Экосистемаларны саклау.Махсус сакланылучы табигать территорияләре
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

2015нче ел- Татарстанда Паркларлар һәм Скверлар елы

Дәрес темасы: Экосистемаларны саклау.Махсус сакланылучы табигать  территорияләре.

9 нче сыйныфта экологиядән дәрес эшкәртмәсе.

Әхмәтова Фәния Әнвәр кызы – Сугышлы  төп гомуми белем бирү  мәктәбенең биология укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Максатлар:

Белем бирү: биологик күптөрлелекне экосистема дәрәҗәсендә саклау максатында оештырылган, милли, мәдәни, дөньякүләм әһәмияткә ия булган махсус сакаланылучы табигать территорияләренә системалы караш тәрбияләү, Татарстан Республикасының  тыюлык фонды белән таныштыру.

Үстерелешле: укучыларны өстәмә әдәбият, белешмәләр белән эшләргә, әйләнә-тирәлектә тикшеренү  эшләре башкарып конкрет ситуацияләрне анализларга,теоретик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтүне дәвам итеп мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: “ Бөтенесе дә бер-берсе белән бәйләнгән” принцибына нигезләнеп, әйләнә-тирә ландшафтка антропоген факторның йогынтысын бәяләү, туган җир табигатенә сакчыл, җаваплы караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Терәк белемнәр: популация тыгызлыгы, биологик төрлелек һәм экосистеманың стабильлеге, яшәү тирәлегенә җайлашу, биосферада кешенең роле.

Яңа белемнәр: тыюлыклар, милли парклар, заказниклар, табигать һәйкәлләре.

Җиһаз: таблицалар “ Тере табигатьнең оешканлык дәрәҗәләре “, “Россиядә  тыюлыклар” һәм Татарстан Республикасының схема-карталары, гербарий һәм коллекция нөсхәләре.

Информация чыгынагы:

1.”Экология России” Миркин Б.М.

2.”ТР ның махсус скаланылучы табигать территорияләренең дәүләт реестры” Казан “Мәгариф”.

3.”ТР нда әйләнә-тирә табигать  Мохитен саклау турында ТР сы Законы”  Казан,1997.

4. 2001 елда ТР нда әйләнә-тирәлек һәм табигый ресурсларның торышы турында дәүләт доклады”. Казан.

5. Татарстан Республикасының кызыл китабы

6. Экологический энциклопедический словарь. Казань «Природа» 2000.

7. Экология: безопасность нации. Казань 1998.

8.Основы и менеджмент промышленной экологии. Казань Издательство « Магариф» 1998

9.Закон РТ  “Об охране окуружающей природной среды”

                                          Дәрес планы:

  1.       Тестлы биремнәр (белемнәрне актуальләштерү)
  2.       Теманың структур анализы.
  3.       Иҗат эшләрен яклау.
  4.       Экологик экспресс – информация.

1.Тест биремнәр 2 вариантта интерактив тактада үткәрелә.

1 Вариант

  1)Фәнгә экосистема һәм экология терминнарын керткән галимнәр:

ш) К.Ф. Рулье,                              и) В.И. Верннадский,

э) А.Тэнсли,                к) Э. Геккель

   2)  Экосистемаларны даими күзәтеп тору:

л) табигый процессларны күзәтеп тору,

м) табигатьне даими саклау,

о) экология мониторингы,

п) экология экспертизасы.

3) Кызыл китапка кертелгән умырткалы хайваннарның санына йогынты ясаучы төп фактор: а) табигый дошманнар булу,

б) браконьерлык,     в) азык җитешмәү,

с) яшәү урыннары җимерелү.

4) Халыкара  Кызыл китапка кертелгән кош:

ж) акябалак,       и) аккойрык бөркет,

з) бүдәнә,            к) зур ак челән.

5) Экосистеманың неорганик матдәләрдән органик матдә синтезлаучы компоненты:

р) редуцентлар,  т) консументлар,

с) продуцентлар,у) гетеротрофлар.

6) Популяциянең чиксез үрчүен тоткарлый:

с) ата һәм ана затлар чагыштырмасы,

т) тышкы тирәлек факторлары йогынтысы,

у) ана затларның физиологик үзенчәлекләре,

ф) төрле буын затлары арасындагы бәйләнеш.

7) Дөрес язылган туклану чылбырын билгеләргә:

в) чикерткә – кәлтә – үлән – куян,

г) ерткычлар – тояклылар – бактерияләр – үсемлекләр,

д) үлән – төлке – тычкан – ябалак,

е) суүсем- дафния- балык маймычлары- алабуга- акчарлак.

8) Таркалып бара торган  яфрак белән тукланалар:

к) консументлар                          м) редуцентлар

л) симбионтлар                           н) продуцентлар.

9)Төрләр саны арту белән экосистнеманың  тотрыклыгы:

а) арта         б) кими                в) үзгәрми

2Вариант.

Дөрес җавапларны сайлап алыгыз.

с) Тундра  экосистемасында  су  күп тупланган.

б) Дала экосистемасы төрләргә ярлы.

а) Кызыл китап- сирәк, югалту куркынычы булган үсемлек һәм хайваннар  турында белешмәләр җыелмасы.

е) Төрле төрдәге затлар арасында төр эчендә көрәш бара.

к) Биотик шартлар- тере компонентлары  тәэсире белән  бәйләнгән тирәлек фаторы.

л) “ Биоценоз” терминын Мёбиус керткән.

ф) Гөмбәләр һәм бактерияләр –конcументлар.

а) Саннар пирамидасы- экосистемада продуцентлар, консументлар, редуцентларның санын исәпләп чагыштырма ясау.

в) Суның химик составы биотик фактор.

р) Экологик оптимум- төрнең иң зур яшәү  сәләтенә ия булырлык шартлары.

у) Доминанат- бергәлектә аучылыкны  алып торучы төр.

г)  Экологик куыш  организмның  “һөнәре”.

а) Яшәү  урыны- бер төрдәге  затлар  төркеме, биоценоз биләүче  һәм яшәү өчен кирәкле барлык  шартлары  булган  коры җир яисә  сулык өлеше.

 Дөрес  җаваплар 1 вариантта  э,к,о,с,и,с,т,е,м,а, ә 2 вариантта  с,а,к,л,а,р,г,а хәрефләре белән цифрланган. Экосистема һәм сакларга төшенчәләре  арасындагы  бәйләнешне  анализлау.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының  әйләнә -тирәлек   һәм  аның үсеше  программасында  ( Рио-де-Жанейро, 1992) биологик төрлелек – бернәрсә белән  дә алыштырып булмый  торган экологик, генетик, экономик, фәнни, рекрецион һәм белем хәзинәсе булуы турында   әйтелә. Шул ук вакытта  биологик  төрлелекнең антропоген  фактор йогынтысында  ярлылыануы күп  кенә  халыкара документларда теркәлгән. Бу глобаль проблеманы  тудыручы сәбәпләрне алдан   күрергү һәм хәл итәргә  кирәк.Экосистемаларда  экологик  тигезләнеш булдыру  механизмы катлаулы һәм төрле. Бөҗәкләр белән серкәләнүче усемлекләр  серкәләндерүчеләрдән башка, ә ерткыч кошлар һәм эре имезүчеләр  вак имезүчеләрдән башка яши алмыйлар. Шуның өчен популяцияләрне  саклауның иң ышанычлы юлы- аларны  экологик тигезләнештә булган экосистемаларда саклау, ягъни  махсус сакланучы  территорияләр  системасы булдыру.

Махсус  ссакланылучы территорияләр белән  бәйләнгән табигатьне  саклау буенча  халыкара  конвенцияләрнең   һәм  килешүләрнең  роле зур ( Биологик  тереклек һәм ЮНЕСКО ның  бөтендөнья табигый  мирасы  турындагы конвенцияләр; МСОП- бөтендөнья табигатьне  саклау  берлеге; кыргый табигатьнең  бөтендөнья  фонды һ.б)

 Татарстан Республикасында әйләнә- тирә  мохитне саклау турында  Закон кабул ителде. Бу  документның 10  бүлегендә  ТРның табигать- тыюлык  фонды(58 статья) билгеләнә.

Мультимедия проекторында видеоязма карау  “ Кеше һәм әйләнә тирәлек”

Махсус сакланылучы табигать территорияләре

2.а) Теманың структур анализы.

Тыюлыклар

 

Заказниклар

 

Табигать һәйкәлләре

 

Милли парклар

 


ДендрологияБотаника  Яшел               Кызыл китапка парклары               бакчалары                      зоналар         кертелгән төрләр

РТның табигать – тыюлык фонды.

Схема буенча китап тексты  фрагментлары, справочникла, карталар белән мультимедия проекторында  эшләү. Мөстәкыйль эш.

1.Дәүләт  табигать тыюлыклары- табигый үзгәрешләрне һәм күренешләрне , үсемлек һәм  хайваннар  дөньясының генетик фондын, үсемлекләр һәм хайваннарның  аерым төрләрен  һәм бергәлекләрен, гадәти һәм  уникаль  экологик  системаларны  саклау  һәм өйрәнү  буенча  фәнни- тикшеренү  һәм  экологик- мәдәни учреҗдениеләре  булалар( 59 статья).

Табигать  тыюлыклары территорияләрендә  махсус сакланылучы  табигать  комплекслары  фәнни, экологик әһәмияткә  ия булган  объектлар( җир, су,  җир асты байлыклары, үсемлекләр, хайваннар дөньясы), гадәти һәм сирәк ландшафтлар хуҗалык  кулланышыннан  тулысынча алыналар. 1999 елда мәйданы 33 млн булган  99 табигый  тыюлык  Росси Федерациясенең  18 республика, 35 өлкә,7 автономияле округ  территориясенә урнашкан ( 1,56%), 21е- биосфера резерваты  статусын алган. Һәр  тыюлыкның  үзенчәлекләре бар. Мәсәлән,Астрахань  дәүләт тыюлыгында – су кошлары, лотос;  Воронеҗ  д.т. – кондыз, хопер  д.т.- җофар; Ильмен д.т.- минераллар.  Дөньяда 300 биосфера  тыюыгы, ТРнда- Идел- Кама тыюлыгы бар. Ул Татарстан  хөкүмәте карары  белән 1960 елда оештырылган һәм  ике өлештән – Раиф һәм  Саралан участокларыннан  тора.

Сорауга җавап бирергә: Биосфера тыюлыклары  ни өчен “ иң әһәмиятле  тыюлыклар” булып саналалар?

2. Милли парклар-  үз территорияләрендә махсус экологик, тарихи һәм зәүкый әһәмияткә ия булган һәм табигатьне  саклау, фәнни һәм мәдәни максатлар өчен һәм җайга салынучы туризм өчен билгеләнгән  фәнни- тикшеренү учреҗдениеләре (60 статья).

Россиядә Милли парклар 1985 елда оештырыла башлый. 1983 елда беренче  булып Сочи милли паркы, шул ук елда Лосиный остров барлыкка килә. 2000 елда 7 млн. га территория     

се булган  34 милли парк эшләп   килә (0,4% мәйданы )1998 елда 3 милли парк : Югыд Ва (Коми Респбликасы ),Байкал алды һәм  Байкал арты ЮНЕСКОның табигый һәм мәдәни мирасы турындагы Бөтендөнья конвенциясе юрисдикциясенә кертелә. 1999 елның азагына  тагын 4 объект : Коми урманнары ,Байкал күле ,Камчатка вулканнары ,Алтайның  Алтын таулары ЮНЕСКО Исемлегенә кертелә .

  Татарстанда Түбән Кама милли паркы 1991 елда оештырылды .Мәйданы 26112 га .Аның төп  максаты  -Түбән Кама буенда әлегә кадәр сакланып  калган  табигать комплексларын һәм бу җирдәге гаҗәеп матурлыкны бозылудан саклау , аларны кешеләргә күрсәтү , бу урыннарда оешкан төстәял итү мөмкинлекләре булдыру .

3. Заказниклар –табигатьнең аерым компонентларын саклау ,торгызу һәм яңарту ,гомуми   экологик тигезләнешне саклау максатында бүленеп алынган җир .

Заказник территориясендә хуҗалык эшчәлеге,ял итү һәм заказникны оештыру максатларына каршы килүче һәм мохиткә зыян китерүче  эшчәнлек алып бару тыела. Россия территориясендә 123млн. га мәйданлы 65 федераль әһәмияткә ия булган табигый заказник , 46млн. га  мәйданга урнашкан 4000 региональзаказник бар .

Татарстанда  17 дәүләт  табигый заказник бар.Лениногорск районында Шөгер дәүләт аучылык заказнигы һәм 512 га мәйданлы 16 энтомологик(“умарталык зоналары ”)заказник эшләп килә .

2000 елның 16 октяберендә Татарстан  Републикасы Министрлар  Кабинеты әзерләгән карар буенча  “Степной “ ДТЗ оештырылды . Ул аерам урнашкан 31 участоктан тора. Заказник төзәнең төп максаты урман-дала һәм дала участокларындагы  флора һәм фаунаны сакларга, регионда һәм районда экологик торышны яхшыртырга мөмкинлек бирә. Видеоязма карау “  ГПКЗ Степной- резерват редких растений”.

4. Табигать һәйкәлләре – табигый объект , еш кына тарихи күренешләр һәм  шәхесләр белән бәйле,зур булмаган сакланылучы  табигый территория  итеп аерылып куела (карт агач ,гадәти  булмаган чишмә,кыя,шарлавык усемлекләр  төркеме һ.б.). Россиядә мәйданы 19 мең га булган 28 табигать һәйкәле  бар ,ә региональ әһәмияткә ия  булганнарының саны – 7,5 мең.Шулай ук 50 ботаника бакчалары һәм 20 дендропарк Федераль закон тарафыннан  саклана .

ТРнда 131 табигать һәйкәле исәпләнә ,ә Лениногорск р-нда алар 3 :

а)      Дала Зәе елгасы (озынлыгы 240 км)

б)      Шешма елгасы (озынлыгы 259 км )

в)      Түбән Чыршылы суыр колониясе (Мәйданы 100га )

Сорауга җавап бирергә: Авылдан 2 км ераклыкта алтын туй чәчәге усә .Балалар чәчәкләрне өзәләр ,ә авыл көтүе шушы тирәдә йөри . Чәчәкнең популяциясен   саклау өчен нинди чаралар кулланырга кирәк ?

2б)Материалны ныгыту (тестлы биремнәр ).

1.Популяция – төр дәрәҗәсендә табигатьтне саклау буенча үткәрелгән  чаралар :

а)      милли парклар төзү ,

б)      табигать һәйкәлләрен саклау ,

в)      берәр төрле хайван аулауны чикләү ,

г)      урман-бакча утырту .

2.Экосистема дәрәҗәсендә табигатьне саклау :

а)      милли парклар төзү ,

б)      кеше контрольлеге астында төрләрне тарату ,

в)      “Кызыл китаплар ” булдыру ,

г)      геннар банкы төзү.

3.Төрләрне ышанычлы сакларга  мөмкинлек бирә:

а)      заказниклар,

б)      тыюлыклар,

в)      урман-бакчалар,

г)      милли парклар.

4.Россиянең милли парклары :

а)      Куршская коса Лосиный остров ,Мещёра .

б)      Жигулевский ,Корякский ,Курилҗский .

5.Россиядә өстенлек итүче сакланылучы территорияләр :

а)      биосфера тыюлыклары ,

б)      заказниклар һәм табигать һәйкәлләре ,

в)      милли парклар ,

г)      табигый парклар .

Сорауга җавап бирергә:   Тыюлыкларның берсендә экологлар көтү йөртүне һәм печән чабуны тыярга киңәш итәләр. Ни өчен?

  1. 3.Иҗат эшләрен яклау.                                                                                                               Укучылар үзләренең ел дәвамында үткәрелгән тикшеренү проектларын яклыйлар:
  2.       “Дала” ДТЗның “Юлтимер” участогонда үткәрелгән төрләрен ачыклау һәм көтүлекнең йогынтысын күрсәтү.
  3.       “Дала” ДТЗның “Керкәле” участогындагы тау битләрендә дала һәм болын бергәлекләрен өйрәнү”- фитоценозларның биотоп үзенчәлекләрен өйрәнү, үсемлек ассоцияцияләрен билгеләү, синонтроп төрләрне өйрәнү.
  4.       “Сугышлы территориясендәге “Наратлык” табигать һәйкәле”- нарат урманын торгызу буенча үткәрелгән практик эшләр.
    1. 4.Экологик экспресс-информация.

Тикшеренү эшләрен анализлап билге куела.

а)Табигатьне саклау, тыюлык эшләре Россия дәүләтенең (XI – XVIIIг.) законнарында чагылыш таба:1072 ел. Җиргә, урманнарга, кыргый хайваннарга карата тыелган эшләр башкарган өчен җаваплылык.Кондызларны күчкән урыннарыннан кире кайтару, урманны яндыру һәм кисү өчен штраф түләтү каралган.

Петр I тарафыннан урманнарга, агачларга (имән, карагай, чаган, карама), кыргый хайваннарга, елга суларын саклауга нык игътибар бирелгән. М.В. Ломоносов,         С.П. Крашенников, П.И. Рычков, А.Т. Болотов табигатьне саклау эшенә зур өлеш керткәннәр.

XIX – XXг. Табигый ресурсларны саклау системасы җимерелә башлый, урманнар киселү нәтиҗәсендә кошларның, күп кенә җанварларның саннары кими, ләкин шушы чорда табигатьне саклау эшендә яңа этап башлана, халык арасында агарту эшләре көчәя, төрле фәнни оешмалар барлыкка килә.

Г.А. Кожевников тыюлык эшләренең фәнни принципларын эшли, И.П. Бародин – Россиядә табигать һәйкәлләрен саклау эшенә нигез салучы галимнәр: А. Семенов-Тян-Шанский, Д. Соловьев, Г. Морозов һәм В. Сукачев 1920 елларда гамәли гамәли эшләр башкарыла. 1921 елда махсус сакланылучы территорияләр турында Декрет кабул ителә. Табигатьне саклау эшчәнлеге законнар тарафыннан ныгытылу дәвам итә:

1980 ел – хайваннар дөньясын саклау законы кабул ителә; 1983 ел – СССРның Кызыл китабы чыга. Ә 1981ел – дәүләт тыюлыклары, милли парклар, табигать һәйкәлләре, заказниклар турындагы полоңение кабул ителә һәм раслана.

б)Дөньядагы иң ур саклана торган территорияләр – Гренландия милли паркы( 7млн. га), Ботсванда – Үзәк-калахар резерваты(5млн. га), Аляскада – “Арктика капкалары” резерваты(3млн. га).

в)Көньяк-Көнчыгыш регионының(9492км2) экологик халәтен Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләре билгели, 1,2 төркемдәге түбән бонитлы катнаш урманнар өстенлек итә. ТРда табылган нефтьнең 70% шушында табыла һәм “Кара алтын” әйләнә-тирәлеккә йогынты ясавын дәвам итә.

Регионда махсус сакланылучы территорияләрнең мәйданы – 61,151км2(13 объект).

7 ботаника һәйкәле (215,2 га), дала зонасы өчен хас булган 60 төрле сирәк очрый торган үсемлек, Әлмәт, Кәләй, Бәгелмә, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән урман хуҗалыклары – регионның уникаль рельефы һәм бай табигате турында сөйлиләр. Монда поши, куян, сусар, боҗыр, суер, көзән, европа байбагы, көртлек һ.б. хайваннарны очратырга мөмкин. Региондагы 4 аучылык заказниклары(96,3 мең га) бар: Әлмәт (болан-кәҗә) – 20,4 мең га, Бөгелмә (болан-кәҗә) – 45,9 мең га, Шөгер (суыр) – 27,9 мең га. Биләр дәүләт комплекслы заказнигы – 2,1 мең га промысел хайваннарының санын көйләүдә зур роль уйныйлар. Регионда РФнең һәм ТРның Кызыл китапларына кертелгән төрләрне очратырга мөмкин: дала бөркетләре, лачыннар, аккойрык бөркетләр, сары торналар, ябалаклар, Дала Зәе елгасында форель, хариус һәм гольян балыкларын күрергә була.

г) Дөньядагы сакланылучы территорияләр, милли парклар:

- Европа – “Бавария урманы” (Германия), Камарг (Франөия)

- Австралия – “Зур Барьер рифы”, “Какаду”

- Африка – “Серенгети” (Танзания)

- Америка – “Зур Каньон”, “Денали” (Маккинли тавы)

- Азия – “Корбет” (Индия)

Россиядә – “Куршск толымы”, “Беловежск урманнары”, “Валдай”, “Кенозер” һ.б.

5. Дәрескә нәтиҗә ясау һәм укучыларның эшләрен бәяләп билгеләр кую.

Экосистема хайван һәм үсемлек төрләренә никадәр бай булса, алар әйләнә-тирәлеккә шулкадәр күбрәк җайлаша, ягъни экосистеманың генофонды никадәр күбрәк һәм төрлерәк булса ул шулкадәр тотрыклырак та, ныграк та, ышанычлырак та була. Бүгенге көндә экологик проблема глобаль  проблемаларның берсе: дәресләрдә бу турыда күп сөйләшәбез, тикшеренү проектлары, рефератлар язабыз, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз, урманнарын, сулыкларын тикшереп торабыз һәм халык арасында экологик белемнәрне таратуда эзлекле эш алып барабыз, чөнки бу проблемага беркем дә битараф түгел.

Өй эше: §59 Б.Р.Миркин , тема буенча фотопрезентация ясарга.Популяцияләргә тәэсир итүче факторларны  ачыкларга. Сорауга җавап бирергә: тыюлыкларның берсендә экологлар көтү йөртү һәм печән чабу эшләрен тулысынча тыярга киңәш итәләр. Алар нинди максатны күздә тотканнар?

У вас нет прав для создания комментариев.