Хокук сагындагы шагыйрь
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Хокук сагындагы шагыйрь

Нургалиева Халидә Әбүзәр кызы ,

Азнакай районы Тымытык урта  мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

         Минем кулымда «Булмас димә…» дигән шигырьләр, жырлар, мәсәлләр жыентыгы.  Авторы – Азнакай районы Тымытык авылында туып үскән Рәфәт Шәйдуллин. Авторның биографиясе белән танышкач, аның хокук сакчысы ‑ адвокат булып эшләвен аңладым.  

          Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин 1940 елнын 6 апрелендә, югарыда телгә алынган һәм җырларда җырланган, Ык елгасыннан ерак урнашмаган Тымытык авылының бер өендә дөньяга килә. Шунда балачагы, үсмер еллары уза, урта мәктәпне тәмамлый.  1959 елда Бөгелмә шәһәрендә 1нче техник училищеда нефтьче һөнәрен үзләштерә һәм Куйбышев өлкәсенә эшкә җибәрелә. Ике елдан аны Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алалар. Рәфәт Шәйдуллин өч ел Германия Демократик Республикасында солдат хезмәтен үти.

         Солдат тормышы кызык та, авыр да.  Рәфәт Шәйдуллин  ГДРга визит белән килгән  КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущев белән очраша, элеккеге 62 нче армиянең легендар командующие, Советлар Союзы маршалы,  ике тапкыр Советлар Союзы Герое В.И.Чуйков белән сөйләшү бәхетенә дә ирешә. Үзе хезмәт иткән вакыттагы армия командующие генерал - лейтенант Шурупов кулыннан Мактау грамотасы ала (ул хәзер дә аның архивында саклана).

          Алман иленнән туган ягына сагынып кайткан егет янә нефтьчеләргә эшкә урнаша. Бу юлы туган районы үзәге Азнакайга.

         Нефть чыгару мактаулы һөнәр һөнәрен, тик аңа белемгә омтылыш тынгы бирми. 26 яшьлек Рәфәт Шәйдуллин Казанга юл тота. Ниһаять, санаулы студент еллары да артта кала - ул 1971елда юрист дипломы белән Тубән Кама шәһәренә юнәлә. Менә 35 елдан артык инде ул хокук сакчысы-адвокат булып эшли.

        Әгәр дә аның 6 нчы класстан бирле шөгыльләнә торган тагын бер мавыгуы булмаса, шушы җирдә Рәфәт Шәйдуллин турындагы сүзләргә, бәлки, нокта куярга мөмкин булгандыр. Әмма нокта куймый торам әле. Ул бит 6 нчы класстан бирле шигырьләр дә  яза икән ич!

         Баштарак үзе өчен генә яза. Ләкин безне капчыкта яткыруы кыен: тора-бара кайбер әсәрләре дөньяга да чыга.

                                       Шигырь, мәсәл яза-яза,

                                       Күпме вакыт үтелгән.

                                       Усал теллелегем өчен

                                       Сездән гафу үтенәм,-

ди ул “Искәрмә” дигән шигырендә.

         Чынлап та, Р.Шәйдуллин иҗатында сөю һәм табигать лирикасы белән янәшә шактый гына усал шигырьләр дә очрый. Шуңа күрә ул язган мәсәлләрнең үткен телле “Чаян” журналы битләрендә урын алуы гаҗәп түгел. Бәлки аның иҗатына төп һөнәренең дә йогынтысы тиядер.

                                        Төп һөнәрем минем шушы:

                                        Көчсезләрне яклаучы,

                                        Гөнаһсызны зур бәладән-

                                        Гаепләүдән аклаучы.    

                                                                                                   (“Үзем турында”)

          Ә дөньяда хак сүзгә өметләнүче, яклауга мохтаҗлар никадәр! Адвокат Рәфәт Шәйдуллинның да халкыбыз, аның теле, язмышы турында уйлап, күңелендә никадәрле назлы хисләр уянган, әрнүдән җил-давыл, зилзилә купкан!

                                          Ярый әле туганмын мин

                                          Татарның бер улы булып.

                                          Гомер буе шигырь язам

                                          Йөрим шигырь колы булып. 

          Түбән Кама шәһәрендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең  даими әгъзасы да ул. Аның шигырьләре «Чулман акчарлаклары» күмәк жыентыгында, «Туган як әдәбияты» дәреслегендә басылган. Шулай ук «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан», «Туган як» газеталарында да шигырьләре даими басылып килә икән.

         Адвокат һәм шагыйрь… Мине кызыксыну биләп алды. Бүгенге дөнья, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, адвокат күзлегеннән караганда, нинди хисләр аша шигырь юллары булып тезелә икән?!

        Мин аның 2007 нче елда якташ шагыйребез Нур Әхмәдиев  фатихасы белән дөнья күргән «Булмас димә…» дигән шигырьләр җыентыгына күзәтү үткәреп, үземне кызыксындырган шушы сорауга җавап эзли башладым.  Менә аның «Милләтемә» шигыре:

                           


И милләтем!

Эчем яна минем шуны күреп:

Үзеңне һич яклый алмыйсың,

Минем күңелемә горур милләт

Булып үзең кереп калмыйсың.

Тәңребезнең каршысына баскач

Ни әйтермен җавап иттереп,

Татар, сине чын мөселман итеп

Китералмадым аңга житкереп.

Исемең генә тугел, рухыңны да

«Өлкэн абый» ала кулына,

«Федя», «Ваня», «Костя», диеп

Исем кушасың бит улыңа.

Үзеңне һич үгет-нәсихәт белән

Кайтаралмам кебек юлыңа,

Мин дөресен әйттем, үпкәләмә,

Берүк рәнҗи күрмә улыңа.


        Бу шигырьдә автор татар милләтеннән булган кешенең чын мөселман булып җитә алмавына борчыла, татар рухына башкалар хуҗа булганына үрсәләнә.

        «Акча белән әңгәмә» шигыренә күз салыйк әле:


«Аның күзе юк»,- дип синнән

Көлмәкчеләр, акча дус,

Син керсен дип, кесәсе авызын

Ике куллап ача рус.

Беләм: күрер күзең булмаса да

Кесәдән чыгу җаен табасың,

Шәраб шешәсенә килеп кереп

Аннан бәллүрләргә тамасың.

Синен өчен хәтта түрәләр дә

Җинаятьләр ясый отылып,

Тиз баерга теләп, эшмәкәрләр

Төрмәләрдә ята тотылып.

Синең белән дус җинаятьченең

Киң кесәсе генә чыдасын,

Күзең күрмәсә дә, янына кереп

Зинданыннан алып чыгасың.

Шулай булгач, йә бер жинаятьче,

Йә бер коткаручы син үзең,

«Күзең юк»,- дип дөрес әйтмиләр:

Бар ич, акча, бар икән күзең.


         Бу шигырендэ автор акча турында фәлсәфи фикерләр әйткән. Адвокат күзлегеннән чыгып, акчаның жинаятьләр эшләтергә дә, эшмәкәрләрне баетырга да, төрмәләрә кертергә һәм зинданнардан чыгарырга да көче бар икәнен раслаган. Халыкта әйтелә торган «Акчаның күзе юк» дигән гыйбарәгә каршы килеп, акчаның да күзе барлыгын дәлилләгән.

         Ә «Мәчет ачылу бәйрәме» шигырендә автор беткән динебезнең кире кайтуына сөенә, авыл халкын дин юлыннан барырга үгетли, иманга чакыра:


Шатланып агылды халык

Туган йортка авылга

Дөнья мәшәкатен ташлап,

Иркен сулыш алырга

Күпләргә туры килде ич

Туган җирдән качарга,

Хәзер авылына кайтты

Изге мәчет ачарга.

Туган авыл уртасында

Мәчет - манара туды

Кабат иманына кайткан

Мөселман белән тулды.

Биек манарага менеп

Азан әйтте мөәззин:

«Бозыклыктан алып чыгар

Азат итәр безне дин».

Изге мәчет бинасында

Дога кылды хәзрәт:

«Тыныч яшә туган авыл,

Килмәсен ачы хәсрәт.

Авыл халкы! Тайпылышсыз

Дин юлыннан барсаңчы,

Сират күперләрен кичеп

Жәннәтләрдә калсаңчы».


           Байлык» шигырендә автор байлыкның еш кына кешеләрне дошманлаштыруга китереп җиткерүенә ишарә ясый:

                                      


Иртә таңда кинәт калкып

Килеп чыкса бер мәсьәлә,

Аны тиз генә чишәм дип

Була күрмә син мәсхәрә.

Кочаклап булмас нәрсәне

Кочарга да маташма син,

Тирәңдә Жир әйләнә дип

Уйлама, йә саташма син.

Кулга биш төр сәгать тагып

Биш гомерне үтеп булмый,

Тормыш шулай: берәүнең дә

Бу дөньяда күле тулмый.

Пулатыңны байлык белэн

Тутырырга маташма һич,

Дөнья белән саубуллашкач -

Җиргә бары ашлама ич.

Синең жыйган бар байлыгың

Үлгәч балаларың бүлешер,

Бер-беренә дошманлашып

Суд булмәсендә күрешер.


       «Дусның дусты сиңа кем?» дигән шигырендә автор ялагай, җаһил кешеләргә нәфрәтләнүе, канында гел гаделлек агуы, кара көнче һәм хөсет кешеләрне күралмавы турында яза:

                     


Дусның дусты сиңа дошман икән

Синең дустың сиңа кем була?

Берәүдән дә җавап алганым юк,

Шуңа җавап эзләп көн уза.

Синең дошман синең дуска дус , ди,

Ә ул дустың сиңа кем инде?

Якын дус дип йөргән иптәшеңнең

Кемлеген син шуннан бел инде.

Тукай әйткән кебек үземнең дә әнә

Эттән күбәйде ич дошманым.

Каләмдәшем сүзен тотып, «дусның»

Арка – биленнән һич кочмадым.

Ялагай һәм җаһилләргә нәфрәтләнеп,

Гел гаделлек акты канымда,

Хәтта минем буйдан көнләшүче булды,

Сатлык җаннар барды янымда.

Кара көнче һәм хөсетлекнең мин

Үзен күреп алам да ерактан.

Сүз тапмасам, учны йомарлыйм да

Сугып егам аны аяктан.

Дошманыңны  - дустан, дусны дустан

Аера белү бик тә зур бәхет.

Ә үзем мин гел икенче якка карыйм

Якынлашса берәр бәдбәхет


           Ә «Яшәдем менә шулай» дигән шигырендә автор үзе турында көчсезләрнең яклаучысы булуы, гаделлекне , үз халкын сөюе хакында язган.


Көнчеләрнең борынына чиерткәләдем

Иснәнмәсен ярык-тишектән.

Исәнләшеп кенә, исән-саулык әйтеп

Килеп керсен ачык ишектән.

Кул йомарлап көнче борынына әле

Сугып алдым кирәк чагында.

Өстенлегем минем кулда гына түгел –

Шигырьләрдә күбрәк чагыла.

Көчсезләрнең яклаучысы булдым

Куркып тормадым , юк, шаккатып.

Бер кисәтеп алып, көчлеләрнең

Яңагына суктым шартлатып.

Вакыт үтәр, минем иҗатымны

Өйрәнүчеләр дә табылыр,

“Романтик “, - дип, яки “лирик”, - диеп

Кушамат та әле тагылыр.

Юк шул, әле миңа ходай үзе

Язган икән “сатир” булырга.

Ярларына сыешмаган язгы судай

Ташкын булып алга ургырга.

Мин үзем бит әле репортёр да,

«Чаян» журналына язышам.

Жанрларны дөрес сайламаган булсам

Гафу итәрсез сез, ялгышсам.

Кайчак үзем хәтта “юморист” та,

“Ироник” та булып алгалыйм,

Фикер чуалганда, хисләр буталганда

Кемлегемне тулы аңламыйм

Белмим үзем никтер өтәләнеп

Гаделлекне сөрдем киерелеп,

Янаулардан һич тә курыкмыйча

Үз халкымны сөйдем бирелеп.


       Җыйнап шуны өйтәсем килә: тел, дин, милләт мәсьәләләрен  дә , әхлак, иман мәсьәләләрен дә үз йөрәге аша үткәреп яза икән бит якташ шагыйребез  Рәфәт Шәйдуллин. 400 дән артык шигыре урын алган ”Булмас димә” дигән  җыентыгын укып чыккач, мин шуны төшендем: җәмгыятебездәге көн таләбенә туры килердәй мәсьәләләрне нәкъ менә хокук сагында  торучы адвокат күзлегеннән карап иҗат иткән икән ич ул үзенең шигырьләрен.     

        Язмамны  шагыйрьнең “Көчсезләрне яклаучы” дигән шигыре белән тәмамлыйм:

                               


Мин фикерләремне әйтәм

Шигырь юллары белән.

Шигъри мәктәп күрмәсәм дә,

Рифма юлларын беләм.

Ялганны, мәкерне сөймим,

Алдамыймын беркемне.

Тормышта юкка – заяга

Уздырмадым бер көнне.

Бер хөсетле әйтте шулай:

Җинаятьчене яклыйсың”.

Дидем: ”Дөреслек йә хаклык

Нигә юлда ятмый соң?”

Әйттем аңа:

“Җинаятьчене якламыйм,

Аның хокукын гына,

Гаепсез ышандыра алмый

Гаебе юклыгына.

Акны кара дип әйтмимен,

Кара булып акмыймын.

Акны карага мансалар да

Аны барыбер ак димен.

Төп һөнәрем минем шушы:

Көчсезләрне яклаучы,

Гөнаһсызны зур бәладән –

Гаепләүдән  аклаучы»


             

Кулланылган әдәбият

  1.       Рәфәт Шәйдуллин Булмас димә... Шигырьләр, җырлар, мәсәләр. Казан: “Идел-Пресс”, 2007

У вас нет прав для создания комментариев.