. Урта катлау — миокард — калын мускул катлавы. Эчке кат лауны эпителиаль тукыма тэшкил итэ. Ул катлау –эндокард дип атала. Йерэк йөрәк пәрдәсе дип аталган тоташтыргыч тукымадан торган «капчыкта» урнашкан. Ул йөрәккә тыгыз орынып тормый. Һәм шуңа курә аның эшенэ комачауламый.
Йөрәк пәрдәсенең эчке стенасы сыекча булеп чыгара, ул йөрәкнең йөрәк пәрдәсе стенасына ышкылуын киметә.
Кешенец йөрэге тоташ булге белэн сул һәм уң өлешлэргэ буленгэн. Аларның һэрберсе йерәгалдыннан һэм карынчыктан тора. Алар арасында капкачлы берэр клапан бар. Имчэксыман мускулларга тоташкан сеңер җеплэр клапаннарны карынчыкларның төбенә беркетеп тора һэм аларга йөрэгалды ягына борылырга ирек бирми. Карынчыклар кыскарганда, капкачлы клапаннар ябыла, һэм кан йерэгалларына керә алмый. Сул карынчыктан кан аортага, уң карынчыктан упкә артериясенэ керә. Карынчыклар белэн шушы артерияләр арасында ярымайсыман клапаннар бар. Алар канның артерияләрдән карынчыкларга кире агып керуен тоткарлыйлар. Шуңа күрә кан бер генэ юнэлештә ага.
Физкультминут. (Кан йөрешен яхшырта торган күнегүләр башкару)

Йөрәк циклы. Йөрәк ритмлы кыскара һэм йомшара. Кыскарганда кан камерадан кысып чыгарыла, йомшарганда аңа кан тула.

1. Йөрәк циклы йөрэгаллары кыскаруыннан башлана. Бу вакытта кан ачык капкачлы клапаннар аша йөрәк карынчыкларына этеп чыгарыла. Йөрәгалларының кыскаруы аларга вена кушылган урыннан башлана, шуңа күрэ вена тамагы кысылган була һэм аңа кан кире керэ алмый.
2. Йөрәгалларыннан соң, карынчыклар кыскара. Йөрәгалларын карынчыклардан аерып торган капкачлы клапаннар кутэрелэ һэм ябыла, алар канның йөрэгалларына кире агуын тоткарлый. Аларны тотып торган җеплэр һэм имчәксыман мускуллар тартылган хэлдэ була. Шуның аркасында кан йөрәгалларына керэ алмый. Аның басымы астында карынчыклар һэм алардан чыккан кан тамырлары арасындагы ярымайсыман клапаннар ачылалар, һэм кан сул карынчыктан аортага, э уң карынчыктан упкэ артериялэренэ юнэлэ.
3. Пауза. Карынчыклар кыскарудан туктаганнан соң, этелеп чыккан кан басымы астында артериялэр сузылалар, э ярымайсыман клапаннар ябылалар, һэм кан артериялэргэ ыргыла. Йөрэк карынчыкларына кан агымының кире керуенэ ярымайсыман клапаннар комачаулый. Пауза вакытында йөрәк камералары кан белэн тула. Капкачлы клапаннары ачык була. Веналардан кан йерэгалларына элэгэ һәм өлешчә карынчыкларга агып керэ. Яңа цикл башланганда, йөрэгалларында калган кан карынчыкларга кысып чыгарыла — цикл кабатлана. Йерэк циклының билгеле бер дэвамлылыгы бар: 0,1 с йөрәгаллары кыскара; 0,3 с карынчыклар кыскара һэм пауза 0,4 с дэвам итэ. Йөрәк узенең эшен ешайтса, пауза кыскара төшэ.

Йөрәк циклы фазасы Дәвамлылыгы Клапаннарның халәте
1 Капкачсыман клапаннар
Ярымайсыман клапаннар
2 Капкачсыман клапаннар
Ярымайсыман клапаннар
3 Капкачсыман клапаннар
Ярымайсыман клапаннар

Йөрәк мускулының узенчэлеклэре.
1902 елда рус галиме Алексей Александрвич Кулябко кеше йөрәген пациент үлеп 20 сәг. үткәч терелтә. Проблемалы сорау:
Эшләүдән туктаган йөрәкнең организмдан читтә кабат эшли башлавына нәрсә этәргеч биргән икән?
(Баканың йөрәге видеосюжетын карау)

Йөрәк мускулы, скелетныкы кебек ук, аркылы-буй мускул җепселлэреннэн тора. Йөрэк стенасында узеннэн-узе ярсынырга сэлэтле
узенэ бер төрле мускул җепселлэре бар. Скелет мускулы узенэ килгэн нерв импульсына җавап итеп кенэ кыскара ала, э йөрэк мускулы узендэ туган импульслар йогынтысында кыскара. Ор- ганның читтэн килгэн сигналлар тынычсызлавыннан башка эшли алу сэлэте автоматизм дип атала. Йөрэк мускулы да бу сэлэткэ ия.
Йөрәк кыскаруларының регуляцияләнүе


Эш картасында йөрәкнең катлауларын һәм өлешләрен билгелиләр

7-сыйныф материалы буенча имезүчеләрнең йөрәк төзелешен искә төшерәләр һәм йөрәк төзелеше турындагы фикерләр тыңланыла

Физкультминут башкарыла

Таблица тутыралар

Проблемалы сорауга карата фикерләр тыңланыла.

Видеосюжет буенча фикерләр тыңланыла

Проблемалы сорауга карата фикерләр тыңланыла.

Эш картасында схема тутырыла

V. Алган белемнәрне практик биремнәр башкарганда куллану этабы 3
Төркемнәрдә мәсьәләләр чишү
Кешенең йөрәге 1 минут эчендә якынчы 70 тапкыр кыскарганлыгы билгеле. Бер кыскару вакытында йөрәк тамырларга 60 мл тирәсе кан этеп чыгара.(70*60=4200 мл=4,2 л 1 минутта)
1-төркем – 1сәгать эчендә (4,2*60= 252 л)
2 –төркем – 1 дәрес эчендә (4,2*45=189 л)
3 –төркем – 6 дәрес буе (45*6 *4,2=1134 л)
Йөрәкнең күпме кан куып чыгарганын исәпәгез. Төркемнәрдә мәсьәләләр чишү

VI Алган белемнәрне гомумиләштерү 5
Тест биремнәре башкару (үзбәя) Эш картасында тест биремнәре башкару
VI I Дәресне йомгаклау 3
Релаксация (тыныч музыка астында)
Укучылар , әйдәгез хәзер бераз киеренкелек халәтеннән чыгып йөрәк турында шигырь тыңлап алыйк.
Нәрсә соң ул йөрәк?Серле шармы?
Йә булмаса кызыл бер җиләк?
Яки инде бик тә серле булган
Сандык микән әллә соң йөрәк?
Фаразлар күп, ләкин хак шунысы:
Йөрәк армый – талмый эшләүче.
Тормыш чыганагы – һәр тибеше
Хисләр белән янып яшәүче.

Йорэк эшчэнлегенэ тээсир итуче тискэре хэм унай факторларны билгелэу.
Рефлексия Укучылар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Эш картасында смайлга настроение билгеләргә.


Укучылар дәрескә нәтиҗә чыгара.


VIII Өй эше бирү. 2
1. Дәреслекнең 110-114 битләрен укырга
2. Укытучы өләшкән карточкалардагы сорауларга язмача җавап әзерләп килергә.
Түбән дәрәҗә авырлыктагы бирем сораулары:
1. Пульсның сәбәбе нәрсәдә?
2. Йөрәк циклын тәшкил иткән вакытның ничә процентында йөрәк ял итә?
Югары дәрәҗә авырлыктагы бирем сораулары:
1. Ни өчен сул карынчык стенасы уң карынчыкныкына караганда калынрак? Ни өчен йөрәгаллары стенасы карынчыкларныкыннан юкарак?
2. Организмда кан өйрешенең сәбәбе нәрсәдә икән?
IХ. Укучыларның эшчәнлеген бәяләү,билгеләр кую. 1
Саубулыгыз!