Тукай һәм яз
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Яз һәм Тукай...
Гел янәшә атлый.

А.Б.Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май.
Төрле бәйрәмнәр үткәрәбез
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз.Аны яратабыз,зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Халкым күңеленә ак нур сиптең
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

Былтыр: Бүген нинди бәйрәм булсын инде я? Гөрләвекләр җырлый-җырлый агып киткән,басуларда карлар эреп беткән.Бу гап-гади көн бит. Мин бернинди бәйрәм дә күрмим. Утын бетеп килә,урманга барышым иде.

Шүрәле: И Былтыр,Былтыр! Синең бар белгәнең утын, басу, эш инде. Бәйрәм итәргә белергә дә кирәк.

Былтыр Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьдада кызыл белән язылмаган бит. Сез беренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне килеп җиткәч җитешмәс идегез, бер атна алдан бәйрәм итә башламасагыз.

Шүрәле: Син,Былтыр, дөнья куа-куа үзеңне барлыкка китереп, халыкка таныткан кешене дә оныткан соң икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп,яхшылап уйлап кара әле. Бүген нинди көн?

Былтыр Сишәмбе көн.

Шүрәле: Былтыр, синме соң бу? Мине, кешеләрне кара урманга алдап алып кереп кытыклап үтерүче - хәйләкәрне җиңә алган, батыр, тапкыр, акыллы егетме? Сиңа ни булды?

Былтыр ( башын тотып). Юк мондый хәл булырга тиеш түгел. Безне кешеләргә таныткан, балаларның яраткан герое иткән, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайны онытырга ярыймы соң? Тукайны оныткан икән, димәк ул туган телен дә онытачак.

(Күбәләк белән кыз керә)

Шүрәле: Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп!

Г.Тукайның кайсы шигыренең герое –күбәләк. Искә төшерергә ярдәм итегезче.

Бала:
Әйт әле, Күбәләк, Ничек соң тормышың?
Сөйләшик бергәләп: Ничек көн күрмешең?
Бу кадәр куп очып Сөйләп бирче тезеп,
Армыйсың син ничек? Табаламсың ризык?

Күбәләк:
Мин торам кырларда, Тик гомрем бик кыска:
Болында, урманда; Бары бер көн генә,—
Уйныймын, очамын Бул яхшы, рәнҗетмә
Якты көн булганда. Һәм тимә син миңа!

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Кыз Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, әниемә, җыеп алыйм әле.

Шүрәле Әй, сылу кыз, кил әле!
Килче бире,уйныйк бераз кети-кети.
Бер дә шикләнмә, кызый син,
Мин карак,угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да
Мин бик үк тугры түгел

Кыз Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан икәү бергә мәктәпкә, Тукай бәйрәменә барырбыз.

(җыр Шүрәле)
Куплет 1
Борын-борын заманда, Язучыбыз Тукай да
Мин әле булмаганда, Сине күптәннән белгән
Яшәгәнсең урманда, Начарлык эшләмә дип,
Әкият оясында Сиңа зур сабап биргән

Припев:
Шүрәле, шүрәле, Кети-кети уйнаудан
Әйдә дуслашыйк әле, Башка берни белмисең,
Йөрмә әле урманда, Өйрәтербез көн буе,
Яннарыма кил әле. Әгәр үзең теләсәң

Куплет 2
Былтыр кыскан бармагың Ачуланма, дускаем,
Авыртмыймы быел да? Туп-туры әйтүемә
Кешеләрне кытыклап Төшенгәнсеңдер инде
Юктыр инде уеңда. Дөрес эшләмәвеңә

Припев:
Шүрәле, шүрәле, Кети-кети уйнаудан
Әйдә дуслашыйк әле, Башка берни белмисең,
Йөрмә әле урманда, Өйрәтербез көн буе,
Яннарыма кил әле. Әгәр үзең теләсәң
Припев:
Шүрәле, шүрәле, шүрәле, Кети-кети уйнаудан
Әйдә, әйдә, дуслашыйк әле, Башка берни белмисең,
Йөрмә әле урманда, Өйрәтербез көн буе,
Яннарыма кил әле. Әгәр үзең теләсәң.

Кыз. Әйдә киттек Сөләй мәктәбенә бәйрәмгә.

А.Б.Балалар, кайсы язучының әкият геройлары белән очраштык. (Г.Тукай)
Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
-Слайд ( биография)

А.Б. Без бүген Г.Тукай әкиятләре, шигырьләреннән төзелгән “Тамчы - шоу” уенына җыелдык. Уенда ике команда –“Шүрәле” һәм “Былтыр” катнаша.
Сүз 1нче командага бирелә.
1. Шүрәле:
Тукай абый шигырьләрен
Өйрәнәбез дәрестә.
Тырышлык һәм зирәклек
Юлдаш булсын һәр эштә!
Сүз 2 нче командага бирелә.
1. Былтыр.
Кирәк икән җырлыйбыз,
Кирәк икән сөйлибез.
Тукай абый шигырьләрен
Бик яратып укыйбыз.

Уеныбыз 7 тукталыштан торачак.Уенны башлыйбыз.

1 тукталыш. “Мин башлыйм, син дәвам ит” дип атала.

Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда... (Ак бабай)

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын ... ( Карлыгач)

Кырга ак кардан (Җир йокысы)

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр, (Сабыйга)

2 тукталыш “Кара тартма”

1 төркемгә: – Бу әйбер песинең уйнаган уенчыгы. Нәрсә ул һәм кайсы шигырьдән? (Шаян песи)

2 төркемгә: – Бу кайсы хайванның ашамлыгы. Аның белән кемне кайсы шигырьдә сыйлыйлар? ( Гали белән кәҗә)

3 тукталыш. Рәсемнәр арасыннан шигырьләргә туры килгән рәсемнәр табу.

“ Туган авыл” “Бишек җыры” “Кызыклы шәкерт”

4 тукталыш. Әсәрләрне сәхнәләштер.

“ Эш беткәч уйнарга ярый” “Һәркем эштә”

5 тукталыш. “Исемдә калганнар” истә калганмы?

1.Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)
2. “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме? (Акбай).
3. Габдулла Тукай кайчан туган? (1886 ел 26 апрель).
4. Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? ( Сасна )
5. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
6. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )
7. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка ).
8. “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )
9. Тукай үлгән ел? ( 1913 )
10. Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра? ( Шәрифә карчыкка )
11. “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
12. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
13. Шагыйрь үлгән шәһәр? ( Казан )
14. Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )
15. Г. Тукайны кечкенә чагында ничек атыйлар? (Апуш)

6 тукталыш “Әкиятләр илендә”

Мин сезгә бер өзек укыйм, сез аның кайсы әкиятеннән алынган икәнлеген әйтерсез.
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...
(СУ АНАСЫ )
Тикшерү: экран – рәсем
12 Балалар, әйтегез әле. “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?
(“Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.)
Тагын бер әкиятнең өзеген укыйм.
Китте болар. Бара, hаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.
(КӘҖӘ белән САРЫК.)
Тикшерү: экран-рәсем.
17 “Кәҗә белән сарык” әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә? ( Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.

7 тукталыш Балалар. Г. Тукайның тагын бер табышмак – шигыре дә бар. “Бу кайчак була? Дигән сорауга җавап бирегез.
1) Көннәр озая, 2)Ашлыклар үсте,
Төннәр кыскара, Башаклар пеште,
Бу кайсы вакыт? Кояш пешерә
Я, әйтеп кара. Тиргә төшерә.
(Яз) (Җәй)
3)Кырлар буш кала 4) Һәр җир карланган,
Яңгырлар ява, Сулар бозланган, -
Җирләр дымлана Уйный җил, буран
Бу кайчан була? Бу, кайчан туган?
(Көз) (Кыш)

Йомгаклау.
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай
Азатлык,дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә
безнең замандаш Тукай.

 Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән “ Туган тел ” җырын башкарыйк.
( Туган тел)
Туган тел!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 Шуның белән сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган “ Тамчы — шоу” уеныбыз тәмам. Барыгызга да исәнлек, зур уңышлар телибез.
Әлмәт муниципаль районы
Ринат Галиев исемендәге
Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Хайбрахманова Эльвира Габделмәҗит кызы.

У вас нет прав для создания комментариев.