Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Проектның максаты: Г.Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирү,”Алмачуар” хикәясен укып,анализлый белү,кызыксыну уяту ,дәрестә алган белемнәрдән тыш өстәмә материал туплауга юнәлеш бирү,иҗади сәләтне үстерү.Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.
Проектның бурычлары: Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү;кече яшьтән үк балаларны педагог җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проект эшенә тарту , мәгълүмат туплап,эзләнеп ,нәтиҗә ясарга өйрәтү.
Проектка юнәлеш бирүче сораулар:
1. Язучы биографиясе белән танышуны һәм иҗаты турында гомуми күзаллауны ничек булдырырга?
2. Укучыларда “Алмачуар” хикәясенә ничек кызыксыну уятырга һәм аны әдәби телдә үзләштерергә ничек булышырга?
3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләүне ничек булдырырга?
4. Әсәр аша укучыларда шәфкатьлелек, гаделлек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләүгә һәм әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлауга ничек ирешергә?
Төп сорау:
Ни өчен без Галимҗан Ибраһимов иҗатын һәм аның “Алмачуар” хикәясен өйрәнәбез?
Проблемалы сораулар:
1.Галимҗан Ибраһимовның күпкырлы иҗаты турында беләбезме?
2.Бәхилләтү, дога кылдыру, иманга килү, рәнҗетү, рәхмәт уку кебек гамәлләрне бәяли алабызмы? 3.Авыл халкының үзара аралашу, киңәшләшү, хәл белеп тору, бер-берсенә ярдәмләшү кебек борынгыдан килгән гадәтләре безгә танышмы?
4.Гаделсезлек нәрсә ул?
Хикәяне өйрәнгәндә кирәкле сораулар:
1.Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?
2.“Алмачуар” әсәре ничәнче елда язылган? Бу елларга нинди вакыйгалар хас һәм ул еллар нәрсә белән үзенчәлекле?
3.Ни өчен әсәр “Алмачуар” дип атала? Аның төп герое кем?
4.Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?
5.Сабан туе бәйрәме авылда ничек үтә? Сабан туенда иң зур ярыш нинди? Сабан туена атларны ничек әзерлиләр?
6.Хикәянең эчтәлегенә карата мөнәсәбәтегез нинди?
7.Сез ничек уйлыйсыз: әсәр укучыларда нинди сыйфатлар тәрбияли?
8. Әлемгол бай үзенең данлыклы биясен Хафизга биргәч, халык ни өчен шикәләнә? Халыкның бу хисләрен белдерү өчен язучы нинди чаралар (чагыштырулар, мәкальләр) куллана?
9. "Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арслан кебек гайрәтле булган дип сөйлиләр. Тирә-якта исә теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган..." Бу өзектә кем турында сүз бара? Сез аны ничек күз алдына китерәсез, сурәтләп сөйләгез яисә рәсем итеп ясагыз. Андый кешеләргә карата нинди мәкальләр әйтергә була?
10. "Мәйдан гөж килә" дигәннән нинди күренешне күз алдына китерәсез? Тасвирлап сөйләгез, сурәтләп языгыз яисә рәсем итеп ясагыз.
11. "Халык диңгезе", "мәйдан кайный", "яшел тавыш", "көмеш тавыш" дигән сүзләр әдәбият теориясендә ничек йөртелә, уйлагыз. Тагын нинди мисаллар китерә аласыз?
12. "Көн чаба, төн чаба", "көн еладым, төн еладым" дигән тәгъбирләр халык авыз иҗаты әсәрләренең кайсы жанрында очрый? Бу сүзләрне автор ни өчен куллана, шул хакта фикерегезне әйтегез.
13. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйсыз, сөйләп күрсәтегез: "дөнья җимереп эшләргә", "моңарчы муены камыт күрмәгән симез бия", "без бурлы бия аркасында аякка бастык", "нә арба, нә чана вакыты", "бер сүз белән туктата", "мөлдерәп төшәргә-тамарга торган күз яшьләре", "мыек астыннан көлеп", "шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм".
14. Түбәндәге җөмләләрне укыгыз. Вакыйга сезгә таныш. Закирның кичерешләрен ничек бәялисез? Шуны хикәяләп языгыз.
Нидәндер йөрәгем жу-у итеп китте.
Колак салдым.
Мин тагы курка төштем.
Күңелем тынычланмый, ятсам да күземә йокы керми.
Мин шашып киттем.
Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым.
Үзмне-үзем белмәдм, шул якка очтым.
Ни күрим?!
Ни эшлим? Аптырадым. Каттым...
Кычкырып елап җибәрдем.
15. "Алмачуарым белән бергә мин дә авырган - йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым". Бу өзекне ничек аңлыйсыз? Мондый хис сезгә танышмы? Шул хакта үз фикерләрегезне әйтегез.
16. "Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша, җир-күге, бөтен дөньясы - минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела". Нинди вакыйга уңае белән сезнең шундый шатлык хисе татыганыгыз бар? Сурәтләп языгыз.
17. "Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала". Бу юлларда кешенең нинди халәте сурәтләнә? Җаваплылык хисен сез ничек аңлыйсыз? Шул хакта фикерегезне әйтегез.
18. "Боларны күргәч каушап калдым: берсеннән-берсе асыл маллар: өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!" Бу өзектән ни аңлыйсыз? Закирның күңелендә нинди хисләр туа, аны ничек дип әйтәләр?
19. "Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз". Бу юлларны ничек күз алдына китерәсез?
Проектны тормышка ашыру планы:
1 нче этап. Китапханәдән, интернеттан, китап-журналлардан,авылның аксакалларыннан сайланган тема буенча мәгълүмат җыю.
2 нче этап.Материалны өйрәнү,чагыштыру,анализлау. План нигезендә билгеле бер эзлеклелеккә салу.
3 нче этап.Теманы ачу өстендә эш,редацияләү.
4нче этап. Җыелган мәгълүматлардан буклет, презентация төзү.
5 нче этап.Эшне тәкъдим итү,яклау.
6 нчы этап.Үз хезмәтеңне тарату,яктырту (мәктәп сайтына урнаштыру,класстан тыш чараларда файдалану,түбән классларга тәкъдим итү,газета-журнал битләрендә яктырту һ.б.)
Проектның визит карточкасы:
Укучыларны кызыксындыру максатыннан ,тема һәм эшләр,презентация,реклама тәкъдим ителә.
Проект эшен башкару ,укучыларның эзләнү эшчәнлеге:
-укучы үзен кызыксындырган шәхси теманы, биремне сайлый;
--проект эшенең планы төзи ;
- укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя.
Проект эшчәнлеге вакытында консультация һәм дөрес юнәлешне күрсәтү.
Укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәләре:
-чыгыш,реферат,эзләнү эше һ.б.
-презентация;
-иҗади эшләр;
-рәсем һәм схемалар,таблицалар,интернет-ресурслар
Проектны яклау ,эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итү.
Фикер алышу,гомумиләштерү,нәтиҗә ясау.
Үзбәя.
Укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Татар әдәбияты белән кызыксыну уяту, әдәбият буенча белемнәрне тирәнәйтү,милли хәзинәләребезне өйрәнү,саклау.
Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда,бәйгеләрдә куллану,
газета-журналларга тәкъдим итү.Мәктәптә уздырылган фәнни –практик конферецияләрдә чыгыш ясау.

Йомгаклау.
5 нче сыйныфта өлешчә проект, мөстәкыйль фәнни –тикшеренү эшчәнлегенә әзерлек эшен дәвам итү (башлангыч сыйныфларда ук моңа нигез салына) зур әһәмияткә ия дип уйлыйм.

У вас нет прав для создания комментариев.