Казан Кремле.
Рейтинг:   / 425
ПлохоОтлично 
Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: Казан Кремле
(татар әдәбиятыннан дәрес әшкәртмәсе)

Әшрәфуллина Розалия Илдар кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кремль- Казанның кайнар йөрәге.
(эпиграф)

Тема: “Казан Кремле”тексты өстендә сөйләм үстерү дәресе.
Максат:
1. “Казан Кремле” тексты өстендә эш; Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән танышырга
2. Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту; өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү;укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
3. Рухи, әхлакый тәрбия бирү, патриотлык, гражданлык сыйфатлары үстерү, яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәрбияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт, ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: кроссворд, Казан Кремле турында слайдлар, музыкаль үзәк.
Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дәресе.

Дәрес барышы:

1)Оештыру өлеше:
Уңай халәт тудыру
-Укытучы- Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез,балалар!
Хәерле көннәр,сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телим һәммәгезгә

-укучылар- Исәнмесез, хәерле көн!
Һәммәбезгә- сезгә, безгә,
Сәламәтлек һәм иминлек
Булсын һәрчак илебездә!

2)Дежур укучы белән әңгәмә:
-Сыйныфта кем дежур?
-сыйныфта мин дежур.
-сыйныфта кемнәр юк?
-сыйныфта барысы да бар.
-урамда кайсы ел фасылы?
-урамда көз.
-бүген ничәнче число?
-бүген егерме өченче ноябрь.
-атнаның кайсы көне?
-бүген чәршәмбе.
-сез дәрескә әзерме?
-әйе, без дәрескә әзер.

2) Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын белер өчен, башта кроссворд чишеп алабыз.
Сорауларны игътибар белән тыңлагыз:
- Татарстанның башкаласының исеме ничек?
- Мәскәүгә Казаннан нинди поезд йөри?
- Казан шәһәрендә кайсы урамны җәяүлеләр урамы диләр?
- Метрода нинди транспорт төре йөри?
- Казан метросында ничә поезд йөри?
- Җир асты коридоры нәрсә дип атала?

К а з а н
“Т а т а р с т а н”
п о е з д
Б а у м а н
а л т ы
т о н н е л ь

( укучыларның җаваплары тыңлана, 1нче вертикаль баганада Кремль сүзе килеп чыга, 1нче горизонталь баганада Казан сүзе)

Укытучы: 1 нче вертикаль баганада килеп чыккан сүзне укыйбыз (Кремль) Бүгенге дәресебезнең темасы Казан Кремле.
Балалар, эпиграф итеп алынган сүзләргә игътибар итегез әле:
“Кремль – Казанның кайнар йөрәге” дип халык әйтә.
Дети, обратите внимание на слова, взятые эпиграфом к нашему уроку: “Кремль – живое сердце Казани», так говорят в народе.
Почему же Кремль называют живым сердцем Казани? На сегодняшнем уроке мы с вами будем искать ответ на этот вопрос?

Ни өчен Кремльне – Казанның кайнар йөрәге дип әйтәләр? Менә шушы сорауга без сезнең белән бергәләшеп җавап эзләрбез.

3) Ә хәзер язылган сүзләргә карыйбыз. Бу сүзләр - бүгенге дәрес өчен кирәкле сүзләр
(слайдка(тактага) карыйбыз, бүгенге дәрес өчен кирәкле сүзләр язылган):
Сыя- вмещается
Торгызырга – восстанавливать
Басып алырга- завоевать
Балкып тора- сияет
Барлыкка килгән – появились
Әйләндерелгән - окружён
Изге- святой

Укытучы: Башта үзем укып күрсәтәм, сүзләрнең әйтелешенә игътибар итегез. (укытучы сүзләрне укый)
Хәзер бергәләп укыйбыз.
Катя укый, Лена укый, Кирилл укый, Руслана укый.

Балалар, яңа сүзләрне сүзлекләрегезгә язып куегыз.
Мин сезгә “Казан Кремле” дигән текст әзерләдем (таратып чыга).

Башкалабызга кем генә килмәсен, кадерле кунакны иң элек Кремьлгә алып баралар. Казан шәһәренең тарихы шунда башланган, мең ел элек беренче биналар шунда барлыкка килгән.
Кремль Казансу елгасы буенда урнашкан, тирә яктан ул биек таш стена белән әйләндерелгән
1552 елда Иван Грозный Казанны басып алгач, Кремльдәге күп биналар җимерелә. 19 гасыр урталарында Хан сарае урынына Губернатор сарае салына.
Хәзер монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановның резиденциясе урнашкан.
Резиденциядән ерак түгел Благовещение соборы балкып тора.
Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны – Сөембикә манарасы- Казанның иң изге символы.
Кремльнең каршы ягында Спас манарасы тора. Казан кунаклары башта Кремльгә шул манара эчендәге капка аша керәләр.
Казанның меңъеллыгына Кремльдә искиткеч бай һәм матур Кол Шәриф мәчете торгызылды. Аның төп залына ике мең кеше сыя.
Кремль – Казанның гади бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны, горурлыгы, йөрәге.



4) Текст өстендә эш:
- У. Текстны укый.
- “ чылбыр” тәртибендә берәр җөмләләп укучылардан укыту.
Укытучы: Текстның эчтәлеге аңлашылдымы?
Аңлашылса, эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә русча җөмләләр әйтәм, ә сез текстан табып тәрҗемәсен укыйсыз.(найдите предложения, где говорится): ( предложения читать не по порядку)
Кто только не приедет в столицу, сначала дорогого гостя ведут в Кремль.
История города Казани началась там, и там же тысячу лет назад появились первые здания.
Кремль расположен на берегу Казанки, он вокруг окружен высокой каменной стеной.
В 1552 году, когда Иван Грозный захватил Казань, многие здания в Кремле были разрушены. К середине 19 века вместо Ханского сарая был построен Губернаторский сарай.
Сейчас здесь находится резиденция Президента Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова.
Недалеко от резиденции сияет Благовещенский собор. Самое древнее и памятное место Кремля – башня Суюмбике – это самый святой символ Казани.
Напротив Кремля находятся Спасские ворота. Казанские гости входят в Кремль через эти ворота.
К тысячелетию Казани в Кремле была восстановлена удивительно богатая и красивая мечеть Кул Шариф. В её основной зал вмещается около двух тысяч человек.
Кремль – это не просто исторический центр, это – душа, гордость и сердце Казани.

5) Укытучы: Рәхмәт, балалар, әйбәт эшләдегез. Ә хәзер әйтегез әле:
Сезнең Кремльдә булганыгыз бармы? Кайчан булдыгыз?
- укучы- җәй көне булдык.
Укытучы: җәй үтте,хәзер көз вакыты. Әйдәгез, җәй белән саубуллашыйк. (Сау бул,җәй! җырын җырлау)

6) Укытучы: Утырыгыз, балалар. Бүген без Казан Кремле турында бик күп мәгълүмәт белдек. Минем тагын өстәп шуны әйтәсем килә:
Бүгенге көндә Кремльдә “Манеж” күргәзмә залы, “ Эрмитаж- Казан” Үзәге, “Хәзинә” милли рәссам галереясе, “Ислам мәдәнияте” һәм “Татартан Республикасы һәм татар халкының дәүләт тарихы” , “Татарстанның табигый тарихы” “Бөек Ватан сугышы мемориалы”, “Табигать» музейлары эшлиләр.

Мы сегодня узнали много нового о Казанском Кремле, но я хочу добавить о том, что на сегодняшний день в Кремле есть Кремлевский выставочный зал «Манеж», Центр «Эрмитаж-Казань», национальная хадожественная галерея «Хазине», Музей исламской культуры, Музей истории государственности татарского народа и Республики, Музей естественной истории Татарстана Музей – мемориал Великой Отечественной войны, музей природы.
А сейчас вернемся к вопросу, который был поставлен перед вами в начале урока: Почему же Кремль называют живым сердцем Казани?.
Ә хәзер дәрес башында куелган сорауга әйләнеп кайтабыз: Ни өчен Кремльне – Казанның кайнар йөрәге дип әйтәләр?
Укучылар: -----------------------------------------

7) Укытучы: Рәхмәт, балалар, әйбәт җавап бирдегез.
Сезнең җавапларыгызны ныгытыр өчен, мин сезгә Кремль турында презентация тәгъдим итәм, аны 11 сыйныф укучысы ________________



8) Өй эше: “ Казан Кремле” турында сөйләргә өйрәнеп килегез
9) кайсы раслау дөрес?
10) Билгеләр кую.

Дәресебез тәмам ,сау булыгыз!


Кулланылган әдәбият:
Р.Р. НигъМәтуллина, Ф.С. Фәизова, В.А. Яковлева. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт., 6нчы кл.өчен татар теле дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан: Мәгариф, 208ел

У вас нет прав для создания комментариев.