“Намус- әхлак көзгесе.” (Р. Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәре буенча)
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

             (Р. Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәре буенча)

 

                                                                    Татарстан республикасы Азнакай  районы                        

                                                                 Тымытык урта мәктәбе югарылы     

                                                                 категорияле татар теле

                                                                 һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева

                                                                Халидә Әбүзәр кызының 9 нчы сыйныфта

                                                                татар әдәбиятыннан үткәрелгән

                                                                дәресенең план-конспекты.

 

 

 

 

 

 

                                                        

                                                          Тымытык

 

Тема: “Намус- әхлак көзгесе.” (Р. Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәре буенча)

 

Максат: 1.Р.Фәхреддинов мирасының шәхес тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлату.

        2. “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәре белән танышу,Сәлимә һәм шәкерт өчен намус (гыйффәтлелек), укымышлылыкның нинди зур роль уйнавын төшендерү.

        3.”Ялгыз шомырт” дигән гыйбрәтле язма һәм З. Закированың “ Дөнья- базар” шигыренә нигезләнеп, “намус” төшенчәсе бүгенге җәмгыятьтә нинди чагылыш табуы турында мәгълүматлар бирү, тәрбияви әңгәмә үткәрү.

 

Җиһаз: Р. Фәхреддиновның эшчәнлеген һәм аның хезмәтләрен чагылдырган язмалар; “гыйффәт” сүзенең аңлатмасы; “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәренә карата ясалган символик чәчәк рәсеме; Р. Фәхреддиновның  хәдисләре язылган язмалар; “ Акчарлак” газетасы; З. Закированың “Кереп барам гомерем көзләренә” китабы; Р. Фәхреддиновның “Балаларга үгет- нәсыйхәт” китабы; магнитофон һ.б.

 

П Л А Н .

         1.Сыйныфны дәрескә оештыру.

        2.Укытучының кереш әңгәмәсе.

           1) Р. Фәхреддинов турында сөйләү.

           2) Галимнең  хезмәтләрен атау.

           3) Дәреснең темасын атау. “Гыйффәт” сүзенең мәгънәсен аңлату.

           4) Эпиграфны уку.

         3. Укучылардан “Сәлимә яки гыйффәт” әсәренең эчтәлеген сөйләтү.

              1) Әсәр буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәрү.

             2) Символик чәчәк образы буенча әңгәмә.

        4. “Акчарлак” газетасында басылган Илшат Халиповның “Ялгыз шомырт” дигән язмасының эчтәлеген сөйләтү, эчтәлек буенча әңгәмә үткәрү.

       5. Гыйбрәтле язмага бәйле рәвештә китерелгән Риза Фәхретдиновның хәдисләре буенча әңгәмә үткәрү.

       6. Зөләйха Закированың “Дөнья базар” дигән шигырен уку, эчтәлеге буенча тәрбияви әңгәмә.

      7. Риза Фәхретдиновка багышланган “Мәдхия” дигән шигырь белән дәресне йомгаклау.

      8. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

      9. Өй эше бирү.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

 

Укучылар!

          Безнең мәктәбебездә бүген зур мәҗлес. Мәшһүр тарихчы- галим, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, философ, мәгърифәтче, имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең иҗатын өйрәнүгә багышланган мәҗлес.

              Нигә без соңгы елларда Р.Фәхреддин иҗатына нык итеп игътибар бирә башладык соң? Чөнки  Р. Фәхреддинов -  әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итагатьлелек , кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык кебек күркүм  сыйфатларны  эченә алган хезмәтләрне эченә алган хезмәтләрне мирас итеп калдырган олы шәхесебез.

           Аның “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”, “Гаилә”, “Нәсихәт”, “Ата әдәбе”, “Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре”, “Ана әдәпләре”, “Исерткеч эчүдән котылу чаралары”, “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Китап вә уку” һ. б. хезмәтләрен өйрәнү, һичшиксез, бүгенге коточкыч ямьсез - кеше талау, эчүчелек, наркомания, фәхишәлек, үтереш кебек күренешләрне киметер иде дип ышанасы килә.

          Бүгенге дәреснең темасы - “Намус- әхлак көзгесе”. Без сезнең белән хәзер Р. Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” дигән әсәре белән танышырбыз.

          Гыйффәт сүзе “Аңлатмалы сүзлек” тә түбәндәгечә аңлатыла:

          Гыйффәт- кызлык, намуслылык, җенси сафлык.

          Гыйффәтле- кызлык намусы булган, саф.

          Гыйффәтле- саф, пычранмаган, пакъ; намуслы.

         Ә дәрескә эпиграф итеп , Р. Фәхретдиновның түбәндәге сүзләрен сайладым:”Кешеләрне фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә- гыйффәтле булудыр. Хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә- гыйффәтсезлектер”

        (Укучылар “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәренең эчтәлеген сөйлиләр).

 Сәлимә   яки  гыйффәт.

                                                                 Р. Фәхретдинов

        “Сәлимә яки  гыйффәт” романында вакыйгалар Казан шәһәрендә башлана һәм Баку шәһәрендә тәмамлана. Әсәрнең геройлары Идел елгасы буйлап пароходта сәяхәт итәләр һәм юл уңаенда Самара һәм Әстерхан шәһәрләрендә дә тукталалар.

         Роман 1898 нче елда языла. Романда Иран бае кызы Сәлимә белән татар шәкертенең Иделдә сәяхәт вакытында күрешеп аңлашу,дуслашу мөнәсәбәтләре тасвирлана. Сәлимә Мисырда университет тәмамлаган. Шәкерт башта кадим мәдрәсәдә,соңрак җәдитләшкән мәдрәсәдә бераз укыган.

           Беренче бүлек “Казан”дип атала. Бу бүлектә Казан шәһәренең күренекле урыннары һәм хатын- кызларның, ирләрнең ул чордагы киенү рәвешләре турында сүз алып барыла.

          “Ана нәсыйхәте” дигән 2 нче бүлектә шәкерткә әнисе Казанга укырга китәр алдыннан биргән  нәсыйхәтләр турында языла. Аңа әнисе дин һәм дөнья гыйлемен өйрәнергә, әдәпле, гыйффәтле, сабыр,әтисенең күркәм эшләренә  варис булырлык итеп яшәргә киңәшләрен бирә. Әмма улы Казанга килеп укый башлаган елны әнисе вафат була.

          3 нче “Шәкертлек” дигән бүлектә шәкертнең Казан мәдрәсәсендә 10 ел укуы һәм туган җиренә кайтып  әтисе- әнисенең каберләре белән хушлашкач,Төркия, Мисыр, Кытай, Япония,Һиндстан кебек илләргә сәяхәткә чыгарга теләве турында сурәтләнә.

          “Аерылу” дигән 4нче бүлектә шәкертнең “Государ” дигән пароход белән Казаннан Самарага юл тотуы турында сөйләнә. Шәкерт пароходтагы кешеләр арасыннан фарсыча сөйләшүче  2 хатын- кызга игътибар итә.

Бу Сәлимә туташ һәм аның әнисе була. Шәкерт шундый ипле юлдашлар белән бергә туры килүенә бик сөенә.

         Пароход кузгалып бераз баргач, Тәтешне узгач, пароходта хезмәт итүче егет шәкерткә бер хат бирә. Фарсыча язылган бу хат Сәлимә туташтан була. Шәкерт башына фәс киеп, 1 укыган төрек егете кыяфәтенә кереп,Сәлимә һәм аның әнисе янына сөйләшергә килә.Алар бик җиңел танышалар. Сәлимә-бик әдәпле, сандугач сайравы шикелле мөлаем тавышлы, мәхәббәтле,сөйкемле туташ була. Ул Иран бае кызы була.Алар дөнья күрү һәм башка максатлар белән Ираннан Петербургка юл тотканнар һәм пароходта шәкерт белән юлдашлар булганнар.

        Сәлимә туташ гади кызлардан булмый. Ул Тыйһранда фарсыча, Мисырда гарәп, француз, инглиз телләрен өйрәнә. Ләкин Мисырда укуын  тәмамлап бетерә алмый, әтисе үлә һәм аның хисапсыз милекләре, сәүдә йортлары белән идарә итү өчен Тыйһранга кайтырга туры килә.

         Шәкерт укымышлы кыз Сәлимә белән фикер алышканда,үзенең мәгърифәт, гыйлем,һөнәр, сәнгать ягыннан аңардан күпкә калышканын аңлый.

         Пароход Самарага якынлаша. Шәкертнең төшеп калыр вакыты җитә. Шул вакыт шәкерт кырына  Сәлимә керә һәм әнисенең сүзләрен җиткерә.

         Әнисе шәкерттән Самарада төшеп калмыйча, үзләре белән Бакуга кадәр баруны үтенә. Чөнки алар үзләре белән беркадәр акча һәм кыйммәтле әйберләр алган булалар. Шәкерт алар белән бергә барса, бу чит җирләрдә аларның сәфәрләре куркынычсыз булыр кебек тоела.

         Пароход Самарада 2 сәгать  туктап торачак. Шәкерт шул арада тиз генә күрәчәк кешесен күрсә, алар белән юлны дәвам итәргә ризалык бирә. Ләкин шәкертнең күрәсе кешесе шәһәрдән читтәге дачага киткән була. Аның эше тиз хәл ителмәсен белгәч, Сәлимә белән әнисе дә шәкерт белән бергә Самара шәһәренә төшеп калалар.

         Ханымнарны кунакханәгә урнаштыргач, шәкерт дачага барып килә. Дачадан кайткач, шәкерт Сәлимә туташны Самара шәһәрен күрсәтергә алып чыгып китә. Алар вокзалны карап йөриләр, бульварга керәләр, кымыз сатучы кыз белән очрашып сөйләшәләр. Пароход килер вакыт җиткәндә,кунакханәгә кайталар. Алар сәфәрләрен “Пушкин” исемле пароходта дәвам итәләр.

          Пароходның исеме “Пушкин” булганлыктан, шәкерт Сәлимәгә А. С. Пушкин турында сөйли.

          Алар Самарадан Бакуга 5 тәүлек баралар. Бакуда юлдашлар тагын аерым мөсафирханәләргә урнашалар.

        Сәлимә туташ шәкерт белән сөйләшкәндә, Казанда мөселман хатын- кызлары ничек тәрбияләнүе турында сорый.

         Шәкерт хатын- кызларның күбрәк гомере киенеп-ясанып мәҗлесләрдә йөрүгә кайтып калуын, укуның 2нче планда булуын сөйли.Кызларга язу өйрәтүне шәригатьнең тыюын әйтә. Кызлар язу белсә,егетләренә хат язачак, имеш.

         Шәкерт сөйләгәннәрне тыңлагач,Сәлимә туташ хатын-кызларның нинди булырга тиешлекләрен сөйләп китә.

          Хатыннарның бурычы булып, өй эчендәге эшләрне намус белән башкару, балаларны тәрбия итү аларга ислам әдәпләре өйрәтү торуын әйтә. Надан ана тәрбияләгән баланың файдалы кеше булмавын сөйли. Йорт эчендәге ана кешенең хезмәтен бал кортлары анасы хезмәте белән чагыштыра. Тәрбияле ана балаларын дин,һөнәр, тормыш гыйлемнәренә өйрәтергә тиешлеген әйтә.

         Сәлимәнең матур сүзләре, үз-үзен тотышы шәкертнең бөтен күңелен яулый. Ул төшләрендә дә Сәлимәне күрә.Ул аны кеше кулына төшмәгән энҗегә яки ачылмаган чәчкәгә тиңли.Эчендә дөньяны яндырырлык мәхәббәт уты барлыкка килүен сизсә дә, бу гыйффәтле туташка аңлатырга батырчылык итми.

        Бакуда берничә көн торганнан соң, шәкертнең мөсафирханәсенә бер гарәп хатыны килә. Ул Сәлимәнең шәкерткә кияүгә чыгарга уе барлыгын хәбәр итә.

        Алар очрашалар. Сәлимәнең әнисе хәер-фатихасын бирә. Шәкерт шушы фәрештәдәй кызның үзенә насыйп булуына сөенә,аның кулларын үбә.

         Аның назына каршы Сәлимә түбәндәге сүзләрне әйтә:

         -Гыйффәттән өстен дөньяда бернәрсә дә юктыр. Синең гыйффәтеңне белеп, үзебез белән Бакуга кадәр китерергә карар кылдым. Гыйффәтеңне белеп, үземә яр итеп сайлап алдым. Дөньяда да, ахирәттә дә синең белән бергә булырга өметләнәм. Синең кебек гыйффәтле һәм күркәм холыклы кешегә яр булганым өчен аллаһе тәгаләгә рәхмәтлемен.

         Укытучы сорый:

          -Укучылар, Сәлимә шәкертне нинди сыйфатлары өчен үзенә мәңгелек  яр итеп сайлый?

          (Укучылар җавап бирәләр.)

         -Димәк, укучылар,  шәкерт белән Сәлимәнең  бер-берсен мәңгелек яр итеп сайлауларына аларда булган иң күркәм намуслылык, гыйффәтлелек, тәрбиялелек., укымышлылык кебек сыйфатлар төп сәбәп булып тора да.

         (Тактага “Сәлимә, яки гыйффәт” әсәренә багышлап ясалган символик образ - чәчәк рәсеме эленә. Чәчәкнең уртасына Сәлимәнең портреты, ә таҗ яфракларына Сәлимәгә хас сыйфатлар язылган: гыйффәтле, укымышлы, мөлаем, акыллы, һөнәрле, мәхәббәтле, сөйкемле, тәрбияле, инсафлы, әдәпле, динле.)

        (Символик чәчәк турында рәсемне ясаган укучы сөйли.)

        Укытучы:

        -Укучылар, дәресебезнең бу өлешендә музыкаль пауза ясап алабыз. Сүзне мәктәбебезнең иң гыйффәтле, намуслы, һөнәрле  кызына бирәбез.

          (Җыр башкарыла.)

          Укытучы:

          - Ә хәзер дәресебезне дәвам итеп, гыйффәт - намус мәсьәләсе бүгенге көндә  нинди чагылыш табуы турында сөйләшербез. Без бу турыда  әдәби әсәрләрне анализлаганда да, әдәби образларга характеристика биргәндә дә, тәрбия сәгатьләрендә дә даими сөйләшәбез. Күптән түгел үткән тәрбия  сәгатендә Чирмешән районы Яшәүче авылында гомер итүче Илшат Халиповның “Ялгыз шомырт” дигән “Акчарлак” газетасында басылган язмасы белән танышкан идек.

          Ялгыз шомырт шактый кешеләр өчен акылга сыймаслык ачы язмыш билгесе икән.

          Язманың авторы бер туйда була. Мәҗлестә “Ялгыз хатын” җыры башкарыла. Шул вакыт өлкәнрәк яшьтәге Әлфинур дигән апа торып чыгып китә һәм бүтән әйләнеп керми. Туйдагылар: “Ул күргәннәрне күрсәң... Әле дә түзә,”-дип сөйләшеп калалар.

          Бу ананың ниләр күргәнен белер өчен, Илшат Халипов ул яшәгән авылга бара. Әлфинур апа, күз яшьләренә буылып, үзенең  гыйбрәтле язмышын сөйләп китә.

        (Бер укучы Әлфинур апа сөйләгәннәрнең эчтәлеген сөйли.)

                                                             

                                                              Ялгыз шомырт

     

                                                          Язмышлардан узмыш юк

 

       Юл буендагы ялгыз шомыртка мин һаман да карап уза идем. Әллә ничек, серле кебек иде ул.

      Күптән түгел генә шуны белдем – бу агач шактый кешеләр өчен акылга сыймаслык язмыш билгесе икән.

      Бервакыт миңа бер туйда булырга туры килде. Тамада бик оста кеше иде. Һәркемне җырлатты, сөйләтте.Ниһаять,миңа таныш булмаган бер иргә дә чират җитте. Ул басып, “Ялгыз хатын “ җырын башлаган гына иде, янымда утыручы өлкәнрәк яшьтәге апаның күзләре яшьләнде. Аннары ул торып ук чыгып китте һәм өстәл янына бүтән әйләнеп кермәде. Кайберәүләр аның артыннан: “Ул күргәннәрне күрсәң... Әле дә түзә,” – дип сөйләшеп калдылар.

      Ниләр күргән икән соң бу апа?Шушы сорауга җавап ишетергә теләп, озакламый мин аны авылларына барып, эзләп таптым.Бик ачык кеше булып чыкты А Әлфинур апа, күрү белән мине танып алды һәм өстәл янына чәйгә дәште.Күз яшьләренә буылып, үз язмышын сөйләп китте.”1983 нче елның июль урталары иде. Бу елда шомырт ишелеп уңды.Безнең авылда аны бик яраталар. Беркөнне әшләрне төгәлләгәч,без өчәү: мин, ирләре үлгән ике тол хатын – Ракибә һәм Зәрига шунда киттек.Безгә минем кызым белән Ракибәнең кызы да иярде.

       Шомыр, чынлап та тиз җыелды. Кайтырга чыктык. Юлыбыз елга буеннан үтә,бер агач та үсмәгәнгә бу урыннарны “кысыр урын” дип йөртәләр.Кинәт артыбызда бер машина пәйда булды.Хуҗалык рәисеКасыйм  белән агроном Җәүдәт икән..Утырыгыз, кызлар, - диде алар, шактый усал гына итеп, - әйдә, алып кайтабыз!”

       Әмма бу ике ирнең юньсезлеге, яшь хатыннарга гел бәйләнүләре турында бөтен тирә - юнь белә иде. Шуңа да без машинага утырырга курыктык.

       Бу хәл Касыймга ошамады, ул. сүнгән машинасын кабызып. өстебезгә килә башлады. Барыбыз да йөгерергә тотындык. Мин җитезрәк булдым, ахрысы, кызым Лилия һәм Ракибәнең кызы белән алдарак идем. Ә бераздан артыма борылып карасам – машина Зәрига белән Ракибәне таптаган, миңа якынлаша.Чабарга хәл дә бетте. Озак уйлап тормадым,үземә ябышып барган ике баланы нык итеп тоттым да, текә ярдан елгага сикердем. Бу тирәдә су бик тирән, диләр. Шулай да,  балаларны икенче як ярга исән - сау алып чыга алдым. Җәүдәт белән Касыйм да безне исән калмас, дип уйлаганнардыр – озак итеп, аптырап карап тордылар.

      Ракибә белән Зәриганы икенче көнне, бөтен авыл җыелып. Соңгы юлга озатты. Берсенең дүрт, икенчесенең биш баласы ятим калды. Ярый әле әбиләре бар иде. Миңа да бик авыр иде, чөнки авылда шундый хәбәр таралды: имеш, ул ике хатынны. Рәиснең машинасын алып, мин таптатканмын икән. Ирем Салих белән очрашып йөргәннәре өчен ,имеш. Бу хәбәргә ышанучылар шактый иде.

      Шул көннәрдә әтием тәшендә ат йөгәне күрде. Унбиш төене бар, җидесе чишелгән, ди. Аннары ул таш бинага килеп кергән, имеш. Бу төшне юратырга баргач, им - том итүче Мәрзия карчык аңа: “Таш бина – төрмә, кызың шунда утырачак, унбиш елга утыртсалар да, сигез елдан чыгачак,”- дигән.

      Октябрьдә миңа суд булды. Мәрзия әби ялгышмаган, чынлап та, унбиш елга Чувашиянең Козловка төрмәсенә эләктем. Ә ирем, мондый хурлыкларга төзә алмыйча, миннән аерылып киткән иде инде. Кызыма гына бик читен булды. Баштарак ул: “Әнием шәһәргә. Миңа мәктәпкә бару өчен матур күлмәк, сумка алырга китте,” – дип уйнап көтеп йөргән, бичаракаем.

      Төрмәдә, камерада егерме дүрт кыз идек. Камерада Чаллы кызы Наташа хакимлек итә. Хәлемне аңлагач, ул мине бик якын итте, шуңа бүтәннәр дә миңа каршы сүз әйтә алмады.

      Судтан соң Касыйм белән Җәүдәт тынычланганнар иде, җиңделәр бит. Алар теләгәнчә булды. Ләкин ярты ел да узмады, Җәүдәтне паралич сугып, тәненең уң ягы хәрәкәтсез калган. Беркем дә ярдәм итә алмаган,ә күрәзәчеләр авыруның сәбәбе – күз яше төшү, дигәннәр. Бу турыда белгәч, Җәүдәт Касыймны үз янына чакырткан һәм: “Мин дөресен сөйлим. Шушы яшьтән урын өстендә  ята алмыйм,” – дигән.

       Әмма Касыйм аны дәшмәскә үгетләгән һәм хатыны Әлфия белән Новосибирскига, ниндидер яхшы табибка алып киткән. Юлда, поездда аларга бер чегән хатыны очрап, Җәүдәтне киләчәктә ни көтүен әйтеп биргән: “Алда зуррак сынаулар көтә. Сәламәтлек килмәс. Гөнаһсыз хатынның күз яше төшкән,” – дигән.Бу чегәнгә, чынлап та ышанганнар. Чөнки ул авылда булган фаҗигане, үзе күргән кебек, бик җентекләп сөйләгән. Боларны ишеткәч, Әлфия ирен дә, Касыймны да ярты юлда ук поезддан төшеп калырга мәҗбүр иткән. Шулай итеп кире өйләренә кайтып киткәннәр.

       Тагын җәй җитте.Сентябрьдә кызымның укырга барасы бар. Аны кем, ничек озатыр? Шушы сораулар белән күңелсезләнеп йөргәндә, мине Наташа төрмә начальнигы янына алып китте. Начальник – ир кеше, тыңлады. Һәм аның күзләре яшьләнде: “Минем кызым да укырга керә, - диде ул, - аның да әнисе юк, үлде. Аңлыйм мин сине. 40 көн ял бирәм. Тик, кайткач, азып- тузып йөрисе түгел!”

        Сүзен тәмамлагач, ул миңа 30 сум акча бирде. Камерадагы кызлар да булдыра алганча ярдәм иттеләр. Икенче көнне авылда идем инде. Кызыма бөтен кирәк-яракны төяп кайтып кердем. Сумканы Ракибәнең кызына да алып кайттым.

       Икенче көнне теге чакта шомырт җыйган урыннан бер төп шомырт казып алып, аны иптәшләрем үлгән юл буена утыртып куйдым.

      Җәүдәтнең хәле көннән-көн авырайган.Ул бөтенләй йөри алмас булган.Кояшлы көннәрдә аны капка төбенә күтәреп алып чыга башлаганнар.Берничә елдан ул дөнья куйган.

      Мин төрмәгә кереп, 7,5 ел үткәч, Касыймның да бөтен тынычлыгы беткән. Җәүдәтнең соңгы елларда кичергәннәрен гел күз алдына китереп һәм үзенә дә каргыш төшүдән куркып. Ул дөреслекне фаш итәргә ниятләгән, кешегә сиздермичә генә Козловка юлын таптый башлаган.

        Мәрзия әбинең юравы рас килде. Яхшы тәртибем өчен мине 8 елдан азат иттеләр.Авылга кайтканда, үзем утырткан ялгыз шомырт янында тукталдым. Бу тирәне халык инде күптән “кысыр урын” дип түгел, ә “ялгыз шомырт култыгы” дип атарга гадәтләнгән икән.

        Касыйм Ракибә беләнЗәрига вафат булган урынга җыйнак кына чардуган ясатып куйды.Буш вакыты булган саен ул монда килә, озак кына уйланып утыра.Ләкин аның да киләчәге болытлы булды...

       Язмышыма һич тә үпкәләмим. Тәкъдир шулай булгандыр инде. Авылга кайтып,элекке эшемә - шәфкать туташы булып урнаштым. Тиздән ирем Салих кире кайтты, гафу үтенде. Кабат бергә яши башладык.

                                                       

                                                          ***

 

       Шушы хәлләрне сөйләгәч, Әлфинур апа мине ялгыз шомырт янына алып барды. Хәер, ялгыз түгел лә ул, яныннан кеше өзелми. Кемдер монда ял итеп уза, берәүләр күз яшен түгү өчен килә.Һәркемнең үз язмышы шул.

 

                                                                  Илшат Халипов, Чирмешән районы, Яшәүче авылы.

      

    Укытучы сөйли:

       -Укучылар, бу гыйбрәтле хәлне ишеткәч:”Их, нигә машинага утырмадылар микән, ичмасам? Бу фаҗига килеп чыкмас иде!- дигән үкенечле уй килә. Ләкин юк шул...Әлфинур һәм аның иптәш хатыннары өчен бу бозык ирләрнең пычрак кулларын үзләренә кагылдырту зур хурлык булып санала.

       Р. Фәхретдин бик күп гыйбрәтле сүзләр, хәдисләр язган:

      1.Бозык  адәмнәр- дәвасыз авырулардыр.

      2.Начар эш эшләргә тәһарәт кирәкми.

      3. Гафу үтенүгә караганда, җинаять эшләмәү яхшырак.

      4. Намус җаннан газиздер. Чөнки инсан Ватан вә инсаният өчен җанын фида итәр,ләкин намус һичбер нәрсәгә фида ителмәс.

      5. Кешегә усаллык кылучы кеше үзенә усаллык кылыр.

      6. Оят киткән җиргә бәла килер.

         ( Бер укучы гыйбрәтле җөмләләрне укый.)

       Укытучы сорый:

       -Шушы хәдисләрнең кайсылары Касыйм белән Җәүдәткә, кайсылары  Әлфинур һәм аның иптәш хатыннарына туры килә?

        (Укучылар әйтәләр. Әңгәмә үткәрелә.)

        Укытучы сөйли:

        -Намус җаннан газиздер.Әлфинур, Ракибә, Зәриганың кылган гамәлләре, чыннан да, намусларының җаннарыннан да газиз булуын күрсәтеп тора.

        Укытучы сөйли:

        -Укучылар, безнең дәреснең темасы- “Намус- әхлак көзгесе”. Ә менә “Ялгыз шомырт” язмасындагы Касыйм һәм Җәүдәт кебек намуссыз затларга карата “Намуссызлык – тәрбиясезлек билгесе” дигән җөмләне дә өстәргә була бүгенге темабызга.

              Укучылар, бүген без сезнең белән  кыргый базар мөнәсәбәтләре шартларында яшибез. Мин сезгә хәзер Зөләйха Закированың “Дөнья- базар” дигән шигырен укыйм. Бу шигырьдә  без яши торган җәмгыятьтә “намус” төшенчәсе ниндирәк чагылыш таба икәне күрсәтелгән. Игътибар белән тыңлагыз әле.

              (Укытучы укый)

Дөнья- базар

Кайныйлар базарлар                     Сатыла бочкада

Төнлә дә, көндез дә.                      Тозланган балыклар,

Кешеләр- йомычка                        Вәгъдәгә ышанган

Шул олы диңгездә.                        Куркынган халыклар.

     

Сатыла товарның                           Ятимнәр сузган кул

Җанлысы, җансызы,                      Сорап бер ипилек...

Кыйбаты, очсызы,                         Сатылган бу җирдә

Санлысы, сансызы.                        Иң олы кешелек.

    

Сыгылган товардан                        Сатылмас нәрсә юк-

Күмелгән рәтләр                             Барысы да сатыла.

Сатыла шәп- шәрә                          Сатылмый торсалар-

Фотолар,сурәтләр.                          Берсүзсез сытыла.

    

Сатыла суелган                                Барысы сатыла

Киекләр һәм казлар,                        Тик бәһа төрлечә...

Сатыла астыртын                             Саталар төреп тә,

Гүзәллек һәм назлар.                       Саталар –төрмичә.

Сатыла сыеры,                                  Барысы сатучы-

Сарыгы, дуңгызы,                             “Челнок”мы, шүреме.

Сатыла чүпрәккә                               Вакмы бу кешеләр.

Малае һәм кызы.                               Түрәдәй  эреме?..

Сатыла ахаклар,                                Шәһәрләр,авыллар-

Көмешләр, алтыннар,                       Барысы базармы?

Хөрмәтле ханбикә                            Бу дөнья бер заман

Булырдай хатыннар.                        Тәртипкә басармы?

Сатыла бәрәңге,                               Иблискә юл биреп,

Сарымсак, суганы,                           Фәрештә качарлык!

Ятларга сатыла                                 Яхшымы бу хәлләр,

Кардәше, туганы.                             Әллә бик начармы?

Сатыла бер читтә                              Бар нәрсә болганган,

Китаплар, әсбаплар,                         Дөньябыз – гел базар!

Иң очсыз бәягә                                 Саташтык, буталдык,

Сатыла әхлаклар.                              Дөрес юл кем табар?

Сатыла кашыклар,                           Ник җанны җылытмый

Табагы, комганы,                             Базарга бу муллык?!

Сатыла иманы,                                 Йөрәктә рәнҗешле

Намусы, вөҗданы.                           Ачыну һәм хурлык!

Сатыла акылы,                                  Ник әле бу кадәр

Дипломы, белеме,                             Канунга кизәндек?

Гаделлек кайда соң,                         Очсызга әйләнеп,

Тереме, үлеме?!                               Акчага тезләндек?!

Такмаклап саталар                           Кайда соң ялгыштык,

Коръәнне, динне дә                         Яманга юл куйдык?

Бер тиенгә саталар                           Күпмегә сузылыр

Сине дә, мине дә.                              Акчага бу коллык?!

Пачкалап сатыла

Тәресе һәм ае,

Ярышып  саталар

Хәерче һәм бае.

      Укытучы сөйли:

     -Бар нәрсә болганган,

      Дөньябыз- гел базар!

     Саташтык, буталдык,

    Дөрес юл кем табар?- дип сорый Зөләйха Закирова.

    Укучылар, мин шушы саташкан, буталган базар  дөньясында Р. Фәхреддинов мирасын өйрәнеп һәм аның хезмәтләре нигезендә киләчәк буынны тәрбияләсәк кенә, дөрес юлны табарбыз дип ышанам.

    Безгә һәм сезгә Р. Фәхреддиновның җәүһәрләргә тиң тәрбияви хезмәтләрен өйрәнеп тәрбияләнәсе генә әле...

   Никадәр тәрбияви фикерләр язган бит ул бөек мәгърифәтчебез, галимебез.

          (Дәрес вакытына сыюны күздә тотып, Р. Фәхреддиновның хәдисләре, гыйбрәтле сүзләре укыла)

    -Укучылар, Р. Фәхреддиннең мирасын өйрәнүгә багышланган  ачык дәресебезне аңа багышланган шигырем белән тәмамлыйм.

           Мәгърифәтче, педагог син,

           Ризаэддин Фәхреддин!

           Әдәп- әхлак тәрбияләүдә

           Тоткан кыйблаң булган дин.

                Тәрбияләү әдәпләре-

                 Булган синең төп темаң.

                 Синең бөек өйрәтүләр

                                                                          Иңдерә безгә иман.

 

Кулланылган әдәбият

  1.      Ризаэтдин Фахретдинов: Научно-биографический сборник. – Казань: Из-во «Рухият», 1999. – С. 224.
  2.      “Акчарлак” газетасы №8, 2006
  3.      Р.Ф. Фәхреддин “Балаларга нәсыйхәт”, төзүче - мөхәррир Әнвәр Хәйри – Казан, Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006
  4.      Зөләйха Закирова “Шигырьләр җыентыгы”

У вас нет прав для создания комментариев.