6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

МБОУ «СОШ №16 с углубленным изучением отдельных предметов

 города Зеленодольска Республики Татарстан

 

 

Название разработки:             6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.  

                                (А.Г. Яхин  методологиясе буенча)

                                                      

Тема:          Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”

комедиясендә Әлмәндәр карт образының

тормышчан-фәлсәфи нигезе. Әсәрдә конфликт.

 

 

Данные автора:         Гайсина Суфия Искандаровна, учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории

МБОУ «СОШ №16 углубленным изучением отдельных предметов

 города Зеленодольска Республики Татарстан

 

 Гайсина Суфия Искәндәр кызы,

Татарстан Республикасы Яшел Үзән  шәһәре  аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты   укытучысы.

 ПНПО – 2007 бәйгесендә җиңүче,

ТР “Иң яхшы укытучы” – 2011 бәйгесендә җиңүче

 

2014 нче ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.

(А.Г. Яхин  методологиясе буенча)

                                                      

 

 

Гайсина Суфия Искәндәр кызы,

Татарстан Республикасы Яшел Үзән  шәһәре 

аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган

16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты                                                      

                       укытучысы.

ПНПО – 2007 бәйгесендә җиңүче,

ТР “Иң яхшы укытучы” – 2011 бәйгесендә җиңүче

    

Тема:          Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”

комедиясендә Әлмәндәр карт образының

тормышчан-фәлсәфи нигезе. Әсәрдә конфликт.

 

Максат: 1.Укучыларның конфликт, сюжет-композицион бөтенлек турында белемнәрен тирәнәйтү.

2.Драма әсәренә анализ ясау барышында тәнкыйди һәм образлы фикерләүләрен үстерү.

3.Әсәр геройларының эчке кичерешләренә хөрмәт хисе һәм гомумәхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:-Т.Миңнуллинның портреты.

                  -дәреслек-хрестоматия

                  -К.Насыйри “Китаб-әт-тәрбия”

                  -“Көч һәм рух тамырлары”

Дәрес барышы:

                                   Дәхи олуглык вә игелеклелек

әдәп вә күркәм әхлак беләндер.

                                                                             К.Насыйри “Китаб-әт-тәрбия”

 

I. 1.Кереш.Укытучы сүзе:

   -Гомеркәйләр... Кешеләрнең яшәүләре таң җиле кебек кенә шул. Бик кыска гына арада исә дә үтә.Гомер шулкадәр кыска, аңа кире кайтмак юк.Йөрәкнең һәр тибеше, һәр кылган гамәл - үзе бәхет.”Ни белән үлчәнә бу гомер, калган эзләр белән...” Әйе, күптән түгел арабыздан киткән Туфан аганың һәм Әлмәндәр образын үлемсез иткән Шәүкәт ага Биктимеровларның гомерләре, кылган гамәлләре барыбызның да йөрәкләрендә уелып калды. Яши белеп яшәүнең якты үрнәкләре алар.Бүгенге дәрестә без “Әлдермештән Әлмәндәр “әсәрен сюжет-композицион яктан тикшерү барышында Яшәү, Гомер, Тормыш турында фәлсәфә корырбыз.

(эпиграфны уку)

2. Сүзлек өстендә эш:

Фани дөнья-кеше яши торган дөнья;

Менәз-характер;

Җор телле-ягымлы, матур сөйләшүче;

Гайрәт-көч;

Варис-нинди дә булса эшне дәвам итүче;

Шәҗәрә-буыннар чылбыры.

Әлеге төшенчәләрне”Әлдермештән Әлмәндәр”әсәрндәге Әлмәндәр карт образына нисбәтле рәвештә һәм конфликт чыганакларын барлау аша файдаланырбыз.

II. Әсәргә анализ ясау адымнары:

1.Драма әсәрләренә хас нәрсә ул-кичереш.Кичереш----сәбәбе----дәрәҗәсе. Драма-кичерешнең югары дәрәҗәсе.Җыеп торучы үзәк – каршылык.Әлеге каршылык көрәшкә әйләнсә-конфликт туа. Әсәр өлешләренең һәркайсыннан каршылык эзлибез.

2.Әсәрдә образлар бирелеше сюжет-композицион корылышка хезмәт итә.

 

Әлмәндәр

(фокус)

 

Әҗәл

 

Илсур

 

Евстигней

 

Мансур

 

Гөлфирә

 

Искәндәр

 

Өммия

 

Йөзембикә

 

Хәмдебану

                                            

III. Әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын табу өчен, вакыйгаларны барлыйбыз, өлешләргә аерабыз.

а)Вакыйгаларны берләштерү өчен сораулар:

1.Әлмәндәр белән Әҗәл арасында бәхәс ник чыга?

2.Әлмәндәр, Әҗәлнең повесткасына кул куймас өчен,нинди сәбәпләр таба?

3.Әҗәл ни өчен башта Әлмәндәр карт белән килешми?

4.Әлмәндәр карт ни өчен дача төзи?

5. Әҗәл Әлмәндәргә ни өчен ташлама ясый?

(Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә?)

 Әлмәндәрнең уллары турында сөйләве турында фикер алышу.

б). Охшаш вакыйгаларны бергә кушып, өлешләр чыгарабыз:

1.Әлмәндәр һәм аның тормышы

2.Әҗәл белән көрәш

Сорау: Әлмәндәр Әҗәл белән ничә тапкыр очрашкан була? 3 тапкыр очрашкан була .

(Җаваплар гомумиләштерелә)

Әсәрнең өлешләре аша конфликтны билгеләү:

Әлмәндәр белән Әҗәл бәхәсе-төп конфликт

1.Әҗәл һәм аның теләге (Яшәү)

 2.Әлмәндәр һәм аның теләге (Үлем)

         Яшәү һәм Үлем арасында көрәш.

IV. 1.Әҗәлнең сыйфатларын барлау:

Әҗәл-фәрман үтәүче, җансыз, хиссез .Ул-мәңгелек. Тик бу мәңгелек-яхшы мәгънәдәге мәңгелек түгел. (288 биттәге өзекне уку). Әҗәлгә Әлмәндәр ошый , Әлмәндәрне алып китәсе килми башлый.

Әҗәлнең эчке каршылыгы нәкъ шуннан тора.

2. Әлмәндәрнең эчке каршылыгын билгеләүөчен сораулар:

1.Ни өчен Әлмәндәр дусты Евстигней янына бара?

2.Улы Искәндәрне һәм килене Өммияне ни өчен ачулана?

3.5-6 яшьлек Илсур белән дуслашу аңа ни өчен кирәк?

4.Ул ни өчен өйләнергә йөри?

5.Әлмәндәр ни өчен повесткага кул куймый?

“Эшлисе эшләрем бар бит әле , ди”

-Искәндәр әкренләп торып йөри башлый

-Өммияне сөйләшергә өйрәтә

-Гөлфирә-Мансур арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлап калдыра

-Евстигней карт белән бәхилләшеп кайта

-Илсур- варис...

 Эшлисе эшләргә бәя бирү аша -------ИГЕЛЕК төшенчәсен ачу. Әлмәндәр үлемен кичереп тора.

Сорау: Әлмәндәрнең эчке каршылыгы нидә?

Җаваплар:- Әлмәндәр хәсрәтләнә, тик сиздерми. Үлемен дә көлкегә әйләндерә.Әҗәл белән шаярып сөйләшә. Шуның белән үзен юата.Шаянлыгы-сагышы. Аның бер генә сәгать, бер генә минут яшәп каласы килә. Башкалар аңа игътибар иткән саен, ул тормыштан ераклаша бара.

V.Әҗәлгә автор мөнәсәбәтен билгеләү:

Ни өчен автор Әҗәлгә теләктәшлек белдерә?  Әҗәл кешеләр тормышына кызыга башлый. Әҗәл аша Әлмәндәрнең игелекле, миһербанлы, мәрхәмәтле булуы күрсәтелә.

VI.Әсәрнең тема, проблема, идеясен билгеләү.

Тема:Игелек, изге күңелле булу.

Проблемалар:

1.Яшәү белән үлем проблемасы.

2.Сугыш

3.Олы кешегә ихтирам җитмәү

Идея: Яшәү ул-үзеңне хуҗа итеп тою, башкаларның бәхете өчен  җаваплы булу.

(Укучылар яшәүнең нәрсә икәне турында әйтәләр)

-башкаларга ярдәм итү

-дуслык

-мәхәббәт

-авырлыкларны җиңеп чыгу

-тормыштан тәм табу

-хезмәтне ярату

Таң алдыннан барысын да янына җыеп, әлмәндәр якты дөньядан китә.

(---“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек карау)

VII.Йомгаклау.

Укытучы: -Әлмәндәр - шаян табигатьле, тормыштан туя белмәс милли герой. Татар рухлы, дәртле, эш сөючән, тапкыр, зирәк картның үлемсез образын Шәүкәт Биктимеров тудырды. Ул үзе һәм Туфан Миңнуллин  милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган каһарманнар булып, йөрәкләребездә мәңге сакланырлар. ”Дөньяда дөрес яшибез микән?” дигән сорауга уйланыйк әле. Нинди генә үлчәүләргә салып үлчәсәң дә, Кеше гомеренең бәһасе юк. Туфан ага Миңнуллинның үлемсез әсәрләренә әле без кабат-кабат кайтачакбыз.

III. Өйгә эш бирү .

Сочинение өчен материал туплап килергә:

1. Әби, бабайның тормышыннан берәр истәлекле вакыйга турында.

2.Яшәүне аңлауда Әлмәндәр карт образы.

3.Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...

У вас нет прав для создания комментариев.