Мусаны хөкем итү
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Заһир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә”романыннан фрагмент –Мусаны хөкем итү.
( 10 сыйныфта татар әдәбияты буенча сыйныфтан тыш чарда күрсәтү)
Гөлнара Гыйззәтуллина , Казандагы 177 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы .
Катнашучы геройлар:
Судья
Муса Салихов
Гаепләүче(прокурор) (Хәлим Сәлимович)
Адвокат (Гаишә Галиевна)
Мөсафирханә хуҗасы (Габдуллин)
Хезмәтче хатын-хадимә (Галия)
Швейцар (Сабиров)
Секретарь
Залдагы кешеләр

Секретарь: Барыгызның да басуыгыз сорала. Суд килә.
Судья: Барлык язылган шаһитлар да килдеме?
Секретарь: Әйе, барысы да килде, сезнең чакыруыгызны коридорда көтеп торалар. Ә гаепләнүче-Муса Салихов, гаепләүче Хәлим Сәлимович һәм адвокат Гаишә Галиевнага биредә.
Гаепләүче(прокурор): 105 нче статьяның,1 нче пункты буенча Муса Салихов хөкем ителә. 1887нче елның 2 мартында Казан шәһәрендә бер мөсафирханәнең 11нче номерында сәгать 10.00да бер юлчы хатын үтерелә. Җинаятьче дип Муса Салихов гаепләнә (пакет эченә салынган хат һәм перчатка күрсәтеп). Чөнки табылган хат кисәге, перчатка-барысы да сезнеке икәнне раслый. Барысы да суд процессында ачыкланыр.
Судья: Утырыгыз! Гаепләнүче басыгыз! Муса Салихов, сез үзегезне җинаятьче, гаепле дип саныйсызмы?
Муса Салихов: Юк. Мин үз гаебемне танымыйм. Мин гаепле түгел!
Судья: Үзегез турында сөйләгез әле.
Муса Салихов: Мин Муса Салихов Габдулла улы, 25яшьтә. Казан байларыннан мәрхүм Габдулла байның улы. Петербург университетын тәмамладым, әтинең вафатыннан соң сәүдә эше белән шөгыльләнә башладым(пауза).
Судья: Дәвам итегез!
Муса Салихов: Минем башка әйтер сүзем юк. Мин гаепле түгел.
Судья: Рәхмәт. Анысы сезнең эш. Җаваптан баш тартырга мөмкинсез. Сүзне шаһитларга бирәбез. (Секретарьга карап) Суд залына мөсафирханә хуҗасын чакырыгыз.
Секретарь: Суд залына Габдуллин чакырыла.
Судья: Иптәш Габдуллин! Сез җаваплылыктан баш тартырга мөмкин, ә ялган мәгълүмат бирсәгез сез җинаять эшенә тартыласыз. Сез җавап бирергә әзерме?
Габдуллин: Әйе, мин җавап бирергә әзер.
Судья: Үзегез белән таныштырыгыз.
Габдуллин: Мин- мөсафирханә хуҗасы Габдуллин Хәсән Гали улы. Бу эштә 12 ел эшлим. Яшем утызда. Гаиләле, 2 балам бар.
Судья (суд залына карап): Сорауларыгыз бармы?
Гаепләүче(прокурор) : Иптәш казый! Мөмкинме?
Судья: Әйе, рәхим итегез.
Гаепләүче(прокурор) (Габдуллинга): Сез нәрсәләр беләсез? Үтерелгән хатын кайсы номерда иде?
Габдуллин: 11нче номерда.
Гаепләүче(прокурор) : Үтерелгән хатын сезнең мөсафирханәдә кайчаннан бирле тора иде?
Габдуллин: Җомгадан бирле.
Гаепләүче(прокурор): Исеме ничек?
Габдуллин: Зөләйха.
Гаепләүче(прокурор): Хатынның үтерелүен иң беренче кем белде?
Габдуллин: Хезмәтче хатын-хадимә.
Гаепләүче(прокурор): Минем сорауларым юк.
Судья: Хезмәтче хатын-хадимәне чакырыгыз!
Секретарь: Суд залына Галия чакырыла.
Судья: Сез мөсафирханәдә хезмәтче-хадимә Галия атлы буласызмы? Кияүдә түгел һәм монда өч ел ярым эшлисез. Дөресме?
Галия: Әйе.
Судья: Хөрмәтле Галия! Сез җаваплылыктан баш тартырга мөмкин, ә ялган мәгълүмат бирсәгез сез җинаять эшенә тартыласыз. Сез җавап бирергә әзерме?
Галия: Әйе. Әзер. Нәрсә күрдем, шуны әйтермен.
Судья: Галиягә сорауларыгыз бармы?
Адвокат: Әйе, минем сорауларым бар,хөрмәтле казый.
Судья: Рәхим итегез.
Адвокат (Галиягә): Зөләйханың үтерелгән булуын сез кайчан һәм ничек белдегез?
Галия: Мин иртән үз хезмәтем белән йөри идем. 11нче номер яныннан узып барган чагымда, карыйм, ишек яртылаш ачык тора. Кунак хатынның берәр йомышы юкмы икән дип номерга керсәм, аны үлгән хәлдә күреп, бөтенләй котым очты. Хәтта номердан ничек чыкканымны да белмәдем.
Адвокат (судьяга): Хөрмәтле казый! Әйе, бу үтерүче дигән сәер кеше икән, үзе киткәндә ишекне йозагына бикләргә дә оныткан, хәтта аны яртылаш ачык калдырган. Видеодагы сюжетны карап алыгыз әле.(Сюжет күрсәтелә. Ачык ишек, ишектә ачкыч эленеп тора) Әгәр дә ишекне йозагына бикләп киткән булса, хатынның мәете табылуы кичегер, үтерүчегә дә качар өчен форсат артыр иде. Ә бәлки, бу хатын үзен үзе үтергәндер.
Залдан берәү: Юк, үз-үзен үтермәгән, әгәр үз-үзен үтергән булса, янында үз-үземне үтерәм дигән язу булыр иде.
Судья: Тавышланмагыз! (Адвокат,прокурорларга карап) Тагын өстәмә сорауларыгыз бармы?
Адвокат: Юк.
Гаепләүче(прокурор):Юк.
Судья: Шаһит буларак, минем янга швейцарны чакырыгыз!
Секретарь: Суд залына Сабиров чакырыла.
Швейцар- Сабиров: Мин - Сабиров Гали Вәли улы. Бу мөсафирханәдә швейцар булып беренче елымны гына эшлим. Буйдак.
Судья: Хөрмәтле, Сабиров Гали Вәли улы! Сез җаваплылыктан баш тартырга мөмкин. Ә ялган мәгълүмат бирсәгез сез җинять эшенә тартыласыз. Сез җавап бирергә әзерме?
Швейцар- Сабиров: Әйе.
Судья: Сорауларыгызны рәхим итегез!
Гаепләүче(прокурор):Зөләйха үтерелгән кичтә аның янына кем дә булса килмәдеме?
Швейцар- Сабиров: Әйе, мәрхүмә янына бер ир килгән иде.
Гаепләүче(прокурор):Ул кеше кайчан килеп, кайчан китте?
Швейцар- Сабиров: Кич сәгать сигездә килеп, төнге 12дә китте.
Гаепләүче(прокурор):Төгәл 12 дә китүен кайдан беләсең?
Швейцар- Сабиров: Чөнки ул адәм. Мөсафирханәдән киткәндә миннән: “Сәгать ничә?” дип сорады. Мин сәгатькә карап , “Сәгать 12” дип җавап бирдем. Шуннан соң ул миңа өч тәңкә чәйлек биреп чыгып китте.
Гаепләүче(прокурор):Зөләйха янына килгән адәм ниндирәк кеше иде соң?
Швейцар- Сабиров: Менә бит ул адвокат янында утыра.
Муса: Мин үтермәдем аны, минем бер гаебем дә юк!
Гаепләүче(прокурор):Ярар, Муса әфәнде, сез үзегезне гаепле түгел дидегез инде. Видеосюжетны карагыз әле. (Видеосюжет: тәрәзә арасында ерткалап ташланган фото,аны җыялар.анда Муса рәсеме) Ике тәрәзә арасына ерткалап ташланган сурәттә кем дип уйлыйсыз инде?
Адвокат: Ә бәлки ул Муса Салиховка охшаган берәр кеше генәдер?
Муса: Мин үтермәдем бит аны.
Судья : Иптәш Салихов, тынычлануыгыз сорала.
Гаепләүче(прокурор):Рөхсәт итегезче,хөрмәтле казый. Минем тагын өстәмә дәлилләрем бар.
Судья : Рәхим итегез.
Гаепләүче(прокурор): Ә бу хатны нәрсә диярсез. Менә бу хатны Зөйләха исән чакта сезгә язган булган. Бу хат сезнең мәрхүмә Зөләйха белән тагын бер кат таныш-белеш булуыгызга дәлил. Чөнки бу хат номер эченнән табылды, ул Зөләйха кулы белән язылган,ә хатта Муса исеме дә атала. Хатны тыңлавыгыз сорала.
(Хат укый): “Егетләр күрке булган Муса әфәнделәренә җан күңел төбеннән чыккан сәламнәребезне күндерәбез. Киң күңеллелек күрсәтеп. Буген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең 11нче номерына килсәгез иде. 2нче март.” (судьяга хатны бирә)
Муса: Дөньяда Муса әфәнде фәкать мин генә түгелдер, хатның Муса исемле кешегә язылуыннан гына андый нәтиҗә чыгарып булмый.
Гаепләүче(прокурор): (перчатка күрсәтеп): Ә бу перчатка сезнекеме,Муса әфәнде?
Муса: Әйе, минем перчаткам.
Гаепләүче(прокурор): Икенчесе кайда?
Муса: Мин мондый сорауларга җавап бирмим.
Гаепләүче(прокурор): Күрәсезме,хөрмәтле казый. Ул җавабыннан кире кага. Номер эченнән табылган ирләр перчаткасы да Муса әфәнденекен булуын раслый. Минем сорауларым бетте.
Судья : Иптәш адвокат , сезнең әйтәсе сүзләрегез юкмы?
Адвокат: Юк, хөрмәтле казый.
Судья: Мин үземнең соңгы хөкем карарын кабул иткәнче, сүзне хөрмәтле гаепләүче Хәлим Сәлимовичка бирәм.
Гаепләүче(прокурор): Рәхмәт. Хөрмәтле хөкемдар, шаһитлар һәм гаепләнүче. Муса Салиховның суд барышында гаебе бар дип табылды. Монда катнашкан барлык шаһитлар да моны раслады. Мөсафирханәнең тәрәзә арасына ертып ташланган фотосурәте дә Муса Салиховныкы булуы. Бүлмәдән табылган перчатка да Мусаныкы булуын раслый. Инде хатны Зөләйха үтерелгән көндә язылганлыгын хаттагы число күрсәтеп тора. Үтерелү көне дә бер үк, шулай ук бу кешенең Муса икәнлеге дә хатта аңлашыла. Швейцар Мусаның бүлмәгә кереп китүен күрү дә ачык дәлил булып тора. Хөрмәтле казый, мин Салихов Муса Габдулла улына 20 ел ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгаруыгызны тәкъдим итәм.
Судья: Рәхмәт. Хөрмәтле атвокат , Гаишә Галиевна ! Сүзне сезгә бирәм.
Адвокат: Хөрмәтле казый! Мин монда Мусаның Зөләйханы үтерүгә бернинди сәбәпләрен дә тапмыйм. Беренчедән, ул Казан бае. Аңа акча да, байлык та кирәкми. Икенчедән, ул Петербург университетын тәмамлап, сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Мин аны бик тәртипле, укымышлы егет дип саныйм, ул мондый мәкерле эшләргә бармас. Хатта язылган Муса исеме Казанда да, Петербургта да бер Муса Салихов кына түгел бит, аның исеме белән бәйле хат аша да нәтиҗә чыгарып булмый. Мин аны гаепсез дип саныйм, гаеплене эзләү кирәктер. Сездән аны аклавыгызны сорыйм.
Судья: Рәхмәт, Сезгә! Ике якны да тыңладым. Салихов Муса Габдулла улы, соңгы сүз сезгә бирелә.
Муса: Мин Зөләйханы үтерүдә гаепле түгел, мин гаебемне танымыйм.
Судья: Рәхмәт. Хөкем карары чыгару өчен киңәшү бүлмәсенә керәбез (кереп китәләр)
Секретарь: Барыгызның да басуыгыз сорала. Суд килә.
Судья: 1887 нче елның 2 мартында Казан шәһәрендә мөсафирханәнең 11нче номерында сәгать 10да бер юлчы хатын Зөләйха үтерелә. Суд Салихов Муса Габдулла улын 105 нче номерлы статьяның 1 нче пункты буенча гаепле дип табарга. Гаепләнүче үз гаебен танымады. Һәм Муса Салихов 10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә. Судны ябык дип игълан итәм!

У вас нет прав для создания комментариев.