Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казаклар урта гомуми белем бирү мәктәбе

7 сыйныф

ЭЧӘККУЫШЛЫЛАРНЫҢ КҮПТӨРЛЕЛЕГЕ ҺӘМ ӘҺӘМИЯТЕ

1 квалификацион
категорияле биология
укытучысы Сәләхиева
Гөлсәрия Рәшит кызы

Тема: эчәккуышлыларның күптөрлелеге һәм әһәмияте.
Максат: укучыларны эчәккуышлыларның күптөрлелеге һәм аларның әһәмияте белән таныштыру. Укучыларның хайваннар дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтү.
Җиһазлар: таблица(эчәккуышлыларның күптөрлелеге), ноутбук, медиапроектор, “Эчәккуышлыларның күптөрлелеге”- презентация, дәреслек, эш дәфтәре, тест, видиоязмалар: актиниянең туклануы, акиниянең үрчүе, мәрҗән полиплары, медузалрның хәрәкәте, медузаларның сизү органнары.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
2. Актуальләштерү:
1сорау: узган дәрестә без хайваннарның нинди тибын өйрәнә башладык?
Җавап: эчәккуышлылар ( 1 слайд)
2 сорау: ни өчен бу типка исемне эчәккуышлылар дип бирделәр икән?
Җавап: гәүдәнең төп өлеше- эчәк куышлыгыннан торганга
3 сорау: без өйрәнеп киткән бер күзәнәкле хайваннар һәм эчәккуышлыларның эчке төзелешендә нинди аерма бар?
Җавап: тәннәре күп күзәнәктән тора
4. Эчәккуышлылар кайларда яшәргә җайлашканнар?
Җавап: бары тик суда гына
3. Белемнәрне тикшерү максатыннан тест уздыру
Бер дөрес җаваплы сораулар.
1. Эчәккуышлыларның яшәү урыны:
А) коры җирдә генә
Б) суда гына
В) коры җирдә һәм суда

2. Эчәккуышлылар тәненең стенкасында күзәнәкләр:
А) бер катлау
Б) өч катлау
В) ике катлау

3.Эчәккуышлыларның үзенчәлекле билгесе:
А) чаккыч күзәнәкләр булу
Б) тәненең ике кат күзәнәкле булуы
В) мезоглея булу

4. Эчәккуышлылар үрчергә сәләтле:
А) җенессез юл белән генә
Б) җенси юл белән генә
В) җенессез һәм җенси юл белән

5. Эчәккуышлыларда ашкайнату:
А) катнаш
Б) күзәнәк эчендә
В) куышлыкта
4. Эшнең дөреслеген тикшерү:
Тест сорауларының дөрес җаваплары күрсәтелә. (2 слайд)
Махсус формула ярдәмендә укучылар үзләренең эшләгән эшләрен бәялиләр.

5. Яңа белемгә өйрәтү.
Дәреснең планы белән таныштыру
(3 слайд)
1. Эчәккуышлыларның күптөрлелеге.
2. Эчәккуышлыларның әһәмияте.

1. Эчәккуышлылар тибына керүче хайваннар 3 класска берләшә: (4 слайд)
1. Гидроидлар классы
2. Мәрҗән полиплары классы
3. Сцифоидлар классы

Гидроидлар классы: (5 слайд)
2800 төре билгеле
Яшәү тирәлеге:
1. Акрын агучы төче сулыклар
2. Диңгез төпләре

Гидроид полипларының ике тереклек формасы билгеле:
1. Берегеп яшәүчеләр
2. Йөзеп йөрүчеләр (6 слайд)

Укытучы: төче су полибы турында без узган дәресләрдә карап киткән идек. Укучылар, ягез әле, кайсыгыз аның турында сөйли ала?
( укучылар җавабы тыңлана)
Укытучы: диңгезләрдә кечерәк колонияләр хасил итеп берегеп яшәүче гидроид полипларының үрчүләре кызыклы. (6 слайд ) Алар бөреләнү юлы белән үрчергә сәләтле. Бу вакытта бала гидроидлар әнисе тәненнән аерылып китми, бергә яшәвен дәвам итә. Кайвакыт ирекле яшәүче бала организмнар хасил була, Аларның тәне бик күп керфекчекләр белән капланган була. Яшь организм суда йөзеп йөри һәм соңарак су төбенә төшеп берегә һәм шунда яшәвен дәвам итә. Полиплар колонияләр хасил итеп яшиләр. Ә колония булып яшәүнең зур файдасы булуын, укучылар, без узган дәресләрдә карап киттек. Исегезгә төшерегез әле?! Әйе, колония хасил итеп яшәүче организмнарның эчәк куышлыклары бер-берсенеке белән тоташкан була, азык барлык затларга да эләгә.

Диңгезләрдә, океаннарда яшәүче гидроидлар – физалияләрнең тереклеге кызыклы һәм шул ук вакытта куркыныч та икән.(7 слайд)
Физалияләр- диңгезләрдә ирекле рәвештә йөзеп йөриләр. Өске өлешендә аларның диаметры 20 см. га җиткән һава шарлары (куыклар) була. Су төбенәрәк төшәргә кирәк булганда, куык кысыла, аның эчендәге һава кысылып чыга. Әгәр киресенчә су өстенә күтәрелергә кирәк булса, куыкның эченә, физалия үз гәүдәсеннән үзе бүлеп чыгарган һава тула. Ә менә кармавычлары гидраныкы кебек өскә түгел, киресенчә аска караган. Ләкин аларның кармавычларның әһәмияте нәкъ гидраныкы кебек. Ә нинди? Әйе чаккыч күзәнәкләр азыкны эләктереп алырга, авыз куышлыгына юнәлтергә ярдәм итә.
Физалияләр-кеше өчен бик куркыныч эчәккуышлылар. Суда йөзеп йөрүченең тәненә берничә физалия кагылып китү үлемгә китерә. Ә менә шул ук физалиянең кармавычлары арасында йөзеп йөрүче номеус исемле балыкларга аның бернинди дә зарары юк икән. Киресенчә әлеге балыклар физалияләр белән симбиозда яшиләр. Ә нәрсә соң ул симбиоз? Кайсыгыз хәтерли?
(Укучылар җавабы)
Укытучы: Әйе, симбиоз ике төрнең бер- берсенә файда китереп яшәве ул. Номеус физалия кармавычлары арасында йөзеп йөргәндә аңа һөҗүм иткән башка балыкларны физалия эләктереп ала. Соңарак, балыкның эшкәртелеп бетмәгән калдыкларын номеус азык итеп файдалана.
Эчәккуышлыларның икенче классы- мәрҗән полиплары. (8 слайд)
Борынгы греклар, римлылылар, урта гасырда яшәүче натуралистлар мәрҗән полипларын, аларның тагын бер исеме-кораллар, үсемлекләр дип санаганнар. Бары тик 1927 елда гына, Француз врачы Пейсоннель коралларның үсемлек түгел, ә тере хайваннар икәнен исбатлый. Әлеге класска керүче хайваннар яисә әкрен генә табаннарында шуышалар,
(9 слайд) яисә берегеп яшиләр . (10 слайд)
Әлеге класска керүче актинияләрнең туклануына һәм үрчүенә тукталып китик әле. Видиоязма – 1.актинияләрнең туклануы (1мин, 22 сек) 2.- актинияләрнең үрчүе (43 сек.)
Актинияләр дә, гидроидлар кебек, кайбер балыклар, кыслалар белән симбиозда яшәргә җайлашканнар. Мәсәлән клоун- балык һәм актиния арасында бәйләнеш физалия һәм номеус балыгыныкына ошаган ( 11 слайд).
Ә кайбер актинияләр ялгыз кыслаларның кабырчыклары өстенә үрмәләп менеп утыралар да, диңгез төбе буйлап хәрәкәт итәләр. Кысла –актиниягә бер урыннан икенче урынга күчәргә ярдәм итсә, актиния үз чиратында кыслага азык табарга булыша. (Рәсем)

Мәрҗән полиплары - скелетлары нык, каты, мөгезсыман матдәдән, яисә известьтән тора. Алар вак хайваннар, кысласыманнар, балыклар белән туеналар, шулай ук күп кенә хайваннарга дошманнарыннан качу, яшәү урыны булып хезмәт итәләр.

(12 слайд, 13 слайд) Мәрҗән полипларын бизәнү әйберләре ясау өчен кулланалар.
Эчәккуышлыларның тагын бер классына тукталый. Ул- сцифоид-лар классы дип атала. ( 14 слайд) Әлеге класс вәкилләре суда ирекле рәвештә йөзеп йөриләр. Бу класс вәкилләренең 200 ләп төре билгеле. Вәкилләре- медузалар.
(15 слайд) Медузалар тышкы кыяфәтләре белән бер- берләреннән шактый аерылып торсалар да, үз- үзләрен тотышлары охшаш. (видиоязма медуза 34 сек)
Медузаларда башка эчәккуышлылардан аермалы буларак сизү органнары көчлерәк үсеш алган. (видиоязма 34 сек)
6. Ныгыту:
Ә хәзер барлык белемнәрне берләштерик һәм таблица тутырыйк. Дәфтәрнең битендәге таблицаны тутырабыз (16 слайд)
(Укучылар эше)
7. Дәресне йомгаклау:
Укучылар, без сезнең белән бүген хайваннар дөньясы вәкилләренең тагын бер кызыклы тибы белән таныштык. Эчәккуышлылар турында тагын да күберәк белер өчен сезгә дәреслектәге материал һәм инцеклопедияләрдән файдаланырга кирәк булачак. Ә киләсе дәрестә без шул яңалыклар белән уртаклашырбыз.
8. Өй эше: 110 -115 битләр, укырга, таблицаны тутырып бетерергә.