Каюм Насыйри – күренекле галим, укытучы, педагог һәм әдип. “Әбүгалисина” повестена кереш дәрес.
Рейтинг:   / 22
ПлохоОтлично 

Каюм Насыйри – күренекле галим, укытучы, педагог һәм әдип. “Әбүгалисина” повестена кереш дәрес.
Эшләде: Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна – татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Югары Кибәхуҗа, 2013 ел.
Максат:
1. Дидактик. К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.
2. Үстерешле. “Әбүгалисина” әсәренең сюжетын ачыклау.
3. Тәрбияви.Укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Материаллар:
1. Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек – хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2001.
2. Татар әдәбияты тарихы. Том II.- Казан, 1985.
Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, компьютер, проектор, плакат:
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: күчермә (репродуктив), өлешчә эзләнү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, сәнгатьле уку, сүзлек өстендә эшләү, эчтәлек сөйләү, әңгәмә, китап күргәзмәсе, портрет белән эшләү, телдән сыйфатлама бирү
Дәреснең планы
1. Оештыру өлеше.
- укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.
- укучыларны барлау
II. Актуальләштерү.
1. Үткәннәрне кабатлау. Тест.
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
3. Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру.
1.К.Насыйниның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү:
2. “Әбүгалисина” повестен уку:
а) сүзлек эше;
б) укучыларның хикәяне укый башлавы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис турында ишеткәннәрне бергә туплау;
в) укучылардан беренче бүлеген укыту. Әбүгалисинаның бала чагы әсәрдә ничек сурәтләнә? Аңа нинди сыйфатлар хас? дигән сорауга җавап эзләү.
Әлеге бүлектә Әбүгалисина характерының нинди сыйфатлары ачылуын күзәтү;
г) икенче һәм өченче бүлекләрне укыту. Хәлвәфрүш белән патша кызына Әбүгалисина ничек ярдәм итә? дигән сорауга җавап бирү;
д) повестьны укытып бетерү. Әбүгалисина патшага, Әбелхариска каршы ничек көрәшә? дигән сорауга җавап бирү;
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Әбүгалисина белән Әбелхарис гыйлем көчләрен ничек кулланалар? дигән сорауга җавап бирү.
2. Әбүгалисинага сыйфатлама бирү.
3. Повесть нинди планда иҗат ителгән? дигән сорауга җавап бирү.

VI. Йомгаклау.
а) К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә нәрсә турында яза? дигән сорауга җавап бирү.
VII .Өйгә эш.
Повесть буенча сочинение язарга “Гыйлем алу – бәхетеңә бару”
Д әрес барышы
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
Яңа темага күчкәнче, алдагы дәрестә өйрәнгәнне искә төшерик. Без алдагы дәрестә нәрсә өйрәнгән идек?
Укучы: “Сөембикә” бәетен.
Укытучы: Укучылар, экранда “Сөембикә” бәете турында сораулар һәм аларга өч төрле җаваплар күрсәтеләчәк. Сез шул җаваплардан дөресен сайлап алырга һәм дәфтәрләрегезгә язып куярга тиеш (проектор ярдәмендә слайдларны курсәтү.
1. Сөембикә кем кызы?
а) Җангали кызы
б) Нугай морзасы Йосыф кызы
в) Сафагәрәй кызы
2. Сөембикәнең беренче ире?
а) Җангали
б) Сафагәрәй
в) Шаһгали
3. Сөембикә Сафагәрәйнең ничәнче хатыны була?
а) беренче
б) өченче
в) дүртенче
4. Сөембикә өстеннән Мәскәүгә хатны кем яза?
а) Хөршид – ана
б) Мәймүнә - ана
в) Зәләйха - ана
5. Дәреслектә тәкъдим ителгән “Сөембикә” бәете кем тарафыннан язылган?
а) Р.Батулла
б) М.Хәбибуллин
в) Г.Бәширов
6. Г.Бәширов “Сөембикә” бәетен ничәнче елда кулдан яза?
а) 1914
б) 1920
в) 1999
Укытучы: Дәфтәрләрне бер – берегез белән алыштырыгыз һәм җавапларны дөресләгез. (экранда дөрес җаваплар чыга)
1. б
2. а
3. в
4. а
5. в
6. а
Кемнең бөтен җавплары да дөрес, “5”ле куегыз, бер-ике хата булса – “4”ле, өч – дүрт хатасы булганнар “3”ле билгесе куя, аннан да артык хата юктыр. Чөнки биремнәр бик җиңел.
Укытучы: 1. Бүген без сезнең белән күренекле галим, укытучы – педагог һәм әдип Каюм Насыйринның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була.
К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган.
К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.
Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.
Күргәнебезчә, К.Насыйри катлаулы тормыш юлы үткән. Шул кыска гомер эчендә күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдыра.
1. Хәзер дәреслекнең 18енче битен ачабыз һәм “Әбүгалисина” повестен укый башлыйбыз. (Текст сәнгатьле итеп укытыла). Һәр бүлекне укып чыккач, сүздек өстендә эшне башкарабыз.
Сүзлек өстендә эш:
Мәгарә - тау куышы
Фисагурис – грек галиме Пифагорны шулай атаганнар
Кимия, симия, ихфа гыйлемнәре – кешеләр бик борынгы заманнардан бирле гыйлем көче белән төрле кыяфәтләргә кереп йөрү, кирәк вакытта яшеренеп йөрү, теләсәң нәрсә эшли алу белән хыялланганнар. Шундый гыйлемнәр бар дип ышанганнар.
Җәлладлар – үлем җәзасын җиренә җиткерүчеләр
Хәлвәфрүш – хәлвә пешереп сатучы
Кандил – берничә шәм яки электр лампочкалары куела торган зур шәмдәл
Шаһзадәләр –патша уллары
Җарияләр – бу урында сарай хезмәтендәге кызлар мәгънәсендә
Зәгъферан – сары буяу чыга торган үлән
Субашы – гаскәр башлыгы
Рәмел тактасы – багу, күрәзәлек итү өчен кулланыла торган корал
Хәким – акыл иясе, күпне белүче кеше
Укытучы: Укучылар, беренче бүлектә Әбүгалисинаның бала чагы ничек сурәтләнә? Аңа нинди сыйфатлар хас?
Укучы: Әбүгалисина үткенлеге, зирәклеге белән башка балалардан аерылып тора. Ул бик яхшы укый, укытучы ни генә әйтсә дә, ул бик тиз төшенеп ала, белгәнен бер дә онытмый иде. Шулай ук ул, укытучы сөйләгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, яшьтән үк китаплар укуга бирелә. Шуңа күрә бик күп нәрсәләр белә.
Укытучы: Укучылар, ә ничә яшьтә Әбүгалисина сабак укыта башлый?
Укучы: Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина инде бик күпне белүче гыйлем иясе булып җитешә, төрле фәннәрдән үзе дә башкаларга сабак укыта башлый. Үзеннән зуррак балалар да аннан дәрес алалар.
Тагын берничә ел үткәч, Әбүгалисина зур галим булып җитешә. Бохара тирәсендә аңа тиң, аның белән сүз көрәштерерлек кеше калмый.
Укытучы: Ә ул булган белеменә риза буламы?
Укучы: Ул риза булмый, тагын да тирәнрәк белем алырга тели. Туганы Әбелхарис белән бергәләп, гыйлем өстәп, алар туган илләреннән еракларга китәргә уйлыйлар.
Укытучы: Алар эзләгәнен табалармы?
Укучы: Әйе, алар бер елга мәгарәдә калырга уйлыйлар һәм шуңа бик ныклап әзерләнә башлыйлар.
Укытучы: Әбүгалисина һәм Әбелхарис тау куышына керергә ничек әзерләнәләр?
Укучы: Алар бик аз ашыйлар һәм бик аз эчәләр иде. Шулай итеп, үзләрен аз ашап торырга күнектерәләр. Көнгә егерме тиеш көмеш акча авырлыгындагы зәйтүн мае белән тукланалар, айга бер мәртәбә су эчеп сусауларын басалар. Мәгарәдә яндыру өчен бер елга җитәрлек май һәм башка кирәк-яракларны да әзерлиләр.
Укытучы: Мәгарәдә алган белемнәрне ничек язып алырга уйлыйлар?
Укучы: Алар үзләре белән суган суы алып керәләр, шуның белән бик кирәкле белемнәрне язгалап та алалар. Мондый “кара” белән язылган язу һичкемгә дә күренми, шик тудырмый, ә кирәк вакытта аны үзләре укый алалар.
Укытучы: Мәгарәдән чыкканда аларның тышкы кыяфәте нинди була?
Укучы: Алар ел буе мәгарәдә ятып, кеше кыяфәтләрен югалтканнар, чәчләре һәм тырнаклары җитеп, коточкыч бер төскә кергәннәр иде. Аларны күрү белән, сихерчеләр дип белеп, тотып алалар да шәһәрнең патшасы янына алып баралар. Патша аны – моны тикшереп тормыйча, шәһәр мәйданына алып барып, икесенең дә башларын кисәргә боера.
Укытучы: Ни өчен патша аларның башларын кисәргә боера?
Укучы: Чөнки бу вакытларда шәһәргә Көнбатыш ягыннан ике сихерче килеп, төрле бозыклар эшләп йөргәннәр, шәһәр халкын интектереп бетергән булалар.
Укытучы: Патшаның әмере үтәләме?
Укучы: Юк. Әбелхәрис һәм Әбүгалисина мәгарәдә алган белемнәрен кулланалар һәм исән калалар. Әбүгалисина күлгә чумып юк була, ә Әбелхарис сарай түбәсенә менеп юк була.
Укытучы: Әбүгалисина күлгә чумып юкка чыккач, кайда килеп чыга?
Укучы: Нил дәрьясына килеп чыга, аннан Мисыр шәһәренә бара.
Укытучы: Мисыр шәһәрендә Әбүгалисина кем белән таныша?
Укучы: Әбүгалисина Мисырда Хәлвәфрүш белән таныша һәм аңа кибәктән хәлвә пешерә. Хәлвәфрүш Әбүгалисинаның хикмәтле кеше икәнен белә һәм өендә калуын үтенә. Шул көннән алып, алар бергә тора башлыйлар.
Укытучы: Әбүгалисина Хәлвәфрүшкә ничек ярдәм итә?
Укучы: Әбүгалисина симия гыйлеме көче белән базар уртасына хәлвәфрүш өчен күп бүлмәле зур бер кибет барлыкка китерә. Хәлвәфрүш патша кызына гашыйк булгач, Әбүгалисина аларга ярдәм итә: гыйлем көче ярдәмендә аларны очраштыра.
Укытучы: Хәлвәфрүш белән патша кызының мәхәббәте нинди киртәләргә очрый?
Укучы: Кыз хәлвәфрүш белән очрашуын атасына хат белән язып җибәрә. Патшаның моңа ачуы чыга. Ул кызының гади егет белән очрашканына каршы килә һәм кызын каравыллырга куша. Ләкин кыз һәр көн юкка чыга. Патша нишләргә белми. Шуннан соң патшага Багдад патшасының Әбелхарис исемле зур галим һәм тирән акыл иясе бер вәзире барлыгын әйтәләр. Патша шатланып Әбелхарисны чакырып китермәкче була. Күп бүләкләр белән илчеләр җибәрә.
Укытучы: Әбелхарис нинди могҗизалар тудыра?
Укучы: Әбелхарис симия гыйлеме белән ерткыч бер карчыга барлыкка китерә.
Укытучы: Әбүгалисина патшага, Әбелхариска каршы ничек көрәшә?
Укучы: Әбүгалисина үзенең тора торган йортын Әбелхарис эзләп тапмаслык итеп яшерә, субаш белән җәлладны астыра.
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән “Әбүгалисина” повестен укыдык. Инде нәтиҗә дә ясыйк. Әбүгалисина белән Әбелхарис гыйлем көчләрен ничек кулланалар?
Укучы: Әбүгалисина үзенең белемен гади хезмәт кешеләренә ярдәм итү, тормышларын җиңеләйтү өчен файдалана. Әсәрдә ул бик кешелекле, ярдәмчел зат итеп тасвирлана. Әбелхарис исә патшаларга хезмәт итә.
Укытучы: Укучылар, инде Әбүгалисинага сыйфатлама биреп карыйк. Кайсыгыз, җавап биреп карый?
Укучы: Әбүгалисина кечкенәдән үк үткенлеге, зирәклеге белән башкалардан аерылып тора. Мәктәптә иптәшләре аның киезе астына бер бит кәгазь салып куйгач, Әбүгалисина аны сизә. Мисырга барып чыккач, фәкыйрь хәлвәфрүшкә ярдәм итә башлый, патшалар белән конфликтка керә. Төрле маҗаралы вакыйгалардан ул алардан өстен чыга.
Укытучы: Укучылар, повесть нинди планда иҗат ителгән?
Укучы: “Әбүгалисина” повесте фантастик планда иҗат ителгән. Анда, реаль тормыш эпизодларын сурәтләгән кайбер урыннар булу белән бергә, нигездә фантастик әкиятләр стиле өстенлек итә.
Укытучы: Дәрес ахырына якынлашты. Өй эшен язабыз: повесть буенча сочинение язарга “Гыйлем алу – бәхетеңә бару”.
Ә хәзер, йомгаклап, К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә нәрсә турында яза? дигән сорауга җавап бирик.
Укучы: К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә акылның намус белән бергә кушылырга тиешлеге турында яза. Шулай иткәндә генә ул кешеләргә ярдәм итә ала, ди.
Укытучы: Әйбәт. Дәрес тәмам, катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Билгеләр куела.

У вас нет прав для создания комментариев.