Озын толымлы гүзәл
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
 МБОУ "Нижнеметескинская СОШ» Арского муниципального района Республики Татарстан
«Озын толымлы гүзәл»
(конкурс для старшеклассников)
Автор разработки:учитель татарского языка и литературы Муллагалеева Гузель Нургалиевна
МАКСАТ:
- балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү;
- балаларда эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү, гүзәллекә, матурлыкка омтылыш хисе уяту;
- ата- аналар, балалар һәм мәктәп арасында элемтәне ныгыту;
- сәламәт тормыш алып бару өстендә эшне дәвам итү;
Җиһазлау:
- плакатлар: 1)«Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була»;
2)«Кешенең йөзе – йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы»;
3) «Тау күрке – таш, баш күрке – чәч»;
- фотосүрәтләр – озын толымлы кызлар;
- магнитофон язмасында Салават Фәтхетдинов башкаруында «Озын толым» җыры;
- дипломнар һәм бүләкләр;
1.Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле дуслар! Менә бүген без табигатьнең матур бер көнендә, сезнең белән бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бәйрәмебез "Озын толым бәйгесе" дип атала. Бәйрәмнең үзәгендә уңган, булган, чибәр , зифа буйлы татар кызлары.
Хөрмәтле , дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп җитте. Иң элек без бәйгедә катнашучы кызларыбызны залга чакырыйк .
Фәсхетдинова Әнисә-Куян елының Арыслан йолдызлыгы астында туган, рәсем ясарга ярата, кызларга матур чәч прическалары ясый.
Гафиат уллина Дилә-Түбән Мәтәскә авылы кызы, тормыш девизы "Һәрчак алга, яңа үрләр яуларга". Киләчәктә укытучы һөнәрен үзләштерергә тели.
Шиһапова Гөлназ-аралашучан, дуслары күп. Буш вакыты булса, китап укый, музыка тыңлый. "Бераз хыйлыйлыгым да бар"- ди ул үзе турында. Вак-төяк әйберләрдән беләзек, мәрҗәннәр тезә. Гөлләр ярата, кышын өйдә, җәен, ишегалды тутырып, чәчәкләр үстерергә ярата.
Хәбибуллина Әдилә чигәргә, бәйләргә ярата.С.Фәтхетдинов , Фирдус Тямаев, Нияз Җәләлов репертуарыннан җырлар тыңлый. Яраткан тапшыруы -"Җомган киче", "Башваткыч", яраткан артистлары-Данир Сабиров, Әбри Хәбриев
2.Алып баручы. Татар әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә, Гөлчәчәк, Үги кыз... Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре... Чыннан да чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгән бугай. Бөтеркәле химия түгелме? Юк ла инде. Аларның чәче озын... Толым- толым. Әкияттә парикмахерскийлар булмаганга күрә генә чәчләрен шулай үстергәннәрдер... Бәлки...
Кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге, сафлыгы толымына карап беленә , ди халык. Шуңа күрә дә татар кызларыгомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Хатын-кызның чәчен кисү мыскыл итү кебегрәк саналган.
Кызлар, ә сезнең чәчләр ни хәлдә?
Кискән булсагыз- борчылмагыз, туйга кадәр үсә әле ул.
1.Алып баручы Бүгенге бәйгене бәяләчәк жюри әгъзалары белән танышып китик.
Дамира Вәкилевна
Гүзәл Альбертовна
Лилия Равилевна
Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларыбызны яратып, алкышлап сәламләүләрен телибез.
Кызларыбызның кайсы кайчан чыгыш ясыйсын җирәбә белән билгелик.(кызлар номерлар алалар)
Шулай итеп башладык, хәерле сәгатьтә !
1 нче конкурс. "Мин сәләтле бала" дип атала. Сәнгатьне яратмаган , җырламаган , биемәгән кызлар булмый ул. Хәзер кызлар үзләренең талантларын күрсәтерләр. Татар халык биюен башкарабыз.
Афәрин , кызлар ! Булдырдыгыз! Сез үзегезне бик талантлы икәнлегезне күрсәтә алдыгыз. Тамашачыларга да бик ошагандыр дип уйлыйм.
2 нче конкурс. . "Ак альяпкыч билләрдә". Татар кызлары ... Кунакчыл, тырыш , эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, җитез, булдыклы бит алар. Бәйгебезнең бу өлеше "Ак альяпкыч билләрдә" дип атала.(Музыка көенә кызлар токмач кисәләр )
3нче конкурс. Уңганлыкка бәйге
"Уңган кеше уяну белән сикереп тора" , "Уйна да көл , эшләргә дә өлгер", "Эш сөйгәнне ил сөяр" , "Эшле кеше -көчле кеше" Бу мәкальләр уңганлыкка бәйге башлануын хәбәр итә.
Безнең кызларыбыз бәйрәмнәрдә генә түгел , көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклары бар. Көндәлек ашларны укучылар пешерә беләме икән , шуны тикшереп карыйк.
1. Плов-Гөлназ-11
2. Җәйгән токмач белән тавык ашы-8
3. Мантый-11
4. Медовый-8
Алып баручы .Укучылар хәзерләнә торсын , ә без сүзне 10 нчы класс укучыларына бирик
Концерт номеры______________________
4 нче конкурс.Бәйге 8 нче март бәйрәме алдыннан үткәрелгәч, кызлар үзләренә бүләк ясап куйсыннар әле. Менә сезгә кулдан эшләү өчен материаллар, билгеле вакыт эчендә кем матуррак итеп открытка ясар?
Алып баручы .Укучылар хәзерләнә торсын , ә без сүзне 11 нче класс укучыларына бирик
Концерт номеры______________________
5 нче конкурс. Ә хәзер татар халкының милли ашларын белү буенча ярыш оештырып алыйк әле
Сорауларга җавап биреп карыйк
1. Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык. 8 хәрефтән тора (Кыстыбый).
2. Милли татар ашамлыгы. 8 хәрефтән. (Өчпочмак) .
3. Бик үзенчәлекле ашамлык, аны барлык бәйрәмнәргә дә пешерергә тырышалар. Эчлеге рәт-рәт итеп тезелә. ( Гөбәдия).
4. Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге. 6 хәрефтән. ( Чәк-чәк) .
5. Җиләк- җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык. Күбрәк алмадан ясала ( Как) .
6. Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый.
( Икмәк) .
7. Туйларда чәк - чәкне алыштыра торган ризык. 7 хәрефтән. ( Катлама) .
8. 2 сүздән тора. Татар халкының милли ризыгына керә. ( Кош теле) .
6 нчы конкурс. Балалыкка кайтып килик
Бала булу күңеллерәк,
Сабын куыгы ясап уйнау
Әлбәттә , җиңелрәк
Кем зуррак итеп кабарта шул җиңүче була
7 нче конкурс. Тапкырлыкка бәйге
Тапкырларга зирәкләргә бездә урын түрдән
Кайда, нәрсә, кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
Сезгә билгеле язучының 1 куплет шигыре бирелә. Төшеп калган сүзләрне өстәп язарга, авторы һәм шигырьнең исемен язарга.
Эзе .... керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең .....,
Көчлелегең белән .......
... белән горурлан!
Конкурста катнашучылар хәзерләнә торсын, ә без 9 нчы класс укучыларына сүз бирик
8 нче конкурс. Озын толымлы кызларыбызга чәч карап тәрбияләү турында сораулар бирмәсәк, чарага нидер җитмәгән төсле булыр. 10 нчы класс укучысы Шиһапова Гөлназның үзе турында язып керткән түбәндәге җөмләләргә тукталасым килә:
"Ходай биргән байлык бит ул чәч. Безнең гаиләдә бер генә дә чәч кистергән хатын-кыз юк. Хатын-кызның чәче озын булырга тиеш, озын чәчне теләсәң ни эшләтеп була. Атнага ике тапкыр әйбәтләп юсаң, бүтән берни дә кирәкми, чәчтарашка йөреп, акча туздырасы да юк"
Кызлар, ә сез башкаларыгыз ничек уйлыйсыз, тыңлап карыйк сезне.
Ә хәзер үзегез матур итеп үргән чәчләрегезне борылып күрсәтегез әле.
Жюри иң яхшы үрелгән чәчкә бәя бирер
Алып баручы . Нәтиҗәләр ясарга жюрига вакыт бирик.
Сүзне 8 нче класс укучылары дәвам итә. Концерт номеры_______________________
Кызларны бүләкләү номенацияләре
1. "Иң тапкыр кыз"2. "Иң тырыш кыз"3. "Иң сөйкемле"4." Иң уңган кыз"
Катнашучы
1 конкрс
Татарча бию"Мин- сәләтле бала" 2
конкурс
"Ак альяпкыч билләрдә"(токмач кисү) 3 конкурс "Уңганлыкка бәйге"(ризык пешерү тәртибе)
4
конкурс-
открытка ясау
5 нче конкурс татар халкының милли ашларын беләсезме?(сорауга җавап) 6 нчы конкурс-сабын куыгы кабарту 7 нче конкурс-Тапкырлыкка бәйге (шигырь юллары һәм авторы)
8 нче конкурс-"Чәч тәрбияләү серләре", прическа Барысы
- 3 5 5 3 Һәр дөрес җавапка 1 очко Иң зур куык-3 5 Иң яхшы прическа-3, чәч тәрбияләү-2
8кл.
9кл.
10кл.
11кл.
"Озын толым" конкурсын бәяләү, очколар кую тәртибе
Жюри__________________________
___________________________
____________________________
 

У вас нет прав для создания комментариев.