Киң колачлы язучы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

Киң колачлы язучы.

(Вахит Имамов иҗатына күзәтү).

                                     

                                        Эшне башкарды:

                                                                                      Яр Чаллы шәһәре

                                                                                     5 нче урта мәктәбенең

                                                                                           татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Ганеева Люция Әсгат кызы

 

Эчтәлек:

 

1.Киң колачлы язучы.

2.Тарихчы-галим.

3. Кыйбласы-хакыйкать.

4.”Татар яугирләре”. Бабаларыбыз каһарманлыгына мәгънәви һәйкәл.

5.Йомгак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1.Киң колачлы язучы.

      Язучы –прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

     В.Имамов әдәби иҗатның илаһи "сараена" бай тормыш тәҗрибәсе туплап, "күңел тарихы" багажы белән атлап керә. Университетта алган гыйлемгә шактый еллар Балык Бистәсе район газетасы редакциясендә К.Сибгатуллин, Х.Әшрәфҗановлар кебек танылган шагыйрь, галим-журналистлар белән иңгә-иң торып эшләү өстәлә, аннан Чаллыга күчеп килеп, КАМАЗ заводларында мастер Вазыйфасын башкару, шушы ук автогигант каршында китап нәшрияты оештырып, күп санлы каләмдәшләренең китапларын чыгаруда булышлык күрсәткән "КАМАЗ" китап нәшриятының баш редакторы булып тору, шуның өстенә соңгы елларда Чаллы Язучылар оешмасына уңышлы җитәкчелек итү... һәркайсы тормышның истә калырлык этабы, иҗат мәктәбе булгандыр.
     Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак таныла. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итә ул.1982-1994 елларда ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып йөри. Архивларда сакланган документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда “Яшерелгән тарих” исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының 16-18 йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен чагылдырган бу  тарихи повесте укучыларда зур кызыксыну уята.Татарның милли күтәрелеш чорында исә “Сәет батыр” исемле зур тарихи романын иҗат итә.

       Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам итеп, Вахит Имамов 2001 елда тагын да борынгырак чорны- XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы вакыйгаларны яктырта. Тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган “Утлы дала” романын- дилогия итеп уйланылган эпопеясенең беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.

Аның 2004 елда язып тәмамаланган, Казанга нигез салыну чоры вакыйгаларына багышланган “Казан дастаны” тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә тәрҗемә ителә.

     Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, Вахит ага үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә.

    Тарихи повестьлар, дастаннар, хикәяләр, романнар, публицистик очерклар авторының теле кайберәүләр өчен артык фәнни булып та тоела торгандыр. Бу җәһәттән язучы үзе:”Архив документларына таянып язылган әсәрдә фәнни телдән качып бетеп булмый, чөнки мин тарихи дөреслеккә юл тотам”,-дип кабатларга ярата.

2.Тарихчы – галим.

      Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим икән бит! Дөрес, әдәбиятыбызның аксакаллары Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Әмма Вахит Имамов — икенчерәк характердагы язучы. Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. Галим буларак, үткән вакыйгаларга һәм фактларга ул үзенең төпле бәясен, аңлатмасын бирә һәм алар кайвакыт тарихи әдәбиятта урын алган рәсми карашлардан нык кына аерылып та торалар. Бу нәрсә кайберәүләргә ошап та җитмидер, әлбәттә. Әмма язганнары буенча хөкем йөртсәк, Вахит аганың кыюлыгына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Ни генә булмасын, язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә. Вахит Имамовның Гаяз Исхакый исемендәге бүләккә лаек булуы — моның ачык мисалы.

3.Кыйбласы-хакыйкать.

     Вахит Имамовның тормыш тәҗрибәсе бай һәм аңа сюжет өчен вакыйга-геройларны, кайберәүләр сыман, "бармактан суырып" азапланырга кирәк түгел. Аның 1988 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Ир канаты" исемле тәүге җыентыгына тупланган бер повесть белән тугыз хикәянең һәркайсы фәкать реаль, тормыштан алынган вакыйгаларга гына нигезләнгән, аларда уйлап чыгарылган бер генә герой да юк. Ә әдәби тел дигәне Актаныш кебек саф татар районында туып үскән Вахитка түтәлдәге җиләк кебек шактый мул бирелгән.
    "Җиз табактай кызарып тулган кояш офыкка җитәргә нибары ике-өч шырпы чамасы ара калган. Авыл өстендә тынлык. Кулларына ипи сыныклары тоткан карт-коры, бала-чага капка төпләрендәге утыргычларга тезелешкән. Гомер итеп арыган картлар күзләрен йомып талгын йокымсырый, бала-чага чыр-чу килә. Менә-менә көтү кайтуын көтәләр. Авыл очындагы утыргыч тирәсенә бер төркем килен-хатыннар җыелышкан. Арада кулларына энә-җеп эләктереп чыгучылар да күренә. Үтеп баручы һәркем өчен сүзсез дә аңлашыла: боларның өйләрендә бер каз оясы балалары бар, һәр минутның кадерен белеп, алар хәзердән үк кыш хәстәрен күрә. Болары гәп куертуга бик үк кысылмыйлар. Сүзне күбесенчә ике кулына бер эше булмаган шома теллеләр алып бара".

         Менә шул рәвешле куе буяулар белән нәкышләнгән  Вахит аганың тәүге җыентыгы. "Ир канаты"н укыгач, әдәбият сөючеләр аңа егылып гашыйк булды, дип әйтеп тә булмас. Шулай да Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев кебек әдипләр, алардан тыш тагын дистәләгән башка язучылар Вахит йөзендә өметле каләм иясен күреп алды һәм һәрчак аңа хәерхаһлы булды.Вахитның 1991 елда дөнья күргән "Нәзер" җыентыгы инде саллы иде. Андагы "Күке" повесте белән әдәбият сөючеләр "Казан утлары"нда укып танышканнар, андагы вакыйгалар тулысынча диярлек Вахитның үзе эшләгән мәктәп тормышыннан күчереп язылган иде. Әсәрдә үзен таныган бер герой соңрак Вахитны хәтта судка бирергә дә омтылып йөргән...
      Ә җыентыктагы "Нәзер" повесте һәм "Өмет" хикәясе буенча Казан телестудиясе тулы метражлы нәфис фильм төшерә, соңгысы телевидение буенча ун тапкыр чамасы күрсәтелә. Бу яшь язучы өчен зур танылу иде. Шунысын да өстик: илле яше тулмаган бер генә язучының да Казан телевидениесендә үз әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмны күрә алганы булмады. Ә Вахитка ул чагында утыз җиде генә тулган һәм ул Казаннан читтә, Чаллы каласында яшәп ята.
       Шул ук 1991 елда Чаллыда "Аргамак" журналы нигезләнә. Аның папкасына байтак кына роман, повесть, хикәяләр тупланып өлгерсә дә, баш мөхәррир булып билгеләнгән Айдар Хәлим журналның беренче, сынау саны өчен халыкта һичшиксез зур яңгыраш уята алырдай "шәп!" әсәр эзли, шундыйны өмет итә. Ә Вахитның "Кәнәфи" дигән өр-яңа повесте инде күптән "Казан утлары"на тапшырылган, хәтта аның тугызынчы санына планлаштырылган. Гаҗәеп хәл: әле беркемгә дә билгеле булмаган яңа журнал хакына Вахит "Кәнәфи" повестен "Казан утлары"ннан алып кайтты.
        "Аргамак" журналының беренче саны татар телендә — ун, русча биш мең данә белән дөньяга чыгарыла һәм аеруча Чаллы халкын "аяктан ега". Чөнки "Кәнәфи" тулысы белән Чаллыда булып узган яки һаман шунда барган вакыйгаларга багышланган, укучылар андагы дистәләгән геройны ачыктан-ачык таный, шунысы белән шаккаттыра иде. Журнал фатирдан-фатирга, кулдан-кулга күчеп йөрде. Шушы повесть аркасында Вахит аганың хатыны эш урынын ташлап китәргә мәҗбүр була. Каләм хакы шундый бәягә дә төшә икән...
       Ә бу елларда республика инде гаҗәеп зур, изге ялкын белән яна, ул мөстәкыйльлек өчен көрәш юлына чыгып баскан иде. Вахит ул көрәшнең бер генә төреннән, бер генә тармагыннан да читтә калуны белмәде. Бәйсезлек уты белән янган меңнәрчә шәһәрдәшләре кебек ул да Әлмәт, Казан, Алабугадагы митингларга бара, дистәләгән ялкынлы чыгышлар ясаый. Шул елларда туган газета-журналларга республикабызга тулы бәйсезлек даулап дистәләгән мәкалә һәм тарихи очерклар язда. Тагын бер як: ул үзе баш мөхәррир булып эшләгән КАМАЗ нәшриятында башка бер генә нәшрият, бер генә типография дә басарга җөрьәт итмәгән дистәләгән милли китапларыбызны йөзләрчә мең тираж белән дөньяга чыгара. Гаяз Исхакый — "Идел-Урал", Дамир Исхаков — "Татары", Равил Фәхретдинов — "Татар углы татармын", Локман Закиров — "Темные закоулки Российской империи"... Болар һәммәсе бертуган Кашаповлар сәрмаясына чыгарыла һәм бөтен Россия буйлап таратыла.
         Татарстанның мөстәкыйльлеге файдасына Вахитка инде үзенең басма сүзен әйтергә дә вакыт, моңа фәнни белеме дә чиктән ашкан иде. Чөнки Вахит 1982 елдан бирле һәр ел саен Уфа, Оренбург, Уральск, Свердловск, Мәскәү, Белорецк калаларына юлга чыга һәм ким дигәндә бер ай вакытын архивларда һәм китапханәләрнең сирәк язмалар бүлекләрендә казынып үткәрә иде.
        Ниһаять, 1993 елда 170 мең данә тираж белән "Татарларның Ватан сугышы" һәм 180 мең данә белән Вахит үзе үк рус теленә тәрҗемә иткән "Запрятанная история татар" дигән хезмәтләре "чәчрәп" чыкты һәм алар элекке бөтен Советлар Союзы буйлап таратылды. Сиксән генә битлек, әмма Рәсәй дәүләтенең бөтен пычрак сәясәтен ачып салган әлеге "утлы күмер" Рәсәй Дәүләт Думасы стеналары эченә дә үтеп керде һәм карагруһчыларны аяусыз өтте, табалады, кисте.
     Депутатларның Николай Лысенко дигәне, чыдамагач, үзәк телевидение экранына чыгып шушы китапны сүгә. Ул чакта Рәсәйнең вице-призеденты булып торган Александр Руцкой Ульяновскига килеп матбугат конференциясе үткәргән чакта "Запрятанная история татар" авторын камчы белән суктырырга яный. Урыс укытучылары Вахитның китапларын балалар кулыннан талап җыеп, мәктәп ишегалдына өеп яндыралар. Башкортостандагы ата милләтчеләр шушы китапларны эттән алып эткә сала-сала тетә... Ә бертуган Кашаповлар ярдәме белән 1994 елда ул янә 220 мең данә итеп дөньяга чыгарыла. Аны 77 мең тираж белән Уфадагы "Кызыл таң" газетасы күчереп бастыра. Аны казах теленә әйләндереп Алма-Атада "Йолдыз" журналы бастыра. Аны украин РУХчылары бастыра... Әсәрнең гомуми тиражы 550 мең үрен узып китә. Милли-азатлык көрәшен байрак итеп чыккан бер генә авторның да үзе исән чакта мондый тиражларны күргәне юк.

     Юкка гына Марсель Галиев: “Вахит Имамов – үз-үзенә нык ышанган, үз кыйбласы, үз иманы булган әдип”-дип әйтмәгәндер.

4.”Татар яугирләре.” Бабаларыбыз каһарманлыгына мәгънәви һәйкәл.

       “Татар яугирләре”(“Татарлар Пугучев явында”)дигән хезмәт Вахит Имамовның тарихи җирлектә эзләнүләренең бәрәкәтле чагылышын гәүдәләндерә. Әлеге әсәр аркылы язучы татар халкының колониаль изү шартларындагы бөтен фаҗигасен дә, аның кара көчләр золымына каршы булган баһадиранә көрәшен дә барлык яктан сыйфатлауга ирешкән. Татар трагедиясе һәр җөмләдә татарның азатлыкка, мөстәкыйльлеккә омтылышы, каһарманлыгы белән үрелеп бара.Бәлки шуңадыр да, автор Пугачев явында катнашкан бабаларыбызны баш күтәрүчеләр дип түгел, ә “татар яугирләре”, ягъни тулы мәгънәсендәге татар сугышчылары дип атаган.

      Тел бай, үтемле,сыгылмалы-образлы.Төп тарихи текстның эшлекле, талгын агышына В.Имамовның, язучы буларак, әдәби фантазиясе килеп өстәлә һәм документаль чалымы романны яңа төсмерләр белән баетып җибәрә.Әсәрнең әһәмиятен “Пугачев каһарманнары”дигән кушымта тагы да көчәйтә.”Полковниклар һәм атаманнар” өлешендә 50 ләп, “Старшиналар һәм йөзбашлары” бабында 170 ләп исемнең теркәлүе, бер яктан,Вахит аганың нинди мәгълүмати колач белән эшләвен күрсәтсә, икенче яктан татар халкының үз азатлыгы, мөстәкыйльлеге, кешечә яшәве хакына күпме каһарманнарның җаннарын фида кылуның тетрәткеч мисалы булып тора.Мул эчтәлекле кушымтаның әсәрдәге төп текстны күп җәһәтләрдән баетып җибәрүен авторның янә бер казанышы дип бәяләргә кирәк.

5.Йомгак.

       Вахит ага Имамовның әсәрләре укучыны тетрәндерә, халкыбызның үткән тормышы, тарихы, язмышы турында кат-кат уйларга мәҗбүр итә. Бай тарихи-документаль материалларга нигезләнгән һәм саф, образлы тел белән язылган тирән эчтәлекле әсәрләре һәрбер затка – укытучыларга, студентларга, югары сыйныф укучыларына кыйммәтле ярдәмлек булып калыр.

       Вахит Имамов үз заманының танылган язучысы гына түгел, ә талантлы оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Шәһәребездә татар тормышын җанландыруда, каләм әһелләренең меңләгән проблемаларын гавам ишеттерүдә, алрны хәл итүдә җиң сызганып эшли.Үз фикерен кыю рәвештә ярып сала торган трибун, үткен сүзле каләм остасы да булып кала бирә, ди аның хакында каләмдәшләре.

Кулланылган әдәбият:

 

1.Ф.Сафин.”Мәйдан” №6, 2002ел.

2.Ф.Хуҗин.”Мәйдан”№6,2002ел.

3.Мөсәгыйт Хәбибуллин.”Казан утлары”№3,2004ел.

4.”Мәйдан”№3,2014 ел.

5.М.Кыямова.”Минзәлә”№12,2014ел6.

6.”Әдипләребез” Биобиблиографик белешмәлек.Казан.2009 ел.

Вложения:
Скачать этот файл (В.Имамов.docx)Кин колачлы язучы.[Вахит Имамов ижатына кузэту.]25 kB

У вас нет прав для создания комментариев.