3 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

 

 

Казан, МБОУ «Лицей №159» 

Тема: 3 нче сыйныфның татар төркеме өчен 

әдәби укудан эш программасы

                                                                                                 Башкаручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Ихсанова Альбина  Альбертовна.

2014 нче ел

“Каралды”                                                                          “Килешенде”                                                             “Расланды”

МБ җитәкчесе                                                                      Директор урынбасары                                            159нчы лицей директоры          

_______/Р.Р..Хафизова /                                                      _______/Р.Х.. Әхмәтҗанова /                                 ________/С.Х.Заһидуллина/

Беркетмә № ____                                                                 “___”_______________20__ел                               Приказ № ______

“___”___________20___ел                                                                                                                                   “___”___________20___ел

Казан шәһәре Совет районы

159нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы _________________

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен 

әдәби укудан эш программасы

Педсовет утырышында каралды

беркетмә № ____

“_____”____________20____ел

2014-2015нче уку елы

  

Әдәби укудан эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде, еллык сәгать саны: - 102

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен) 1-11  нче сыйныфлар.  1-4 нче сыйныфларда татар телен укыту программасы./ Ф.Ф.Харисов, Ч М. Харисова. Казан,  Татарстан китап нәшрияты нәшрияты, 2011.-239б.

5. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы стандарты .

6..Дәреслек.Уку китабы: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.3 нче сыйныфы өчен д-лек(татар балалары өчен) /Р,Х,Ягъфәрова.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2013.-127б.рәс.б-н.

Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңелен, хисләрен баетуда, аларның тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында , нәрсәнең яхшы һәм матур, ямьсез һәм начар булуын төшенүдә ,зәвыгын тәрбияләүдә,туган халкының рухи дөньясы белән азыклануында бик тә үтемле, көчле тәэсир итүче нигез булып тора.Чөнки әдәбият-сүз сәнгате.Аның шушы мөмкинлекләрен файдалану – әдәбият укытуның төп максаты.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

- татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;

- әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру ;

- текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

- әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

- мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

- татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

- укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен , затлы зәвыгын үстерү;

- әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

- дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик структуралар уку дәресләренәдә сөйләмдә ныгытыла., лексик материал активлаштырыла. Дәресләрдә кулланыла торган текстлар татар этнокультурасын, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыра.

 

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

• аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә;

  • әдәби әсәр текстын "эчтән" аңлап укый белергә;
  • әсәрнең темасын,идеясен билгели алырга; 1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә;
  • текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план төзи алырга;
  • автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
  • программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен яттан хәтердә калдырырга;
  • бирелгән темага телдән текст әзерли алырга;
  • халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
  • әдәби жанрларны (әкият, хикәя, мәсәл) аера белергә тиеш.

 

 

 

 

Программаның эчтәлеге

          

  

Белем көне (19 сәг.)

Көз. (11сәг.)

Туган як. (9 сәг.)

Кыш.(10 сәг.)

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал. (13 сәг.)

Ата-аналар  һәм туганнар. (8 сәг.)

Яз. (9 сәг.)

Әкият сөйлим сезгә.(9 сәг.)

Җәй.(14 сәг.)

 

Ятлау өчен әсәрләр.

Г.Тукай. Кызыклы шәкерт.

М.Гафури Балалар эше.

К.Нәҗми. Китап фабрикасында.

Н. Мадьяров. Көзге урман.

Х.Туфан. Казан турында җырлар.

Җ, Тәрҗеманов. Кыш бабай.

Г, Морат. Тылсымлы тел.

                                                           

 Сыйныфтан тыш уку.

Г. Тукай. Шүрәле .

Р. Миңнуллин. Әнкәйнең ак чәчләре.

Б.Рәхмәт. Иң күңелле чак.

Х.Халиков. Рәхим итегез. Сакаллы малай.

М. Әхмәтҗанов. Карга бураны.

Татар халык әкиятләре.

3 нче сыйныфлар өчен укудан тематик план ( татар төркемнәре)

 

Тема

Сәг. саны

Җиһазлау, материал

Метод һәм алымнар

Дата

Искәрмә

план

факт

1.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Туган якның гүзәллеге"

1

Дәреслек, рәсемнәр.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

2.

Гамил Афзал «Ана теле»

1

Дәреслек,Г.Афзал портреты,мәкальләр.

Әңгәмә,укытучы сүзе,сорау-җавап,сәнгатьле уку.

     

3.

М.Әмир «Җиргән теле» хикәясе.

1

Дәреслек,язучының портреты.

Репродуктив, чагыштыру, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

     

4.

Мәҗит Гафури «Балалар эше»

1

Дәреслек, язучының портреты.

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

5.

Н.Арсланов«Тел»,Г.Морат  “Тылсымлы тел”

1

Дәреслек,язучының портреты,

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

6.

Мәҗит Гафури « Балалар һәм китап»

1

Дәреслек, язучының портреты.

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

7.

М.Мәһдиев «Укытучы алдында...

1

Дәреслек, язучының портреты.

Әңгәмә, укытучы сүзе, сорауларга җавап.

     

8.

Кави Нәҗми «Китап фабрикасында»

1

Дәреслек.

Әңгәмә, укытучы сүзе, сорауларга җавап.

     

9.

Э.Мөэминова “Утырттым да Маратны...”

1

Дәреслек,мәкальләр.

Әңгәмә, укытучы сүзе, сорауларга җавап.

     

10.

Дәрестән тыш уку.Г.Тукай “Шүрәле”

1

Г.Тукай т-да презентаөия, китаплары, әкиятләре, рәсемнәр.

Әңгәмә, сорау-җавап,   хикәя төзү.

     

11.

«Чук һәм Гек» һәм дә ... Ирек. Вакыйф Нуриевтан.

1

Дәреслек.

Әңгәмә, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

12

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү«Минем яраткан китабым »

1

Мәкальләр,әсәрләр, табышмаклар.

Әңгәмә, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш,проблемалы укыту.

     

13.

Каюм Насыйри«Акыллы...

1

Дәреслек.К.Насыйри әсәрләре,портреты.

Әңгәмә, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш,проблемалы укыту.

     

14.

Габдулла Тукай

 « Кызыклы шәкерт»

1

Дәреслек,

Г. Тукай портреты, китаплары.

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

15.

Г.Хөсәенов «Исем»

1

Г.Саттаров китабы,дәреслек.

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

16.

Р.Әхмәтҗанов «Исем кушу»

1

Г.Саттаров китабы,дәреслек.

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, сорау-җавап, сүзлек өстендә эш.

     

17.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү«Исемең матур.кемнәр куйган? »

1

Г.Саттаров китабы,исемнәр кергән җыр текстлары

Укытучы сүзе.әңгәмә,сорау- җавап.

     

18.

“Сабыйга”да кунакта. Уку тизлеген тикшерү.

1

Дәреслек.

Дәреслек, матур әдәбият, «Сабыйга» журналы.

     

19.

В.Нуриев«Шүрәле»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш,проблемалы укыту.

     

20.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү«Көзге бизәкләр»

1

Рәсемнәр,яфраклар-дан гербарий, шигырләр.әйтемнәр

Әңгәмә, сорау-җавап,   хикәя төзү.

     

21.

Нәҗип Мадъяров «Көзге урман»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

22.

Идрис Туктар «Урман букеты»

1

Дәреслек, рәсемнәр

Сорау-җавап, укытучы сүзе, иҗади уку, сүзлек өстендә эш.

     

23.

Резеда Вәлиева «Көз»

1

Дәреслек,

Р. Вәлиева портреты, китаплары.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сорау-җавап, иҗади уку.

     

24.

Гарәфи Хәсәнов «Көз»

1

Дәреслек.

Сорау-җавап, укытучы сүзе, иҗади уку, сүзлек өстендә эш.

     

25

Рафис Корбанов «Каурыйлар»

1

Дәреслек,

Р. Вәлиева портреты, китаплары.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сорау-җавап, иҗади уку.

     

26.

Газиз Мөхәммәтшин « Ак песи»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сорау-җавап, иҗади уку.

     

27

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүДүрт аяклы дустым»

1

Табышмаклар.әсәр-ләр.рәсемнәр

Әңгәмә.иҗади эш,сорау-җавап.

     

28.

Илгизәр Солтан «Бәрәңге алганда»

1

Дәреслек.

Әңгәмә, иҗади уку, сорау-җавап,

     

29.

Адлер Тимергалин «Шәһәрдә көз»

1

Дщреслек,рәсемнәр,  табышмаклар.

Әңгәмә, иҗади уку, сорау-җавап,

     

30.

Дәрестән тыш уку”Иң күңелле чак”Б.Рәхмәт.

1

 Шигырьләр, мәкальләр.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап, хикәя төзү.

     

31.

Хәсән Туфан «Казан турында җырлар»

1

Дәреслек, Казан турында рәсемнәр.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

32.

Габделхәй Сабитов «Кара урман»

1

Дәреслек

Сәнгатьле уку, укытучы сүзе, сорау-җавап.

     

33.

Бари Рәхмәт «Алтын безнең җир».

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, чагыштыру, репродуктив.

     

34.

Марс Шабаев «Идел суы»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, чагыштыру, репродуктив

     

35.

Габдулла Тукай « Умарта корты вә чебеннәр»(мәсәл)

1

Дәреслек, Габдулла Тукай портреты.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җава,проблемалы укыту.

     

36.

Дәрестән тыш уку А.Алиш       « Бал корты һәм шөпшә»

1

А.Алиш портреты,әсәрләре

Сорау-җавап, әңгәмә.проблемалы укыту

     

37.

Ләис Зөлкарнәй «Бичуралар һәм бичаралар»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

38.

Мәгъсүм Латыйфуллин «Сабан туенда» .

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, чагыштыру, репродуктив.

     

39

Бәйләнешле сөйләм үстерү. «Серле сандык»

1

Милли орнаментлар,рэсем-нэр,аппликация өчен өлгеләр.

Әңгәмә.иҗади эш,сорау-җавап.

     

40.

Самат Шакир « Кар ява»

1

Дәреслек, рәсемнәр.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

41.

« Сабантуй» гәҗите бездә кунакта

 

Дәреслек, «Сабантуй» гәҗит-ләре.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

42.

 «Кар бөртеге нәрсә ул» тексты.

Уку тизлеген тикшерү.

1

Дәреслек, «Салават күпере» җурналлары

Укытучы сүзе, репродуктив. Чагыштыру,

     

43

Н.Думави«Йомшак кына...»

1

Дәреслек, рәсемнәр

Сәнгатьле уку, укытучы сүзе, сорау-җавап.

     

44.

Роза Хафизова «Песнәк»

1

Дәреслек,

 Р. Хафизова китаплары.

Укытучы сүзе, әңгәмә, чагыштыру, репродуктив,

     

45.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

«Җир ак юрганын ябынган»

1

А.Юнысова китабы.табышмаклар

Сынамышлар.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

46.

Җ. Тәрҗеманов «Кыш бабай»,

Ф.Хөсни ”Кыш көне”

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

47.

Раушания Низамова « Бүген мәктәптә бал-маскарад»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

48.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. «Табигатьтә кыш» Касыйм Тәхау «Январь»

1

Дәреслек, рәсемнәр.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап, җөмләләр төзү,

     

49.

Җәүдәт Дәрзаман  « Җепшек көндә»

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

50

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

«Яхшы сүз балдан татлы»

1

Әсәрләр.мәкальләр.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

51.

Лев Толстой «Алмагачлар»

1

Дәреслек, рәсемнәр

Укытучы сүзе,әңгәмә, сорау-җавап, җөмләләр төзү,

     

52.

Рафаил Төхфәтуллин «Алмагачлы юл»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, әңгәмә, чагыштыру, репродуктив,

     

53

Р.Фәйзуллин«Ничек яхшы булырга»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

54.

Шамил Маннапов «Су тәме»

1

Дәреслек, портрет.

Укытучы сүзе, репродуктив, чагытыру.

     

55.

Ләбиб Лерон «Гөлләр рәхмәте»,Ф.Хөсни”Күчтәнәч”

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап, сүзлек өсрендә эш.

     

56.

Б.Камал«Укудан кайту».

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап, сүзлек өсрендә эш.

     

57

Р.Низамиев “Яралы керпе”

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, сорау-җавап, сәнгатьле уку.

     

58.

Акыллы-зирәк гномнар “Әдәплелек әлифбасы”ннан

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, әңгәмә, сорау-җавап.

     

59.

Бари Рәхмәт «Аш вакыты».

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сорау-җавап, сәнгатьле уку.

     

60.

Каюм Насыйри “Ашаганда”

1

Дәреслек, рәсемнәр.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

61.

Әминә Бикчәнтәева «Тәмле сүз».

1

Дәреслек, мәкальләр язылган плакатлар.

Укытучы сүзе, иҗади уку, сүзлек өстендә эш.

     

62.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. «Тәмле сүз-җан азыгы»

1

Дәреслек, «Сабантуй» газетасы, «Ялкын журналы.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

     

63.

Мәҗит Гафури «Ата-ана»

1

Дәреслек,

М. Гафури портреты, китаплары.

Иҗади уку, укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш.

     

64.

Фәнис Яруллин «Кояштагы тап».

1

Дәреслек, Фәнис Яруллин портреты, китаплары.

Укытучы сүзе, иҗади уку, сүзлек өстендә эш

     

65.

Шәүкәт Галиев «Авылча, бабайча ял...»

1

Дәреслек, Шәүкәт Галиев китаплары.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

     

66.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 «Туганлык мөнәсәбәтләре»

1

Мәкальләр,әсәрләр.

Әңгәмә,сорау-җавап.

     

67.

Резеда Вәлиева «Туган көндә»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, әңгәмә, рәсемнәр өстендә эш

     

68.

Вәкил Ахунҗанов «Әбигә энә саплыйм»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, әңгәмә,

     

69

Дәрдемәнд “Богъдай”. Уку тизлеген тикшерү.

1

Язучы портреты,

әсәрләре

Әңгәмә,сорау-җавап.

     

70.

Рабит Батулла «Карурманга бара Мөбарак»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, рольләргә бүлеп уку, әңгәмә, нәтиҗә ясау.

     

71.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Татар халык авыз иҗаты

1

Н.Исәнбәт китаплары,

Әңгәмә,сорау-җавап.

     

72.

Зыя Ярмәки«Яз»

1

Дәреслек,рәсемнәр, табышмаклар

Әңгәмә,сорау-җавап.

     

73.

Гәрәй Рәхим «Шушы язгы мизгелдә»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, иҗади уку.

     

74.

Гарәфи Хәсәнов «Сыерчыклар ...»

1

Дәреслек, яз турында рәсемнәр.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

75.

 Раушания Низамова «Кояш шундый кыздыра...»

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, иҗади уку.

     

76.

Н.Думави«Балалар сүзе»

1

Дәреслек

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, әңгәмә.

     

77.

Дәрдемәнд «Кояшның нурлары». 

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, әңгәмә.

     

78.

Дәрестән тыш уку”Әнкәйнең ак чәчләре”Р.Миңнуллин.

1

Дәреслек, рәсемнәр, «Сабыйга журналлары», «Сабантуй» газетасы.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, укытучы сүзе.

     

79

М.Кәрим “Беренче тамчылар”

1

Дәреслек,рәсемнәр, сынамышлар.табыш-маклар.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш.

     

80

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Әкияттә кунакта.

1

Төрле милләт әкиятләре.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш,проблемалы уку

     

81

«Кем көчле» Татар халык әкияте.

1

Дәреслек, Татар халык әкиятләре

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш.

     

82.

АбдуллаАлиш «Чукмар белән Тукмар».

1

Дәреслек, Магнитофон тасмасы.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

83.

Удмурт халык әкияте «Тычкан белән чыпчык»

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, әңгәмә.

     

84.

Роза Хафизова «Беренче шагыйрь, яки Тылсым иясе»

1

Дәреслек.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

85.

«Кем җиңүче» Татар халык әкияте.

1

Дәреслек, магнитофон язмасы.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш.

     

86.

« Әтәч белән борчак» Рус халык әкияте.

1

дәреслек

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

87.

Туфан Миңнуллин «Гафият турында әкият» (пьеса-әкият)

1

Дәреслек, Туфан Миңнуллин портреты.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш, чагыштыру.

     

88.

Дәрестән тыш уку«Өч кыз»

әкияте.

1

Дәреслек, әкият китаплары.

Укытучы сүзе, сорау-җавап, әңгәмә.

     

89.

Резеда Вәлиева «Яңгыр белән Кояш»

1

Дәреслек, Резеда Вәлиева китаплары, портр

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

90

Р.Миңнуллин«Яңгыр ява...».

1

Дәреслек, Р.Миңнуллин китаплары, портреты

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

91.

Нәби Дәүли «Бала болыт».

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сорау-җавап, әңгәмә.

     

92.

Габдулла Тукай “Яңгыр”

1

Дәреслек, Г.Тукай китаплары

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку

     

93.

Бәйләнешле сөйләм үстерү  «Без-Тукай оныклары»

1

Дәреслек, Г.Тукай китаплары

Әңгәмә,сорау-җавап.

     

94.

Вахит Монасыйпов «Табиблар» .

1

Дәреслек

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе

     

95.

Әхмәт Халидов «Кырмыскалар»

1

Дәреслек,

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш, чагыштыру.

     

96.

К.Насыйри “Шифалы үләннәр”

1

Китаплар,шифалы үләннәр

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш, чагыштыру.

     

97.

Мәхмүт Хөсәен «Сабан туе».

1

Дәреслек.

Иҗади уку, сүзлек өстендә эш, укытучы сүзе.

     

98.

А.Гыйләҗев«Арча сабан туе. .».

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш, чагыштыру.

     

99.

Дәрестән тыш уку Х.Халиков  “Рәхим итегез”,”Сакаллы малай”

1

Рәсемнәр,шигырьләр

Укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек өстендә эш

     

100.

Әдип Маликов “Мәктәп баласы”Уку тизлеген тикшерү

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сорау-җавап, әңгәмә.

     

101.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сау бул,мәктәп!

1

Табышмаклар,әйтем-нәр,шигырьләр

Укытучы сүзе, сорау-җавап, әңгәмә.

     

102.

 Йомгаклау.

1

Дәреслек.

Укытучы сүзе, сорау-җавап, әңгәмә.

     
 

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

 
 
 

Программа: Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү  мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: (1-11нче  сыйныфлар).- К.: Татар.кит. н-ты, 2011

Дәреслек: Дәреслек.Уку китабы: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.3 нче сыйныфы өчен д-лек(татар балалары өчен) /Р,Х,Ягъфәрова.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2013.-127б.рәс.б-н.

1. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз. А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2010

2.Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф. Заһидуллина. Казан: Мәгариф, 2009.

3.Гәрәева Г.Х. Уйный-уйный укыйбыз. Казан: Яңалиф, -2008. - 240б.

4.Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре, 3 кисәктә. Казан: Мәгариф

5. Гөлбакча. Казан: Тат.кит.нәшр. 2009.- 254б.

6. «Фән һәм мәктәп», «Гаилә һәм мәктәп »  журналлары, “Ачык дәрес” газеталары

1.Гөлбакча. Казан: Тат.кит.нәшр. 2009.- 254б.

2 Иң матур сүз. Казан, Тат. кит. Нәшр. 2010

3. Әкият китаплары.

 

Уку тизлеген бәяләү күрсәткече

Сыйныф­лар

Хәрефләр

саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

1

85—95

 

20—25

2

95—140

 

140—290

25—35

40—70

3

140—210

 

290—360

35—55

70—105

4

210—360

 

360—420

55—70

105—120

        Уку күнекмәләрен бәяләү

               Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, «5» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2—3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, «4» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3—4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә, тө­гәлсезлекләр китсә; 4—5 әйтелеш хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, «2» ле куела.vv

Тема: «Исем сүз төркемен  кабатлау»

 

                                                Башкаручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Ихсанова Альбина  Альбертовна.

2014 нче ел

Тема:            «Исем сүз төркемен кабатлау»

Максат:     1.Мөстәкыйль  сүз төркеме буларак исемне, аның төрләнешен                                                                                      кабатлау.

                      2.Укучыларның  белемнәрен  ныгыту,материалны ни дәрәҗәдә  үзләштерүләрен  белү,фикер йөртү сәләтен үстерү.

                      3.Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Материал:      дәреслекләр,тест карточкалары.

Дәреснең төре:  кабатлау,йомгаклау.

Укыту методлары:  өлешчә эзләнү,тикшеренү.

  

Дәрес барышы:

I Оештыру  өлеше.

                          1.Исәнләшү.

                          2.Дәрескә әзерлекләрен барлау.

II Дәреснең  темасын һәм максатын хәбәр итү.

                          1.Исем турында белгәннәрне искә төшерү.

- Нәрсә ул исем?

- Нинди исемнәр була?

- Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

- Ясалышына  карап исемнәр ничә төрлегә бүленә?

- Җөмләдә исемнәр нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?

III Төп өлеш.

                           1.Тест формасында контроль эш уздыру ( Һәр укучыга тестлар өләшенә).

- Бөтен җаваплар белән дә килешсәгез - сораулардан соң  + тамгасы куегыз,

хаталы сүз  санын  О эченә алыгыз.

    1.Болар барысы да исемнәр:

а) тынычлык

б )эшче

в) бала-чага

г) элгечтә

    2.Минемчә,бөтен сүзләр дә нечкә әйтелешле:

а) белем

б) көньяк

в) җиң

г) исем

    3.Минемчә,бөтенесе дә уртаклык исемнәр:

а) Бәлеш

б) Аксубай

в) Ватан

г) Иптәшем

    4.Минемчә,бөтен исемнәргә дә кушымчалар дөрес ялганган:

а) киемләр

б) укучылар

в) тиеннәр

г) сүзләр

     5.Исем тартым белән дөрес төрләндерелгән:

а) әнием                              г)әниегез

б) әниең                              д)әниебез

в) әнисе                               е)әние

     6.Бөтенесе дә тамыр исемнәр:

а) күзләр

б) күзлек

в) бакча

г) шатлык

    7.Бөтенесе дә ясалма  исемнәр:

а) урманчылык

б) көрәк

в) чәчтараш

г) бүлмә

   8.Бөтенесе дә тартымлы  исемнәр:

а) көрәге

б) кешеләре

в) китабын

г) көндәлекне

    9.Бөтен исемнәр дә килеш белән дөрес төрләндерелгән:

а) кунакта -  у-в.к.

б) кунакка – т.к.

в) кунактан – ч.к.

г) кунакны – ю.к.

    10.Бөтен исемнәрнең астына дөрес сызылган.

а) Алсуга биш тулды.

б) Гөлсемнең дуслары күп.

в) Ирек_ бишенчегә күчте.

г)Әнигә чәчәк_ бүләк иттем.

     11.Миңа бу җаваплар өчен укытучы:

а) “5,, ле

б)”4,, ле

в) “3,, ле

г)”2,, ле     куячак.

                    (Җаваплар җыеп алына)

            2.Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Зәринәнең  тараклары күп.

IV Йомгаклау.

            1.Дәрескә нәтиҗә ясау.

            2.Өй эше бирү.

            3.Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.