Бәхет йолдызы нигә сүнә?
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
 

Мөслим муниципаль районы

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

                   Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” әсәрен анализлау

                                                       8 нче сыйныф

                                                                      Хәкимова Гөлнара Шәриповна,

                                                Мөслим муниипаль районы

                                                            МББУ “Әмәкәй урта гомуми белем

                                                                      бирү мәктәбе”нең  югары категорияле

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                 

       Максат:

-әсәрдә  кеше бәхете проблемасы куелышын ачыклау;

-драма әсәрен анализлау күнекмәләрен камилләштерү;

-укучыларда кеше язмышына карата дөрес караш тәрбияләү.

       Җиһазлау:

Видеопроектор, интерактив такта,  драматургның портреты, китап күргәзмәсе, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

      Дәрес тибы: әсәргә  анализ ясау

      Дәрес төре: дәрес-дискуссия

      Метод һәм алымнар: проблемалы сорау кую, индивидуаль,  әңгәмә, төркемнәрдә эш, өлешчә эзләнү.

      Дәрес барышы:

      I.Оештыру моменты.

       II.Уңай психологик халәт тудыру.

Слайд 1. “Галиябану” көе уйный.

       III.Белемнәрне актуальләштерү.

        Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебездә мин сезне “Бәхет йолдызы нигә сүнә?” дигән  темага сөйләшүгә чакырам. Уйлап карыйк әле, кеше кайчан бәхетле була? (Җаваплар тыңлана.)

        Укытучы.  “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә бәхет сүзенә түбәндәгечә билгеләмә бирелә: ”Бәхет ул-тулы канәгатьләнү хисе. Бәхет-көрәш ул. Бәхетле кеше- бәхет хисләрен кичерүче, бәхеткә ия булучы.”

         -Әйе, укучылар. Мин сезнең белән килешәм. Чыннан да, бәхетле булу өчен яраткан кешеләр дә, яраткан эшең дә, сәламәтлек тә, яхшы мөнәсәбәт тә, яхшы җәмгыять тә кирәк. Бәхет турында  соравым юкка гына түгел. Бәхетле җәмгыять, кеше бәхете, хатын-кыз бәхете -әдипләребезне уйландырган тема. Без кеше бәхете,  хатын-кыз  бәхете, аның язмышы турында нинди әсәрләр укыдык?

Көтелгән җавап. М.Фәйзи “Галиябану”, Ф.Әмирхан “Хәят” һ.б.

Слайд 2.

IV.Төп өлеш.

Укытучы. Әйдәгез, “”Галиябану” әсәренә якынрак килик. Укучылар, әсәр ничәнче елда языла? Тарих фәненнән  алган белемнәргә дә таянып, чорга бәя бирик.

Көтелгән җавап. 1916 елда. Революция алды еллары, сугыш чоры, авыр еллар.

Укытучы. Әсәр язучы иҗатының кайсы чорында языла?

Көтелгән җавап. М.Фәйзи иҗаты әдәбиятта  үз урынын тапкан чорда.

Укытучы. Әсәр нинди төргә керә? Жанры  буенча нинди?

Көтелгән җавап. Драма төре, жанры- мелодрама, музыкаль драма.

Укытучы. Әсәр нәрсә турында?

Көтелгән җавап.  Мәхәббәт турында. Әсәрдә Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте тасвирлана.

Укытучы.Дөрес. Ә менә аларның мәхәббәтенә нәрсә каршы килә? Туачак бәхетне нәрсә җимерә? Конфликт нинди җирлектә туа?

Слайд 3. Мәхәббәт өчпочмагы.

Укытучы.Каршылыкка кергән көчләрне, персонажларны ачыклагач, аларның теләк-омтылышларын аңлагач, бу сорауга җавап бирербез. Хәзер төп геройларга бәя бирик.Галиябану образы сездә нинди хисләр уятты? Аңа нинди бәя бирер идегез? (Экранда Галиябану)

Слайд 4

Җаваплар:

-Галиябану образы- матурлык символы.Татар кызларына хас булган тугрылык, уңганлык, булганлык символы. Ул – идеаль образ.

Галиябану — үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. Эчке матурлыгы, рухи дөньясы исә тышкы матурлыгына тиң. Ярлы кызы дип тормый, авылның зур бае Исмәгыйль, Галиябануның матурлыгына кызыгып, өйләнергә йөри. Авыл егетләре Галиябануга күз өстендә каш итеп карыйлар, кызга «сандугач» дип исем кушканнар.

Укытучы. Әсәрдән мисаллар китерегез.

-«Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора,— ди яучы карчык Бәдига. — Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә, бик кәперәеп, кызны мактап җибәрә: «Уйнамагыз сез Галиябану белән. Ул алдата торган бала түгел, төсен, буен, акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген ходай «мә сиңа!» дип биргән дә куйган инде».

         Укытучы. Ниһаять, Галиябануның теленә игътибар итик. Гасырлар буе нужа кууга, культурадан читтә торуга дучар ителгән авылның көндәлек сөйләшүендәге тупаслык һәм ямьсезлекне очратмассыз аның   телендә.

Укытучы. Әсәрдән мисаллар китерегез.

«Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән мин бу көйне», «Юлыгызга фәрештәләр гөл сипсен!», «Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми».
         Укытучы.Уңган кыз икәнлеге каян күренә?

Көтелгән җавап. Автор аны “алъяпкычтан” ди. Алъяпкыч ул- уңганлык, булганлык символы.  Галиябану чигү чигә, җырлый , үзе дә  җыр чыгара.

Укытучы. Галиябану образы татар әдәбиятындагы кайсы образга якын?

Көтелгән җавап. Ф.Әмирханның  “Хәят” повестендагы Хәят образына якын.

Укытучы. Әйдәгез әле, бу ике образны чагыштырыйк, охшаш һәм аермалы якларын табыйк. (Тактага язу. Дәфтәрдә дә эш)

Охшашлыгы                                                                  Аермасы

Тышкы матурлык                                                         Эчке матурлык

Хатын-кыз идеалы                                                        Социаль хәлләре

                                                                                       Шөгыльләре

                                                                                       Бәхет өчен көрәш

 Слайд  5.

Укытучы. Ни өчен бу ике образ да идеаль образлар?

     Көтелгән җавап. Ф.Әмирханның хатын-кыз идеалы - Хәят. Ул 20 гасыр башында татар хатын-кызларын шундый итеп күрергә тели. Чөнки ул Казанда туган язучы. Ә М.Фәйзи , киресенчә, авылда туып-үскән хезмәтче баласы. Аңа авыл тормышы якын. Аның өчен идеал- Галиябану.

      Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу образларның кайсы өстенрәк соң?

     Көтелгән җавап. Әлбәттә, Галиябану. Чөнки ул образ халыкчанрак та, тормышчан да, рухи яктан да баерак.Табигать кочагында туып- үскәнлектән, аның  эчке дөньясы да матуррак. Шулай ук Галиябануның уңганлыгы, җитезлеге, зирәклеге, җыр чыгарырга сәләтле булуы да Хәяттан өстен итә.

           Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Белгәнегезчә, автор башта әсәренең исемен “Сәгадәтбану” дип куйган була.  Соңыннан  ”Галиябану”га  үзгәртә. Ни өчен?

          Көтелгән җавап. Чөнки сәгадәт ул- бәхет дигән сүз. Ә героиня бәхеткә ирешә алмый. Ә Галия- бөек дигән сүз.Ул мәхәббәте белән бөек.

Слайд 6.

        Укытучы. Галиябануның сөйгәне Хәлилгә нинди сыйфатлар хас? Портреты.

          Көтелгән җавап. Хәлил “21 яшендә, күпне күргән егет” дип бирелә. Өстенә простойрак пиджак кигән-башкалардан өстен түгел. Пиджак ул татар киеме түгел, Европадан кергән. Бу- татар да зур дөньяга кушылып ята, күтәрелешкә әзер дигән сүз.

Хәлил -гади, беркатлы, әхлаклы, хисләргә бай. Аның күңел дөньясы тирән.  Рухи  дөньясы бай булса, кеше әхлаксыз була алмый. Ул тәвәккәл, аның белән хис идарә итә, акыл түгел.

          Укытучы. Ни өчен?-

         Көтелгән җавап. Чөнки аның Галиябануны алып китәргә акчасы да, өе дә юк.

        Укытучы. Нинди  нәтиҗә ясарга була?

        Көтелгән җавап. Хис белән генә максатка ирешеп булмый, акыл кирәк!

       Укытучы. Бу образ типикмы?

        Көтелгән җавап. Әйе. Хәлил-шул чор татар татар дөньясында күпчелекне тәшкил иткән, кыйбласы төгәл  билгеләнмәгән, киләчәге төгәл билгеле булмаган  татарның төп массасы.

       Укытучы. Хәлил белән Галиябану икесе дә бәхеткә лаек. Ләкин бәхетсезлек упкынына очалар. Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте нинди каршылыкка очрый? Туачак бәхетне нәрсә җимерә?

         Көтелгән җавап. Ике яшь йөрәкнең бәхетенә Исмәгыйль каршы төшә.

Слайд 7.

         Укытучы. Исмәгыйльгә нинди бәя бирер идегез? Портреты.

          Көтелгән җавап. Аягында американ итек. Бу аның кешедән өстен булуын, ыспайлыгын күрсәтә. Күзгә чалынмаган киң чалбар- намуссыз юл белән байлык туплау. Ул эчке  дөньясын яшерә.Өстендә әйбәт тужурка. Бу аның халык арасында байлыгын күрсәтә.

         Укытучы. Бу образ җыелма образмы?

         Көтелгән җавап. Әйе, алар- авылның авторитетлы кешеләре,  татар җәмгыятенең өстен вәкилләре.

         Укытучы. Исмәгыйльгә Галиябану ни өчен кирәк?

         Көтелгән җавап. Өстенлеген исбатлау өчен. Чөнки Галиябану  чибәр, уңган, булган.

        Укытучы.Ул аны яратамы?

         Көтелгән җавап. Юк, аның Галиябануга  карата хисе юк. Исмәгыйльнең уңганлыкка, булганлыкка , матурлыкка баш буласы килә. Чөнки ул сыйфатлар аның үзендә юк. “Кыз минеке булырга тиеш” дигән теләк-омтылышы яшьләрнең мәхәббәтенә киртә була.Чөнки ул үзен өстен санарга өйрәнгән. Байлыгы белән дә , дәрәҗәсе белән дә. Әсәрдә  Исмәгыйль -   шулай бозылган егет. Байлыгы аны үзен башкалардан өстен тотарга , буйсындырырга  өйрәткән.

         Укытучы. Укучылар, шушы урында мин сезгә видеосюжет карарга тәкъдим итәм.

Слайд 8.  “Галиябану” әсәреннән өзек күрсәтелә..

         Укытучы.Әсәрнең сюжет композициясен ачыклыйк  .

Көтелгән җавап. Беренче пәрдә –экспозиция.  Катнашучы геройлар  белән танышабыз . Автор аларның теләк-омтылышлары, эш-гамәлләре, характер сыйфатлары турында белешмә  бирә.

Без карап киткән өзек – әсәрнең төенләнеше. Аңлашылмаучылык  килеп чыга. Хәлилдән яучы булып килгән Бәдига абыстайны Бәдри белән Галимәбану Исмәгыйльдән дип белеп, кызларын бирергә  риза булалар.

         Укытучы. Вакыйгалар үстерелә. Драманың конфликты нидән гыйбарәт? Ул кемнәр арасында формалаша?

Слайд 9.

           Көтелгән җаваплар.

1.Хәлил-Исмәгыйль каршылыгы. Аның нигезендә  Хәлилнең мәхәббәт

хисе белән Исмәгыйльдәге “кыз минеке булырга тиеш” дигән теләк-омтылышның бәрелеше ята.

2. Исмәгыйль –Галиябану. Әлеге бәрелештә мәхәббәт хисе Исмәгыйльнең  “кызыксыз байлыгы”ннан өстен куела,  мәхәббәткә дан җырлана.

3. Исмәгыйль- Бәдри. Бу каршылык эчендә Бәдринең байлыкны үз кызы бәхетеннән дә өстен куюы ачыклана.

4.Бәдри-Галиябану.  Автор бу каршылык аша кеше характерындагы комсызлык, акча-байлыкка омтылыш  гаилә тормышын гарипләндерә, кеше бәхетен , гомумән, кешелек кыйммәтләрен җимерә дигән фикерне раслый.

Слайд 10. Нәтиҗә ясау.

         Укытучы.Димәк, шушы  ярдәмче каршылыклар  әсәрнең төп конфликты акча, байлык хатын-кызны бәхетле итә дигән иске караш  белән саф мәхәббәт арасында формалаша. . Яшьләрнең  саф  мәхәббәтенә бу гына киртә булмас иде, тагын нәрсә каршы  килә?

           Көтелгән җавап. Иске гореф-гадәтләр. Байлык, акчага кызыгу  Бәдри белән Галимәбануны исертә. Байлык, акча, дәрәҗә хатын –кызны бәхетле итә  дигән иске караш яши алар күңелендә. Шуның белән кызларын  фаҗигагә этәрәләр дә.

 Слайд 11. Видеоклип карау.  “Галиябану” җыры. Башкара Рафаэль Ильясов.

      Укытучы.Бу өлеш әсәр сюжетының кайсы элементына туры килә?

           Көтелгән җавап. Кульминацион нокта (Үз бәхетләре өчен көрәшүнең соңгы юлын – яшерен рәвештә никах укытуны сайлаган   яшьләр белән Исмәгыйльнең очрашуы) һәм  фаҗигале чишелеш (Хәлилнең атылуы)

         Укытучы. Драматург нинди проблемалар күтәрә?

     Көтелгән җаваплар:

-мәхәббәт хисенең зурлыгы; Галиябану шәхси бәхете , мәхәббәте хакына чынбарлыкка каршы чыга;

-драматург  мәхәббәткә дан җырлау аша кеше бәхете мәсьәләсен күтәрә;

-мәхәббәт һәм байлык проблемасы.

     Укытучы. Әсәрнең деясе нидән гыйбарәт ?

          Көтелгән җавап. Дөньяда акчага сатып алынмый торган хисләр дә бар-мәхәббәт,  дуслык хисләре.  Акча, мал-мөлкәт, байлыкның  акыл һәм зыялылык белән эш иткәндә генә  кешегә, халыкка, милләткә файда китерүе раслана.

      Укытучы. Әсәрнең әһәмияте нинди?

      Көтелгән җавап. Чын сөюне зурлау. Бу проблемалар бүген дә актуаль.

          Укытучы. Укучылар,  әсәр геройларын күздә тотып, 20 йөз башы егетләрен , кызларын  21 гасыр  яшьләре белән чагыштырып, ни әйтә аласыз? Бер гасырлык чорда кешеләр кеше буларак үзгәргәнме?  Бу эшне төркемнәрдә башкарырбыз. 

Төркемнәргә эш бирелә.

1 төркем. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр

Көтелгән җавап. Кешеләр арасында мөнәсәбәтләр һәрвакыт киеренке булган. Социаль тигезсезлек низаглар чыгуга китергән, ул хәзер дә шулай. Яхшы күңелле , ярдәмчел кешеләр тормышта һәрвакыт  бар.

2 төркем. Галиябану-Хәлил мәхәббәте

Көтелгән җавап. Хәлил=Галиябану  мәхәббәте зур хөрмәткә лаек, алар кавышкан булсалар, хәзерге парлар кебек аерылышмаслар иде. Хәлил кебек мәхәббәте өчен корбан булырга әзер булган  егетләр хәзер юк диярлек. Галиябанудагы сафлык, олы мәхәббәт, кешелеклелек сыйфатлары яшьләргә үрнәк булырлык.

3 төркем. Байлык җәмгыятьтә нинди урын тота?Акча, байлык кирәкме?

Көтелгән җавап. Байлыкка табыну, акча ярату сыйфатлары ике чор кешеләренә дә хас.

-Ул зур көчкә ия.Әлбәттә кирәк, әгәр дә үз көчең белән табылган булса, кешелеклелек сыйфатларына киртә булмаса.

Укытучы. Еш кына байлык ияләре  әхлаклылык, намус, зыялылык кебек сыйфатлардан  мәхрүм булалар. Ни өчен?

Көтелгән җавап. Чөнки байлык һәм акча рәхәт тормыш бирә. Бигрәк тә хәрам мал , тир түкми генә табылган байлык шулай. Мондый тормыш кешене  рухи яктан гарипләндерә.

V. Йомгаклау. 

           Укытучы. Укучылар, менә без  М.Фәйзинең “Галиябану” әсәренә анализ ясадык.  Галиябану белән Хәлил үзләренең бәхет йолдызларын кабызмакчы булдылар. Бәхет йолдызлары сүнде. Ни өчен икәнен ачыкладык.

           Нәтиҗә. Әсәрдә  автор кеше бәхете  мәсьәләсен күтәреп , ул саклауга һәм яклауга мохтаҗ дигән  фикер үткәрә. Саф һәм керсез мәхәббәткә дан җырлана. Акча- байлык акыл белән эш иткәндә генә  файда китерә, дигән  нәтиҗәгә киләбез.

VI.Өй эше 2 вариантта бирелә:

1) “Бәхет йолдызы нигә сүнә?” дигән темага сочинение язарга. 

     2) “М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрендә кеше бәхете мәсьләсе”. Фәнни-тикшеренү эше. 

У вас нет прав для создания комментариев.