М. Кәрим. "Озын-озак балачак" повесте.
Рейтинг:   / 11
ПлохоОтлично 

1. Полное название школы: МБОУ «Черемшанский лицей»

2. Название разработки: М.Кәрим “Озын-озак балачак” повесте.

3. Данные автора: Котбиева Милауша Вагизовна, учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории.

4. Год: 2014

 

 

Тема: М.Кәрим “Озын-озак балачак” повесте.

Максат:

  1. М.Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү, әсәр героеның табигате һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын күрсәтү;
  2. матур, төзек җөмләләр белән сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;
  3. халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, язучы портреты, “Озын-озак балачак” повесте, проектор, ноутбук, аңлатмалы сүзлек, дәрес эпиграфы, аудиоязма, төсле жетоннар.

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес методы: әңгәмә, эзләнү, сәяхәт, сәнгатьле уку.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

    Максат: укучыларның кәеф-хәлләрен белешеп эшлекле атмосфера тудыру, әсәрне өйрәнүгә туплау, китапны тулысы белән укуга ихтыяҗ уяту.

- Укучылар, исәнмесез! Барыбыз да дәрескә әзер, яңа әсәрне өйрәнүгә теләк бар, шулай итеп, дәресне башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

   Укучыларга дәрес барышында җавапларына карап, төсле жетоннар бирелеп бара (“5” – кызыл, “4” – зәңгәр, “3” - яшел)

II. Актуальләштерү.

  Укытучы максаты: язучы турында мәгълүматлары бармы-юкмы икәнен белешү, илебезнең үткәнен, тарихын белүләрен ачыклау.

   Укучылар максаты: нинди дәрәҗәдә мәгълүматлы икәнлекләрен күрсәтү.

  Язучы портреты. (2 нче слайд)

-         Сез бу портретта күрсәтелгән язучы турында ишеткәнегез, укыганыгыз бармы?

-         Бар. “Өченче көн тоташ кар ява” җырының сүзләрен М.Кәрим язган. (Җыр аудиоязмада тыңлана)

-         Балалар, җырны башкаручыны беләсезме?

-         Әйе, Татарстанның халык артисты  Илһам Шакиров.

-         Бу әрнүле, моңлы җырны кайсы вакытларда ешрак ишетәсез?

-         9 май – Җиңү көнендә.

-         Нинди җиңү турында сүз бара соң?

-         1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңү турында.

-    Әйе, җаваплар дөрес, балалар.

   

III. Яңа теманы өйрәнергә керешү.

1. Укытучы максаты: язучы турында тулырак мәгълүмат бирү.

 Укучы максаты : дәреслектән язучы турында мәгълүматны тиз табу, интонация белән уку.

           Язучы биографиясен өйрәнү өчен сораулар.(3 нче слайд)

-         М. Кәримнең яшәгән еллары?

-         Нинди гаиләдә туган?

-         Кайларда белем алган?

-         Бөек Ватан сугышында катнашканмы?

-         Язган әсәрләренең кайберләре?

Укучылар дәреслектән җавапларны табып укыйлар.

   Көтелгән җаваплар.(4 нче слайд)

-         1919 – 2005

-         Урта хәлле крестьян гаиләсендә.

-         1935 нче елны авылда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 1937-1941 нче елларда Башкорт педагогия институтының тел-әдәбият бүлегендә укый.

-         Сугышта катнаша, яралана.

-         “Европа - Азия” шигырь җыентыгы. “Өченче көн тоташ кар ява” шигыре, “Озын – озак балачак” повесте.

-         Балалар үзеез укыган җавапларның дөреслеген күрдегез. Дөрес  таптыгыз, әйбәт итеп укыдыгыз, рәхмәт.  

     Дәфтәрләргә бүгенге числоны, көн исеме, теманы язып куябыз.

     Шулай итеп, балалар без бүген “Озын – озак балачак” повестеның беренче өзеген өйрәнә башлыйбыз.

  Эпиграф. “Бу китап, могҗизаларга ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, беркатлырак, чаярак кешеләр турында”. М.Кәрим. (5 нче слайд)

  Укучылар, без бүген шул беркатлы, сәер кешеләр турында бик матур әсәрне өйрәнергә керешәбез.

            Укучылар алдына проблема куела.

-         Укучылар, язучы ни өчен әсәрен “Озын – озак бадачак” дип исемләде икән? Озын, озак, балачак төшенчәләрен аңлыйсызмы? Озын сүзе нәрсә аңлата?

-         Ара, ераклыкны.

-         Озак һәм балачак сүзләренең мәгънәсе?

-         Озак вакытны, балачак сабый чак, кечкенә чак дигәнне аңлата.

Куелган проблемабызны чишү, аңа җавап эзләү өчен 3 сәгать вакыт бирелгән. Бүген беренче дәресебез.

    Презентация карала. (6-7 нче слайд) Район шифаханәсенә сәяхәт ясау. Ак халатлы табиблар, бәхетле аналар, ак биләүдәге сабыйлар, матур бүлмәләр. Чәчәкләр, бүләкләр күтәргән, баласын шифаханәдән алырга килгән бәхетле әти, туганнар.

-         Укучылар, бу кайсы заман күренеше?

-         Хәзерге заман.

-         Әйе. Балалар, әйдәгез хәзер үткән заман, үткән чорга күчик.

2. Балалар, сез “Кеше тудырырга” бүлеге белән өйдә танышып килдегез.

1. Укытучы максаты: укучыларны өзекне анализларга өйрәтү, аңлашылмаган сүзләргә аңлатма бирү, сюжетның төп вакыйгаларын билгели алуларын ачыклау.

   Укучы максаты: төп вакыйгаларны табу, сюжет схемасын төзү, яңа сүзләр белән телне баету.

-         Балалар, өзекне укыганда барлык сүзләр дә сезгә аңлашылдымы?

-         Юк.

Слайд. (8 нче слайд) Сүзлек эше. Бер сүзне “Аңлатмалы сүзлектән” табып укып күрсәтү.

-         Офык – горизонт, күк йөзе белән җир арасындагы күз күреме күрә алган җир

-         Гамәл – эш-хәрәкәт

-         Иминлек – тынычлык, исәнлек

-         Хакыйкать – дөреслек

-         Иман – инану, ышану

-         Инәй - әни

-         Сер – беленмәгән, ачылмаган вакыйга

-         Нур – нинди дә булса яктылык чыганагыннан сузылган яктылык

-         Тәүфыйк - әдәп, тәрбия

-         Дәрман – көч (Дәрт бар, дәрман юк)

-         Кодрәт – көч, ихтыяр

-         Рәхим – мәрхамәт, шәфкать

-         Ялвару – бик нык үтенеп сорау

                                                                                               

-         Сүзләрне барыгыз да аңладымы?

-         Әйе.

  Әсәрдән өзек уку. (укытучы укый)

-         Укучылар, “кендек әбисе”, “кендек бабасы” төшенчәләре аңлашыламы? (аңлатыла)

-         Ат җиккәндә арба белән күчәрне тоташтыручы тимерне кендек диләр.

   Ана карынындагы яралгы – бала үсү, яшәү өчен кирәкле матдәләрне, көчне кендек (җепсел) аша ала. Әни белән бала шулай береккән. Сабый тугач, кендек киселә, әни белән бала бер-берсеннән аерыла, мөстәкыйль яши башлый. Кендекне ярдәмгә килгән кеше - әби – кисә. Шуңа “кендек әбисе” диләр.

 Ә “кендек бабасы” дип кемне, ни өчен атаганнарын өзекне укыгач аңларбыз.

2. Балалар, әйдәгез,  сюжетның нинди вакыйгалардан торуын билгелик әле.

    Сыйныф өч төркемгә бүленә. (яхшы, уртача, йомшак укучылар). Һәр төркем фикерен әйтеп бара, язып алабыз.

- Әнинең бәбигә чирләве – ярдәмгә Олы инәйне чакыру – сабый туганны көтү – сабый туу – бәбине хөрмәтләү йолалары – кечкенә геройның балалар гел туып торсын өчен теләк, чаралары.

- Сюжет вакыйгаларын билгеләп куйдык. (9 нчы слайд)

-  Хәзер үзәк, төп вакыйганы билгелик инде.

- Дөньяга яңа кеше туу, сабый туу вакыйгасы. (10 нчы слайд)

3. Укытучы максаты: вакыйга эчендә кайнаучы образларны билгели алуларын, шул геройларны характерлаучы төп сыйфатларны табып күрсәтүләрен ачыклау.

    Укучы максаты: төп образларны табу; геройларга хас сыйфатларны табып модельләштерү.

Төп образлар: Олы Инәй, Кендек, Кара Йомагыл.

1 нче төркем. (11 нче слайд)

2 нче төркем. (13 нче слайд)

3 нче төркем. (13 нче слайд)

Эш тәмамлангач, һәр төркемнән берәр укучы җавапларны укый. Слайдтан җавапларны карыйбыз, чагыштырабыз, булмаганын өстәп, дәфтәрләргә язабыз.

4. - Ә хәзер, укучылар, әдәби геройның сез тапкан сыйфаты чагылдырылган бер очракны сөйләп күрсәтегез әле.

  Укытучы максаты: укучыларның фикерләрен, эчтәлекне матур җөмләләр белән сөйләп бирүен күзәтү.

  Укучы максаты: хәтерен тикшереп карау, дөрес, матур җөмләләр белән сөйли белүен күрсәтү.

  Көтелгән җаваплар:

  1. – “Кендек әбисе”. Олы Инәй бу авылда яшәүче һәр анага бала тудыруда ярдәм итә. Кармы, яңгырмы, җилме, давылмы, җәйме, кышмы дөньяга сабый туа,Олы Инәй һәрчак әзер, бернигә карамыйча ярдәмгә ашыга.Бала тугач та китеп бармый,ана тәмам аякка басканчы булыша.
  2. “Кендек бабасы”. Кечкенә геройны Олы Инәй һәрвакыт үзе белән ияртеп йөри. Читтән генә булса да “Кендек” бәби туу процесында катнаша. Бала туу кимесә, аллага ялварып бала тууын сорый,тылсым көче белән дә тумаслармы дип уйлый. Ул бик кызыксынучан, сабыр, юмарт. Иптәшләре аңа “Кендек” кушаматы кушканнар.
  3. Кара Йомагыл бик эшчән. Хатыны бәбигә чирләгәч тә ул вакытын бушка, әрәмгә уздырмый, үзе түземсезлек белән малай тууын көтә, хатыны өчен борчыла, шул арада юкәдән аркан ишә. Эш белән мәшгуль.

-         Яхшы, балалар, бу төр эшебез дә тәмамланды. Без бик матур холык-характерлы кешеләр белән таныштык.

5.Алга таба да эшебезне дәвам итик.

   Укытучы максаты: укучыларны халык йолалары белән таныштыру, дәреслектән мәкаль булырлык җөмләләрне табып ала белүләрен күрү, телебез байлыгын күрсәтү.

    Укучы максаты: йолалар сурәтләнгән өзекләрне сәнгатьле уку, мәкальләрне табу, телебез байлыгын, матурлыгын күрү.  (Укучылар 3 төркемдә эшли)

- Карыйк әле, балалар, өзектә халыкның яшәү тәртибе, гадәт-йолалары күрсәтелгәнме икән? (1 төркем җавап эзли; Җавап: Кунак чакыру йоласы - 232 нче бит. Бала тугач, аны хөрмәтләү йоласы – 239 бит. (укып күрсәтәләр)

- Димәк, укучылар, халкыбызда кунак дәшүнең матур тәртибе бар икән. Без дә шуннан өйрәник.

   2 нче төркем мәкальләрне укый. (Көтелгән җаваплар: Юмарт кулга мал керер. Ирем кисәге – итем кисәге. Теле телгә йокмый. Ай үсәсен көн үсә. Арык атның күгәне киң. Бер кыенның мең рәхәте. Бер кышка куян тиресе дә чыдаган. (14 нче слайд)

Нәтиҗә: Мәкаль-әйтемнәребез телебез байлыгын күрсәтә, аз сүз күп мәгънә аңлата. Асылында халык акылы ята. Сабырлыкка, юмартлыкка, түземле булырга өйрәтә.

  3 нче төркем укучысы 239 биттән “бала тугач хөрмәтләү” йоласын укый.

- Укучылар, бәбине сөенеп каршы алалар, бик зур хөрмәт күрсәтәләр икән. Хәзерге заманда бу гореф-гадәтләр, йолалар нинди үзгәреш кичерде икән? Уйлап карыйк әле.

- Кунак чакыру йоласы хәзер бераз үзгәрде. Кунакны күбесенчә телефон аша гына чакырабыз.

  

   Укытучы максаты: йолаларның бераз үзгәреш кичерүен күрсәтү; аналарга хөрмәт зур, ана да бала да дәүләт яклавында икәнен аңлату.

- Хәзер бәбине больницада акушерка-табибә ярдәмендә тудыралар. Бала туганчы, тугач әниләргә дәүләт түләүле ял бирә, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән сый, бүләк ташый. Дәүләт бала тууга 10 мең акча, икенче балага 300 мең сум акча өчен сертификат бирә. (Сертификат – шул акчаны балага өч яшь тулгач алуга хокук бирүче документ ул.) Балага бер яшь ярым булганчы әни хезмәт хакының бер өлешен түләп тора. Хәзер ана да, бала да дәүләт яклавында. Элек алай булмаганын әсәрне укып белдек. Ләкин яңа кеше туу ул һәрвакыт шатлык-сөенеч.

- Шулай итеп, балалар, өзекне өйрәнеп, анализлап бетердек. Хәзер, әйдәгез, нәрсәләр белеп калдык икән, шуны ачыклыйк әле.

IV. Рефлексия.

   Укытучы максаты: укучыларның теманы үзләштерү, аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, системалаштыру.

   Укучы максаты: алган белемнәрен күрсәтү, намуслы булу.

Берничә төрле эш башкарабыз.

1. Тест. (15-19 нчы слайд)

  1. “Озын-озак балачак” повестенең авторы кем?

а) Фатих Кәрим

б) Әмирхан Еники

в) Мостай Кәрим  +

2. “... Һәркайсыбызның үз хакыйкате, үз иманы Вазифа. Без икебез бер дөреслек белән яши алмыйбыз. Хаклы булсам да, мин үзем өчен генә хаклымын...” Кем сүзләре?

а) Кече Инәй

б) Кара Йомагыл

в) Олы Инәй +

3. Өзектәге тылсымлы дип исемләнгән агач?

а) алмагач

б) чикләвек +

в) каен

4. Кендек Кара Йомагылларга барганда, нәрсә суырып бара?

а) өрек +

б) конфет

в) борчак

5. Кара Йомагыл улына нинди исем кушмакчы була?

а) Ибраһим

б) Хәбибулла +

в) Гайнетдин

   Дөреслеген тикшерәбез – укучылар, кемнең барсы да дөрес, кул күтәрәләр. Кайсыларыгызның хаталы булды? кул күтәрәләр.

Ныгыту өчен берничә сорау бирәбез.

- Укучылар, халыктагы гадәтләргә ничек карыйсыз? Бала туу тантанасы ни өчен зур сөенеч? Туу һәм үлем төшенчәләрен ачыклап, аңлап китик әле?

   Көтелгән җавап.

- Халыкның гасырлар буе килгән күркәм гореф – гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә, үстерергә, онытмаска кирәк.

- Бала туу зур сөенеч, чөнки ул тормыш дәвам итү дигән сүз.

- Туу һәм үлем янәшә төшенчәләр. Туу – тормыш дәвам итү, яшәү. Үлем – табигый хәл, хәсрәт, кайгы. Кеше туа – үлә, бу табигать законы.

- Кара Йомагыл сөйләгән Акбүзат әкиятенә ничек карыйсыз? Аның чын тормышка мөнәсәбәт ачыклагыз әле.

- Кара Йомагыл могҗизаларга ышана.Үзенең тормышы авыр, ярлылыкта яши. Баласының мул тормышта, бәхетле яшәвен тели. Акбүзат турындагы әкияткә чын күңелдән ышана. Улы шул атны тотып алсын да бәхетле булсын өчен аркан ишә. Бәхетле матур тормыш турында хыяллана. Кеше хыялланырга, өметләнергә тиеш.

- Укучылар, җавапларыгыз дөрес. Әйе, халыкны халык иткән нәрсә ул гореф – гадәтләр һәм йолалар, тел. Без үз йолаларыбызга, телебезгә хөрмәт белән карарга, аны сакларга тиешбез. Өзектә нәкъ шулар ассызыклана.

   Бүгенге дәрескә битараф укучылар булмады. Актив булдыгыз. Барыгызга да рәхмәт. Инде үзбәяләрегезне әйтегез.

   Укучылар фикерен исәпкә алып, түбәндәге критерийларга нигезләнеп билгеләр куела.

5” ле билгесе – эчтәлекне яхшы белә, дәрестә актив, эзлекле итеп, матур җөмләләр белән сөйли белә. Җаваплары төгәл. Кызыл жетоннары күп.

4 ” ле билгесе – зәңгәр жетоннары күп, матур җөмләләр белән сөйли. Фактларны бутый.

3” ле билгесе -  яшел жетоннары күп. Эчтәлекне яхшы белми, өзек-өзек җөмләләр белән сөйли. Активлык дәрәҗәсе түбәнрәк.

V.Өй эше.  (20 нче слайд)

Укытучы максаты: укучыларга өзек укырга тәкъдим итү, яңа мәгълүмат туплауларын, яңа сүзләр өйрәнеп телне баету, үз фикерен дөрес, төгәл итеп, матур җөмләләр белән язып бирә алуларын билгеләү.

Укучы максаты: яңа өзекне уку, өстәмә мәгълүмат туплау, аңлатмалы сүзлектән яңа сүзгә аңлатма язып алу, үз фикерен төгәл итеп язып бирү.

  1.       “Искәндәр Әсгате” бүлеген укырга. (Бөтен сыйныфка)
  2.       Өзектәге аңлашылмаган сүзләргә аңлатмалы сүзлектән җаваплар язып килергә (уртача укучыларга)
  3.       “Бу өзектә Олы Инәйнең кешелеклелеге тагы нинди вакыйгаларда күренә?” Җавапны кечкенә хикәя итеп язып килергә (көчлерәк укучыларга)

У вас нет прав для создания комментариев.