Бөгелмәнең батыр улы. Газинур Гафиятуллинга ачык хат.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Бөгелмәнең батыр улы
(Газинур Гафиятуллинга ачык хат)

Дәһшәтле сугыш юлларында
Үттең син каушамас ир булып.
Туплар тынды сугыш кырларында,
Даның калды илдә җыр булып.
Гамил Афзал

Исәнмесез, Газинур абый!
Сезгә якташыгыз, XXI гасыр егете Лотфуллин Гадел хат яза. Ни өчен хат язарга булдым соң мин? Әдәбият дәресләренең берсе “Батырлыкта – матурлык” дип атала иде. Бу дәрестә без батырлык, аның бүгенге көндәге әһәмияте, Татарстан җиренең каһарманнары турында сөйләштек, бәхәсләштек.
Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар. Ул - туган як. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк тоясың. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын. Һәр төбәкне батыр, тырыш, уңган халкы бизи. Шагыйрьме ул, төзүчеме, табибмы, әллә гади игенчеме... Арча ягы Тукае, Оренбург - Җәлиле, Чистай - Исхакые, Актаныш - Минтимере белән данлыклы. Ә без, Бөгелмәлеләр, сезнең батырлык белән чын-чынлап горурланабыз. Шуңа күрә сезгә хат язу теләге туды да миндә.
Һәр елның май аенда илебез бик зур вакыйганы билгеләп үтә. Бу – Бөек Җиңү көне. Еллар узган саен бу көннең кыйммәте, әһәмияте арта бара. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Миллионнарча батырлар яу кырында ятып калды. Сугыш бер генә гаиләне дә, бер генә кешене дә читләтеп узмагандыр.
Бөек Ватан сугышы фронтларында сезнең белән беррәттән 15 меңгә якын Бөгелмә батыры сугышкан. Алар арасында очучылар һәм танкистлар, диңгезчеләр һәм партизаннар, яшерен оешма вәкилләре, рядовойлар һәм генераллар булган.
Бөгелмә батырлары Карелия урманнарында һәм сазлыкларында, янгын эчендәге Сталинградта, Курск дугасында, Венгриядә, Австриядә һәм Германиядә алгы сафларда сугышканнар һәм һәлак булганнар. 4475 якташыбыз сугыш кырларыннан кире әйләнеп кайтмаган
Тугыз батыр Ватанның югары билгесе – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Якташларыбыз 775 хәрби орден һәм 740 медаль белән бүләкләнгәннәр. 10 офицер – Александр Невский ордены кавалеры. Шушы каһарманнар арасында аерым урын биләп торучы ул – сез, Газинур абый. Тормыш юлыгызга да тукталып үтәсем килә. Сезне Лениногорск халкы да, Бөгелмә халкы да үз каһарманы итеп исәпли. Бу дөрес тә, чөнки сез 1913 елда Татарстан Республикасы Лениногорск районы Сугышлы авылында дөньяга килгәнсез. Бала чактан ук эшли башлаулар, колхозлашу еллары... Гаиләгез төрле урыннарга күчеп йөргән. Ниһаять, күп иза чигә торгач, Бөгелмә районының Иске Исак авылыннан ерак түгел урыннан җир бирәләр. Шулай итеп Яңа Сугышлы авылына нигез салына.
1941 елның июнендә сугышка китәргә чакыру алгач, нинди хисләр кичердегез икән? Туган илгә бары тик батырлыгыгыз гына әйләнеп кайтасын уйламагансыздыр. Армиядә башта санитар, аннары гади укчы булгансыз. Тәҗрибәле фронтовик буларак, полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Күп тә үтми, ротага сержант булып кайткансыз һәм отделение командиры урынбасары итеп билгеләнгәнсез. 1944 нче елның 14 гыйнварында 20 нче полкка немецлар тарафыннан куәтле терәк пунктына әверелдерелгән Освище авылын алырга приказ бирелә. Җимерелгән һәм яндырылган әлеге авыл траншеялар һәм чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган, ә йорт хәрабәләре арасында дзотлар эшләнеп, ут нокталары куелган була. Һөҗүм итүчеләр Освище авылы янына килеп җиткәч, сезнең сугышчылар немец траншеяларына беренче булып бәреп керәләр. Ләкин хәрабәләр арасына яшеренгән дзоттан атучы бер пулемет алга барырга бик нык комачаулый. Сез пулялар яңгыры астында ачык араны түш белән шуышып үтеп, дзотка якынлашасыз һәм бөтен көчегезгә селтәнеп граната ыргытасыз. Берничә фашист үтерелә, әмма пулемет ут чәчүдән туктамый.
Дзотка кадәр берничә метр гына калса да, аны тәмам шартлатыр өчен бүтән гранатагыз булмый шул. Ләкин вакытның гаять кадерле булуын, һәр мизгелнең иптәшләрегезгә үлем алып килү ихтималын яхшы аңлыйсыз сез. Карлы җир өстендә яткан солдатлар дзот алдында сержантның гәүдәсе калыкканын күрәләр. Сез: ”Ватан өчен!” - дип кычкырып, алга ыргыласыз һәм, кулларыгыз белән дошман пулеметы көпшәсенә ябышып, гәүдәгез белән дзот амбразурасын каплыйсыз. Пулемет тынып кала. Александр Матросов батырлыгы кабатлана. Бу минутларда күз алдыгызга газиз әнкәгез, туган ягыгызның гүзәл табигате, туганлашырга өлгергән сугышчан дусларыгыз килгәндер бәлки. Гәүдәгез Псков өлкәсе Великие Луки районындагы Мякотино-Иваново авылында күмелгән. 1944нче елның 4нче июнендә сезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу батырлык – һәрберебез өчен үрнәк.
Исемегез Бөек Ватан сугышының мәңге онытылмас геройлары белән бер рәттә тора. Күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмов “Газинур” романын язу өчен ун көн буе Сугышлы авылында яши, чордашларыгыз, авыл кешеләре, туганнарыгыз белән сөйләшә. Тыңлап карагыз әле, ул үзенең әсәрендә болай дип яза: «Фашист пулеметы котыруының соңгы чигенә җитеп үкерә. Кара амбразурада пулемет авызыннан чыккан ялкын утлы хәнҗәр төсле айкала. Кышкы зәһәр җил кебек пулялар чыелдап сызгыра. Артык бер генә минут та көтәргә ярамый, һәр секунд безнең җиңүебезне тоткарлый, уннарча сугышчыларның гомерләрен алып китә.
Газинурның карары нык. Аның күңелендә курку да, тетрәү дә, икеләнү дә юк.
- Туган ил өчен! - дип кычкырды ул һәм, яшәү белән үлемсезлек арасындагы ике адым җирне йөгереп үтеп, үкереп торган фашист пулеметы авызына күкрәге белән капланды...
Коточкыч дулкынланып көтеп яткан батальоннар бер кешедәй булып күтәрелделәр, дошманны изеп, сытып алга омтылдылар. Аларның ярсуы давыллы көндәге диңгез дулкыннарыннан да көчлерәк иде.
...Капитан Бушуев, гвардия майоры Ермилов Газинурның үле гәүдәсен, амбразурадан үз куллары белән күтәреп алып, кар өстенә салдылар. Газинур гүя үлмәгән, бары тик йоклый гына. Үлем ачысы аның сөйкемле йөзен ямьсезләндермәгән, әйтерсең үлем аңа якын килергә дә курыккан».
Әйе, батырлар исеме мәңгелек! Аларның батырлыкларын онытырга безнең хакыбыз юк. Шәһәребезнең үзәк урамнарының берсе сезнең исемне йөртә. Урамның баш-башына шул хакта хәбәр итүче стелалар куелган. Бөгелмә шәһәренең 220 еллыгына багышлап бастырылган “На высоком месте” китабында да сезнең турында язылган. 1968нче елда “Газинурчылар маршы” (Сирень Хәбибуллин) иҗат ителгән. Шәһәрдәге Батырлар аллеясы да геройларыбызны онытмаска өнди. Анда 9 герой-якташыбызның бюстлары урнаштырылган. Алар арасында сез дә бар.
Районда ел саен Газинур Гафиятуллин истәлегенә багышланган йөгерү ярышлары үткәрелә. Ул шәһәрнең Мәңгелек ут мемориалы турыннан башлана һәм Сугышлы авылында төгәлләнә. Озынлыгы – 24 километрдан артыграк. Аны монда “Газинур марафоны” дип йөртәләр.
Сугышлы авылында 1963 нче елда музей-йортыгыз ачылды. Ул моннан берничә ел элек яңартылды, элеккесе урынына берничә залдан торган мәһабәт бина калкып чыкты. Экспонатларга да бик бай ул. Музейның төп идеясе – 30-40 еллардагы крестьян йорты, халыкның көнкүреше белән таныштыру. “Сугышчан дан” залында хатлар, орден, медальләр, төрле кораллар саклана. Батырлыгыгыз сурәтләнгән панорама янында һәр кеше үзен сугыш кырында кебек хис итә. Яу кырыннан табылган экспонатлар белән бигрәк тә яшь буын кызыксына.
Узган ел без дә классыбыз белән музей-йортыгызда булып кайттык. Төрле хисләр дулкыны биләде мине бу минутларда, башта төрледән-төрле сораулар бөтерелде? Хәзерге тыныч тормышта без сезнең дәвамчыларыгыз була алабызмы? Бу батырлыкны мин кабатлый алыр идемме? Белмим...
Сугышчыларыбыз үз гомерләрен кызганмыйча илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәннәр, балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч тормышта яшәсеннәр дип, сугыш кырларында ятып калганнар. Бүгенге көндә бик аз калды инде ветераннар. Тик җиңел юл белән акча табу максатында кайбер намуссыз һәм таш йөрәкле кешеләр аларны талыйлау, төрлечә мәсхәрәлиләр. Иң кадерле булган орден, медальләрен урлыйлар. Күптән түгел генә булган шундый бер хәл бөтен Россия халкын тетрәндерде.
Бөек Ватан сугышында корыч таулар тезмәсе булып көрәшкән украиннар, белоруслар, грузиннар, латышларның бу елларны тарихтан сызып ташларга теләгәннәрен, һәйкәлләрне вандалларча җимерүләрен күреп, җан әрни. ”Нишлисез сез?! Яу кырларында ятып калган бабаларыгызны искә алыгыз, тап төшермәгез хатирәләргә!”- дип кычкырасы килә.
Юк, бары тик кара таплардан гына тормый безнең хәзерге тормышыбыз. Сезнең кебек каһарманнар үрнәгендә тәрбияләнгән яшьләребез күбрәк. Алар тырышып укыйлар, җиң сызганып эшлиләр, ветераннарны да онытмыйлар. Кызганычка каршы, Әфган, Чечня сугышларында ятып калганнары да күп.
Кечкенә чагында һәрберебез дә агач мылтык ясап, “сугышлы” уйнап үскәндер. Авылга кайткач, малайлар белән кыш көне окоплар казып, кар өстендә тәгәрәп уйнаганнар минем дә хәтеремдә. Бер дә “фашист” буласы килми иде.
Әйе, күңелгә мәңгелек яра, җәрәхәт салган тарихи вакыйгалар, шулай ук яратырлык һәм горурлык хисләре кичерерлек шәхесләр туган ягым Бөгелмәдә булган һәм бар. Ике йөз утыз еллык тарихы булган бу шәһәр бик күп күренекле кешеләргә очар өчен канат биргән: озак еллар хәкимият башлыгы булып эшләгән, хәзерге көндә Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, танылган укытучы Анатолий Васильевич Ефремов, атаклы табиб Ефим Соломонович Сигал, бөтендөнья яшьләре өчен таныш җырчы Алсу, Олимпия уеннары чемпионы Николай Алексеевич Колесников һ.б.
Боларның һәммәсенә Бөгелмәнең челтерәп аккан чишмәләренең суы, сандугачларының моңы, урманнары, таулары илһам биреп, олы тормыш юлына озаткан.
Бөгелмә - борынгы һәм тарихи шәһәр ул. Тын урамнары, биек агачлары, тарих җилләрен үз кочагына алган иске йортлары һәм яңа төзелешләре, һәйкәлләре, музейлары игътибарга лаек. Нинди генә вакыйгаларны үз эченә җыймаган ул! Үткән гомер – аккан су, искән җил, диләр. Ә менә халкыбызның данлы үткәне, үлемсез каһарманнары да җил булып кына калмасмы? Бу җиргә, бу туфракка якташларыбызның каны сеңгән. Ташларга, елга ярларына әби-бабаларыбызның үзәк өзгеч бәхилләшү авазлары, бер гөнаһсыз корбан булган якташларыбызның канлы күз яше сеңеп калган. Моны онытырга безнең хакыбыз юк! Халкыбызның тарихын, кыйммәтле мирасын җыю, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурыч. Без, сезнең кебек батырлардан үрнәк алып, туган илебезнең үсешенә үз өлешебезне кертергә тырышырбыз. Тыныч йоклагыз, Газинур абый!

Туган илнең пакь җирен яклап,
Курку белми утларга кергән
Газинурдай батыр егетләрне
Ватаныбыз сөеп үстергән.
Газинур, Газинур,
Таң таратты якты нур!
Балкып үсәр гөлләр,
Тыныч яшәр илләр,
Яшь батырлар туар, Газинур.

Лотфуллин Гадел,
Бөгелмә шәһәре
5 нче урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче: Нәбиева Вениза Тәлгать кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

У вас нет прав для создания комментариев.