Коммуникатив технология буенча татар әдәбиятыннан 6 сыйныф өчен эш программасы
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

 

 

Название школы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Брюшлинская основная общеобразовательная школа”

Менделеевского муниципального района Республики Татарстан.

Название разработки: Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса с обучением на русском языке по коммуникативной технологии.

 

Автор: Тимошенко Валентина Михайловна, первая квалификационная категория, учитель татарского языка и литературы.

2015 год.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар әдәбиятыннан эш программасы

6 нчы сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуы

6 сыйныф өчен “Татар әдәбияты” курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән

-“Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” .1 -11 нче сыйныфлар.(Төз. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011ел 215-217 битләр) ;

- 6 сыйныф өчен Р. З. Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек

“Татар теле”. – Казан: “Мәгариф», 2007  нигезләнеп төзелде.

Менделеев районы муниципаль бюджет гомуми төп белем бирү оешмасы “Бөрешле гомуми төп белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нче уку елына укыту планы нигезендә 6  сыйныфында татар теле дәресләренең саны (барлыгы) 70, атнага 2 тапкыр үткәрелә.

 Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күп кырлы мәгълүмат җиткерү ТӨП МАКСАТ итеп билгеләнелә.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге БУРЫЧЛАР үтәлергә тиеш:

             -татар сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү;

-татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга   өйрәтү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча  телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

-карап чыгу,танышу,өйрәнү,эзләнү максаты белән  уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

-фразеологик берәмлекләрнең,мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

-татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; 

-татар халкының фән,мәгариф,сәнгать,мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән  таныштыруны дәвам итү;

-халыкларның үзара аңлашып яшәвенә омтылыш  тәрбияләү.

    Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белн тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик структуралар әдәбият дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Дәресләрдә кулланыла торган текстлар татар этнокультурасын, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыра.

    6 сыйныфтан рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдипләре турындагы мәгълүмат бирелә . Укучылар татар халык әкиятләрен   һәм аерым авторлар язган әкиятләрнең барлыгын белеп калалар. Хикәяләрне,текстларны дөрес интонация  белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне,сүзтезмәләрне,җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә булышырга тиеш.

 

 

Программаның эчтәлеге

Төп тема

Сәгать саны

Лексика

Белем һәм  күнекмәләр

Контроль төре

1

Яңа уку елы котлы булсын

10

Киңәшче,фән, бәхәсләшә,уй, сердәшче, олы, кече, сеңел, пөхтә, һәрвакыт,милли, басма, тамга, китап басучы,бал чык, кулъ язма, һәйкәл,аңлатмалы сүзлек, галим,бастыра, төзи, уңай- сыз,теләсә кая, чирек, бөгәрли, зарлана, шагыйрь, онытма, мәңге,  хәтер, кайнар, танымый, буяу, чәйни, таш

-          Җ. Тәрҗеманов  “Якын дус”

-          Китапка ничә яшь?

-          Каюм Насыйри – зур галим.

-          Көндәлек нигә елый?

-          Гөлшат Зәйнашева иҗаты.“Бер атнада ничә көн?”

-          Әкият-пьеса “Гатаның хатасы”.

Хикәя язу- 1

2

Мин – зур ярдәмче

15

Яңа, тәрбияле, минемчә елмая, әйләнеп кайта, әсирлеккә эләгә, истәлек, очрашу, Бөек Ватан сугышы, бергәләп, көтәм, барыбер, егет, әкрен, ачык, тыйнак, тәвәк –кәл, тәкъдим, бал корты, кәрәз, башкача, бәхетле, чишмә, эссе, кызганыч, сизә, кое, эшчән, ярдәм- чел, алдакчы, иҗат, аеруча, рәссам, фил, пәке, кесә, сап, шәп, берьюлы курка, кинәт, шома, курка, кинәт, шома, сызгыра, кычкыра, сумса

-          “Алсу” хикәясе.

-          А. Алиш “Әни ялга киткәч” хикәясе

-          Ф. Яруллин. “Әхмәт” хикәясе.

-          Д. Аппакова “Сөяк саплы пәке” хикәясе

Тест – 1,

Диалогик сөйләм - 1

3

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

9

Ниһаять, дәүләт, сәясәт, ил, җәм-гыять, шартнамә, күпмилләтле, ышаныч, тантана, идарә итү, ти –гез хокуклы, бурыч, башлык, кала, канәфер горур, җан, борнгы, тарихи, сайлау, тәмамлый

-          Англия кунаклары.

-          Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

-          Мин яратам сине, Татарстан!

-          М. Ш. Шәймиев - Татарстанның беренче Президенты

-          Казан – Татарстан башкаласы

Мөстәкыйль эш- 1

4

Әдәбият – сәнгать дөньясы

7

Чыгыш ясый, әсәр, сәхнә, көй, сәләтле, танылган, менү, учак, куну, юлдаш, хөрмәт итү, үлемсез, җыентык, яшерен, әйләнәсендә, әйләнергә, ефәк кушак

-          Казан театрлары

-          Салих Сәйдәшев

-          “Яшь туристлар” җыры.

-          Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты. “Суөык бабай” шигыре

Монологик сөйләм- 1

5

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын

8

Берүзе, сөендем, һәркайсының  кызгана, ватарсың, рәхәтләнеп, йөрәге авырту, кан басымы, авызы ерылу, аяклары җиргә тими, аяклары бии башлау,  көнбатыш, түбәле капка, чыланган, кызганыч

-          “Чын дуслар”хикәясе.

-          “Яңа чана” хикәясе

-          “Сашаның дуслары” хикәясе

-          “Кинога барганда”хикәясе

Хат язу - 1

6

Туган көн – күңелле бәйрәм

3

Белгәннәр, тылсымчы, түләүсез, җыентык, халыкара, лаек була, гадел, кыю, өлеш, сумса, бавырсак, башваткыч, мәзәк

-          “Туган көн” җыры

-          Ш.Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты. “Кунаклар” шигыре

-           

7

Дүрт аяклы дусларыбыз

8

Токым, кыя, фән, гадәт, якын, ялтырый, шатлана, сөяк, кәеф, сөйләшә, иртүк, билләһи, ялган- лау, исән-сау, онык, элемтәче, хәбәр, яралы, юа, үтүкли, беркем

-          “Юлдаш – авыл эте ”

-          “Авыл эте Акбай” пьесасы

-          Бөек Ватан сугышында этләр

-          “Рәхәт безнең Акбайга”

Диалогик сөйләм - 1

8

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

10

Тартма, аерыла алмый, чыныгу, шөгыльләнә, үрнәк, ихтыяр көче, дөнья, чын-чынлап, үрнәк, балыкчы, яр, тал, диңгез, сәяхәт, кыргый хайван, ашыгу, җәяүле, борылыш, ишегалды, бераздан, иснәү

-          Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

-          Гата Камский – атаклы шахматчы

-          “Мин-балыкчы” – шигыре

-          “Фәндүс, Илдус һәм Фирдүснең урманга сәяхәте”  хикәясе

-          Юл йөрү кагыйдәләре

-          “Настя” хикәясе

-          “Олегның эте Бим” хикәясе

Арадаш аттестация-1

 

Барлыгы

70

     

        

 

 Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1.                   ТЫҢЛАП АҢЛАУ. төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап,эчтәлегебуенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап-аңлап эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралаша белү; сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
  2.                   ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ. Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып әңгәмә кору, сөйләшә белү; аралашуда катнаша, аны туктата һәм аны яңадан башлый белү; парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; Терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү; Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынны файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
  3.                   МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ. Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү; монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү; өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү; өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
  4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

УКУ. Программада тәкъдим ителгән текстларны татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку; текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү; таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү; таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 

Рус телле балаларны татар сөйләменә коммуникатив технология нигезендә өйрәтү процессы цикллылыкка корылган. Цикл — уку

материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Ягъни, өйрәнелгән лексик-

грамматик материал тану дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш. Дәре с тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ), лексик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛКК), грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ГКК), диалогик/монологик сөйләмдәресләре (Д/МС) дип атала. Бу дәресләр циклында өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле

бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә. Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сӛйләмгә чыгу дәресләре оештырыла, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм — татарча аралашу этабына чыгалар.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе — ул укучыларның белемен контрольгә алу.

Билгеле булганча, контроль — укыту барышын көйли, ягъни, контрольгә карап, укытучы үз эшчәнлеген оештыра. Методика фәне

билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категорияләрне

аңлый алулары гына була алмый. Контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора. Календарь-тематик планның коммуникатив максат графасында күрсәтелгән предмет нәтиҗәләре балаларның белем дәрәҗәсенең, ягъни татарча сөйләшеп аралаша алу күрсәткече булып тора.

Билгеле булганча, дәреслектә һәр дәреснең структур берәмлеге — күнегү. Дәрескә алынган күнегүләр эчтәлек, катлаулылык ягыннан үзара бәйле һәм алар күнегүләр системасын тәшкил итә.

Өстәмә күнегүләрнең төп максаты —- бер үк материалның, төрле эш төрләре аша кат-кат кабатланышын тудырып, истә калдыруны

тәэмин итү.

Методик ярдәмлектә аудирование (ишетеп аңлау күнегүләре) тәкъдим ителә. Бу күнегүләр һәр дәрестә, дәреснең төрле этапларын-

да кулланыла ала. Ишетеп аңлау күнегүләренә таләпләр кечерәк сыйныфлар өчен чыгарылган ярдәмлекләрдә киң яктыртылу сәбәпле, кү-

негүләрнең үзләрен бирү белән генә чикләндек.

Дәреслектә киң урын алган күнегү төрләренең берсе  — ситуатив күнегүләр. Бу күнегүләр коммуникатив технологиягә корылган

дәресләрнең төп максатын тәшкил итә, чөнки нәкъ менә ситуатив күнегүләр балаларны тормышта аралашуга әзерли.

Искәртеп үтәргә кирәк, дәреслеккә кертелгән диалоглар буенча эшне укытучы аеруча игътибар белән оештырырга тиеш.

Өйрәнелгән лексика, грамматика диалогларда чагылыш табып, диалог кертелгән дәрестә генә түгел, һәр дәрес саен даими рәвештә кабатланып барырга тиеш.

Уку эшчәнлеген оештыруда парларда, төркемнәрдә эш төрләре дә аеруча әһәмияткә ия.

Тәкъдим ителгән тематик план ел дәвамында өйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә.

ЛКФ —- лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК — лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ — грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК — грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК — лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/МС — диалогик/монологик сӛйләм дәресләре.

 

 

 

 

 

                                      

 

 

Укыту - тематик планы

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт 

 

Яңа уку елы котлы булсын -10

Киңәшче,фән, бәхәсләшә,уй, сердәшче, олы, кече, сеңел, пөхтә, һәрвакыт,милли, басма, тамга, китап басучы,бал чык, кулъ язма, һәйкәл,аңлатмалы сүзлек, галим,бастыра, төзи, уңай- сыз,теләсә кая, чирек, бөгәрли, зарлана, шагыйрь, онытма, мәңге,  хәтер, кайнар, танымый, буяу, чәйни, таш

1

Яңа уку елы белән!

1

01.09

   

2

Җ. Тәрҗеманов

“Якын дус”. Китапның якын дус, киңәшче икәнен аңлата белү

1

02.09

   

3

Минем мәктәбем.

 

1

8.09

   

4

Китапка ничә яшь? Китап  басу тарихы белешмә

1

9.09

   

5

Каюм Насыйри – зур галим. Китапханәгә язылу өчен, анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәк китапны сорый белү

1

15.09

   

 6

Көндәлек нигә елый? Уку язу әсбапларына  сак караш турында сөйләшү

1

16.09

   

7

Гөлшат Зәйнашева иҗаты.

“Бер атнада ничә көн?”

1

22.09

   

8

Әкият-пьеса

“Гатаның хатасы”.

1

23.09

   

9

Әкият-пьеса

“Гатаның хатасы”. Икенче бүлек

1

29.09

   

10

“Минем яраткан китабым”

хикәя төзү.Китап укырга киңәш белә бирү

1

30.10

   

 

 

 

Мин – зур ярдәмче-15

Яңа, тәрбияле, минемчә,елмая, әйләнеп кайта, әсирлеккә эләгә, истәлек, очрашу, Бөек Ватан сугышы, бергәләп, көтәм, барыбер, егет, әкрен, ачык, тыйнак, тәвәк кәл, тәкъдим, бал корты, кәрәз, башкача, бәхетле, чишмә, эссе, кызганыч, сизә, кое, эшчән, ярдәм- чел, алдакчы, иҗат, аеруча, рәссам, фил, пәке, кесә, сап, шәп, берьюлы курка, кинәт, шома, курка, кинәт, шома, сызгыра, кычкыра, сумса

11

“Алсу”хикәясе. Нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, нәрсәләр эшләгәнеңне әйтә белү

1

06.10

   

12

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

07.10

   

13

А. Алиш “Әни ялга киткәч” хикәясе.

1

13.10

   

14

А.Алиш “Нечкәбил”

әкияте

1

14.10

   

15

Ф. Яруллин. “Әхмәт” хикәясе.

1

20.10

   

16

Диалогик, монологик сөйләм үстерү

1

21.10

   

17

Әдәби терминнар (геройларга-образларга бәя бирү характеристика бирү, чагыштыру алымы).

1

27.10

   

18

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

28.10

   

19

Д. Аппакова “Сөяк саплы пәке” хикәясе

1

10.11

   

20

Беренче хикәя (дәвамы).

1

11.11

   

21

Икенче хикәя (дәвамы)

1

17.11

   

22

Өченче хикәя

(дәвамы)

1

18.11

   

23

 Дүртенче хикәя

(йомгаклау)

1

24.11

   

24

Мин – зур ярдәмче” циклын йомгаклау

тест

1

25.11

   

25

Сыйныфтан тыш уку

1

01.12

   

 

 

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт-9

Ниһаять, дәүләт, сәясәт, ил, җәмгыять, шартнамә, күпмилләтле, ышаныч, тантана, идарә итү, тигез хокуклы, бурыч, башлык, кала, канәфер горур, җан, борнгы, тарихи, сайлау, тәмамлый

26

Татарстан” темасы.

Англия кунаклары. Үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү

1

02.12

   

27

“Татарстан – туган җирем” темасына хикәя төзү. Татарстанның табигате турында сөйли белү

1

8.12

   

28

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

1

9.12

   

29

Мин яратам сине, Татарстан!

1

15.12

   

30

М.Ш.Шәймиев-Татарстанның беренче Президенты

1

16.12

   

31

Контроль монологик сөйләм

1

22.12

   

32

Казан – Татарстанның башкаласы

1

23.12

   

33

Сыйныфтан тыш уку

1

12.01

   

33

Диалоглар уку һәм төзү.

 

1

13.01

   

34

Мөстәкыйль эш.

(Татарстан темасы)

  1           

19.01

   

Әдәбият-сәнгать дөньясында-7

Чыгыш ясый, әсәр, сәхнә, көй, сәләтле, танылган, менү, учак, куну, юлдаш, хөрмәт итү, үлемсез, җыентык, яшерен, әйләнәсендә, әйләнергә, ефәк кушак

35

Казан театрлары

1

20.01

   

36

Татар композиторлары.

Салих Сәйдәшев.Татар сәнгать вәкилләренең исемен әйтә белү

1

26.01

   

37

“Яшь туристлар”

җыры.

1

27.01

   

38

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Суык бабай” шигыре

1

02.02

   

39

Диалогик, монологик сөйләм үстерү

1

3.02

   

40

Бәйрәмнәр. Афишалар төзү.

1

9.02

   

41

Тест эшләү

1

10.02

   

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын-8

Берүзе, сөендем, һәркайсының  кызгана, ватарсың, рәхәтләнеп, йөрәге авырту, кан басымы, авызы ерылу, аяклары җиргә тими, аяклары бии башлау,  көнбатыш, түбәле капка, чыланган, кызганыч

42

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын. “Чын дуслар”хикәясе. (Кадерле редакция)

1

16.02

   

43

Р. Ишморатова“Яңа чана” хикәясе.

1

17.02

   

44

“Сашаның дуслары” хикәясе.

1

24.02

   

45

“Сашаның дуслары” хикәясе буенча әңгәмә-дәрес.

1

01.03

   

45

“Кинога барганда”

хикәясе.

1

02.03

   

47

“Кинога барганда”

Хикәясе.Эчтәлек сөйли белү

(дәвамы)

 

9.03

   

48

д/м с.Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Минем дустым – ул нинди?проблемалары буенча сөйләшү

1

15.03

   

Туган көн – күңелле бәйрәм-3

Тәмләткечләр, тавык (сарык)ите, җитешегез, пешерү өчен, шикәр комы, каймак, дөге, корт

49

“Туган көн” җыры. Туган көнгә чакыру турында киңәшләшү

1

16.03

   

50

Ш.Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты. “Кунаклар” шигыре.Кунаклар сыйлау,кыстау формалары, төрле рецептларны сөйли белү

1

22.03

   

51

Туган көндә.Мәзәкләр.

Уеннар.

1

30.04

   

Дүрт аяклы дусларыбыз-8

Токым, кыя, фән, гадәт, якын, ялтырый, шатлана, сөяк, кәеф, сөйләшә, иртүк, билләһи, ялганлау, исән-сау, онык, элемтәче, хәбәр, яралы, юа, үтүкли, беркем, улый, кочаклый, иркә, хәйлә, ялганлый, тәпиен бирә,токым,койрыгын болгый, сагына,күрешә, сөяк, оя, тук, сабыр, күчтәнәч

52

 “Юлдаш – авыл эте”

хикәясе.Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре

1

05.04

   

53

Т. Миңнуллин “Авыл эте Акбай” пьесасы. 1 бүлек

 

06.04

   

54

“Авыл эте Акбай” пьесасы (дәвамы)

 

12.04

   

55

Хат язу күнекмәләрен үстерү.

1

13.04

   

56

Этләр – сугышта! Дүрт аяклы дусларыбызның хуҗаларына карашы

1

19.04

   

57

Р. Вәлиева

“Рәхәт безнең Акбайга”

1

20.04

   

58

“Авыл эте Акбай” пьесасын сәхнәләштерү.

1

26.04

   

59

Кабатлау Сыйныфтан тыш уку

1

27.04

   

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл – 9

Тартма, аерыла алмый, чыныгу, шөгыльләнә, үрнәк, ихтыяр көче, дөнья, чын-чынлап, үрнәк, балыкчы, яр, тал, диңгез, сәяхәт, кыргый хайван, ашыгу, җәяүле, борылыш, ишегалды, бераздан, иснәү, саклый, чыныга, тәмәке тарту, зарарлы, еш, яланаяк,җиңде,җиңелде, акыл хезмәте, тәҗрибә

60

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәген сөйли белү

1

3.05

   

61

Гата Камский – атаклы шахматчы.

1

04.05

   

62

 Мөхәммәт Садри “Мин – балыкчы” шигыре

1

10.05

   

63

“Фәндүс, Илдус һәм Фирдүснең урманга сәяхәте”  хикәясе.

1

11.05

   

64

Юл йөрү кагыйдәләре. “Настя” хикәясе.

1

17.05

   

65

Арадаш аттестация: тест

1

17.05

   

66

“Олегның эте Бим”

1

18.05

   

67

“Кызыл. яшел, сары” юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшү.

1

24.05

   

68

Кабатлау

1

25.05

   

69

Хаталар өстендә эш

1

30.05

   

70

Уку елына йомгак ясау. Җәй көне нәрсә укырга?

1

31.05

   

                                                         

                                                

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары:

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү.

  Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1)сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яткан төгәллеге;

2)сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4)сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

  Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталарын яңадан кабатламасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

Диалогик сөйләмне бәяләү (8 реплика)

  Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзелгәндә, “5”ле куела.

  Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, эмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәрелеп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзелгәндә,”4”ле куела.

  Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең  грамматик формаларында 4-6 хата җибәрелеп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

  Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү (9 фраза)

  Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

  Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, эмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен ”4”ле куела.

  Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

  Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,”2”ле куела.

Укуны бәяләү(кычкырып уку)

  6 сыйныфта 65-70 сүз.

  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганга, “5”ле куела.

  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәрелеп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәрелеп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

  Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш

 

 

Укытуның методик тәэмин ителеше

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Электрон ресурслар

1.Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын  коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар).  Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2.Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек

(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/  Р.З.Хәйдәрова.-    Казан:

Татарстан китап нәшрияты,  2011) буенча укыту планлаштырыла

1.Р.З.Хәйдәрова, ситуатив күнегүләр, Яр Чаллы, 2008

2.Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева‖Рус

телендә сӛйләшүче балаларга татар телен һәм уку дәресләрен оештыру‖, Яр Чаллы, 2008.

1.Сборник ситуативных

упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся./ Р.З.Хайдарова,

Л.А.Гиниятуллина. -Набережные Челны: 2004.

2. Хәйдәрова Р.З. Рус телле

балалар өчен татар теленнән

ишетеп аңлау күнегүләре

җыентыгы./Р.З.Хәйдәрова,

Н.Г.Галиева.-Яр Чаллы: 2000.

1.татар сайтлары (belem.ru;

tatarile.org.com һәм

башкалар);

2. Диск, мультфильмнар

―Тылсымлы сәхифәләр.

3.edu.ta tar.ru

4.“Габдулла Тукай” интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

5. http://kitap.net.ru  – татар

электрон китапханә

6. www.languages-study.com/

tatar-links.html  – татар телен

өйрәнү өчен материаллар

7. www.edu.tatar.ru  ---

электронное образование РТ

8. http://mon.tatar.ru/  -

министерство образования и

науки РТ

9. http://kitap<strong< a="">>.net.ru  – татарская

 

У вас нет прав для создания комментариев.