“Елның иң күп китап укучысы” - бәйге
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
"Елның иң күп китап укучысы" - бәйге
Исламова Силүзә Гәләй кызы
Тат.Бүләр урта мәктәбенең китапханәчесе
2013
"Елның иң күп китап укучысы" бәйгесе
1. Таныштыру ( И.Ф.класс, яраткан шөгылең)
2. Үзең укыган китапны башкаларга тәкъдим итү ( китап ни өчен ошады, авторы турында кыскача мәгълүмат)
3. Әкиятләр иленә сәяхәт. ( әкиятләрдән өзек уку, рәсемнәрдән танырга)
4. Сорау – җавап уены (һәр укучыга ун сорау бирелә)
5. Тапкырларга – табышмак
6. Рәсемнәрне истә калдыру
7. Башы миннән, азагы синнән ( мәкальләр әйтеш)
8. Сүз ясау
1.Таныштыру
Вәҗетдинова Алисә
Исламова Лилия
Нуриева Рәзилә
Җәлилова Алсу
2.Китап белән таныштыру
3. 1 нче укучыга)Әкиятләрдә – әүвәл заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк ... кем булган?
Җавап (үрәтник)
1.Каркылдык;
2.Үрәтник;
3. Такылдык;
4.Шаркылдык.
2 нче укучыга) Татар халык әкиятләре ничек башланып китә?
Җавап: Борын – борын заманда
1. 3 нче укучыга) "Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык",
"Бикбатыр белән Биккуркак", "Сертотмас үрдәк" әкиятләренең авторы?
Җавап: Абдулла Алиш
4 нче укучыга Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның нинди әкиятләрен әйтә аласың? ("Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык")
Ә инде хәзер әкиятләрне рәсемнәр буенча белергә кирәк.
1 нче укучыга Әлеге рәсемнәр нинди әкияттән?
Җавап: Аленький цветочек
2 нче укучыга Г.Х.Андерсенның кайсы әкиятеннән һәм әкияттәге кыю кызның исеме
Җавап: Карсылу (Снежная королева), кызның исеме Герда
3 нче укучыга Г.Х.Андерсенның кайсы әкиятеннән, шөкатсез үрдәк бәбкәсе кемгә әверелә?
Җавап: Шөкатсез үрдәк, аккош
4 нче укучы Г.Х.Андерсенның кайсы әкиятеннән?
Җавап: Дюймовочка
Сорау – җавап
1 нче укучыга
1.Казан уртасында ни бар?(3 хәрефе)
2. Ханбикәнең җиде катлы манарасы?(Сөембикә)
3. Мөслим районы гербындагы малай кеше нинди уен коралында уйный?(Курай)
4. Татарстанның беренче президенты (М.Ш.Шәймиев)
5. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? 5кг
2 нче укучыга
1. 1. Шүрәлеләр кайсы авыл урманында яшәгәннәр? (Кырлай)
2. Мөслим авылының территориясе буйлап агучы елга исемен әйтергә?(Ык)
3. Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)
4. Дөньяда берәү генә, авылда өй саен ("ө" хәрефе)
5. Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)
3 нче укучыга
1.Татарстан Республикасында нинди телләр дәүләт телләредип кабул ителде? (Татар һәм рус телләре)
2. Мөслим авылында чыга торган газетаның исеме ничек һәм ул кайда чыга?(Авыл Утлары, Мәтбугат үзәге типографиясендә)
3. Татарстан Республикасының дәүләт флагында ничә төс бар һәм ниндиләр?(3 төстән: яшел, ак, Кызыл)
4. Кабактан кадак ясап буламы?
5.Киез итекне нәрсәдән эшлиләр?
4 нче укучыга
1. Г.Тукай туган авыл. (Кушлавыч)
2. Мөслим районында туган язучы – шагыйрьләр (М.Әхмәтҗанов, Ф.Садриев,Л.Садриева)
3.Казан шәһәрендә төзелгән иң матур мәчет? (Кол Шәриф)
4. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? 3
5. Көн белән төн тигезләшкән көндә язны каршылау бәйрәме?(Нәүрүз)
Тапкырларга табышмак.
1 нче укучыга
1. . Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас. Таң
2. Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга бармаган,
сакалын кырдырмаган. Кәҗә
2 нче укучыга
1. Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
-Тик торганым юк,юк,юк,
Шуңа күрә мин тук,тук! Тукран
2. Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин.
Иң тирән җирдән үтәм ,
Әз генә дә батмыйм мин. Боз өсте
3 нче укучыга
1. Көзме,кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең-
Кар-буранда, җил яңгырда
Салмый ул эшләпәсен. Кадак
2. Авызыны башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым. Мич
4 нче укучыга
1. Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкәләп.
Җан фәрманга йөгерә ул,
Тормый бердә үпкәләп. Футбол тубы
2. Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә. Сүзлек
Рәсемнәрне истә калдыру экран сезгә үзенең алты рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадрәр истә калдырырга тырышыгыз.
1 нче укучыга
3 нче рәсемдә ничә аю баласы иде нинди төстә?
2 нче укучыга
рәсемдәге егет нинди уен коралында уйный?
3 нче укучыга
6 нчы рәсемдәге күбәләкләр нинди төстә һәм ничәү иде?
4 нче укучыга
2 нче рәсемдә кемнәр иде кулларына нәрсә тотканнар?
Башы миннән, азагы синнән ( мәкальләр әйтеш)
1 нче укучыга
1.Байлык бер айлык, (саулык – гомерлек).
2.Җиде кат үлчә ( бер кат кис)
3. Китап укысаң –белемең артыр.... укымасаң белгәнеңдә
онытылыр
2 нче укучыга
1.Белем алу ( энә белән кое казу)
2.Белмәү гаеп түгел ( белергә теләмәү гаеп)
3. Китап галим..... телсез мөгаллим
3 нче укучыга
1.Калган эшкә (кар ява)
2.Көчле берне егар (белемле меңне егар)
3. Тырышкан табар,.... ташка кадак кагар
4 нче укучыга
1.Аерылганны аю ашар (бүленгәнне бүре ашар)
2.Киемеңә карап каршы алалар ( белемеңә карап озаталар)
3. Ана кңеле балада.... бала күңеле далада.
Сүз ясау
Сабантуй

У вас нет прав для создания комментариев.