Ашкайнату системасы темасын кабатлау дәресе
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 
Максатлар :

-- белем бирү :
- укучыларның тема буенча алган белемнәрен тикшерү; начар үзләштерелгән яки үзләштерелеп бетмәгән белемнәрне билгеләү;
- белемнәрне үстерү:
- тема буенча алган белемнәрне төрле очракларда куллана белергә өйрәтү;
- укучыларга төрле чыганаклар белән эш итә белү алымнарын өйрәтү;
- белем бирүнең төрле формаларын кулланып дәрескә, фәнгә игъ-тибарны арттыру;
- тәрбия бирү:
- укучыларда үз-үзеңне чиста-пөхтә йөртү ,дөрес туклану, гомумән, көндәлек һәм ашау режимын дөрес сакларга өйрәтү;
- көндәлек режимны бозган очракта кеше организмында барлыкка килгән төрле авыруларны , аларны булдырмый калу, дәвалау , беренче ярдәм күрсәтү ысулларын өйрәтү.


Җиһазлар:

Компьютерда төрле типтагы биремнәр: тестлар, диаграммалар, өстәмә мәгълүмат, биремнәр язылган карточкалар, һәр бирем өчен билге куеп барырга таблица, дәреслек, таблицалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.
Дәресне башлап җибәрү,аның гадәти дәрес булмавын аңлату.

II. Фронталь тикшерү.
Компьютерда кабатлау өчен сораулар язылган,видеофрагмент күрсәтелә.(3 слайд) Ул проектор аша тактадагы экранга төшерелә.Фрагмент тәмамлануга укучыларга җавап бирергә тиешле сораулар күрсәтелә.(4 слайд) Башта укучыларның җаваплары тыңланыла, соңыннан тактада җавап күрсәтелә. (5 слайд)

Кабатлау өчен сораулар.

 1.Ашкайнату дип нинди процесс атала?
Ашкайнату процессы дип туклыклы матдәләрнең организм өчен яраклы матдәләргә әверелү процессы атала.

 2.Туклыклы матдәләр нәрсә ул?
Азыкта организм өчен кирәкле булган барлык матдәләр: су, аксымнар, майлар, углеводлар, тозлар туклыклы матдәләр дип атала.

 3.Ашкайнату системасы нәрсәдән тора?
Ашкайнату каналыннан һәм эре бизләрдән тора.

 4.Тел нинди эш башкара?
Тел чәйнәгәндә азыкны тешләргә юнәлтә, аны болгата, йоту өчен үңәчкә җибәрә, азыкның сыйфатын билгели.

5.Ашказаны сыекчасының составы нинди?
Ул үтә күренмәле сыекча, аның 0,25 %ы хлорид кислотасыннан тора.

 6.Нечкә эчәклектә ашкайнату процессы нинди этапларда уза?
Нечкә эчәктә ашкайнату процессы өч этапта уза: куышлыкта ашкайнату, стенка янында ашкайнату һәм сеңү.

 7.Сез нинди ашказаны-эчәк авыруларын беләсез?
Йогышлы авырулар - дизентерия, корсак тифы,холера, суалчан авырулары, гастрит, язва, церроз,рак.

Слайтлардагы сораулар белән эшләү:
Бу кайсы галимнең портреты?(6 слайд)
Рәсемдә күрсәтелгән ашкайнату трактыны органнарын язып чыгыгыз.(7слайд)
Слайдлардагы рәсемнәрне карау һәм алардагы сорауларга җаваплар бирү:
Түбәндәге процесс организмның кайсы җирендә бара? (8 слайд)
Ашкайнату трактының кайсы җирендә аксым һәм майлар таркалу прцессы бара?
Түбәндәге процесс ничек атала һәм ул организмның кайсы җирендә бара?(9 слайд)
Бу процесс ашкайнату трактының кайсы җирендә бара? Анда нинди тирәлек?(10 слайд)
Рәсемдә сукыр эчәгесе нинди номер белән сурәтләнгән?Ашкайнатуда аның алып торган роле?(11 слайд)
Рәсемдә тел асты төкерек һәм ашказаны асты бизләре нинди номер белән сурәтләнгән? (12 слайд)
Туклыклы матдәләрнең сеңү процессы ашкайнату трактының кайсы өлешендә бара? Номерын атагыз. (13 слайд)
Түбәндәге ризыкларда нинди туклыклы матдәләр өстенлек итә? (14 слайд)
Күзнең кайсы катлавы өчен түбәндәге витамин иң әһәмиятлеләрдән санала? Аны атагыз. (15 слайд)
Түбәндәге ризыкларда нинди витамин микъдары күбрәк? (16 -19 слайд)
Цинга, бери-бери, «тавык күзе»,рахит авырулары кайсы витамннар җитмәүдән барлыкка килә? (19 слайд)

III.Индивидуаль эшләү.Эшләр ике төрле вариантта бирелә( беренче вариант җиңелерәк-ул компьютерда презентация формасында бирелә; икенче вариант- биремнәр авырырак,БДИ а тибындагы тестлар алынган; компьютерда вакыт эчендә эшләнелә.Укучыларга тестны сайлап алу мөмкинлеге бирелә)
Тестлар Беренче вариант
Җавапларыгызны дәфтәр битенә язып барыгыз.
1.Һәрбер казналыкта ничә кискеч теш бар?
• А. 2 кискеч теш;
• Б. 4 кискеч теш;
• В. 6 кискеч теш.
2. Дизентерия авыруының төп сәбәбе:
• А. Токсиннар;
• Б. Бозылган азыклар;
• В. Гельминтлар;
• Г. Бактерияләр.
3.Төкрек бизләре нәрсәне таркатуда катнаша?
• А. Аксымнарны;
• Б. Майлар;
• В. Углеводлар;
• Г. Аксымнар һәм углеводлар.
4. Эчәкнең нинди өлеше уникеилле эчәк дип атала?
• А. Нечкә эчәкнең ашказанына тоташкан өлеше;
• Б. Нечкә эчәкнең юан эчәккә тоташкан өлеше.
• В. Үңәчнең ашказанына тоташкан өлеше.

5.Нинди процесс сеңү дип атала?
А.Катлаулы матдәләрнең гади матдәләргә таркалуы;
Б.Эрүчән туклыклы матдәләр барлыкка килүе;
В.Матдәләрнең төксемнәр стеналары аша канга һәм лимфага күчүе;
Г.Бавырда агулы матдәләрнең зарарлануы.

6.Нинди эчәктә суалчансыман үсенте бар?
А.Юан эчәктә;
Б.Нечкә эчәктә;
В. Туры эчәктә.

7.Түбәндәге ашамлыкларның кайсылары аксымга бай?
•А. Әстерхан чикләвеге, шоколад, арахис,терлек мае,көнбагыш.
•Б. Дөге, бәрәңге,кишер, шикәр, икмәк.
•В. Йомырка, сыр, балык, кузаклылар, ит, сөт продуктлары.

8.Бавыр зарарлануы нинди авыруга китерә?
•А. Цирроз;
•Б. Язва;
•В. Гастрит.
9. Майларның эшкәртелү урыны:
• А. Авыз куышлыгы;
• Б.Уникеилле эчәк;
• В. Ашказаны.

10.Кайсы туклыклы матдә нинди кушылмаларга кадәр таркала?
• 1. Майлар; А. Аминокислота.
• 2. Аксымнар; Б. Глюкоза.
3. Углеводлар; В. Май кислотасы һәм глицирин.

Дөрес җаваплар:
• 1. Б 6. А
• 2. Г 7. В
• 3. В 8. А
• 4. А 9. Б
• 5. В 10. 1-в, 2-а, 3-б.

Җавапларны бәяләү һәм билгеләр кую.
• “5”ле куела: әгәр 9 яки 10 җавап дөрес булса;
• “4”ле куела: әгәр 7 яки 8 җавап дөрес булса;
• “3”ле куела: әгәр 5 яки 6 җавап дөрес булса;
• “2”ле куела:4 һәм аннан да кимрәк җавап дөрес булса.

Тестлар икенче вариант
1.Кайда сену процессы ин кочле бара?(4)
1)юан эчэктэ;
2)авыз куышлыгында;
3)ашказанында;
4)нечкэ эчэктэ;
2.Гликоген кайда барлыкка килэ?(2)
1)ашказанында;
2)бавырда;
3)ашказаны асты бизендэ;
4)эчэклек стеналарында;
3.Нинди туклыклы матдэлэр авыз куышлыгында ук таркала башлый?(2)
1)аксымнар;
2)углеводлар;
3)майлар;
4)барысы;
4.Бу аксымнарнын кайсы транспорт функциясен башкара?(3)
1)пепсин;
2)амилаза;
3)гемоглобин;
4)инсулин;
5.Дизентерия авыруынын топ сэбэбе?(4)
1)токсиннар;
2)бозылган азыклар;
3)гельминтлар;
4)бактериялэр;
6.Нинди эчэктэ суалчансыман усенте бар?(1)
1)юан эчэктэ;
2)нечкэ эчэктэ;
3)уникеилле эчэктэ;
4)туры эчэктэ;
7.Бавырнын зарарлануы нинди авыруга китерэ?(1)
1)Цирроз;
2)Язва;
3)Гастрит;
4)Холера;
8. Рэсемдэ бишенченче номер белэн нэрсэ сурэтлэнгэн?(2)
1)эмаль;
2)пульпа;
3)дентин;
4)теш тамыры;
9. Рэсемдэ нинди процесс сурэтлэнгэн?(3)
1)ашкайнату;
2)кан эйлэнеше;
3)сену;
4)нерв системасы;
10. Рэсемнэрнен кайсында с витаминына бай ризыклар сурэтлэнгэн?(2)

IV. Индивидуаль биремнәр.
Компьютерда эшләп бетергәч укучыларга өстәмә биремнәр язылган карточкалар бирелә.Алар дәфтәрдә эшлиләр.
1. Түбәндә бирелгән сорауларга җавапларны ашкайнату органнары арасыннан сайлап ал.

1.Үңәч 6. Авыз куышлыгы
2.Аппендикс 7. Туры эчәк
3.Ашказаны 8. Уникеилле эчәк
4.Бавыр 9. Ашказаны асты бизе
5.Нечкә эчәк 10. Юан эчәк

I Иң озын эчәк.
II. Нечкә эчәкнең башланган өлеше.
III. Иң зур биз.
IV. “П” формасындагы эчәк.
V. Үт ясаучы биз.
VI. Ашказаныннан соң урнашкан эчәк.
VII. Азыкны ашказанына юнәлтә.
VIII. Туклыклы матдәләрнең таркатылуы тәмамлана.
IX .Эчәк таякчылары урнашкан урын.
X. Азык кайнатылу башланган урын.

2. Түбәндәге дүрт органның функцияләрен парларга.

1. Авыз куышлыгы. 5. Эчәк сыекчасы. 9.Аксымнарның 80%ы
таркатыла.
2. Ашказаны. 6. Ашказаны асты согы. 10.Азык тулысынча эшкәртелә.
3. Уникеилле эчәк. 7. Төкерек. 11.Аксымнар кайнатыла башлый
4. Нечкә эчәк. 8. Ашказаны сыекчасы. 12.Углеводлар таркатыла башлый

3.Соруларга җавапларны түбәндә бирелгән исемлектән сайлап алыгыз.

1. Кариес. 6. Тиф.
2. Цинга. 7. Симерү.
3. Дизентерия. 8. Гастрит.
4. Холера. 9. Ашказаны җәрәхәте.
5. Суалчан авырулары. 10. Бавыр циррозы.

I. Эчәклекнең инфекцион авырулары.
II. Бу авыруларның сәбәбе-азыкның (ит, балык ) пешеп,кыздырылып җитмәве.
III. Авыруларның төп сәбәбе-пычрак куллар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, су.
IV. Авыруны булдырмый калу чарасы-прививкалар.
V. Авыз куышлыгы гигиенасын үтәмәү нәтиҗәсе.
VI. Ашау һәм көндәлек режимны үтәмәү, бозу нәтиҗәсе.
VII. Авыруларны булдырмый калу чарасы-азыкны әйбәтләп кыздыру, пешерү.
VIII. Авыруларны булдырмый калу чарасы-төнгә тешләрне чистарту.
IX. Тәмәке тарту һәм аракыны куллану нәтиҗәсе.
X. Аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсе.

V. Физкультминут.
VI. Өстәмә материаллар белән таныштыру.
Туклану гигиенасы :

Азыкның энергетик кыйммәте һәм энергияне файдалану-схема(21 слайд)

Мәктәп баласының туклану гигиенасы.

• 1.Мәктәп баласы иртән итле, балыклы ашлар , эремчек яки сөтле азык ашарга тиеш. Бу продуктларда үсеп килүче организм өчен кирәкле аксымнар бар.
• 2.Икенче иртәнге аш, сәг 11ләрдә,бутерброд яки булка белән чәй яисә кофедан тора.
• 3.Төшке ашны сәг.15-16ларда өйдә ашарга кирәк.Төшке ашка кайнар ризыклар, сок,җиләк-җимеш бирелә.
• 4.Мәктәп баласы кич белән, йокларга 2сәг. кала,сөтле яки яшелчә ризыклар гына ашарга тиеш.
• 5.Дөрес туклану режимы –көненә 3-4 тапкыр билгеле бер вакытта ашау һәм кичке ашны 19 сәг-тән дә соңга калдырмау.
• 6.Үсеп килүче организмга ачыгу диетасын тоту зур зыян китерә.
• 7.Йөри-йөри ашау,ашаганда китап уку яки телевизор карау, аш вакытын коры азык белән уздыру да зарарлы.
• 8.Күп кенә авырулар дөрес тукланмаудан килеп чыга.Кайбер кешеләр симезлектән интегәләр.
• Симерү- гади тазалык кына түгел, ул матдәләр алмашының, йөрәк, кан тамырлары,хәрәкәт органарыны эшчәнлегенең бозылуы белән бара торган авыру.
• Аның төп сәбәбе-чамадан тыш күп ашау һәм аз хәрәкәтләнү.

• Туклану режимы бозылу: көненә бер-ике генә ашау, йоклар алдыннан күп ашау шулай ук симерүгә китерә.

VII. Өй эше бирү.
VIII.Билгеләр кую.
IX.Дәрескә йомгак ясау.

Кулланылган әдәбият:
1. Интернет-сайт:http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/70195356-7ca4-4b47-a93d-71fc60f5b86e/85104/?&subject=29
2. Щвец И.М. «Экология, биосфера и человечество».
3. Зверев А.М. «Человек, организм и здоровье».
4. Зарубин Г.П. «Окружающая среда и здоровье».
5. Брехман П.К. « Валеология – наука о здоровье».
6. Чумакоа Б.Н. « Валеология».
7. Энциклопедия для детей том 2. Москва 1995г.

8. Сетевое объеденение методистовСОМ http://som.fio.ru/items.asp?id=10000821

9.Информационный образовательный портал- http://www.rusedu.ru/index.php?cmd=all&sort=downloads&order=asc&page=2

Биектау муниципаль районы Олы Кавал гомуми урта белем бирү мәктәбе

8 нче сыйныфта “Ашкайнату системасы”н йомгаклау дәресе.

Төзеде: биология укытучысы
Абдрахманова Г.И.

2009 нче ел

У вас нет прав для создания комментариев.