Януыңны халыкларның тануы кирәк
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“...Януыңны халыкларның тануы кирәк ”
8 класста татар әдәбиятыннан дәрес үрнәге

Хаҗиева Диләрә Равил кызы
2 квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012-2013 нче уку елы

ТЕМА: «…Януыңны халыкларның күмәк тануы кирәк...”
МАКСАТ: Р. Фәйзуллин иҗатын буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, билгеле
бер тәртипкә салу; укучыларның монологик сөйләмнәрен
камилләштерү;
кешелеклелек, шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

МАТЕРИАЛ: шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе һ.б.
ҖИҺАЗЛАУ:
ДӘРЕС БАРЫШЫ:
I. Кереш өлеш.
1. “Кама буе-туган як” (Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе) шигырен тыңлау.
2. Укытучы сүзе. Районыбызның бай тарихлы үткәне, шаулы бүгенгесе һәм өметле киләчәге бар. Балык Бистәсенең үткәне еракларга барып тоташа. Бу төбәктән гаҗәеп күп әдәбият әһелләре- күренекле шагыйрь, прозаик, драматурглар чыккан. Кайберләрен санап үтик:мәрхүмнәрдән-Мөхәммәт Гали, Миргазиз Укмасый, Сәет Шәкүров, Кадыйр Сибгатуллин; бүгенге көндә актив иҗат итүчеләрдән- Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар, Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет), Әхәт Сафиуллин, Рәшит Гарипов, Мансур Шиһапов, Мидхәт Миншин, Хәлим Җәләй; яшъ каләм осталарыннан- Мансур Шаһимәрдән, Нурулла Гариф, Фәүзия Солтан, Вазыйх Фатыйхов.
Бүген без районыбызның Юлсубино (Балтач) авылында туып үскән, Г. Тукай һәм . Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык шагыйре Р. Фәйзуллинның тормыш һәи иҗат юлына күзәтү ясарбыз.
Әйдәгез, укучылар, хәзер бу күренекле шагыйрь биографиясенең иң мөһим чорларын искә төшерик.
Равил Фәйзуллин- 1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
- 1968-1972 елларда Татарстан Язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе.
- 1973-1977 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе.
- 1977-1989 елларда профессиональ язучы.
- 1989 елдан бүгенге көнгә кадәр “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булып эшли.
Чыннан да, якташ шагыйребезнең җанын ниләр борчый, ниләр кызыксындыра икән?
Укучы. Шагыйрь – 3 поэма, 25000 ләп шигырь юллары авторы. Аның татар телендә-25, рус телендә 12 китабы чыккан. Аның турында 300 дән артык хезмәт (мәкалә, иҗат портреты, рецензия) язылган.
ІІ.Актуальләштерү.
Шагыйрьнең балалар өчен язылган һәм алдагы сыйныфларда өйрәнелгән шигырьләрен искә төшерү.(“Паласны кем кагар?”, “Балыкта”, “Ничек яхшы булырга?”, “Икмәк пешерүчеләр җыры” һ.б.)
Ә хәзер укучылар сезнең белән кечкенә генә викторина үткәреп алырбыз.
1 сорау. “Казан утлар” журналының баш мөхәррире кем? (Р. Фәйзуллин)
2 сорау. Татар эстрадасының парлы йолдызлары? (Зәйнәп һәм Зөфәр).
3 сорау. Биш татарның икесе кем? (Р. Шәрәфиев, Х. Җәләлов)
4 сорау. Авылдашыбыз Р. Әхмәтҗановка Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе
кайчан бирелде? (2001ел).
5 сорау. Ә. Сафиуллинның нинди әсәрләре бар?
6 сорау. Якташ артистларның исемнәрен атагыз. (И. Сафиуллина, С. Шәкүров, Н.
Нәҗмиев,)
7 сорау. Татар эстрадасында яңа кабынган йолдыз? (И. Минвәлиев).
ІІІ. Төп өлеш.
Ә хәзер укучылар, Р.Фәйзуллин иҗаты буенча өйрәнгәннәрне искә төшерәбез, ныгытабыз.
1 нче укучы. Шагыйрьнең әдәбиятка килү чоры.
Р.Фәйзуллин әдәбиятка дөньяга яңача, заманча карашы белән укучыларны сискәндереп җибәргән “Нюанслар иле” шигырьләр циклы аша килеп керде.Аның әдәбтятка килүен язгы ташкын белән тиңләделәр. Нигездә 1,2,3 юллардан торган бу шигырьләр көлтәсендә салмак һәм тигез агыш, рифма һәм ритм, күнегелгән сөйләмне көтелмәгән хисси борылыш, сынландырулар алыштыра. Һәркайсы мөстәкыйль фикерне, тормыш фәлсәфәсен, күзәтүләрне эченә алган бу шигырьләр тәнкыйтьтә бәхәс уятты. Р.Фәйзуллинны шигырь калыпларын җимерүдә гаепләделәр, икенчеләр аның кыю эзләнүләрен яклап чыктылар.
Түбәндәге шигъри юлларны күзәтеп үтик.
“Үл генә - күбәер дусларың”.
“ Яшь чак.Кесә тулы елан мөгезе”.
“ Җирең түгәрәк булганчы,
илең түгәрек булсын”.
“Кара төннең күзе юк.
Намуссызның йөзе юк”.
“Минем хәлгә төшәр өчен.
Сиңа менәргә әле”.
“Ята сабый изрәп мендәрендә...
Зәңгәр күзле бөркет каурые
Ничек итеп язар үз гомерен?”
“Биргәнеңә шөкер,- диде агай.
Идәндәге икмәк валчыгын иелеп алды”.
Әлеге шигырьләр фәлсәфи очкыны, хикмәтне эченә ала һәм укучыга үзенә нәтиҗә ясарга, зиһенен эшкә җигәргә җай тудыра
2 нче укучы. Шагыйрь иҗатында Шагыйрь-Тарих төшенчәләре.
Аның иҗаты ифрат та киң тармаклы. Ул Шагыйрь-Заман-Тарих төшенчәләре турында уйлана, аларның эчке мәгънәсенә, фәлсәфәсенә үтеп керергә омтыла. Кеше- бу дөньяда Вакытның кунагы. Шуңа күрә Вакыт эчендә югалып калмаска, үз юлын, үз кыйбласын таба белергә тиеш .
(Онытма син”, “Җанымның ваклыгы”, “Бу юлларны сагынырбыз әле”, “Вакыт” һ.б. шигырьләрен уку, фикер алышу).
Шагыйрь үткәннең бөекләрен хөрмәт итә, ә “гади”ләргә гимн җырлый.
Тынгысыз җанлы шагыйрьне олы тормыш үзәгендә кайнаучы Кеше шәхесе һәрвакыт борчый. Әдип намуслы хезмәте белән матди байлык тудыручы “гади” кешеләр алдында баш ия. Аның “Көрәшчеләр”, “Гадиләргә гимн” поэмаларында. “Ветеран җыры”, “Кояш бер әйләнгән арада” һ.б. бик күп шигырьләрендә яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәләре турында бәхәс алып барыла. Ул гадәти һөнәрле кешеләргә, гомумән кешелеккә дан җырлый.
3 нче укучы. Әти-әниләргә мәдхия.
Матур әдәбиятта ата-аналар турында бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Ә якташыбыз әти-әнисен үзенчә бәяли, үзенчә иркәли һәм олылый алган. “Минем әти”,”Менә без дә үсеп җиттек, әни!”, “Төш”, “Әни ишетми калган җыр” кебек шигырьләрендә бу бигрәк тә ачык чагыла. Әтисен күкләргә чөеп тә мактамый шагыйрь, киресенчә, иң гади һәм гадәти бер кеше булуын искәртә. Ата образын да ул җыелма бер образ итеп бирүгә ирешкән. Шагыйрь әнисен тормыш биргән, күкрәк сөтен имезгән, беренче адымын атларга, тәүге сүзен әйтергә өйрәткән олы тормышка әзерләүче җан итеп бирә. Дөньяда эшләнгән эш, алмашка яшь буын, игелек кала. Дәвамчанлык яши. Кешелекнең яшәү көче дә шунда.
“Минем әти”,”Менә без дә үсеп җиттек, әни!” шигырьләре укыла һәм фикер алышу үткәрелә.
4 нче укучы. Мәхәббәт лирикасы.
Хәзерге татар поэзиясендә мәхәббәт турында шул чаклы тирән итеп, үз йөрәк кичерешләре белән җылытып, олылап сурәтләгән шагыйрьләр күп түгел. Мәхәббәт лирикасында да Р. Фәйзуллин олы хисләр, кешелеклелек тарафдары булып кала. Мәхәббәтнең татлы агуын эчкән һәр кешегә хас булганча, ул шатлана, борчыла, газаплана, ләкин горурлыгын югалтмый, хисләре каршында алдаша белми, “дөресен” сөйли. Гомумән, шагыйрьнең лирик шигырьләрендә хисләре ачык, сагышлы, аһәңле. Шуңа күрә күп шигырьләре көйгә дә салынган.
5 нче укучы. “Туган җир, туган тел” циклыннан.
Р. Фәйзуллин иҗатында Туган җир, Туган тел, Туган ил турында уйланулар турында тулы бер циклны тәшкил итә. Бу теманы әдип халыкның фаҗигале тарихы, бөек шәхесләре, бүгенгесе һәм киләчәге, туган тел ,табигатьне саклау мәсьәләләре белән бәйләп үстерә. (“Туган җир”,”Туган йортта”,”Туган халкым”,”Туган тел турында”,”Тел”,”Туган ил” шигырьләренә күзәтү ясала.)
Тест эшләү.
4.Йомгаклау.(Аерым укучылар чыгыш ясый.)
Бу заманда...
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен
Януыңны халыкларның
Күмәк тануы кирәк,_
Дип язган иде шагыйрь.Ә хәзер түбәндәге юлларга игътибар итик. “СССР Язучылар союзына алганда аңа 23 яшь иде. Мин әле үземнең иҗат бәверемдә һәм миңа кадәр булган буында,мондый зур поэзиягә ныклап басучыны күргәнем юк иде.Ул көтелмәгәндә килде һәм тиз генә танылды да”(С.Хәким, 1973 ел).
“Р .Фәйзуллин поэзиясе татар поэзиясендә моңа кадәр күрелмәгән гадәттән тыш талантлы күренеш ул...”(М.Кәрим, 1977ел)
“Мин Р.Фәйзуллин поэзиясе белән аның шигырьләрен тәрҗемә иткәндә ,берничә ел элек таныштым .Шул чакта Р.Фәйзуллинның көчле образлар һәм фикерләр шагыйре икәненә төшендем “(В.Солоухин, 1987 ел).
Укытучы сүзе. Чыннан да, Р.Фәйзуллин – безнең горурлыгыбыз. Аның иҗаты шулхәтле автобиографик ки, шагыйрь белән бөтенләй таныш түгел кеше дә, аларны укып, авторның холкын-фигылен, дөньяга карашын ачыклый алган булыр иде. Аның лирик герое-каршылыклы, күпкырлы, катлаулы характерга ия, ләкин ул нинди генә шартларда булмасын, горур, ихлас, уйчан, эзләнүчән, борчулы. Шагыйрь инде шәхси язмышын да халык язмышыннан аера алмый.Алар бер булып көчле агымны тәшкил итәләр.Шушы аһәңнең пәйда булуы белән Р.Фәйзуллин халык шагыйренә әверелә.
Шагыйрь үзенең иҗаты белән генә түгел, якташлары янында һәр хәлиткеч чараларның үзәгендә була, туган нигезен, туганнары белән һәрдаим аралаша, туган якның саф һавасы белән сихерләнергә, чаңгыда кырлар урарга да вакыт таба.Яшьләрне дә игътибарсыз калдырмый, аларга үз киңәшләрен, бәясен бирә.Шунысы куанычлы: районыбыз талантларына алмашка яшь каләм ияләре килә. Мансур Шахимәрдән, Фәүзия Солтан, Нурулла Гариф, Вазыйх Фатыйхов шундыйлардан. Безнең арабызда да тыйнак кына каләм тибтәтүчеләр бар.Алар олы шагыйребезнең дәвамчылары булыр, дигән өметтә калабыз.
Йомгаклау.
Өй эше. “Р. Фәйзуллин иҗатында кыска шигырьләр” темасына язма эш эшләргә.
Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.