Фронттан хатлар
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Фронттан хатлар.
Кан коюлы hәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 69 ел вакыт аерып тора. 69 нчы тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә.
Сугыш... Ә нәрсә соң ул? Сугыш ул минем өчен бабам, аның якты истәлеге. Шуңа күрә сезгә бабам – Галиев Нурлыгаян Габдрәхим улы турында сөйләргә телим. Сугышка кадәр үк инде Мөслим районында бик танылган, хөрмәтле укытучы булган ул. Үзе эшләгән Иске Әлмәт авылында аны яратып, Галиев абый дип йөрткәннәр. Аның турында истәлекләрне мин әтиемнән ишетеп һәм сандык төбендә менә инде 72 елдан артык сакланып килгән хатлардан беләм. Дистә еллар саклану нәтиҗәсендә таушалган, саргая төшкән. Гарәп графикасы белән дә, кириллица белән дә язылган хатлар... Бу хатларда аның уйлары, якты өметләре, изге теләкләре, шатлык һәм борчулары салынган.
1942нче елның март аенда үз теләге белән сугышка китә ул. Новосибирскига бер ай йөк машинасы өстендә баралар. Анда, элемтә взводында бер ай укыганнан соң, фронтка керәләр.
Хатларны укыйм. Юлга кузгалганның беренче көненнән үк җай чыккан саен өйдәгеләргә сәлам юллаган. “Мәхтүмә, улым Марсель һәм кечкенә кызым Лиза! Өчегезгә дә миннән сагынып сәлам... Үзем хәзергә исән. Шулай да яшь кеше түгеллегем сиздерә, тәнем бик “борчылган” икән...Ашарыгызга бармы? Икмәк бирәләрме? Балаларны ач тотма, ачлыктан да начар нәрсә юк.” Бу хат Новосибирск өлкәсенең Сталинск шәһәреннән килгән.
Баштагы хатларында әле өйгә исән-сау кайту өмете күренә, ә инде сугышның үзәгенә килеп кергәч, бу өмет бераз сүрелә: “Үзем бүгенге көндә сугышта. Бу минутта исән-сау. Бер сәгатьтән билгесез. Өскә минут саен бомба, снаряд явып тора. Бергә йөргән өч иптәшем үлде, икесе яраланды. Әткәй дошманны җиңеп, герой булып кайтсын дип теләгез.” Икенче хаттан өзек: “Урман эчендә ятам. Тирә-якта кошлар сайрый, табигать искиткеч матур. Тик урман тынлыгын снаряд тавышлары боза. Урман тынлыгын гына түгел, бөтен дөньядагы ирек сөюче халыкларның тынычлыгын бозалар. Агачлар снаряд кисәкләре тиеп ботаксыз, очсыз калалар. Агачлар гына түгел, кешеләр дә аяксыз, кулсыз калалар.” Бабайның укытучы икәне аның язган һәрбер сүзеннән күренә. Туган җиренә, гаиләсенә булган җылы хисләре күңелне тетрәндерә.
Соңгы хатын 5 сентябрьдә яза Нурлыгаян бабам. “Бер кайтып, сезне, балаларны, агай-энене күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем... Мин бу хатны урман эчендә язам. Урман артыннан кызарып чыккан кояш миңа карап елмая. Тиздән дошман җиңелер, сугыш бетәр, син дә туган якларыңа кайтып, элекке кебек матур тормыш корырсың дия төсле ул...Мәхтүмә! Әгәр мин фашизмга каршы көрәштә ут давыллары эчендә югалсам, балаларны тәрбиялә, укыт. Алар киләчәктә синең тормышыңның көзгесе булырлар. Мин сиңа ышанам.”
Нурлыгаян бабай сугышка киткәндә өйдә кечкенә улы Марсель белән кызы Лиза кала. Өченче баласы-минем әтием Фоат туу турында ул белмичә дә үлә. Чөнки әбинең: “Улың туды”,- дип язган хатына җавап килми. Бәлки ул хатны алгандыр, җавап язарга гына өлгермәгәндер. Монысы инде безгә сер булып кала.
Хәзер инде Мәхтүмә биебез дә күптән вафат. Тик әбинең сандыгындагы серле хатлар гына, күпме вакыт үтсә дә, безнең өчен беркайчан да хәтердән җуелмас мирас булып кала бирә. Ә бит әби иренең фроттан кайтуын соңгы көнгә кадәр көтеп яши. Тагын бер истәлек билгеле: сугышта ничектер Нурлыгаян бабай белән Мәхтүмә әбинең энесе Мисбах очраша hәм алар бер-берсенә сүз бирәләр: “Кем исән-сау кайта, шул ике якның да балаларын тәрбияләргә булыша.” Мисбах бабай исән кала hәм әйткән сүзенә тугрылыклы була. Әбием энесе Мисбах, кайнатасы Габдрәхим ярдәме белән өч баласын аякка бастыра, өчесенә дә югары белем бирә.
Нурлыгаян бабай хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Без аның исемен әтием белән “Хәтер” китабыннан да эзләп таптык. Ләкин ул безнең, ягъни аның балаларының, оныкларының күңелләрендә яши. Безнең гаиләдә бабайлар рухына ел саен коръән ашы үткәрәләр, аны искә алып дога укыйлар. Мин үземнең бабам белән чиксез горурланам. Аның соңгы сулышына кадәр туган җирен яратуы, аңа тугрылыклы булып калуы барыбыз өчен дә үрнәк. Илебезнең үткәнендә, аның тарих битләрендә якты истәлек калдырганы өчен бу хикәям Нурлыгаян бабам рухына изге дога булып барсын.

Әһлиева Гөлназ Фоат кызы,
Әлмәт районы Түбән Мактама
2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

У вас нет прав для создания комментариев.