План-конспект "Габдулла Тукай Бала белән күбәләк"
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей

План-конспект
Тема: Г.Тукай “ Бала белән күбәләк”



Башкарды: Гыйльфанова Алсу Камиловна
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яшел Үзән - 2013


Тема: Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре

Максат: 1) әдәби шигырьгә анализ ясау, шигырьнең идеясен билгеләү
буенча белемнәрне камилләштерү;
2) фикерләү сәләтен үстерү;
3) күбәләкләрне саклау буенча проект ясау.
Җиһазлау: Тукайның портреты, , компьютерда презентация, күбәләк рәсемнәре, дәреслек, Тукайның шигырьләр җыентыгы

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәлләрегез ничек?
2. Яңа темага кереш.
1) Укытучы. Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә Габдулла Тукайның тормыш юлын үткән идек. Әйдәгез искә төшереп үтик әле.
-Габдулла Тукай кайда һәм кайчан туган?
-Аның әти-әнисенең исеме ничек булган?
- Әти-әнисе үлгәч аны кая кайтаралар?
- Казанда ул кемнәр гаиләсендә яши?
-Шуннан соң ул кайларда яши?
-Габдулла Тукайның беренче укытучысының исеме ничек?
-Габдулла Тукай нинди газета-журналларда яши?
-Ул ничәнче елда үлә?
-Ә Габдулла Тукайның музее нинди авылда?
- Молодцы укучылар.
3. Яңа материал аңлатуга әзерлек.
Тукайның әсәрләреннән рәсемнәр күрсәтелә. Укучылар белергә тиешләр. 1 слайд. Соңгы булып “Бала белән күбәләк” шигыреннән рәсем күрсәтелә. Укучылар дәреснең темасын үзләре әйтәләр.
4. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыреь өстендә эш.2 нче слайд. Текстның исеме авторның портреты.
1) мультфильм карау .
2) Сүзлек эше; 3 нче слайд
Көн күрмешең - тормышың
Хуш исе – приятный запах
Табаламсың - табаласыңмы
Рәнҗетмә – не обижай
3) шигырьне укытучының үрнәк укуы.
4) рольләргә бүлеп берничә баланың укуы
5. Ныгыту өлеше.
1.Сорауларга җавап бирү. 4 нче слайд.
- Малай нәрсә белән сөйләшә?
- Ә күбәләк нәрсә дип җавап бирә?
- Ничек уйлыйсыз күбәләк чынлыкта нәрсә ашый икән?
- Ул ничә көн яши?
- Күбәләк нинди җан иясе?
2. Күбәләкләрне саклау буенча проект ясау
6. Йомгаклау өлеше.
- Сезгә шигырь ошадымы?
- Сез үзегезгә нинди киңәш алдыгыз?
Укытучы: Укучылар Габдулла Тукай бөек шагыйрь. Бу дөньяда бары 27 ел яшәсә дә бик күп санлы әсәрләр язып калдырган.
7.Өй эше бирү.
“Бала белән күбәләк” шигырен ятларга
Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.