Казанга сәяхәт
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
1.МБОУ «Габишевская СОШ» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан

2. название разработки

Казанга сәяхәт
(Рус төркеменең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы. Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)

3.Захарова Рузиля Айтугановна

категория-I квалификационная категория, учитель татарского языка и литературы

4. 2014 год

Тема: Казанга сәяхәт.
(Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен Р. Хәйдәрова дәреслеге буенча)
Максатлар:
1. Татарстан республикасы,аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү;
2.Сөйләм культурасын үстерү,баету;
3. Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү,коллективизм сыйфатын тәрбияләү.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар: Практикум дәрес һәм биремнәр үтәү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле” 5нче сыйныф өчен дәреслек,компьютер,проектор,тема буенча презентация материалы.

Кулланылган структуралар:
Хай файв
Тэйк оф- тач даун.
Куиз-куиз-трэйд.
Фолоу зе лидер

Дәрес барышы:
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.Хай файв структурасы ярдәмендә.

1)Оештыру өлеше:

- Исәнмесез кадерле кунаклар, укучылар!
Исәнмесез, балалар!
Матур булсын көнегез!
Көләч булсын йөзегез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне,
Дөрес, матур утырыйк,
Дөрестә җавап бирик!
-Укучылар, хәлләрегез ничек? (күрсәтәләр)
-Бүген сыйныфта кем дежур?
-Бүген ничәнче число?
-Атнаның кайсы көне?
- Татарстанның башкаласы?
-Казан нинди шәһәр?

2) Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү

Куиз-куиз- трэйд структурасы ярдәмендә(Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”.
Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.
- Барыбызда бастык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче кыска булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.
- Эшли башладык .
- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз.

- Укучылар,нинди кызыклы сораулар булды?

2нче слайд
Укучылар,хәзер без сезнең белән кроссворд чишәбез.

Вятка елгасының борынгы исеме.(Нократ)
Кайсы шәһәр балык исемен йөртә?(Алабуга)
Дакар – Париж марафонында җиңеп чыккан машина?(Камаз)
Чаллы шәһәре кайсы елга буена урнашкан? (Кама)
Татарстан гимнының авторы.(Яхин)
Укучылар,карагыз әле,нинди төп сүз килеп чыкты?(Казан)
Сез ничек уйлыйсыз,бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? (Казан)
Без бүген Казан темасын кабатлыйбыз,Казанга сәяхәткә чыгабыз.

3нче слайд
Тэйк оф – тач даун структурасы(укытучы сорау бирә,риза булган укучы баса,риза булмаса басмый)

Казан яңа,яшь шәһәр
Казанда Кол Шәриф мәчете бар
Татарстанның башкаласы – Мәскәү
25 август – Республика көне
30 август – Республика көне
Татарстанның үз дәүләт символлары бар
Татарстан флагында 2 төс бар

3) Ныгыту

Дилогларга кирәкле репликаларны өстәп язарга.

1) - .... ?
- Казанда татар театрлары, курчак театры, Качалов исемендәге рус театры бар.
2) – Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?
- ... .
3) - .... ?
- Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.
- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).
- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

Конэрс (Сайлаган почмакка басалар,парларда аралашалар)
Укучылар,әгәр сез Казанда булсагыз,кайсы театрга барыр идегез?Камал,Качалов,Опера һәм балет ,курчак театрларына
Салават,тимур ни өчен Камал театрын сайлаган
Ярослав,син опера һәм балет театры турында нәрсә беләсең?
Рәхмәт,укучылар!
Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
Сез Казан турында нәрсәләр белдегез?

5. Йомгаклау:
1) Өй эше.

Җөмләләрдә билгеләнгән сүзләргә сорау куй .
Казан- студентлар шәhәре.
Казан- борынгы шәhәрләрнең берсе.
Безгә курчак театрыннан артистлар килде.

2) Билгеләр кую

У вас нет прав для создания комментариев.