Ф.Яруллинның "Чәчәкләр моңы"әсәренә анализ
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Фәнис Яруллинның “Чәчәкләр моңы” повесте буенча эшләнгән дәрес конспекты

Максат: 1.Укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы белән таныштыру.
2.Гореф-гадәтләрнең саклануына игътибар (исем кушу йоласы)
3.Әсәр белән эшли белергә өйрәтү.

Җиһаз: 1.Ф.Яруллин язган әсәрләр тупланмасы;
2.Ф.Яруллин-прозаик, драматург, шагыйрь, әкиятләр остасы-плакат;
3.Ф.Яруллин-безнең якташыбыз-презентация;
5.Синонимнар сүзлеге
Дәрес барышы:
1.Укучылар башкаруында җыр.
2.Укытучы.Әйе, безнең барыбызны да әниләр алып кайткан һәм төннәр буе иркәләп, сөеп, әкиятләр сөйләп без үскәнне көтәләр. Сез барыгыз да ата-ана канаты астында кайгы-хәсрәт белмичә, җылы кочакта үсәсез. Сезне еласагыз юатучы, ачыксагыз ашатучы, авырганда дәвалаучы кешеләрегез бар.
3.Өй эшен тикшерү:а). “Мин бәхетле” темасына язылган иншаларны Сайлап тыңлау.
Б) Нәсердән өзек тыңлау : (Әгълиуллина В.М нәсере)
Әниемә хат.( Һәрбер ана үз баласының җылы хаты итеп кабул итсен иде)
Кадерле әникәем!!!
Сине дөньяның иң гүзәл көне белән котларага рөхсәт ит.
Бердәнберем, якты таңым, ак хисләрем, газиз әнием! Син янымда булганда миңа алсу таңнар нигә кирәк? Чөнки син бит үзең якты таңым, җылы кояшым,сүнмәс йолдызым.Әнием, әниемкәем!
Синең күзләреңдә минем иң бәхетле көннәрем, гомер сукмагым чагыла. Минем җан сулышым синең җылы кочагыңда яшәгәнгә күрә-синең гомерең үземнекеннән дә кадерлерәк! Синең тавыш аша бар дөнья моңын, табигать сулышын ишеткәнгәнгә күрә-синең тавыш иң яраткан көем! Дөнья матурлыгын, табигать алмашынуын синең күзләр аша күргәнгә - синең күзләрең тирән, моңлы, назлы, чагыштырсыз кадерле!Йөрәгемнең җылылыгы чәчләремнән сыйпаучы җылы кулларыңда булганга күрә-синең куллар иң җылы һәм йомшагы! Әнием, күз нуркаем!
Мин сине бик яратам, өзелеп сагынам!...Көнме,төнме булсын синең яныңа кайтыр көнемне сәгатьләп киметеп көтәм, чөнки синең күзләреңне күргәндә, тавышыңны ишетеп яшәгәндә , җылыңны тойганда гына мин үземне бик бәхетле хис итәм. Синең һәр чәч бөртегеңне үбеп, һәр үпкән саен”Әнием,бәгърем” дип әйтәсем һәм айдагы Зөһрә кыз белән: “Миннән дә бәхетле бала юк!”-дип шатлыгым, бәхетем белән уртаклашасым килә. Минем бит иң кадерле кешем, күз карамдай кадерләп, саклап йөрткән ӘНИЕМ бар!!! Минем бәхетем тагы да зуррак, олырак булсын өчен әнием син озын гомерле булып, мәңге-мәңге яшь,исән- сау яшәргә тиеш.Һәркөн ходайдан сиңа хәерле гомер сорыйм. Мин яраткан, өзелеп яраткан күзләреңнән кайгы, сагыш яше таммасын өчен мин бар авырлыкка да түзәрмен, тик син генә бәхетле елмай.
Мин бит һәрчак синең назлы елмаюлы күзләреңне генә күрергә, шат тавышыңны ишетергә телим әнием.
Бик-бик яратып, һәрчак сине көтүче, сиңа ак бәхетләр теләүче кызың сине мең йолдызлар һәм ак чәчәкләр санынча үбеп кала. Ак чәчәкләр барыр юлларыңда болын тулы булса, йөрер сукмагыңда да кар чәчәкләр генә яусын һәм ап-ак кар өстендә гел янәшә булып, безнең җылы эзләребез генә ятсын. Сиңа минем иң-иң изге теләкләрем һәм дога итеп кабатлый торган сүзләрем бар караңгылыкны ерып килеп ирешсен:”Мин бик-бик яратам сине, әнием! Иң-иң кадерлем минем – син, әнием!”
Ходай миңа бик күп еллар шушы сүзләрне чәчләреңнән иркәләп, үбеп әйтергә, һәр иртәдә сине янәшәмдә күрергә насыйп итсен.
Өзелеп сине яратучың-кызың барын онытма..?!
Синең икмәктәй җылы кочагыңа сыенганчыга, бар чәчәкләр иркәлеге сеңгән кулларың чәчләремнән сыйпаганчыга, яныңа кайтып яраткан күзләреңне күргәнчегә кадәр исән-сау яшә әнием!!Җаным белән һәр мизгелдә синең яныңда мин әнием.Барыр юлларымны кар бураннар күмеп китсә дә, киек каз юлларын үтәргә туры килсә дә, кара төннәре белән ачы җил куркытып торса да синең җылыңны тоя-тоя мин кайтырмын. Тик син көт кенә, көт әнием...?! Яратып кызың Вәлия
4.Укытучы. Әйе, пар гаиләләрдә ата-ана белән бер ояда гөрләшеп яшәүләре бик рәхәт. Әмма безнең бу дөньяда бер ана назына, җылы сүзгә мохтаҗ балалар да бик күп әле. Бүгенге дәрестә без Ф.Яруллинның үксез балалар, аларның ачы күз яшьләрен сөртүче, шул үксез балаларның кайгыртучан әбиләренә әверелгән Миңлегөл апа турында язылган “Чәчәкләр моңы” повесте турында сүз алып барабыз. Сез инде хәзер буй җиткән, акыл утырткан, тиздән олы тормыш юлына аяк басасы кешеләр. Үзегезнең ояларыгызны корып,балалар тәрбиялисе кешеләр. Сезнең күңелләрегездә шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек матур сыйфатлар булсын иде.
Укытучы. Әсәр “Чәчәкләр моңы” дип атала. Моң үзе русчага тәрҗемә ителми. Синонимнарын табу: сагыш-грусть .
Проблемалы сорау: ни өчен әсәр мондый исем белән аталды микән?
Әсәрнең язылу тарихына тукталабыз.
Укучылар ..Ятим балалар язмышы аңа бик таныш. Ул әтисе үлгәч, үзе дә авыр шартларда үсә.Тик аларны әниләре ташламый, какмый-сукмый үстерә...
(Республикабызда һәм районыбызда балалар язмышы турында интернет мәгълуматы )
• Татарстанда хәзерге вакытта ятим һәм караучысыз калган балаларның саны 12 меңнән артып китә. Соңгы елларда республикада балаларны тәрбиягә алу эше җайга салынды. Нәтиҗәдә 7 балалар йорты ябылды, республиканың кайбер районнарында мондый учреждениеләр бөтенләй калмады. Бүгенге көндә ятим яки караучысыз калган балаларны тәрбияләү белән 2065 гаилә шөгыльләнә. Нарасыйларны уллыкка алырга теләүчеләр саны да кимеми. “Приют никадәр генә яхшы эшләмәсен, ул гаиләне алмаштыра алмый”, - дип саный спикер, алга таба көчне шушы юнәлешне үстерүгә җибәрү зарурлыгына басым ясап.
• Татарстан Дәүләт Советы депутатларына үз канаты астына балалар йортлары һәм приютларны да алырга тәкъдим ителә. “Әгәр ата-аналары юк икән, балаларны тормышка әзерләү өчен без җаваплы”, - диде спикер.
• Егет-кызларның интернат яки приют бусагасын атлап чыкканнан соңгы тормышын җайга салу мәсьәләсе көн үзәгендә тора. Аларга һөнәри белем бирү, торак белән тәэмин итү, балалар йортына эләккәнче булган фатирларын үзләренә кире кайтару проблемалары авырдан хәл ителә..
• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы балалар йортлары эшчәнлегенә килгәндә, быел бу учреждениеләрдән 107 бала чыга. Аларның җидесе – вузга, 61е башлангыч һәм урта махсус уку йортларына керергә ниятли, армиягә китәргә теләүчеләр дә бар. Ә торак шартларын яхшыртуга килгәндә, быел 309 яшүсмер сертификат алырга тиеш, әлегә 14 сертификат кына бирелгән.
• Мин ятим балалар турында бер шигырь таптым
• " ЯТИМЛЕК"
АНА НАЗЛАРЫННАН МЭХРҮМ БУЛЫП,
ЯШӘСӘ ДӘ АНСЫЗ НИЧЕК ТЭ,
КӨТЕП АНЫҢ КИЛЕП ЮАТУЫН
САБЫЙ БАЛА ЕЛЫЙ БИШЕКТӘ....

САБЫЙ БАЛА ЕЛЫЙ ҮКСЕП-ҮКСЕП,
ТИК КАЙДА СОҢ ГАЗИЗ ӘНКӘСЕ!?
КУЛЛАРЫНА АЛЫП СӨЙСЕН ИДЕ
ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТКӘН ӘТКӘСЕ...

БУ БАРЫ ТИК ТАТЛЫ ХЫЯЛ ГЫНА,
УЛ БЕР УЗЕ ЯКТЫ ДӨНЬЯДА.
ЯКЛАУЧЫСЫ,САКЛАУЧЫСЫ ДА ЮК,
БАЛАМ ДИЕП ЭЙТМӘСЛЭР АҢА.

ӘЙ,ӘНКӘЙЛӘР,ТАШЛАП КИТӘР БУЛГАЧ,
НИГӘ ТОРМЫШ БУЛӘК ИТТЕГЕЗ!
НИГӘ БЕЗНЕ ЖИРГӘ ТУДЫРДЫГЫЗ,
НИГӘ БЕЗНЕ ЯТИМ ИТТЕГЕЗ?!

ЯТИМЛЕКНЕҢ БАР АЧЫСЫН ТОЕП,
ӨМЕТЛӘРЕН ӨЗМИ КИЧ,ИРТӘ
КҮКРӘК ЖЫЛЫСЫН ТӨШЛӘРЕНДӘ ТОЕП
САБЫЙ БАЛА ЕЛЫЙ БИШЕКТӘ,
САБЫЙ БАЛА ҮКСИ БИШЕКТӘ ...

Укытучы. Безнең Баулы районында гына да ятимнәр саны 72 җитә. Шушы сабыйларның бик әзе генә ятимнәр. Нинди генә авыр сугыш елларында да берүзләре унар бала тәрбияләп үстергән, аларга очар канат куйган меңнәрчә аналар бар. Үзләренең балалары янына тагын ничә ятимне сыйдырган хатыннар да меңәрләгән. Дөньялар никадәрле генә авыр, газаплы булмасын, алар сабыйларыннан һич тә баш тартмаганнар бит. Ә хәзер? Үз баларыннан ваз кичеп, аларны бала табу йортларында калдырып чыгучыларга ни әйтергә? Бердәнбер булган ул яки кызын ятимнәр йортына тапшырып, яисә урамнарда, бәдрәфләрдә, вокзал тирәләрендә калдырып китүчеләрне, балаларын мәңгелек рухи гарипкә әверелдерүчеләргә, гомерлек бәхетсез итүчеләргә кем дип дәшәргә? Хәтта ерткыч хайваннар белән дә чагыштырып булмый. Җир йөзендә һәр җан иясе гомерен куркыныч астына куеп булса да, аны коткарырга ташлана. Ә кешеләр? Каян килеп чыга бу юньсезлек?
Укучылар: 1)Соңгы вакытта беркайда да эшләмәүче, яшәү урыны булмаучылар, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Андый кешеләрнең бала үстерерлек мөмкинлекләре юк;
2)Бала табучылар арасында хәзер мәктәп балалары да, студент кызлар да бар. Алар ата-аналарыннан, иптәшләреннән куркып, оялып, яисә тулай торактан, өйдән куып чыгарулары бар дип балаларын ташлыйлар;
3)Бирәк тә авыл , шулай ук шәһәр кызлары модага ияреп ныклап тарта, эчә башлыйлар. Таныш булмаган очраклы егетләр белән төн куналар һәм нәтиҗәдә беркемгә кирәк булмаган балалар туа, ятим калалар;
4)Кайбер хатын-кыз авырлы вакытта эчә, тарта. Анннан гарип балалар туа. Гарип балаларны аласы килмичә ташлый.
Укытучы. Тормышыбызда кеше үтерү, кыйнау, тупас сүз әйтү гадәти хәлгә кереп бара. Сезнең тормышыгызда мондый ялгышулар булмасын иде.
III.Ә хәзер повестның үзенә күчик.
-Повесть ничек язылган?
-Көндәлек рәвешендә. Җиңел укыла һәм аны чын күңелдән кабул итәсең.
-Повестьны укып чыккач, беренче тәэсирегез нинди булды?
-Укучыларның фикерләре:Балаларны жәлләдек.
Күңелгә авыр булды. Үзебез өчен сөендек.
Балалрны ташламасыннар өчен нәрсә эшләп була икән ? Шушы сорауга җавап табарга иде. Берәр ничек ярдәм итү җаен табарга кирәк.
Укытучы. Әйе, менә шушындый кайгы-хәсрәт тулган сары томшыклы, әле үрмәли дә белмәгән балалар янына эшләргә дип МИңсылу апа килә.
-Миңсылу апа элек кем булып эшләгән?
- Миңсылу апа гомере буе төзелештә эшләгән.
-Ничек балалар йортына килеп эләккән?
-Аның ярымисерек ирләрнең тозсыз мәзәкләрен тыңлап күңеле каешланып беткән һәм күңеле ниндидер бер сафлану, йомшару тели. Шуңа күрәдер инде, ташландык балалар күрсә, нидер эшлисе, күкрәктә булган бар җылылыгын, барлык мәрхәмәтен шул ятимнәргә өләшәсе килә.
Укытучы. Миңсылу апаны тормыш үзе дә кыерсыта. Ул үзе турында нәрсә дип сөйли?
Укучылар (74 бит, текст буенча)... “Ул үзе ана назына сусап үсә.
Укытучы. Балалар йортында эшләүчеләр аңа әүлия булып тоелалар. Әмма эшли башлагач, пешекчеләрнең, тәрбиячеләрнең оятсызлыгына исе китә. Аның йөрәге әрни. Шул юлларны табып укыгыз.
Укучылар: әсәрдән эзләп, кычкырып укыйлар. (...)
Укытучы. Миңсылу апаның күңелендә бер уй яши. Нинди уй ул?
Укучылар. Кешеләр дөняда ризыкларын бер-берләре белән бүлешеп яшәргә тиешләр. Дөняда саваплы ике нәрсә бар: берсе-мохтаҗлар белән ризыгыңны бүлешү, икенчесе-үксезләргә, ятимнәргә ярдәм итү.
Укытучы. Миңсылу апа балалар күңеленә ничек таба?
Укучылар (әсәрдән укыйлар):
• Мондагы сабыйларның күзләре моңсу, сагышлы, алар яшьтәшләре кебек еламыйлар да, кемгәдер сыенырга тырышмыйлар. Кулга алып иркәләүне дә көтмиләр. Моңсу күз карашларын бер ноктага төбәп, кешеләрне , тәрбиячеләрне күзәтәләр. Миңсылу апа һәр көн иртән сабыйларның башларыннан сыйпый, алдына утыртып сөя. Ә балалар кулга алып иркәләгәндә ничектер ятсыналар, куркып калалар. “Ай-һай, апа, ялгышмыйсыңмы, бу назларың безгә түгел, башка кешегә багышланмаганмы?”-дигән сыман, ышанып җитмичәрәк карыйлар.
• Миңсылу апа балаларга әкиятләр, җырлар өйрәтә. “Туган тел”, “Кояш, кояш мәңге балкый” җырларын чын йөрәктән җырлаганга рус балалары да тиз отып ала.
• Балаларның туган көннәрен билгеләп үтәләр.
• Үз малайлары белән группасындагы һәр балага альбом ача.
• Миңсылу апаның татар балаларын башка исем белән атауга җаны борчыла. Ул мулла чакыртып, исем кушу йоласын үти. Һәрбер бала үз исемен белә. Искәндәр исемле бала башта Александр, аннары Варлам дип әйтә башладык. Ә баланың күзләрендә шулкадәр әрнү, моң, рәнҗү.
Укытучы. Әйе, менә шушындый олы җанлы кешене балалар яраталар, аңа “әббә” диеп дәшәләр. Коллективта Миңсылу апаның үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән булуына сокланмаган кеше юк. Халкыбызда шундый бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торучы кешеләр бик күп. Безнең Баулыда да шундый изге кешеләр күп.
Ә хәзер дәрес башында куелган сорауга кайтыйк. Ни өчен повесть “Чәчәкләр моңы дип атала?
Укучылар:
• Көйсезләнгән, кәефсезләнгән чаклар була-әниең кулларына килеп сарыласың, аның назлы карашын, йөрәк җылысын тоеп юанасың.
• Кемгәдер үпкәләгән, рәнҗегән чакларың була-әниең кочагына сыенасың, аның тән җылысыннан эреп, тынычланасың.
• Әни кулларыннан да ышанычлырак таяныч булуы мөмкинме? Әни йөрәгеннән дә пакъ, җылы, якын, кадерлерәк нәрсә булуы мөмкинме? Балалар йортында тәрбияләнүчеләр ана назыннан, җылы сүздән мәхрүмнәр. Шуңа күрә дә аларның күңелләре боек, әниләрен сагынып моңаялар.
• Монда үскән балалар теплицадагы чәчәкләр кебек. Аларны йолыксаң. саргаерга торалар. Аларның күңелләре боек.
Йомгаклау.
Укытучы. Ф.Яруллинның хатын-кызга багышлап, язылган бер шигырен тыңлагыз әле.
Матурлап, чистартып,агартып
Үтәләр гел шулай көннәрең.
Акълыкка, пакълеккә куанып,
Җилләрдә җилферди керләрең.
Әгәр дә бер әмәл тапсалар
Керләнгән җаннарны юарга,-
Шикләнми тоттырыр идем мин
Аларны тик синең кулларга,-
Юарга, юарга, юарга.
Әйтерсең лә, гел Миңлегөл апага атап язылган бу юллар.
Өй эше:
“Минем сезгә әйтер сүзем бар...” дигән темага язма эш : 1.Инша 2.Эссе. 3.Шигырь Дәрес тәмам.

Кулланылган әдәбият:
1. Ф Яруллин “Чәчәкләр моңы”
2. Район газетасыннан мәкалә “Приютларда тәрбияләнүчеләр”

Әгълиуллина
Вәлия Мансур кызы

РТ, Баулы МБОУ “СОШ №6” Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.
телефон: 89600606340 ; 89375722099

У вас нет прав для создания комментариев.