Моң - Сара (Композитор Сара Садыйкованың туган көненә,юбилеена багышлана )
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Азнакай  муниципаль районы мәгариф бүлеге

                            

                                       Муниципаль гомумбелем учреждениесе

                            

                                      Тымытык урта гомумбелем  бирү мәктәбе  

                                         

(Композитор Сара Садыйкованың туган көненә,юбилеена багышлана )

 

 

 

 

 

 

                                    Тымытык урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты

                                    укытучысы Нургалиева Халидә Әбүзәр кызының

                                    концерт-дәресенең план-конспекты.  

   

                                                            Тымытык

                                                             

                                                   

 Дәрес конспекты     

       Укытучы сөйли:

       -Укучылар, бүген татар халкының мәшһүр комозиторы Сара Садыйкованың тууына ... ел. Аның юбилее хөрмәтенә оештырылган,тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган әдәби-музыкаль концерт-дәресебезне ачык дип белдерәм.

(Сәхнәдә  укучылар С. Садыйкованың “Көтәм сине” дигән тангосын башкаралар) 

        Син кайларда йөрисең икән,

        Алтыным, көләч йөзле иркәм?

        Кайтырсың, дип, мин өмет итәм

        Мин сине һаман кәтәм, көтәм.

                  Сагыналар сине матур кошлар,

                  Сагыналар сине якын дуслар.

                  Күңелем эзли сине кич-иртән,

                  Мин сине һаман сагынып көтәм.

        Китмисең минем йөрәгемнән,

        Төшмисең минем телләремнән.

         Көн саен, сәгать саен, иркәм,

        Мин сине һаман көтәм, көтәм.

                  Кайт, иркәм, тизрәк-тизрәк миңа,,

                  Синнән башка юк тормыш миңа.

                  “Көт, иркәм, кайтам”, - дигән сүзең

                  Музыка төсле тоела миңа..        

              

       1 нче укучы сөйли:

      -Дәресебезне С. Садыйкованың Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган “Көтәм сине” җыры белән башлап җибәрдек. Бу көй – татар музыкасы дөньясында беренче танго.

       Көйнең тарихына тукталып китик.

       1942 нче елда Сара апаның кулына бер газета килеп керә.Анда шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” шигыре басылган.Сара апа да. Башка бик күп  хатын-кызлар да якыннарының сугыштан кайтуларын зур өмет белән көтәләр.

       1942 нче елның кышкы салкын җилле көне. Трамвай тукталышы. Халык. Ә трамвай юк. Сараның ботинка гына кигән аяклары туңа. Ул бер аягын икенчесенә бәрә-бәрә, әлеге шигырьне авыз эченнән генә көйгә сала, кабатлый..Трамвай килә. Барлык кеше утырып китеп бара. Сара моң ташкыныннан аерыла алмый,күңеленнән дәрья булып көй агыла. Җыр туа.               

         Әлеге җыр халык арасында бик тиз тарала: аны җырлыйлар, матур ритмына танго бииләр. “Көтәм сине” җыры меңләгән толларның йөрәк сагышы булып, күңелдән күңелгә керде.

         Җыр сугыш кырына да барып битә.

         “Социалистик Татарстан” газетасының 1981 нче елның 3 нче март санында  журналист РифкатьИсмшгыйлев болай дип яза: “Хәрби госпитальгә яраланган яшь кенә бер солдатны китерделәр.Ул безнең Татарстан егете булып чыкты. Фронтта якташыңны очрату зур бәхет ул.Беркөнне лейтенант без беркайчан ишетмәгән яңа җыр җырлады:

                Син кайларда йөрисең икән,

                Алтыным, көләч йөзле иркәм?

-дип башлана ул җыр. Барыбыз да сихерләнгән кебек калдык. Ниндидер илаһи моң, йөрәк өзгеч сагыну һәм яшәүгә, сөйгән кешеңнеңкайтуына өмет яңгырый иде бу җырда.Җыр йөрәкләргә үтеп керә,күделнең иң нечкә кылларын чиртә. Әйтерсең аны яшь лейтенант җырламый, безгә турыдан-туры сөйгән кызларыбыз, яраткан хатыннарыбыз,сөекле әти-әниләр, сеңелләребез эндәшә. Җырның соңгы куплеты бездә дошманга карата нәфрәт утын тагын да көчәйтеп, җиңү дауларга чакыра кебек..Җырны башка милләттән булган яралылар да ошатты. “Бу нинди җыр?Тәрҗемә итегез әле,”- диләр. Аны болай тәрҗемә иттек:

                   Где теперь ты ходишь, мой родной,

                   Золото моё, мой дорогой.

                   Я надеюсь, ты придёшь ко мне.

                   Жду тебя скучая и любя.

        Инде җырны бөтен палаталар белән, башка халык җырлары белән бергә рәттән җырлый башладык.

         Күп тә үтмәде, без, сәламәтләнеп, фронтның алгы сызыгына киттек. Уул җыр гел безнең күңелләрдә кабатланып йөрде.Сугыш бетте. Бөек җиңү көне килде.Ул канатлы җыр һаман күңелләрдә яңгырый.”

         Шушы җырдан башлап, моң чишмәсе агыла да агыла.

         (Укытучы С.Садыйкова көенә язылган “Ак пароход” җырын башкара.)

                    Дулкыннар җырлап тибрәлә

                    Киң Идел кочагында..

                    Аккош кебек ак пароход

                    Узып киткән чагында.

                           Ак пароход алып китте

                          Иркәмне еракларга.

                          Алып китте, моряк итеп,         

                          Ил чикләрен сакларга.

                     Ак пароходтан сорадым:        

                     “Иркәм кайчан кайта?- дип,-

                     Идел ярларында кабат  

                      Очрашырбыз микән?” – дип.

                            Ак пароход җавап бирде:

                           “Сөя белгән түзә,- дип,-

                            Аерылдыгыз вакытлыча,

                            Кавышырсыз тиздән”,- дип.

                     Иделдә дә, диңгездә дә

                      Дулкыннар тигез аксын.

                        Ак пароходка утырып,

                        Иркәм исән-сау кайтсын.

         2 нче укучы сөйли:                                              

         -Сара апаның бала чагы ничек булган, ничек үткән соң?

          Аларның гаиләсе хәзерге Киров һәм Чернышевский урамнары чатындагы иске йортта өч тәрәзәле ярымподвал өлешендә яшәгән. Тик бу йорт Сара апа яшәгән йорт түгел.Ул Париж Коммунасы урамындагы  иске ике катлы унсигезенче йортта дөньяга килгән. Булачак әтисе белән әнисе – Гавриф белән Бибигайшә - шушы йортка кунакка килә.Туган тиешле апаларында җырлап-биеп күңел ачып утырганда, Сара дөньяга килә. Әтисенең ап-ак ситсы күлмәгенсалдырып алалар да, аны ертып,кечкенә бәбине төреп, әнисе кулына тоттыралар.

          1906 нчы елда дөньяга килгән Сараның җыр,моң дигән гүзәллек нуры сибүче йолдыз булачагын ул вакытта беркем дә белми әле.

           Укыр вакыт җиткәч, Сараны Фатиха Аитова мәктәбенә бирәләр. Фатиха Аитова – бик таләпчән укытучы.Ул Сараны мәктәптән куып чыгара  хәтта.Моның сәбәбе – җыр.Дус кызы Әминә аны ФәхрелисламАгеев хорына алып килә. Сара җырлый..Фатихав Аитова кызның җырлавын ишетә дә мәктәптән куа,, чөнки ул елларда ир балалар белән кыз балаларның тезелешеп басып җырлавы инсафсызлык саналган. Ләкин, бераз вакыттан соң,укытучы Сараны яңадан мәктәпкә чакыра. Революция булгач,мәктәптә хәлләр үзгәрә. Җыр дәресләре, хор белән җырлаулар Сараның иң яраткан эшенә әйләнә. Күңелен канатландыра.

            Педагогия техникумында укый. Монда татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши белән очраша. Ул оештырган хорга йөри.Сара башлап җырлаучы була. Кызның саф, матур тавышына, спектакльләрдә рольгә кереп уйнавына сокланып, Солтан Габәши: “Бу бала җырчы артистка булырга тиеш!”- дигән карарга килә.

            1922 нче ел. Мәскәү. Имтиханнарны уңышлы биреп,Сара консерваториянең махсус бүлегенә кабул ителә

           (Укучылар С.Садыйкованың Зиннәт Вәли сүзләренә язган “Иртәнге нур” җырын башкаралар.

                       Туган илкәем, сөйгән җиркәем

                       Иртәнге саф нурга күмелә.

                       Урман буйлары, басу юллары          

                        Бигрәк инде матур күренә

                                   Уяна сабый,, елмаеп карый

                                    Иртәнге саф кояш нурына.

                                    Матур уйларым, татлы хыялым                                   

                                    Кушылсын шат хезмәт җырына.

                         Иртәнге нурлар, иң якты уйлар,

                         Кая барсам, минем күңелемдә.

                          Һәрвакыт шулай, сайрасын тургай

                          Туган илнең тыныч күгендә.      

            3нче укучы сөйли:

            -Казанда Газиз Айдарскийны Саара берничә тапкыр күргән була.Мәскәүдә тагын очрата..  Алар арасында мәхәббәт күпере салына.. Газизнең фамилиясе – Вәлитов. Айдарский – сәхнә псевдонимы. Ул Мәскәүгә Луначарский исемендәге театр институтына укырга килә.

            Сара кичәләрдә, концертларда катнаша, җырлый ,үзен таныта башлый.. Җырлавын бик яраталар. Ә Газиз аның тавышыннан сихерләнә.Мәхәббәт турында сүз белән сөйләшмәгән бу ике яшь йөрәк җыр, моң аша аңлаша.

            1924 нче елда өйләнешәләр. Газиз Сарадан  җиде яшькә өлкәнрәк була, баштарак аны “абый” дип йөри.Газиз дә Сарага балага караган кебегрәк карый:консерваториягә озатып куя, каршы ала.

             1925 нче елда Газиз белән Сараның кап- кара зур күзле. Бөдрә чәчле кызлары туа. Аңа Әлфия дип исем кушалар.

            Көтмәгәндә-уйламаганда , Газизнең туберкулез белән авыруы беленә. 1933 нче елның ноябрендә үлеп тә китә.Сара өчен бик авыр, сагышлы-хәсрәтле көннәр башлана .

            Беркөнне кемдер ишек шакый. Салих Сәйдәшев икән. Шактый вакыт дәшми тора да:

            -Сара. Газизне оныта алмавыңны беләм, бәгырь.Хәлеңне аңлыйм. Оныт дип әйтмим, оныту мөмкин түгел.Җырла,җырла, бәлки, җыр хәсрәтеңне җиңеләйтер.  Җырның без белеп бетермәгән  серле көчләре бар , бәгырь,- ди.

               (Кунакка килгән укытучылар С. Садыйкованың “Беренче мәхәббәт” җырын башкаралар.)

               Хәтердә ул, тыныч айлы кичләр,

               Хәтердә бормалы су юлы.  

               Онтылмый беренче саф мәхәббәт,

                Онтылмый Агыйдел сылуы.

                             Ул мине утларда яндырды да,

                              Тилмертте аерылу газабы.

                              Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең

                              Кавышу булмады азагы?       

                 Юлларда киртәләр очратсагыз,

                 Күделегез булса нык яралы,

                 Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,

                 Беренче яраткан ярларны.        

                (Әхмәт Рәшитов көе)   

            Сара 1934 нче елда яңадан Чайковский исемендәге консерваториядә укый башлый. Казанда опера театры оештыру турында карар чыгарыла. Татар халкының бик күп уллары, кызлары опера театрын оештыру эшенә керешә. Сара студиядә бик тырышып укый.Үзен чын опера җырчысы булырга әзерли. Кызы Әлфия балерина булырга карар кыла: Ленинград балет театрына укырга китәчәк.Сара апа борчыла: тугыз яшьлек бала әнисез ничек яшәр?! Шул ук вакытта шатлана да, чөнки өч йөз бала арасыннан унике генә баланы сайлап алганнар. Ана өчен шатлык бу!

         1941 нче елның 22 нче июне, Сугыш. Жыр, музыка тынып кала. Бу көнне Сара-сандугач та тынып кала. Тик вакытлыча гына. Туктап калырга ярамый, халыкның рухын кутәрергә кирәк.Шундый уйтеләкләр белән яна.
         Күңеле белэн сизгер Сара кайбер җитәкчеләрнең үзенә кырын каравын тоя. Борчыла. Кызып китеп, театрдан җибәрүләрен сорап, гариза яза. 1941 нче елның көзендә театрдан китә. Эшсез кала. Нишләргә? Кая барырга? Сараның күңелен аңлаучы бердәнбер кеше була. Ул музыкант, милләте белән литвалы Юлий Станиславович Крещелюнас. Бу тол ир Сараны бик хөрмәт итә. Сарага ул да ире Газиз кебек якын, үз булып тоела. Вакытлар үтү белән, дуслык мәхәббәткә әйләнә һәм алар өйләнешәләр. Тиздән Юлий сугышка китә. Хәбәр юк. Сара һаман хат-хәбәр көтә. Менә шулай, Юлий турында уйлап йөргәндә, кулына Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” шигыре килеп керә. Җыр булып, меңнәрнең юлдашына әйләнә.
        “Көтәм сине” — Сара Садыйкованың зур әһәмияткә ия булган беренче җыры, иҗат җимеше. Композиторлык хезмәт юлына беренче адым нәкъ менә шушы көйдән башлана да.  
          Кичәбезне “Көтәм сине” җыры белән башлап җибрүебезнең дә  хикмәте шунда иде.
          Салих Сәйдәшев тә, Татар дәуләт академия театрыныц режиссеры Кәшифә Тумашева да Сарага:
          - Син көйләр яза аласың,- диләр.
          Сара үз-үзенә ышанмый.
          -Әйе, син яза аласың,
дип кабатлый Тумашева. Мин сиңа заказ бирәм!.. Социаль заказ, рәсми рәвештә әйтәм!
          4 нче укучы сөйли:                                                                                                                           

          Академия театры гына түгел, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры да, Башкорт академия театры да, Татар дәүләт күчмә театры да, Сара Садыйковага заказ биреп, бик күп   спектакльләргә музыкаяздыра.
        
Сара Садыйкова Академия театрында да, Казанныц “Спартак” аяк киемнәре берләшмәсе каршындагы М. Горький исемен йөрткән клубта да эшли. Эшче яшьләр, халык белән якыннан аралашу композиторлык иҗатына уңай йогынты ясый. Берсеннән-берсе матур җырлар языла.

       7 нче сыйныф укучылары җыр башкара.
         Шагыйрь Илдар Юзеев сузләре. “ Кайтам инде”
         Ямансулап болыннарны буйлама,
         Оныткандыр инде, диеп, уйлама
         Ничек итеп онытыйм мин ярымны
         Кара кашлы, назлы җанымны?!

          Ничек итеп онытыйм туган ягымны,                                                    Анда узган алтын бала чагымны?!                                                 Сагындырды Агыйделнең камышы,                                                                                                      Челтерәп аккан чишмә  тавышы.
       

          Сагындырды  сызылып таңнар атуы,
         Әнкәемнең иркәләп уятуы.
         Кайтам инде туып-үскән ягыма-
         Кырларыма, тургайларыма...

Юлымда каршылыклар булды, әмма бирешмәдем, бөгелеп төшмәдем, ди Сара апа, үткәнәрен искә төшереп. Мине рәнҗеткән кешеләр хаксыз булып чыктылар
     Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева болай ди: “Сара Садыйкованың җырга багышланган гомере озын булды, чишмә, бер урында агарга кыен була башлагач, яңа юл алып агып киткәндәй, аның җырга багышланган иҗатын да яңа юл алып китте
ул үзе җырлар яза башлады”
Гөлшат Зәйнашева сүзләре “Үз илемдә”

         Җырны 7 нче сыйныф укучылары башкара.
Яз да сайрый, көз дә сайрый
Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам,
Кая г
ына барсам да.
Бакчам гади,
үсми анда
Кипарислар, х
өрмәләр.
Ми
ңа таллар кипаристан
Матуррак к
үренәләр.
Исем китми чи
ттә үскән
Әфлисунга, бананга
Ач
ы булса да, гашыйк мин
Мил
әш белән баланга.
Мин гашыйк илемд
ә үскән
Талларньщ барчасына.
Үз илемдә ямьле миңа
Б
әрәңге бакчасы да.

С
үз уңаеннан шуны әйтеп китик: Гөлшат 3әйнашева Сара апа турында бик күп  мәгълуматлар җыеп, туплап, “Сара Садыйкова” дигән китап чыгара. Кызы Әлфия  Айдарская белән бергә мәшһүр композиторыбыз турында “Сагыналар сине якын дуслар” исемле истәлекләр җыентыгы да төзиләр. Мең рәхмәт Гөлшат апага бу хезмәтләре өчен кичәбездә сөйләнгән барлык мәгълүматлар шушы китаплардан алынды.
Сара Садыйкован
ың исемен мәңгеләштерү йөзеннән романнар, повестьлар, опералар язылыр, һәйкәлләр куелыр.

Сара Садыйкованың композиторлык иҗатын югары бәяләп, хөкүмәтебез 1976 нчы елда аңа Татарстанның халык артисткасы дигән мактаулы исем бирә.
Сара а
па бик күп шагыйрьләр, артистлар белән аралашып, киңәшеп яши.
Гөлшат Зәйнәшеваның “Сара Садыйкова” дигән китабыннан тагын бер өзек: “Ул безгә килеп, мин аларга барып йөреп, бер-беребезне якыннан белеп бетердек. Кайчан гына, кайда гына очрашмыйк, ул үзенең ашкынулы, хәрәкәтчән, дәртле, шат күңелле булуы белән таң калдыра. Ул сине дә үзе белән бергә ашкындыра, җилкендерә, дәртләндерә. Кайгылырак минутларың булса, хәсрәтеңне оныттырып, ниндидер серле көч белән, ул сине шат дөньяга алып китә.
      Г.Зәйнашева сүзләренә язылган тагын бер җыр тыңлап үтик “Яшь
куңел”.

       Укучылар җыр башкара.
Син яшь, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.
Син шат, диләр, һәрвакыт шат күңелле, диләр,
Шат күңелле булуынның серен әйт, диләр.
Күңелем шат, чөнки, дуслар, яшим мин бәхет илендә,
Чәчәк аткан гөлбакчадай туган җиремдә.
Син бик уңган, карлыгачтай бик җитез, диләр,
Колхоз кырларында эшләп үстеңме, диләр.
Эшләп үстем, дусларым, мин тургайларның җырын тыңлап,
Шуңа күрә
тургай сыман яшим мин җырлап.
5 нче укучы сөйли:

Әй язмыш, язмыш” җыры Сибгат Хәким  белән Сара Садыйкованың бергә иҗат иткән иң әйбәт җырларыннан берсе. Аларның дуслыгы —- сокланырлык, көпләшерлек дуслык.

        Укучылар җыр башкара.
Әй язмыш, язмыш!
Туган җиремнең
Тугач та кергән
Миңа үз төсе.
Кая барсам да
Мин шат канатлы,
Ирекле, азат,
Һаман үз кеше.
Әй язмыш, язмыш!
Теләмим башка,
Башка бер җәйне

Мин үз җәемнән.
Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,

Сөтле чәемнән.
Ә
й язмыш, язмыш!
Ташлама читкә,
Читтә сулармын
Кайгыдан, моңнан.
Аерма мине
Ө
й түремдәге
Миләшләремнән,
Каеннарымнан
Бу җыр турында Сара апа болай дип  искә ала: “Кояшлы көзге иртә. Кухняда сөтле чәй эчеп утырам. Кара икмәккә май ягып. Шунда минем бик күңелем булды, бик шатландым. Нәрсәгә шатландыммы? Үземнең илемдә,үз почмагымда тыныч кына гомер кичерүемә. Күңелем шулхәтле шатлык белән тулды, икенче бүлмәгә күчтем дә көй чыгардым. Көйне бит  җырлап та карарга кирәк әле, үзем өчен генә
болай дип җырладым: “Әй язмыш, бәгърем, аерма мине туган илкәйләремнән, сөтле чәемнән, кара икмәгемнән, ак каеннарымнан - мин риза шуннан. “Икенче көнне бу сүзләрне Сибгат Хәкимгә  җибәрдем. Шушы үлчәмдә сүз язьп бир әле дип. Берничә көннән әзер текст килде. Сара апа, минем көйне ишеткәнем юк, вәзеннәре ярар микән, дигән Сибгат. Сибгатнең үзенең бер шигырендә “Гыйльметдин ясаган тәрәзә рамы” кебек, керде дә утырды шигырь! ..“
6 нчы укучы сөйли:
Хәсән Туфан сүзләренә язылган “Казан кичләре” җыры
ике өлкән талантның  искиткеч матур иҗат җимеше. Туфанлы, Саралы Казан кичләре.

      Укучылар җыр башкара.
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.
Туган ил чакырган зур юлларга
Китәбез таңнарда без моннан.
Озатып калырсың  безне, Казан,
Баласын очырган кош сыман.
Яшәорбез туган җир туфрагында,
Кырларда, Иделде
диңгездә.
Исән-сау булсыннар балалар, дип,
Хәерле юл телә, Ил, безгә.
Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына, моң гына җыр ага.
Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда да.
Ал гөлләр сибегез безнең юлга,
Иделнец иртәнге җилләре.
Мәнгегә, гомергә истә калсын
Казанның кадерле кичләре.
           Татар халкы шигъриятебезнең аксакалы Хәсән ага Туфанның үлемен зур кайгы итеп кичерде, Сара апа Садыйкова аның шигыренә “Тын сукмакта тал тирбәлә” җырын язды. Бу җырны Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев үзенә генә хас моңлы, ягымлы, аһәңле, үзәк өзгеч тавышы белән тыңлаучыларга җиткерде. (Х.Бигичев язмасында җыр яңгырый.)
          Сара апаның киеме дә, куңеле дә матур иде.Зәйнашева  истәлекләреннән тагын ике өзек:
1. “Сара апа, әллә берәр кая җыендыгызмы, матур киенеп, бизәнеп утырасыз?
дип сорагач: “Юк, беркая барырга җыенмыйм, болай гына киендем, бизәндем, өй ямьле булып китсен өчен,”- ди торган иде.
Сара апа кечкенәдән ук матур киенерга, көзге каршында төзәтенергә, алкалар, мәрҗәннәр тагарга, брошкалар кадарга яраткан. Аның бу гадәте гомер буена юлдаш булып калган. Энҗе тезелгән калфагын бышына кыңгыр салмыйча, театрга, концертка бармый, халык алдына сәхнәгә чыкмый иде. Сәхнәгә ул калфагын киеп, йөзек кашы кебек булып балкып чыга иде. Шул калфаклары белән дә кадерле безгә Сара апа.
2. “Сара апа якты чырайлы, киң күңелле, кешеләр белән аралашып, дуслашып яшәргаә яратучан, дуслыкка тугры, кирәк чагында туп-туры әйтүчән, хәйлэкәрлек, ялагайлыкны белми торган эчкерсез, бала табигатьле кеше иде. Аның белән вакытның үткәнен сизми дә каласың.”

Шагыйрә Лена Шакирҗанова истәлекләрендә болай ди:
Сара С
адыйкова... Сара ханым ... Сара апа ... Бу исемне телгә алу белән, ничектер, җаның җылынып китә, күңелне ниндидер якты бер моң сара .. Моң сара... Моң Сара ... Моңсара! Ничек матур, аһәңле яңгырый ... Ихтимал, исеме җисеменә туры килү шушы буладыр инде ул ...“

      Укучылар башкаруында җыр яңгырый.
Бикәң буласым килә,
Иркәң буласым килә.
Җилләреңдә буйсынырлык
Җилкән буласым килә.
Я колың булыр идем,
Уң кулың булыр идем.
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем...
Көнең булсам икән мин,
Төнең булсам икән мин,
Туфрагымда тамыр җәйгән
Гөлең булсам икән мин...
Бикәм, дип дәшүләрең,
Иркәм, дип дәшүләрең.
Тутырып-тутытрып карамадың -
Әллә читләшүләрең.
(Лена Шакирҗанова шигыре.)
7 нче укучы
Кичәбездә Гомәр Бәширов  сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җыры турында әйтмичә китү мөмкин түгел. Заманыбызның данлыклы, күренекле әдипләре белән мине шигърият дуслаштырды,
дип искә ала Сара апа. Гомәр Бәширов  миңа “Җидегән чишмәсүзләрен тәкъдим иткәч, мин бик куандым һәм уйланып калдым. Шундый шигъри, музыкаль сүзләргә нинди көй кирәк булыр икән дим.
Мин ул көйне озак эзләдем. Үземне күңелемнән шул чишмә янына илтеп куйдым. Күңелем белән генә түгел, мин, чынлап та, кайбер көйләремне су буйларында, таллар арасында кешеләрдән качып, табигать белән күзгә-күз калып чыгарам...
“Җидегән
чишмәкөе беренче башлап иртәнге сәгатьләрдә Идел буйларында йөргән чагымда күңелемә килде. Идел кебек киң булып, Идел кебек ярсулы булып уянды ул көй минем йөрәгемдә.
Бу көй Гомәр Бәшировка да бик ошады “Җидегән чишмә” җыры безнең уртак шатлыгыбызга әйләнде.”

Әлеге җыр Гөлзада Сафиуллина башкаруында видео тасмадан тыңланыла.
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай—жанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.
Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге жилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә..
Бу җыр тормышыбызга бик актив керде концертлада, можлеслордо жырланды.
8 н
че укучы
1982 нче елның 9 нчы мартыннан Сара Садыйкова СССР Композиторлар союзы члены. Профессиональ композитор.
1984 нче елда хек”iютебсз “РСФСР
ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирде.
1986 нчы елн
ың кышында Казанныц Актерлар йортьшда Сара Садыйкова зур концерт бирә. Җыр турында сөйләп, үзе жырлап, тамашачыларны шаккатыра. Залда утыручылар аның авыру, табиблар күзәтүе астында гына яшәвен сизмиләр. Ул бу концерттан канатланып кайта.  Киләчәккә планнар кора: яңа җырлар язарга, ханбикә Сөембикә турында опера язарга хыяллана. Үләренә берничә көн калганда, Туфан Миңнулинны чакыра. Аңа либретто язарга кунша.
Сара апа Садыйкова 1986 нчы елның 7 нче июнендә вафат була. Халкыбызның талантлы кызы, легендар шәхес
Сара Садыйкова белән
аерылу авыр булды.

Изге жаннар җирдән китә тора,
Бәгырьләргә тагын кан сава.
Жырың гына калды микәнни соң
Соңгы ядкарь булып дөньяга? Әхмәт Рәшитов
Сара Садыйкованың җырлары яши, халкыбыз күңелендә мәңге яшәр!   Кичәбезне укытучы Халидә Әбүзәр кызы башкаруында Илгизәр Фазлуллин сүзләренә язган “Белегез шуны” җыры белән тәмамлыйбыз.

Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы,
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем  белегез шуны.
Көзләр җитүе, кошлар китүен
Күпме кичерде гомерләр юлы!
Кояшлы язым, чәчәкле җәем 
Сез ул, дусларым, — белегез шуны.
Нурлана күзләр, тәмләнә сүзләр
Бетә таралып күңелнең моңы.
Күрсәм яңадан сезне, дусларым,
Бәхетем арта — белегез шуны.

                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

  1.      Җырлыйк әле китабы, 30, 71, 448, 486 бит.
  2.      http://www.sarasadykova.ru/

 

У вас нет прав для создания комментариев.