Итил суы ака торур.
Рейтинг:   / 40
ПлохоОтлично 
“Итил суы ака торур” романы– татар халкы рухи мирасының әһәмиятле чыганагы. Бу романда сәнгатьчә камиллек, образларны сурәтләүдә эзлеклелек һәм төгәллек күзәтелә, яшәешнең бар якларын үз эченә алуы белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә аерым урын тота.
Шуннан чыгып,хезмәтебезнең максатын түбәндәгечә билгеләдек:
тарихи әсәрләрне ныклап өйрәнү аша халкыбызның яшәү рәвешендәге төп сыйфатларын билгеләү.
1972 нче елда Н. Фәттахның «Итил суы ака торур» романы дөнья күрә.
Р. Салихов Н. Фәттахны татар әдәбиятында чын тарихи роман тудыручы әдипләрнең беренчесе итеп күрсәтә: «Башка татар әдипләренең соңрак иҗат ителгән тарихи романнары татар әдәбиятына 70 нче еллар башында Н. Фәттах ачкан ишекләрдән атлап керделәр»,— дип яза ул (Салихов, 1999, 254 нче бит).
Әдип тарихи романнарын гына түгел, татар романын яңа баскычка күтәргән язучы буларак әдәбият тарихына кереп кала.Әдип совет чоры татар прозасы кысаларында тәүге язучы буларак борынгы тарихны әдәби чагылдыру юлына аяк баса. Язылу тарихы, романны язуга этәргеч, төп тарихи чыганак булган факторларны әдип үзе болай тасвирлый : ”Хәзерге заман темасына язучыга барыннан да элек бүгенге тормыш тәэсир итсә, тарихи темага язучыга китап, язма әдәбият тәэсир итә дисәк, ялгыш булмас дип уйлыйм.Тарих бит ул үзе китап.Миңа бик нык тәэсир иткән беренче тарихи китап “Кабуснамә” XI гасырда яшәгән чын кешенең чын язмалары.Икенче китап итеп мин Усама ибне Мункызның “Үгет-нәсихәт китабы”н (“Книга назидания”)күрсәтә алам.Усама ибне Мункыз Сурия гарәбе, тәре сугышлары вакытында яшәгән, бик күп сугышларда катнашкан.Өченче китап итеп”Исландия саголары”н атап әйтәсем килә.Әйтәсе килгәнем шул: миңа үткән заманның үз кешеләре язып калдырган чын фактлар, чын вакыйгалар “беренче этәргеч”ләрнең берсе булды.Бу урында мин атаклы ибне Фадлан язмаларын укуымны һәм үземнең 1957 елда Болгар хәрабәләрен казуда катнашуымны искә алмасам, ”беренче этәргеч”ләр мәсьәләсе тулы булмас дип уйлыйм. Ибне Фадлан язмаларын уку, өйрәнү, ялау һәм җирдән казып алынган болгар әйберләрне үз кулларым белән тотып карау—болар барысы да, әлбәттә, беренче, иң беренче этәргечләр булгандыр.Болары күреп, тотып була торган “этәргеч”ләр.Ләкин “этәргеч”ләрнең күреп, тотып булмый торганы да бар.Анысы—мәхәббәт.Туган халкыма,туган телемә,культурама чиксез мәхәббәт йогынтысы.Бу тойгы беренче дә,икенче дә түгел,ул—төп этәргеч,даими этәргеч.Иң беренче чыганак ибне Фазлан язмалары булды.Моннан тыш,борынгы Болгарга, аның күршеләренә караган башка хезмәтләр белән танышып чыктым.”Романның тарихи чынлыгы авторын үзе тапкан фәнни нәтиҗәләренә нигезләнсә, вакыйгаларда катнашкан персонажлар чынлыгы аларның кичерешләрен дәлилләү нәтиҗәсенә бәйле.
Нурихан Фәттах болгарларның чиксез батырлыкларын күрсәтү кебек бик отышлы вакыйгалар язу белән мавыкмаган.Батырлык көчтә дә, гайрәттә дә, куркусызлыкта да түгел, сабырлыкта, ди.Зирәклекнең бер нәтиҗәсе буларак сабырлык борынгы бабайларның иң күркәм сыйфатлары итеп гәүдәләнә.
Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Идел-Чулман болгарлары дәүләтнең оешуы, төрле ыру-кабиләләрне берләштерү тарихы тасвирлана.Роман исеме—борынгы җырның беренче юлы.Шуннан чыгып, исеменең мәгънәсе—Идел ярларына сыеша алмый, иреккә омтыла. Иреккә чыга, җәелә һәм шулай итеп тереклек өчен уңайлы шартлар тудыра.
Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Идел елгасы буенда Болгар дәүләтенең оешу чоры тасвирлана.Илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган вакыйгалар кызыксынып, уйланып укырлык итеп сурәтләнә.Әсәрдә вакыйгалар Идел-Чулман буенда бара.Аның нигезендә Болгар ханы—Алмыш ханның шул тирәдәге кабиләләрне берләштерү өчен барган көрәше ята.Романда төп ике тарихи проблема куела.Беренчесе—кабиләчелектән, ыруглыктан күчеп, Болгар дәүләте төзелү, ә икенчесе—мөселман динен кабул итү.Әсәрдә сүз башлыча Акбүре ыруы турында бара.Ул ыру яшәгән җирләр, куе урманнар, тирән чокырлар белән әйләндереп алынган.Бу аларга башка ыруглар һөҗүменнән сакланырга уңайлы була.Ләкин Чулманга су төшкәч, ыруг өчен куркыныч көннәр башлана.Чөнки дошманнарга су юлы белән килү мөмкинлеге туа.Бу ыругның башында Күрән би тора.Акбүре ыруы, Казаяк ыруы, базарганнар, сартлар, румыннар һәм гарәпләр белән сәүдә итә.Алар терлекчелек, һөнәрчелек, игенчелек белән шөгыльләнә.
Акбүрелеләр тәңрегә табына.Бүре аларда изге хайван санала.Әсәрне укыганда, мин Акбүре ыруында яз көне үткәрелә торган бәйрәм—йолык туе белән таныштым.Язын йолык туе үткәреп, кеше үзенең яшерен уй-теләген әйтә.Явыз ияләргә йолык биреп, авыру кеше үзенең чиреннән котылырга тели.Бу бәйрәм тантанасында ук атулар, сөңге чөеп көч сынашу кебек уеннар үткәрелә.Хәзерге вакытта да безнең халыкта бу йолага охшаш бәйрәмнәр—корбан чалу, Сабантуй бәйрәмнәре сакланып калган.
Әсәрнең төп образы Тотыш—Акбүре ыруының башы Күрән би һәм Койтым бикәнең улы. Ул яшь, кызу канлы, горур, батыр, кыю, шул ук вакытта усал, башсыз.Аңын бу сыйфатларын без Йолдыз-кашканы корбан чалгач, бүреләрне үтереп изге нарат төбенә өеп куюы, төньякка сәүдә эше белән уңышлы барып кайтуы, Алмыш ханның күп сугышларда җиңүче булган өч батырына каршы чыгу күренешләрендә күрәбез. Көчле, дәртле, үз гамәлләренә җавап бирү дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән яшь Тотышның үзен күрсәтәсе килә.Үзенең көчен, җитезлеген ул фәкать сугышта гына күрсәтә ала.Шуңа күрә егет ил агаларының килешеп берләшү сәясәтенә каршы чыга.Тотыш табигате белән ирек сөюче шәхес.Аның ирек сөюенә йолалар, законнар каршы төшә.Тотыш башкалардан үзенең көче,чибәрлеге белән аерылып тора.Үзеннән өстеннәргә ул бервакытта да битараф кала алмый: я табына, я юкка чыгара.Үзендә фикер, теләк,сайлау иреген саклап калу өчен Тотыш гомер буе көрәшергә тиеш.Тотыш нинди генә көчле булмасын, йолаларны да, тирә-юньне дә, ханнарны берьялгызы гына җиңә алмый. Романтик рухлы геройның, гадәттә, язмышы ачы фаҗига белән тулы була. Тотыш белән дә шулай. Алмыш ханга әсир (тотык) итеп алынгач, ул хан кызы Аппакка гашыйк була. Мәхәббәт өчен ул күп нәрсәләрне югалта, әмма үкенми. Хатыны Тәңкәне, улын, илен калдырып, Аппакны коткару өчен ул Хәзәр каганы биләмәләренә китә һәм шунда югала.
Койтым бикә—Акбүре ыруының башы Күрән бинең хатыннарының берсе. Күрән бинең өлкән хатыны үлгәч, ул бинең ярдәмчесенә әйләнә.Ул бинең хатыны гына түгел, аның киңәшчесе дә.Чөнки Койтым бикә акыллы, төптән фикер йөртә белә, тапкыр, сизгер, кыю, тугры, нык ихтыяр көченә ия.Тормыш кыенлыклары алдында сыгылып төшми.
Бу чорда төрле төрки, Болгар ыруглары арасында еш кына үзара сугышлар булып торган.Аларның үзара дус булмавыннан, таркаулыгыннан Хәзәр ханы файдалана, аларның байлыгын тартып ала.Шуңа күрә Алмыш хан бергә тупланырга кирәк дигән фикергә килә.Һәм Болгар дәүләтен ныгыту өчен, Богдат хәлифәсенең ярдәменә таянырга уйлый.Моның өчен ислам динен кабул итәргә карар кыла.Ләкин ыруглар үз ирекләре белән ата-баба диненнән, йолалардан ваз кичәргә теләмиләр.
Моның өчен Алмыш хан кайсы ыругларны яу белән куркыта, кайсын мал биреп кызыктыра.Үз теләкләре белән Болгарга килеп кушылучылар табыла.Алмыш хан идарә иткән чорда Болгар дәүләте ныгый.Төрле ыруг халыклары үзара тыныч-тату, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр.
“Итил суы ака торур” романының әдәбият тарихы өчен никадәр әһәмиятле һәм кадерле икәнлеген Xарис Әшрәфҗанов болай бәяли: «Беренчедән, Нурихан Фәттах, совет чоры татар прозасы кысаларында тәүге язучы буларак, борынгы тарихны әдәби чагылдыру юлына басты. Шуның белән бергә, икенчедән, тоталитар режим шартларында әлеге факт милли дәүләтчелек тамырлары турындагы мәсьәләне кыю рәвештә сәнгать югарылыгына күтәрү тәвәкәллеге буларак бәяләнергә хаклы, өченчедән, татар прозасында борынгылыкны бәян итүдә фәнни ачышларның әдәби иҗат өчен нигез булуы гамәли расланды. Җыеп әйткәндә, «Итил суы ака торур»ның нәшер ителүе татар тарихи романының үсеш тарихында яңа дәвер башлану турында хәбәр итә» (Х.Әшрафҗанов, 1998, 65 нче бит).
Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романы бүгенге көн кешеләренә тарихи хакыйкатьне ачарга, халкыбызның бөеклеген, аның тарихтагы урынын һәм ролен тоярга ярдәм итә.Миңа калса,бу әсәрне һәрбер татар кешесе белергә,өйрәнергә тиеш

У вас нет прав для создания комментариев.