Муса Җәлил "Чәчәкләр" шигыре
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 
Йосыпова Гөлшат Рәхим кызы,Лаеш районы Габишево мәктәбе
Тема:М.Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыре.
Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен(татар төркеме)
Максат:
1.М.Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыре белән таныштыру.
2.Кеше һәм табигать образларының берлеген төшендерү.
3.Эстетик тәрбия бирү.
4.Шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Материал:
1.VI сыйныф дәреслеге .
2.Чәчәк рәсемнәре.

Дәрес планы.

1.Кереш.Актуальләштерү.-7мин.
Шагыйрьнең тормыш юлын сораулар ярдәмендә кабатлап китү.
2.Төп өлеш.Яңа белем һәм күнекмәләр
Формалаштыру.-20мин.
1.М.Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен укытучының укуы.
2.Укучыларның үзләреннән укыту һәм кыскача эчтәлеген сөйләтү.
3.Кеше һәм табигать образлары аша шигырьне анализлау.
а)Шигырь кайчан,нинди шартларда язылган?
ә)Шигырьнең жанры.
б)Шигырьдә сурәтләү чаралары.
в)Шигырьнең төзелеше.

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. -8 мин.

1.Авторның әйтергә теләгән фикерен белү.
а)Табигать матурлыгы аша шатлык хисен бирә.
ә)Шатлык һәм фәҗига янәшә яши, һәм алар кампа-каршы сыйфатка ия.
б)Батырлык эзсез югалмый .
2.Ни өчен шигырь “ чәчәләр” дип атала?
3.Шигырьне уку.

4.Йомгак.-7 мин
1.Шигырь ни туранда дигән сорауга җавап бирү.
- Шигырь табигать матурлыгы һәм аңа кампа-каршы булган сугышлар,
батырларның үлемсезлеге турында.
2.Шигырьгә балаларның мөнәсәбәтен ачыклау.
3. Билгеләр кую.

5. Өйгә эш- 3 мин
1. Якыннргыздан кемнәр сугышта катнашкан? Алар турында ниләр беләсез?
2. Теләгән кеше эчтәлеге буенча рәсем ясый.
Дәрес барышы.
1. Укытучы: Исәнмәсез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Узган дәрестә без кем турында сөйләштек?
2. Укучы: Муса Җәлил.
Укытычы: Хәзер шагыйрьнең тормыш юлын кабатлап китик. Балалар, куелган сорауларга кыскача җавап бирегез.
1. М.Жәлил кайчан туган?
2. М.Жәлил туган төбәк?
3. Әнисенен. исеме?
4. Әтисенең исеме?
5. Беренче шигырьләре сакланганмы?
6. Беренче шигыре ничэ яшендә басыла?
7. Кызының исеме?
8. Муса фронтка кайчан китә?
9. Муса Жәлил кайчан үтерелә?
Укытучы: Җавапларны тикшерәбез.(Тикшерү төрле формада үткәрелә ала: узарга тикшерү, укучыдан җавапларны әйттерү юлы белән һ.б)Үзбилгебезне куябыз.

2.Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен карап китик әле.
Хөр ил - ирекле ил
Дәвер - чор, гасыр
Юансын - кунеле кутэрелсен
Нәркис - нарцисс-,
/ рэсемнэре курсэтелэ
Сөмбел- гиацинт
Йөрәк түрендә- һәрвакыт истә
"Чәчәкләр" шигырен укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз. Укытучы: Бер кат үзегез укып чыгыгыз.. Кем кыскача эчтәлеген сөйли.
Укучы:: Шагыйрь балаларга болынга барырга, уйнарга, көлергә куша.
Болында чәчәкләр күп, алар балаларга охшаган. Бу җирдә кайчандыр каты сугыш булган, ә хәзер матур чәчәкләр усә. Шагыйрь сугышта үлеп калганнарны онытмаска, чакыра . Җирдэ тыныч тормыш булуын тели.
а) Укытучы: Әйе, бик дөрес аңлагансыз. "Чәчәкләр" шигыре 1943 нче елньң ноябрендә язылган. Муса Җэлил бу вакытта кайда?
Укучы: Муса >Кэлил эсирлектэ.
Укытучы: Дөрес, ә шулай да шагыйрьнең күңеле нинди хисләр белән тулы? Нэрсәнең киләчәгенә ул тулысы белән ышана.
Укучы: Шигырьдә без күбрәк шатлык хисләрен күрәбез. Ул җиңүгә, совет сугышчыларының батырлыкларына ышанган..
э) Укытучы: Бик дөрес. Шигырь нинди жанрда язылган?
Укучы: Бу- лирик шигырь.
Укытучы: Әйе, лирик герой үзенең сугышта күргәннәрен, киләчәктә тыныч тормышка ышанган шатлыклы хисләрен бирә
б) Шагыйрь бу шигырьдә балаларны нәрсәләр белән чагыштыра? Шул юлларны укыгыз.
Укучы: Чәчәкләр белән.
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы, хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.
Укытучы: Шагыйрь балалар белән чәчәкләр арасында нинди уртак якларны курә?
Укучы: Балалар матур, чәчәкләр дә матур. Чәчәкләр хуш исле, кечкенә балалардан да хуш ис килә, мәкләр кызыл, балаларның да иреннәре кызыл төстә.
Укытучы: Бик дөрес. Бу күренеш ничек атала?
Укучы: Чагыштыру.
Укытучы: Җил көйләп тибрәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Әле генә укылган юлларда гадәти булмаган берәр алымга игьтибар итмэдегезме? Чынлыкта, тормышта була алмый торган күрәнешләр юкмы икән?
Укучы: Җил тибрәтә, кояш нурлары иркәли
Жир-ана.
Укытучы: Дөрес.Кояш нурлары иркәли аламы? Укучы:Юк.
Укытучы:Бу сыйфатларга кемгэхас?
Укучы:Кешегә хас
Укытучы: Әйе,тере булмаган әиберләрне җанлы әиберләргә хас сыйфатлар
белән сурәтләүне очратабыз. Бу күренеш сынландыру дип атала.
Шигырҗдә сынландыруларны санап китик әле.
Укучы: Җил тибрәтә, җирнең йөрәге яралы, янган йөрәк, җир йотты h.б.
Укытучы: Бик әйбәт. Бу күренешләр ничек атала?
Укучы: Сынландыру.
Укытучы: "Ил өчен барды бу зур көреш", - ди шагыйрь. Ул нинди зур көрәш турында яза? М. Җәлил нинди сугышта катнаша?
Укучы: Бөек Ватан сугышында: Димәк, шагыйрь сугышта күргән хәлләрне сурәтли.
Укытычы: в Җир-ананың йөрәге нигэ яралы?
Укычы: Чөнки сугыш бөтен нәрсәне вата, җимерә, күп кешеләр улә.
Укытучы: Дөрес. Киселде күп батыр тормышлар. Янды зур калалар, авыллар. Бу юлларны укыгач, сезнең күз алдыгызга нинди күренешләр килде? "Киселде сүзен тагын ничек әйтергә була?
Укучы: "Улде" дип әйтеп була. Күп шәһәрләр, авыллар яндырылган, бик күп кешеләр үлгән. Каты сугыш булган.
Укытучы: Шул каннар һәм яшьләр аркылы,
Ил бөек җинүгә иреште.
Яз килде, дулкынлы, ялкынлы.
Чәчәккә төренде җир өсте.
Бу юллар нәрсәне аңлаты
Укучы: Сугыш беткән. Тыныч тормыш башланган.
Укытучы: Шагыйрь калган юлларында кемнәргә эндәшә, аларга нинди булырга куша?
Укучы: Балаларга эндәшә. Бу көннәрне, сугышта үлеп калучыларны онытмаска, шат, күңелле яшәргә чакыра.
Укытучы: Сез авторның бу теләге белән киләшәсезме?
Укучы: әйе, чөнки сугышта безнең дә якын кешеләребез үлгән. Сугыш һәр гаиләгә кайгы китергән. Безгә тыныч тормыш бирүчеләрне онытырга хакыбыз юк.
Ә хәзер кыскача гына ритм, рифма турында сөйләшеп китик. Ритм нәрсә ул?
Укучы: Ул басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең бил геле бер күләмдә килүе.
Укытучы: Дөрес. Биредә һәр юлда ничәшәр иҗек?
Укучы: Тугызар.
Укытучы: Бил геле бер тәртипкә ия. Бу укырга җиңеллек тудыра. Ә рифма нәрсә ул?
Укучы:Шигырь юлларында соңгы сүзләрнең- иҗекләрнең бер берсенә аваздаш булуы.
Укытучы: Дөрес. Куплетның кайсы юллары охшаш яңгырашлы инде?
Укучы: Икенче һәм дүртенче.
Укытучы: Дөрес. Бу шигырьнең матур яңгырашын тудыра.
3. Ә хәзер җыел, нәтиҗәләр ясыйк инде. Бу шигыйрь башында нинди хис белән очраштык?
Укучы: Шатлык хисе белән.
Укытучы : Дөрес матурлык, шатлык хисе. Без автор табигать матурлыгы
аша шатлык хисен бирә дип әйтә алабызмы?
Укучы: Әйе.
Укытучы: Матурлык белән янәшә нәрсә тасвирланды.
Укучы: Коточкыч авыр сугыш.
Укытучы: Авыр сугыш Бөек Җину белән тәмамлана. Батырлар онытыламы.
Укучы: Юк, аларның каны тамган җирдә хәзер матур чәчәкләр үсә.
Укытучы: Ни өчен шигырь "Чәчәкләр" дип атала?
Укучы: Чәчәкләр балалар белән чагыштырыла. Шигырьдә чәчәкләр дә,
балалар да матур, тыныч тормышны күрсәтүче билгеләр.
4.Укытучы: Мин дә сезнең белән килешәм. Хәзер шигырьне укыйк.
Менә дәрес ахырына якынлашты. Йомгаклап, бу шигырь нәрсә турында?
Дигән сорауга җавап бирик.
Укучы: Шигырь табигать матурлыгы, сугыш, батырларның үлемсезлеге
турында.
Укытучы: Дөрес. Шигырьгә карата мөнәсәбәтегез нинди?
Укучы: Шигырь белән танышкач, мин М. Җәлилнең үзенә сокландым. Авыр
шартларда булына карамастан, ул шундый матур шигырь язарга көч
тапкан. Бу үзе батырлык дип саныйм мин. Димәк ул туган илен үлеп
яраткан, шуңа курә балаларны да шуңа чакыра.
5. Укытучы. Дөрес. Дәрестә актив катнашканыбыз өчен рәхмәт. Өй эше
алыгыз. Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.