Мәдинә Маликова иҗатының татар әдәбиятында тоткан урыны.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

 

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя РФ А.Н.Епанешникова» Елабужского муниципального района

 

 

 

 

(на татарском языке)

Мәдинә Маликова иҗатының татар әдәбиятында тоткан урыны.

 

 

 

 

 

 

 

Выполнила: Гаффарова Эльвира

Ильгизаровна

учитель татарского языка

и литературы

 

 

 

 

2013

Аның исемен ишеткәч, кайберәүләр, Аяз Гыйләҗевкә ияреп, зыялы язучы дияр. Кайберләре исә батыр дип тә өстәр. Ипле генә итеп Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге дәүләт бүләге иясе икәнен дә искәртеп куярлар. Ә менә хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-ат каләм ияләренең дә борынына чиертеп иң күп роман иҗат иткәнен, детектив жанрда оста язганын, китап кадере хакында иң күп уйланып, шул хакта матбугатта публицистик язмалар белән чыкканын һәм үз мисалында, китапларын таратып, татар китабының укучысы барлыгын, татар әдәбиятын сатуның табышлы икәнен раслаганын әйтүче табылырмы икән? Сүзебез Мәдинә Маликова хакында. Иҗат эшчәнлеген журналистикада башлап, җиде роман, күп кенә хикәя, повестьлар иҗат итә ул.

         Язучылар аның иҗатын югары бәяли. Әйтик, Зиннур Хөснияр язучы турында түбәндәге фикердә: "Мәдинә Маликова үзе тасвирлаган кешеләр җанының иң матур, гүзәл сыйфатларын тотып ала белә. Язучы реаль тормыш белән шигъриятне бергә куша, синтезлый. Мәдинә Маликова каләменә бер үзенчәлек хас: язучы сурәтләргә теләгән панорамасын турыдан-туры күрсәтми, бәлки аны икенче герой карашыннан чыгып чагылдыра, бәяли. Моның сәбәбе нидә соң? Минемчә, автор иҗат иткән шул икенче образның тулылыгы һәм тирәнлегендә". Мансур Вәлиев исә, бөтен повестьларының игътибар үзәгендә ике төрле яшәү рәвеше тора, дигән бәя бирә.

         Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстан АССРның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949—1959 елларда башта Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлап чыкканнан бирле ул берөзлексез журналистлык хезмәтендә: 1959—1964 елларда “Чаян” журналында корректор, ә 1964 елдан башлап “Азат хатын” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1978 елдан ул “Азат хатын” журналының җаваплы секретаре вазифаларын башкара. Ул— 1970 елдан КПСС члены.

         Мәдинә Маликованың әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да журналистлык язмаларыннан — көндәлек матбугат өчен хәбәрләр, документаль очерклар, репортажлар, мәкаләләр язудан башлана. Журналист буларак, ул күп йөри, төрле профессия кешеләре белән очраша, тормыш материалын тырышып өйрәнә. Аны бигрәк тә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар, күп санлы очеркларында, мәкаләләрендә конкрет яктыртылудан тыш, язучының әдәби әсәрләре — хикәя һәм повестьларының да төп эчтәлеген һәм идея юнәлешен тәшкил итә. 1967 елда басылып чыккан “Юлдашлар” исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук автор укучы алдына тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Интеллигенция вәкилләре — инженерлар, архитекторлар, художниклар һәм башка иҗат профессиясе кешеләре тормышыннан алып язылган “Кояш күпере” (1973), “Казан каласы — таш кала” (1967), “Янартаулар яктысында” (Г977), балачакта ятим калса да, югалмыйча, комсомол ярдәмендә тормышта үз юлын тапкан, колхозлар төзешкән, соңыннан авыр сугыш елларында көчен кызганмый халыкка хезмәт иткән көчле рухлы гади татар хатыны турындагы “Язгы такыялар” (1974) исемле повестьлар язучы каләменең бүгенге чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында әсәрдән әсәргә үсә, камилләшә баруы хакында сөйли. Гомумән, язучы, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, кешедәге рухи дөньяның серләрен, нечкәлекләрен ачарга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын анализлап, яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты үз идеалыңа, димәк, җәмгыятькә дә хезмәт итү икәнлеген расларга омтыла.
           М. Маликова детектив жанрында да уңышлы гына эшли. Аның “Хөкем” (1969), “Адашканга юл кайда?” (1971) исемле маҗаралы повестьлары, жанр хасияте таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке вакыйга-сюжетка корылган һәм укучылар тарафыннан яратып укыла. Бу әсәрләрдә бала тәрбиясе мәсьәләсе, яшьләр арасында очрый торган кайбер бозыклык, җинаять күренешләренә каршы көрәш проблемасы үзәккә алына һәм аларның социаль сәбәпләре анализлана.
          М. Маликова  “Кар сулары”, “Сары тюльпаннар”, “Көндәшләр”, “Ай сүрелгән чак иде” кебек лирик хикәяләр авторы буларак та укучыларга таныш. Тема һәм жанр өлкәсендәге иҗади эзләнүләрен язучы дәвам иттерә. 1983 елда әдибәнең медицина хезмәткәрләре тормышына багышланган зур күләмле, киң планлы әсәре — “Ак давылда тал бөресе” (“Шәфкать”) исемле беренче романы басылып чыга. М. Маликова 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены һәм, идарә каршындагы Матур әдәбият тарату комиссиясе җитәкчесе буларак, актив җәмәгать эше алып бара. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1976 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелә, ә очерклары һәм мәкаләләре өчен 1980 елда Татарстан АССРның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе белән бүләкләнә. \\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\\                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                \\\\\\\\\“Тылсым” дигән  романы - ул хәзерге заман яшьләре турында. Төп темасы аның рухи эзләнүләр, чөнки кешәгә рухи таяныч кирәк, нәрсәгәдер ышанырга кирәк, күпләр аны диннән эзлиләр. Ләкин бүгенге яшьләр аңа әзерлекле түгел, балачактан  бу юнәлештә тәрбия алмаганнар. Аның хәтта ихтыяҗын да сизмәгәннәр. Дөньяда, тормышта ныклап урнашкач, белем алгач, гаилә корып, гаилә белән яши башлагач, эшли башлагач, аның кирәклеге бик нык сизелә. Бигрәк тә фаҗигаләр килсә, бәхетсезлеккә дучар булсаң, рухи таянычны һәркем эзли, эзләми булдыра алмый, аны каян табырга? Менә шул турыда бу роман. Ата-ананың бөтен яшәеше балаларның язмышында, тормышында шул хәтле нык чагыла икән. Әти белән әни бала өчен Алла икән. Кешеләр шушы җаваплылыкны аңлыймы? Менә бу китап шуны аңлап җиткермәгән парлар турында. Һәм шул аларның аңламаулыгы, аларның фаҗигасе дә.Алар үзләре турында күбрәк уйлап, мөнәсәбәтләрен ачыкларга тырышып, дәгъвалашып, талашып, ызгышып, бозылышып, аерылышып, бер -берсенә үчләшеп йөрүләре, ахыр чиктә баланың һәлакатенә китерә.                                           ,,,,,,,, Давыллы еллар, сикәлтәле юллар, иҗат газаплары, ниһаять, тормыш, көнкүреш мәшәкатьләре күпме генә иңенә басмасын, мәшһүр язучыбыз Мәдинә Маликова әле бүген дә, яшь чагындагыдай, күркәм һәм сөйкемле. Энергиясенә дә сокланырлык.                                                                                                       \   \\\\\\\\Татар әдәбияты бай һәм үзенчәлекле, һәр язучының үз аһәңе, үз стиле, язу манерасы,  китаплары бар. Алар арасында Мәдинә Маликова әсәрләре аерым урын-ниша алып торалар. Мәдинә Маликова иҗатына колачлылык, масштаблылык, киң планлылык хас . Чыннан да, соңгы чирек гасыр эчендә Мәдинә Маликовадан башка кайсы аерым бер язучының табиблар, галимнәр, артистлар, инженерлар турында күләмле әсәрләр иҗат иткәне бар соң?  Билгеле булганча, күренекле әдибебез Атилла Расихның галимнәр тормышына багышланган зур күләмле әсәрләре (мәсәлән, «Ике буйдак» романы) бар. Шунысы хак: Атилла абый озак еллар буена вузда эшләгән мөхтәрәм галим... Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы да буш урында тумаган. Ул берничә мәртәбә озак вакытлар шифаханәләрдә дәваланган, шул чакта табибларның, шәфкать туташларының эшчәнлеген күзәткән, характерларын ачкан. Ә Мәдинә Маликовага андый мөмкинлекләр “татымаган”. Шулай да аның “Шәфкать” романы медицина дөньясын реаль җирлектән чыгып яктырта. Романның геройлары табиблар да, башкалар кебек үк, җан ияләре. Аларга да мәхәббәт, хөсетлек, тар күңеллелек, коллегалардан көнләшү кебек сыйфатлар хас. Бер-берен күрә алмау бигрәк тә фән өлкәсендә эшләүчеләрдә көчле. Еш кына диссертация яклау кәгазьләре ЮАК (Югары Аттестация Комиссиясе) исеменә барып җитми, ә диссертант өстеннән язылган жалобалар “инде анда булалар”. Аларны беркем дә түгел, безнең агай-эне яза. Бер караганда, андыйлар күп тә түгел кебек. Әмма әнә шундыйларның көнчелеге, тар күңеллелеге аркасында, тарихка бөек исеме белән кергән дәүләтебез юкка чыкты. Халкыбыз да бетү юлына басты. Яһүдләрдән галимнәр, композиторлар, артистлар һ.б. бик күп. һәм бер генә яһүд тә, бер генә вакытта да үз кавеме кешесен батырмас, киресенчә, аңа һәрьяклап ярдәм итәр. Ә без, кардәшләребезнең уңышларын күреп, йокыдан калабыз... “Шәфкать” романын укып чыккач, әнә шундый уйлар, хисләр күңелне биләп алалар...
Роман әле генә вуз тәмамлаучыларның Гиппократ антын бирү тантанасын тасвирлау белән башлана. Президиумда абруйлы профессор Җәмилә Закировна Ильясова утыра. Ул яшь коллегаларының олы тормыш юлына атлауларына шатлана. Аларга ак юллар тели. Яшьләрне доцент Изаил Харисович Дәүләтшин да котлый. Телгә оста, нәрсә әйтергә икәнен белә. Карап торуга нормаль бер кеше. Әмма ул мәкерле, кара эчле. Үзенең фән өлкәсендә үсә алмавын профессор Ильясовадан күрә, ул булмаса, мине кафедра мөдире итеп куялар иде, дип уйлый. Шул фикерен Мәскәүдәге дусларына да җиткерә... Яки менә яшь табибә Лариса. Ул авыл кешеләренә көлеп карый, аларга нинди дару бирсәң дә ярый, дип кенә җибәрә, хәтта шул хакта ачыктан-ачык әйтә. Табиб Хөсәенгә кияүгә чыгып, еракка китә. Әмма анда озак яшәми, ирен ташлап Казанга кайта, кеше тормышын бозуга кадәр барып җитә.                       /              \\\\\\\\\Кешенең әхлакый сыйфатлары аның шәхси тормышында, мәхәббәт-гыйшык өлкәсендә генә түгел, хезмәтен башкаруында, андагы кешеләр белән аралашуында да күренә. Эшне аны барыбыз да эшлибез. Әмма аерма шунда: кем ничек эшли? Аны хезмәткә тартып торучы көч нәрсәдә? Бу сөальләргә җавап бирү — әнә шул әхлакый йөзне ачып бирү дигән сүз. “Шәфкать” романы уңыш казанган икән, моның сере барыннан да элек әсәрдә кеше образларының әхлакый йөзләрен яшәешебезнең әнә шул ике катламын тыгыз үреп сурәтләвендә диясе килә.                                                                                     /   \\\\\\\\\Тагын бер үзенчәлек шунда: әдип кеше психологиясен яхшы белә. Язучы өчен бу бик мөһим. Билгеле булганча, кешеләр бертөрле түгел, һәркем кабатланмас шәхес, индивидуум. Галимнәр һәр адәми затта миллион кешенең каны бар, диләр. Хәтта кешеләрнең бармак эзләре дә бер-берсенә охшамый. Димәк, образ, характерлар тудырганда, гомуми шаблоннарга ябышып яту, кешеләрне тик кара яки ак төскә генә буяу һич тә дөрес булмас иде. “Янар таулар яктысында” повестеның төп герое — рәссам Зуфирә. Ул тора-бара үзенең мәшһүр рәссам, ире Эльвирның күренекле композитор булып китүенә ышана. Ләкин тормыш — оҗмах бакчасы түгел. Эльвир «зур акча эшләү» нияте белән ресторанга эшкә керә. Шунда ир хатыны — буфетчица Румия белән таныша. Тора-бара Эльвир хатынын һәм Халидәне бер җилбәзәккә алмаштыра. Үз чиратында Зуфирә ял вакытында диңгез капитаны Өмит Гасимов белән таныша. Капитан үзе балык тоту белән шөгыльләнгән. Тын океанны, шул яктагы җирләрне сихри төсләргә буяп тасвирлый. Зуфирә капитанга да, Ерак Көнчыгышка да гашыйк була. Капитан аны кайтып алырга вәгъдә бирсә дә, сүзендә тормый. Шуннан соң Зуфирә, мең авырлыкларны җиңеп, Тын океан ярларына барып чыга. Өмит еракта булса да, аның дусты рәссам белән якыннан таныша, аның белән янар таулар — гейзерларга карап хозурлана. Театрда булып, төп рольне башкаручы Клара Казанскаяның Гасимовның хатыны булуын белә. Шуннан соң билет алып, туган ягына юл тота. Бәлки, кемдер Зуфирә кылганнарга ышану авыр, дияр. Монда үзенә күрә логика бар. Әмма хатын-кыз психологиясен яхшы белүчеләр Зуфирәнең «сәяхәтенә» ышаныр. Даниядә, хатыннарның бер чәч бөртегендә ун үгез көче бар, дигән мәкальне кабатларга яраталар. Билгеле ки, үгез көчле дә, үҗәт тә...                                                                                            /     Шул ук китапта “Кояш күпере” дигән повесть та бар.Ул да мәхәббәт, кешеләрнең катлаулы тормыш коллизиясе, бәхет эзләп, бәхетсезлеккә төшүләре һ.б. турында. Шәһәрдәге бер район башлыгы Гадил Закирович Урманцев санаторийда яшь ханым — Октябрина-Тәбрия белән таныша. Яшь аермасы зур булса да, Тәбрия андый «вак-төяккә» әһәмият бирми, бөтен тәне-җаны белән Гадилгә бирелә. Урманцев хатынының бала тапмавын, нәселе өзелүеннән куркуын әйтә. Тәбрия аңа: “Малай табып бирәчәкмен сиңа”, — ди. “Ундүрт ел да өч ай да унбер көн көттем мин сине (мөгаен, беренче ире Рәистән аерылган вакыттан алып саныйдыр). Барыбер килүеңә ышандым. Сине — иремне. Син — ул”, — ди. Ә автор башкачарак уйлый: “Мәхәббәт мәңгелек була алмый. Мәхәббәт гөл кебек ул — була аның үскән, бөреләнгән чагы, чәчәк аткан вакыты, корыган, сулган чагы. Аның гомере кеше гомере белән тәңгәл дә килми”. Бу сүзләргә нәрсәдер өстәү, аңлатма бирү кирәкмидер, чөнки чынбарлык шуннан гыйбарәт. Алай гына түгел, повесть авторы, мәхәббәтнең бөек хисләр дөньясы икәнен тану белән бергә, кисәтү рәвешендә болай ди: “Тәбрияне гомеренең чәчәкле-баллы җәе, ә Гадилне кара көз көтә... Бергә яшәү — аларның икесенә дә газап әзерли иде”. Тәҗрибәле кеше буларак, моны Гадил аңлый һәм акрын-акрын гына Тәбрия белән араны өзә, ә ул моңа түзми. Тәбрияне җирләгәндә журналист Камилә Имашева Гадил хакында болай уйлый: “Тәбрияне бу ялгыш-хаталардан саклап калырга тиеш идең, ә син киресенчә эшләдең... Икегез бергә гөнаһ кылдыгыз, ә җәзасын ул берүзе алды”. Тәбрия ялгышыпмы, аңлы рәвештәме, газга агуланып үлә. Ә аның яңа гына туган улын Гадил һәм хатыны Суфия тәрбиягә алалар. Күренгәнчә, бу повестьның да тәрбия потенциалы зур. Шуңа күрә ул киләчәктә дә кат-кат дөнья күрер, диясе килә.                                                                                   /   \\\\\\\\\Мәдинә Маликова иҗаты татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды. Күренекле әдибебез киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләре белән укучыларны куандырыр, дип, чын күңелдән ышанасы килә. Иң әһәмиятлесе шул: мөхтәрәм язучыбызның басып сайрар талы бар. Ул — аны яраткан, хөрмәт иткән халкыбыз. Язучы Мәдинә Маликова иҗатының төп хасияте турында уйланганда да әсәрләрендәге зыялылыкка игътибар итәсең. Бүгенге укучы яхшы хәзерлекле, ул әдәби әсәрләрдә тормыштагы төрле хәл-әхвәлләрне күрсәтү белән генә канәгать түгел. Син аңа яшәешнең хикмәтләрен ач, кешенең теге яки бу адымын ясауга китергән сәбәпләрнең тирән фәлсәфәсен шәрехлә, гамәлләренең ахыр нәтиҗәләрен гомумиләштерүләр ярдәмендә күңелгә үткәрерлек итеп яса. Ягъни укучы белән фикердәш бул, аны борчыган сорауларны ачыкларга тырыш, һич югы шул мәсьәләләрне укучы уйланырлык итеп куя бел. Мәдинә Маликова шушы таләпләрнең барсына да җавап бирә.

Кулланылган әдәбият.

1. Әхмәтҗанов М. Басып сайрар талы бар / Мәйдан 7/2004

2. Басыр М.Тукай бүләгенә дәгъвачылар: язучы Мәдинә маликова /  Татарстан, 20.03.2008

3. Бер күрүдә туган мәхәббәт: Хикәяләр, повестьлар.— Казан: Таткитнәшр. 1985.— 450 б.

4. Галимуллин Ф. Халатың ак, күңелең пакь булса. / Казан утлары, 1983, № 9, 156—158 б.

5. Егетлеккә бер адым: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—208 б.

6. Җәмилова Э. Өстәлгә яза алмыйм / Ирек мәйданы,24.05.2010

7. Казан каласы — таш кала: Повесть, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр. 1971 — 175 б.

8. Кар сулары: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 143 б.

9.Маликова М. Китап язмышы – милләт язмышы / Шәһри Казан, №10

10. Совет Татарстаны язучылары – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

11. Узма, гомер: Хикәяләр, повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—224 б.

12. Хантимерова Г. Төсләр балкышы: Мәдинә Маликованың иҗат портретына штрихлар.— Казан утлары, 1981, № 8, 133—138 б.

13. Хисаметдинова Г. Кызыл айдан рух алып / ватаным Татарстан, №29

14. Шәфкать: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—232 б.

15. Юлдашлар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—52 б.

16. Янар таулар яктысында: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—216.

У вас нет прав для создания комментариев.