Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле повесте.
Рейтинг:   / 16
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле повесте буенча сәләтле балалар белән
класстан тыш уку дәресе

Укытучы: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Эльвира Фәрәсәтовна

2013 ел

Максатлар:
1. Укучыларның Ф. Яруллин иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү; "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәренең сәнгати кыйммәтен, идея эчтәлеген ачыклау.
2. Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телләрен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү.
3. Миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес төре: Класстан тыш уку.
Җиһазлар: Ф.Яруллинның иҗатына багышланган күргәзмә, портреты, "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре, тормыш һәм иҗатына багышланган методик әсбап.
Дәрес барышы:
Дәреснең эпиграфы:
Бик батыр кеше түгел мин,
Тик батырлык кирәксә –
Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә.
Ф. Яруллин
1. Оештыру.
1) Уңай психологик халәт булдыру.
«Хәерле» дип кеше битен юган,
«Хәерле» дип туйлар уздырган.
Шуңа күрә йөзе иман нурлы
Ә эшләре һәрчак уң булган.
Әби-бабай гадәтләре белән
«Хәерле» дип башлыйк эшләрне.
«Хәерле иртә», «Хәерле көн» телик
«Хәерле» дип башлыйк дәресне.
Бер-берсенә карап елмаеп, "Хәерле көн" телиләр.
2) Дәреснең максаты белән таныштыру.
2. Актуальләштерү.
1) Ф. Яруллинның иҗаты турында кереш сүз.
- Укучылар, без Ф.Яруллинның биографиясе белән 6 сыйныфта танышкан идек. Аның күпкырлы шәхес икәнлеген дә расладык. Әйдәгез әле, Ф.Яруллинның әсәрләрен искә төшерик.
2) Мин сезгә биремнәр таратам. Игътибар белән карап, әсәр исемнәрен сызыгыз. Соңыннан бергәләп тикшерербез.
ҖИЛКӘННӘРҖИЛДӘСЫНАЛАМИРПАСТҖОЛХЗӘШАКТӨНБОЕКИРПАСМТҖЯРАЛЫЯЗМЫШЛАРИМПЕЛБДӘШМАЯЧСМЕКУВПАРГОЕИРШСЕЗИҢГҮЗӘЛКЕШЕИКӘНСЕЗМСЧЫВТОЛҖПЙОЛДЫЗЛАРЯҢГЫРЫДМКЕБДРПАВЬГАЙНИТОРПӘШГНЯЛКАУЯЛЫАПЮДОТҖИМДЛШНЕ
Җавабы-7
Кыскача 1 сүз белән генә әсәрләрнең нәрсә турында икәнлеген искә төшерик әле. “Яралы язмышлар” - ятимлек, “Ак төнбоек” – дуслык һәм масаю, “Ялкау ялы” – ялкаулык, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – хөрмәт, ә “Җилкәннәр җилдә сынала” – батырлык. Ә нәрсә соң ул батырлык? Мин сезгә бер өзек тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз әле.
3. Төп өлеш.
Көй астында өзек укыла.
...Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы икмәк сыныгың белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күптөрле шул.
Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп, тамырларына таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.
Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау-шуларсыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама-тама ташны тишеп чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы, ай-яй озак тамасы бар!...
Ничә язлар көтәсе бар, ничә кышлар үтәсе бар... ( бит)
2) Әңгәмә.
- Укучылар, бу өзек нинди әсәрдән? Өзектә нәрсә турында сөйләнә? (Укучылар җавабы)
- Нәрсә соң ул батырлык? Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Ул акыл штурмы дип атала. Мин аны (үземчә) фикерләр җыентыгы дим. "Батырлык" дигән сүз үз эченә нинди сыйфатларны ала?
(Тактага языла бара)
- тәвәккәллек
- кыюлык
- түземлелек
- югалып калмау
- ихтыяр көче булу
- һәрвакыт ярдәм итә алу һ.б.
- Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кыюлар дошманнарына, стихияле көчләргә каршы батырларча көрәш алып барганнар. Курыкмыйча, ерак сәяхәтләргә чыкканнар. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә ничек аңлатма бирелгән икән?
(Аңлатмалы сүзлектән сүзнең мәгънәсен уку)
БАТЫРЛЫК - 1. батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
2. батырчылык, тәвәккәллек.
- Чыннан да, батырлык төшенчәсе бик тирән мәгънәгә ия. Моның шулай икәнлеген без бүгенге дәрестә өйрәнәчәк әсәр мисалында да исбатларбыз. Укучылар, сез өйдә Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән автобиографик повесте белән таныштыгыз.
Бүгенге дәресебезне "Җилкәннәр - җилдә, кеше тормышта сынала" дип исемләрбез.
Дәфтәрләргә язып кую.
3) Сүзлек эше.
Әңгәмәне башлаганчы, кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыклап үтик.
• автобиографик (әсәр) - авторның тормышын чагылдырган әсәр.
• Битарафлык - безразличие.
• Рухи көч - духовная сила
• Үгет-нәсихәт - киңәш
• Чиле-пешле - өлгермәгән.
(Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла, җөмләләр төзеп карыйлар. Дәфтәргә язып кую).
4) Әсәрне план нигезендә анализлау.
1. Кояшка кулларым сузып,
Китсәм дә күпләрне узып,
Язмыштан узалмадым.
- Бу шигырь юллары белән язучының "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре арасында нинди уртаклык бар?
- Бу юллар, минемчә, без укып килгән әсәргә туры килеп тора. Ф.Яруллин 1958 елның кояшлы бер көнендә хәрби күнегүләр вакытында имгәнә. Турникта "кояш" ясаганда егылып төшә. Озак кына госпитальләрдә, хастаханәләрдә дәвалана. Шуннан аның тормышы туктап калган кебек була.
- Ләкин ул үзендә яшәр көч таба. Тормышта үз урыны өчен көрәшә
башлый.
- Язучының "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендәге Фәнияр образы - Фәнис Яруллинның үзе.
- 20 яшьлек егет өчен көләч кояш кинәт сүнгәндәй була. Ләкин тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк, яшәргә... Димәк, көрәшергә, соңгы сулышына кадәр көрәшергә кирәк.
- Ә аның өчен көчне каян ала соң?
- Фәниярның күңелендә булган уй-хисләре ак дәфтәр битләренә төшә... Фәниярнең беренче шигырьләре газетада басылып чыга.
- Шуннан соң Фәнияр кемнән хат ала? Хат аңа ничек тәэсир итә?
- Аеруча ул республика газеталарының берсендә эшләүче Илдус Гаделшиннан килгән хатка игътибар итә. Илдус Гаделшин үзенең хатында Фәниярнең берничә шигырен ошатуын һәм аларның тиздән газетада басылып чыгачагын хәбәр итә. Фәнияр моңа ышанып бетми.
- Әйдәгез, әсәрдән шул турыда язылган өзекне укыйк. (Өзек укыла 105 бит). "... Язылган хатларның эшләнмәгән эшкә әйтелгән рәхмәт икәнен яхшы белә ул. Әле бу күкрәгең белән дулкыннар ярып диңгездә йөзү түгел, яр читендәге талларга тотынып аяк чапылдату гына. Хәзер эшкә чын-чынлап тотынырга, аңа ышаныч белән караучыларның ихтирамын казанырга кирәк. Аның көченә ышанучыларның йөзен кызартмас өчен тырышырга кирәк..."
- Бу хаттан соң Фәнияр үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.
- Ни өчен Илдус Галелшинны Фәниярнең шигырьләре кызыксындыра соң? Бу сорауга җавапны әсәрдән табып укыйк әле. (Әсәрдән өзекне табып укыйлар 106 бит)
"... Ниндирәк кеше икән? Акыл утырткан кешеме, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь җилкечәкме? Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк... "
- Ни өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә?
- Фәниярнең шигырьләрен җибәргәндә шәфкать туташы - Нәсимә аның авыру кеше икәнен яза. Илдус Гаделшин Фәниярнең язмышына битараф калырга теләми. Хатлар аша ул аны якын күрә. Урын-җир өстендә яткан егетнең үзендә шигырләр язарлык көч табуына соклана.
- Әйе, Фәнияр язмышка буйсынмый, үзенең кешеләргә кирәклеген тоя башлый. Хатлар аңа яшәү дәрте, иҗат көче бирә.
- Фәниярнең Илдус белән очрашуын тасвирлагыз.
- Илдус Фәниярләргә килеп кергәндә, егетнең китап укып яткан чагы була. Ул, өйләренә чит кеше килеп кергәч, укый торган китабын читкә алып куя. Алар бер-берсенә озак карашып торалар. Илдус Фәниярнең күзләренә карап тора: алар тере, әйтерсең бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән. Ә Фәнияр Гаделшинның чәчләренә игътибар итә. Үзе яшь кенә булса да, чәчләренә чал кергән. Шигырь язу бик җиңел түгел икән. Фәниярнең күңеле ышанып бетми: Казан хәтле Казаннан шагыйрь үзе килгән. Кунак егете Фәнияргә "Яшь ленинчы" газетасын суза.
- Илдус Гаделшин образына характеристика бирик әле.
- Илдус - туры сүзле кеше. Фәниярнең чиле-пешле, эчтәлеге ачылып бетмәгән шигырьләрен күрсәтә. Төзәтергә ярдәм итә. Ошаган җирләрен сызып куя. Фәнияргә укырга кирәклеген әйтә.(өзек кертелә, үзем укыйм 112 бит) Илдус Гаделшин аңа:
"... Әдәбиятта беркемгә дә ташлама ясалмавын, яшьме-картмы, тазамы яки чирлеме - анысы укучы өчен әһәмиятле түгеллеген әйткән һәм укучыларның язган әсәрләргә карата фикер йөртүен, үзең чирле булсаң да, "сәламәт әсәрләр" язарга кирәклеген төшендергән."
5) Ял минуты. “Йомгак”.
Максаты: төркемнәрне бергә туплап бер нәтиҗәгә килү өчен.
Флэшролик кушыла, (чәчәкләр) төркем буенча 1 йомгак җеп җибәрелә. Һәрберсе үзе аша үткәрә. 1 кешене үзем янына чакырам, ул 1-2 адым атлый ала. Калганнар аңа иярмәсә, җеп өзеләчәк. Нәтиҗә ясала: “Барлык проблемага чишелеш табып була, ләкин бердәмлек кенә булсын. Барысы да безнең кулларда.”

2. Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.

- Укучылар, әгәр сезнең Фәнияр белән очрашып сөйләшергә мөмкинлегегез булса, сез аңа нинди сораулар бирер идегез?
1) Фәнияр яшәр өчен, көрәшер өчен көчне каян алдыгыз?
Җавап: Ул килеп кикәч, Фәнияр дәртләнеп яза башлый. Авылдашлары аның уңышларына сөенәләр. Моңарчы бары авыру гына дип караучыларның карашы үзгәрә. Мәктәп балалары һәрчак аның янына йөриләр. Аны терелү өмете яшәтә.
2) Фәниярның Сезнең тормышыгызда булышучылар күп. Санап китегезче, кемнәр ул?
Җавап: (Илдус Гаделшин, Фәниярның әнисе, Галина Измайловна - врач, Мария Викторовна - укытучы, Илсөя)
3) Илсөянең Сезнең тормышыгыздагы роле нинди?
Җавап: Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык – мәхәббәт.
4) Ә нәрсә соң ул сезнеңчә мәхәббәт?
Җавап: (Әни кеше мәхәббәте һәм сөйгән яр. Ананың мәхәбббәте ярдәмгә мохтаҗ баласына күбрәк тиючән)
5) Әйтегез әле, Фәнияр Сез – бәхетлеме?
- Бу урында тукталып, планның өченче пункытына күз салыйк.
3. Бәхет өчен, шатлык өчен,
Көрәшеп яшим.
Көрәшеп тапкан бәхетне
Өләшеп яшим.
- Укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз?
Көтелгән җавап: Бәхетле. Чөнки ул үзенең кешеләргә кирәклеген тоя. Тормышта ул үз урынын тапкан кеше.
(Рүзилә шигырь сөйли “Мин бәхетле”)
- Укучылар, дәреснең эпиграфына игътибар итик әле.
(Тактадан 1 укучы укый)
Бик батыр кеше түгел мин,
Тик батырлык кирәксә –
Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә,
дип яза Ф Яруллин. Шагыйрь үзен бик батыр кеше түгел мин, ди. Ә сезнең фикерегез ничек? (Укучылар җавабы)
- Укучылар, бүген без сезнең белән Ф Яруллинны проза остасы итеп таныткан повесть "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре турында сөйләштек. Хәзер төркемнәрдә эшлик. Рәсемнәргә игътибар итегез әле. Дәреснең темасын эчтән кабат укыгыз. Рәсемнәр белән бүгенге дәреснең темасы арасында бәйләнеш бармы? Булса нинди?
- Беренче рәсемдә диңгездәге кораб сурәтләнгән. Корабның ныклыгы җилкәннәрдән тора. Җилкәннәре нык булса, ул туган җиренә кайтып җитәчәк.
- Ә икенче рәсемдә ком бураны астында калган кеше сурәтләнгән. Ул өметсезләнми, һаман алга барырга омтыла кебек. Алга таба юлын эзләп таба алырмы, тормыш үрләренә менә алырмы, үзеннән тора.
- Чыннан да, укучылар, кораблар диңгез киңлекләрендә иркенләп йөзсен өчен, аларның җилкәннәре нык булу кирәк. Ә кеше тормышта үз урынын алсын өчен, ихтыяр көче кирәк. Димәк, җилкәннәр - җилдә, кеше тормышта сынала. Без моны бүгенге дәресебездә ачарга тырыштык. Чишелешен таптык.
4. Рефлексия.
- Ә хәзер без сезнең белән хокку язып карыйк әле. Алдагы дәресләрдә мондый шигырьләр язып караганыбыз бар. Искә төшерик: ХОККУ – 3 юллык, рифмасыз, Япония поэзиясенә хас жанр. Анда кеше һәм табигать образлары бирелә. Сезгә мин : ТОРМЫШ, КЕШЕ, ДИҢГЕЗ, БАТЫРЛЫК сүзләрен тәкъдим итәм. Башладык. (Җаваплар тыңланыла).
5. Йомгаклау.
- Дәресебезне тәмамлап сүзне Дианага бирәм. ("Гомерләр бер генә" җыр. № 1036)
Өй эше: 1. Бүгенге сөйләшкәннәрдән чыгып, “Тормышта минем юлым нинди?” темасына эссе язарга.
2. Фәнис Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган сканворд яки кроссворд төзеп килергә.
- Минем сезгә Ф. Яруллинның тормыш девизы булган җөмләләрне тәкъдим итәсем килә. Бу юлларны, укучылар, киләчәк тормыш юлында Фәнис аганың үгет-нәсыйхәте итеп кабул итегез. (Видеоролик куела).
"... Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек."
Нәтиҗәләр ясала. Билгеләр куела.

Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Гөлназ Таһирова “Җилкәннәр җилдә сынала” статьясы. “Мәгариф”
журналы, № 2, 2009. 16-17 нче битләр.

У вас нет прав для создания комментариев.