Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 

 

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя РФ А.Н.Епанешникова» Елабужского муниципального района

 

 

 

Творчество Роберта Миннуллина в школе.

(на татарском языке)

Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

 

 

 

 

 

 

 

Выполнила: Гаффарова Эльвира

Ильгизаровна

учитель татарского языка

и литературы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2013

Эчтәлек.

Кереш 3

Төп өлеш. Роберт Миңнллин иҗаты мәктәптә. 5

Роберт Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты 5

Роберт Миҗнуллин иҗаты мәктәптә 8

Йомгаклау 13

Кулланылган әдәбият исемлеге 15

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш.

       Матур әдәбият  - кеше  күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә,  үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә,  югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып,үз вөзҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә. Ләкин бүгенге көндә  компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Кемдер балалар өчен телевидение кулайрак та дияр. Әмма зәңгәр экран баланың уйлау сәләтен киметә, бер яссылыкта гына уйларга өйрәтә. Ә менә әсәр укыганда бала тәэсирләнә, дулкынлана, борчыла һәм шатлана. Р. Миңнуллин шигырьләре шундыйлардан. Һәр бала әдәбият дөньясына әкиятләр, шигырьләр аша килә. Роберт Миңнуллин исеме бүгенге көндә татар баласына гына түгел, рус баласына да бик таныш.

       "Р. Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эше чыганагы – Р.Миңнуллин иҗат иткән шигырьләр. Үзенең шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.

        Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Р.Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияви идеяларны, сөйләм телен үстерү үрнәкләрен тикшерүдә. Эшнең максаты –  Р.Миңнуллин иҗатын рус баларына укытуда кулланышының әһәмияте.

 Бурычлары: 1)Р.Миңнуллин иҗат һәм тормыш юлын  өйрәнү.

2) Әдипнең балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү ясау.

3) Әсәрләрдә тәрбия чыганагы булырлык үрнәкләрне анализлау.

4) Язучының шигырьләрендә сөйләм телен үстерү алымнарын анализлау.

Р. Миңнуллин зурлар өчен дә иҗат итсә дә, аның төп иҗат юнәлешендә иң җаваплы чор —  балаларны тәрбияләүгә юнәлтелгән.  Аның шигырьләре беренче карашка бик гади сыман: истә кала, җиңел укыла, шагыйрь һәммәбезгә таныш вакыйга-хәлләр турында яза – аларда әнкәйләрнең бишек җырларыдай табигый, ихлас, самими хис-тойгылар ярылып ята. Әмма шул гадилек артында без еш кына әйтә алмый тилмергән фикер тирәнлеге, ихласлылык, күп вакытта читләтеп, киная белән төрттереп куя белү бар. Бу, әлбәттә, турыдан-туры авторның характер сыйфатлары белән дә бәйләнгән иде. Автор үзе турында болай ди: “Мин туйганчы шаярырга, рәхәтләнеп артистланырга, теләсә нәрсә сөйләргә яратам. Бала-чагадан да болайрак. Яшермим: “Президент та өйдә шулай кылана микән инде?” – дип тә уйлаганым бар.Бу әлеге дә баягы бала-чагалыктыр. Бушанып каласың. Яңадан тугандай буласың.”[1]

       “ Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Беренче бүлектә Р. Миңнуллин  биографиясе, иҗаты, аның әсәрләрендәге тәрбияви эчтәлек хакында сөйләнелде. Икенче бүлектә Р. Миңнуллин шигырьләре аша укучыларның сөйләм телен үстерүгә багышланды. . Әдип хакында матбугат битләрендә  еш басыла. Әмма әдипнең иҗатын рус балалрына татар телен укытканда кулланышына багышланган хезмәтләр юк.

       

    

Төп өлеш.Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

Роберт Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты.

       Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

       Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шуннан соңгы тормышы Казан шәһәре белән бәйләнә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша.

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы (“Сабантуй”) газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.

        Р. Миңнуллин балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңышлар казанды . Аның бу уңышлары әлеге өлкәдә кайнап яшәве белән бәйле булса кирәк: журналист буларак та, дәүләт эшлеклесе буларак та , ул нәниләр дөньясы белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә  талантлы шагыйрь үсеп килүче буынның таләпләрен аңлап , балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлау  мөмкинлегенә ия.

        Аның шигърияте башка авторлар иҗатыннан аерылып тора.Бу үзенчәлек нигезендә шагыйрьнең чынбарлыкны юмористик, аерым очракларда сатирик планда,баланың садәлеге һәм хыялыйлыгы белән бәйләп, ягъни, балалар психологиясен тирән белеп бирүендә, нәниләр өчен образлы фикерләү, шигъри күрү һәм шигъри фантазиягә юл ачуында,баланы кызыксындыру максатыннан төрле формаларга мөрәҗәгать итү, мавыктыргыч ачышлар ясавында һәм, гади генә хәл-вакыйгада балаларча көтелмәгән кызык табуында. Әйтерсең, автор әле һаман балачакта яши.Шагыйрь балалар дөньясын якыннан белә, аны шул ук нәниләргә җиткерү өчен төрле ысул һәм әдәби алымнардан уңышлы файдалана.  Талант күпкырлы, әдәби мөмкинлекләр чиксез. Шунлыктан иҗатта балалар әдәбиятына хас күптөрле жанрларны очратырга мөмкин, күтәрелгән  идея-проблемалар,тема һәм фикерләр, хисләр дә бала психологиясен ачу аша үзенчәлекле яңгыраш алган.[2]

        Р. Миңнуллин күп кенә шигырьләрендә табигатькә,кош-кортлар,хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә,аларны җанландыра. Ул гади вакыйгаларның үзенчәлекле мизгелен тотып ала һәм сәнгатьчә сурәтли. Мисалга “Безнең авыл зоопаркы” циклына кертелгән шигырьләрне китерергә мөмкин.

      Аның шигырьләре мавыктыргыч уенга әверелә. Мондый шигырь-уеннарга балалар җиңел бирелеп китә. Шигъри уен – характер ачу чарасы,психологик халәтне бирү алымы, зурларның “гаделсез” карашларына каршы чыгу чарасы буларак та авторның поэзиясендә урын алган. Тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баету,камилләштерү өчен антоним, омоним, синоним сүзләрне кулланып, сүз уйнату алымнарын файдалана.

        Р. Миңнуллин иҗатын өйрәнгәндә тагын шуны ассызыклап үтү зарур: аның әсәрләре милли менталитет белән тыгыз бәйләнештә. Ул милли үзенчәлекләрне, милли характер сыйфатларын, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне яратып тыгыз яктырта, еш кына халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итә. Мисалга “Әтием палас кага”, “Булатларга кунакка”, “Сабантуйда” һәм башка әсәрләрендә туган ил, патриотизм, тарихи темалар, милли үзенчәлекләр аша үткәрелә, вакыйгаларда татар милләте вәкилләре өчен горурлык сизелә. Шунда ук татар халкының күңел матурлыгы, кунакчыллыгы ачыла. Аерылып торучы мондый персонажлар төрле ситуацияләрдә уңай сыйфатлары белән генә ачылалар. Автор үрнәк образ аша төп тәрбияви максатка ирешергә омтыла. “Герой” төшенчәсе үзенең героик мәгънәсен югалтып, синонимнары ярдәмендә “хәрәкәт итүче зат” дип бәяләргә мөмкин булган “зурлар” әдәбиятыннан аермалы буларак, бу иҗатта “герой”, “героик шәхес” мәгънәсендә, чөнки идея баланың кабул итүе, мөнәсәбәте, үзен герой урынына куеп каравы белән бәйләнә. Тормыш тәҗрибәсе әле зур булмаган бала җәмгыятьтә формалашу өчен үрнәк эзли. Бу очракта аерым ассызыкланган уңай сыйфатлар һәм вакыйгаларның чынлык белән бәйләнүе укучының кичерелешләренә нык тәэсир итә.[3]

       Шигырьләре төрле газет- журналларда басыла, аерым җыентыклар булып нәшир ителә: “Бәхетле булыгыз”, “ Кунакка килегез!”, “ Дөньядагы иң зур алма” һәм башкалар. Аның  җыентыклары башкорт,марий,удмурт, украин, эстон, белорус телләренә тәрҗемә ителгән.Рус телле балаларга “Сладкая крапива”, “Глядит в окошко человек”, ”Наш тигренок”, “Утренний снег”, “Ох, уж эти взрослые”, “Когда я взрослым стану” җыентыклары тәрҗемә ителгән. Роберт Миңнуллин кабатланмас, талантлы татар балалар шагыйре генә түгел, ә дөнькүләм балалар шагыре. Аның күп санлы рус телендә чыккан җыентыклары рус балаларының мәхәббәтен яулап алганлыгын дәлилли.

 

 Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

        Мин Алабуга шәһәрнең 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында  рус төркемендә татар теле укытам. Башлангыч сыйныфларда татар телен кызыклы, уен формасында бирергә кирәк.Һәм шуңа күрә мин Роберт Миңнуллин иҗатын кулланырга яратам. Чөнки аның шигырьләре тиз отышлы, тирән мәгънәле, балаларга бик тә кызыклы.

       Р. Миңнуллин иҗаты – күпкырлы иҗат. Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына. Рифмаларны урынлы куллану Р. Миңнуллин шигырьләрендә кызыклы, тәэсирле картиналар тудыра. Мәсәлән:

Бабайның да

Улы мин,

Әбинең дә

Улы мин,

Әтинең дә

Улы мин,

Әнинең дә

Улы мин,

Аларның уң

Кулы мин!

... Соң бит инде

Олы мин,

Туган илнең

Улы мин!

(“Туган илнең улы мин”)

        Шушы шигырьне 2нче һәм 3нче сыйныфларда кулланам. 2нче сыйныфта “Безнең гаилә” темасын үткәндә уку дәресләрендә.Рус балалары белән бу шигырьне укыганда, мин аны уен формасында бирәм. Балалар бармакларын бөгеп кабатлыйлар, һәм инде туганлык мөнәсәбәтләре исемнәрен бик тиз истә калдыралар. Шулай ук шигырьдә кемнең? соравына җавап бирүче сүзләр күп, 3нче сыйныфта татар теле дәресендә сорауны өйрәнгәндә куллану бик уңай. Лирик герой үзенең туган иленең улы булуы белән горурлана, шуның аша автор балаларда да туган илләренә карата мәхәббәт уята.Шигырьнең әһәмияте шунда: укучылар үзләре дә сизмәстән  күп нәрсәгә өйрәнәләр,күп нәрсәне истә калдыралар.

        “К”лар тулган бакчага” шигыре дә үзенчәлекле. Шагыйрь гади генә бакчаны балаларча кызык, тылсымлы бирә.

Бу бакчага ни булган?

Бакча “к” белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

        Шигырь 3 нче сыйныф укучысына эчтәлеге белән генә түгел, формасы белән дә кызыклы.Кечкенә генә шигырь, ә ни хәтле тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баета, камилләштерә.Яшелчә исемнәре истә калмый, ә монда рифма аркылы тиз генә отылып кала, күз алдына да килә.  Рус балалары к хәрефен һәрвакытта да дөрес әйтми, ә шигырь ярдәмендә әйтелешне истә кадырып була. Шигырьнең тәрбияви максаты да зур, үзенең юллары аша кунакчылыкка өйрәтә.

        3нче сыйныф татар теле дәресендә җыю саннарын өйрәнгәндә, аларның әйтелешен, язылышын, кулланышын өйрәтүгә Р. Миңнуллинның “Санарга өйрәнәбез” шигыре ярдәмгә килә. Алда әйтеп киткәнчә,коры сүзгә караганга, рифмалы сүзләрне истә калдыруы җиңелрәк. Шул ук вакытта хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат күплек санда төрләнүе дә кабатлана:

Без саныйбыз да саныйбыз.

Саный-саный арыйбыз.

Ялгышып та алгалыйбыз,

Тагын санап карыйбыз.

        Аерым хәрефләрне өйрәнгәндә дә,кабатлаганда да аның иҗатын куллану бик уңай.Мәсәлән, 4 нче сыйныф татар теле дәреслегендә  “Үсми калаган хәреф” шигыре рус баларына ят булган ң хәрефе юмористик формада бирелгән. Шушы хәрефнең әйтелешен дә, сүзләрнең ң хәрефенә башланмаганын да отып алуы җиңел.Исеңдә калдыр дигән сүз юк, шигырь кызыклы,шаян бер кагыйдәгә әверелә. Юморны, шаяруны балалар психологиясе тизрәк кабул итә. Беркем дә өйрән дип мәҗбүр итми, ә кагыйдә үзе күңелдә кала.

        Алда әйтелеп киткән шигырьләр Хәйдәрова Р. З.”Татар теле һәм уку китабы” дәреслекләренә кертелгән инде. Өстәмә итеп мин аның башка шигырьләрен дә алам.

Әтиемнең малае

Бераз шаянрак.

Әниемнең малае

Бераз наянрак.

Әбиемнең оныгы

Бераз эрерәк.

Абыемның энесе

Начаррак укый.

Сеңлемнең абыйсы

Артыграк йоклый...

(“Торам менә елмаеп”)

        Әлеге шигырьне 4 нче сйныфта кулланам. Татар теле дәресендә сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен өйрәнгәндә бик кулай.Р. Миңнуллинның сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ничек итеп рифмалы кулланышына игътибар итегез. Бу шигырь ярдәмендә калын, нечкә кушымчалар кулланышын да, к хәрефенең г хәрефе белән чиратлашуын да аңлатуы җиңел, күргәзмәле материал да бар. Шигъри мисал булганда, укучылар теманы тизрәк кабул итәләр.Татар теле бит аларга чит тел, нинди генә телне өрәнгәндә дә, бик күп кыенлыкка тап буласың. Беренчедән яңа лексика, икенчедән  грамматик кулланышы. Истә генә калдыр! Ә шигъри-юмористик юллар балаларда кызыклы картиналар тудыра, кагыйдәне истә калдырырга ярдәм итә.

-         Ипекәйне минем әни

Пешерә үзе мичтә.

-         Ә без завод пешергәнне

Ашыйбыз иртә-кич тә.

-         Без авылда үзебезнең

сыер сөтен эчәбез.

-         Ә без “Сөт” кибетендәге

Сөтне эчеп үсәбез.

(“Авыл малае белән шәһәр малае сөйләшкәне”)

        2 нче сыйныф уку дәресендә “Мин шәһәрдә яшим”, “Мин авылда яшим ” темаларын йомгаклап кабатлаганда кулланам. Күп кенә балалар авылның нәрсә икәнен дә белмиләр. Шигырьдәге чагыштыру авылга сәяхәткә барып кайткан төсле була. Балаларга да авыл тормышын күзаллавы җиңел,чөнки авыл тормышы текст рәвешендә язылмаган, ә кызыклы, юморлы бер шигырь, шәһәр тормышына капма-каршы итеп бирелә.

Сугыш теләми балалар,

Бәбиләр һәм сабыйлар.

Нәни җәнлекләр дә сугыш

Кирәкми дип саныйлар.

(“Без сугыш теләмибез”)

        Шигырьдә күпме синонимнар, исемгә дә, фигыльгә дә. Сүзләрнең синонимнарын белү телнең лексик запасын баета. 4 нче сыйныфта уку дәресендә Д. Аппакованың”Шыгырдавыклы башмаклар” әсәре өйрәнелә. Укучылар әсәрне күз яшьләре белән укыйлар. Алар сугышны китаплардан укып, кинолардан гына карап беләләр. Әмма сугышның әчелеген аңлыйлар. Йомгаклау дәресендә, укучылар шигырьне лозунг итеп куялар.Шигырьне яттан беләләр, шуның белән бергә лексиканы да истә кадыралар.

        Роберт Миңнуллинның сөйләм формасы,характеры, ритм- рифмасы, шаянлыгы, авазлар уены, балаларча образлы бирелеше укучыларның сөйләм телен баета,балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра. Шигырьләренең кызыклылыгы дәреснең үткәнлеген сиздерми, ә аңда бик күп белем калдыра.

Йомгаклау.

        Рус мәктәбендә укучы рус балалрын татар теленә өйрәтү укытучыдан зур хәзерлек таләп итә. Балалар алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булырга тиеш.

        1нче сыйныфта укучыларны алу белән иң беренче чиратта укучының сүзлек запасын баету өстендә эшләргә кирәк. Практика күрсәткәнчә, көндәлек аралашу өчен 2000-2500 сүз җитә. Беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыныфка кадәр рус телле балага 2500-3000 махсус сайлап алынган сүзне белү зарури. Башлангыч сыйныф баласы якынча 1000 сүз өйрәнеп бишенче сыйныфка килә.

        Безнең бурычыбыз – укучыны аралашырга өйрәтү.Яңа сүзләрне ятлап кына моңа ирешеп булмый. Икенче бурыч – балада телне өйрәнүгә теләк уяту. Һәм шушы бурычларны үтәр өчен безгә ярдәмгә олуг шагыйребез – Роберт Миңнуллин шигырьләре ярдәм итә.

        Эшкә Р.Миңнуллин иҗатын рус баларына укытуда кулланышының әһәмияте максаты куелды. Фәнни тикшеренүләр, анализлау, күзәтүләрдән чыгып, “Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эшенә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты жанрында тулысынча үзенчәлеген тапкан талантлы шагыйрь.

2. Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.

3. Рус балаларына татар телен өйрәткәндә, Р. Миңннуллин шигырьләрен куллану уңай һәм әһәмиятле.

        Р. Миңнуллин – күренекле талант иясе. Әдип – Г. Тукай, М. Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләргә һәм Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Дипломга лаек булган шәһес. Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә.Үз эшләренең тыгыз блуына карамастан,балалар өчен бик матур, күңелгә ятышлы шигырьләр яза. Шигырьләренең сөйләм формасы,характеры, ритм- рифмасы, шаянлыгы, авазлар уены, балаларча образлы бирелеше укучыларның сөйләм телен баета,балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра. Шигырьләренең кызыклылыгы дәреснең үткәнлеген сиздерми, ә аңда бик күп белем калдыра.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Гыйниятова З. Агыла да болыт агыла: Татар һәм рус мәктәпләренең 6-7 сыйныфларында укучылар өчен өстәмә әдәбият. – Казан: Мәгариф, 1993.

2. Закирова Э. Әйдә безгә – Сөн буена...// Ялкын. – 1998. - № 7. –Б.6-10.

3. Исханова Л. Әнкәйләргә мәдхия.//. – Мәдәни Җомга. – 2002. - №15.- Б.16

4. Каюмов М., Мостафин Э. Ки-кри-күк: балалар өчен шигырьләр.// Казан журналы китапханәсе. – 1992. - №7-8.

5. Минһаҗева Л. Татар балалар әдәбияты: тулыландырылган икенчебасма. – Казан: Хәтер,2009.

6. Миңнуллин Р. Дөньядагы зур алма: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Тат. кит. нәшер., 1992.

7. Миңнуллин Р. Качышлы уйнаганда: Балалар өчен шигырь: Прятки: Стихотворение для детей. – Казан: Мәгариф, 2009.

8. Миңнуллин Р. Кунакка килегез!: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшер., 2008.

9. Татар әдәбияты тарихы : алты томда: 6 том. – Казан: Раннур, 2001.


[1] Закирова Э. Әйдә безгә – Сөн буена...// Ялкын. – 1998. -  № 7. –Б.10.

[2] Минһаҗева Л. Татар балалар әдәбияты: тулыландырылган икенчебасма. – Казан: Хәтер,2009.

[3] Минһаҗева Л. Татар балалар әдәбияты: тулыландырылган икенчебасма. – Казан: Хәтер,2009.

У вас нет прав для создания комментариев.