Әнием- күңел кояшым...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

1.МБОУ “Татарская гимназия  с отделением  искусств г.Белебея”

2.Әнием- күңел кояшым...

3.Тухватуллина Фируза  Галимзяновна, воспитатель ГПД

Әнием – күңел  кояшым.....

Минем  әниемнең  исеме- Рәмзия. Аңа 17 мартта  53  яшь тулды. Ул  табиб  булып  эшли.

Минем әниемнең  бала  чагы  бик  авыр  булган. Аңа  бер ай гына  булганда  әтисе вафат  була.Гаиләдә  әнием  бер үзе  үсә.Ләкин  моңа  карамастан, ул  бөтен  авырлыкларны  җиңеп  яхшы  әни, кайгыртучан  хатын, бәхетле  кеше   булып  чыга.

Әйе, чыннан  да  бәхетле, чөнки ул  тормыш  иптәше, минем  әтием- Галимҗан  белән  35 ел  бергә  гомер итәләр, өч  бала  үстерәләр, безнең өчен  утка  да, суга  да керәләр.

Минем  әнием  бик  ярдәмчел. Авыр  булган  чакларда җылы  сүзе  белән  юатыр,җылытыр, назлар һәм  дөрес  киңәш  бирер.

Әнием  30 елдан  артык  табиб  булып эшли.Ул эшенә “гашыйк”.Ул балаларны да,олыларны да  дәвалый, якты йөз белән  каршы ала.Әниемнең  эшендә һәрвакыт күп  кеше була.Кайберләре  авырып килә, ә кайберләре  бары тик  киңәшләшер  өчен.

Минем әнием алтын  куллы.Ул атна саен  балаларын тәмле  ашлары, искиткеч  күмәчләре  белән  каршы  ала. Буш  вакытларда  ул җылы  оекбашлар,шарфлар,кофталар  бәйли, матур күлмәкләр  тегә.

Минем әнием бик талантлы.Ул  матур җырлый, әтием  белән бергә  гармунда уйный, шигырьләр  яза,  төрле бәйрәмнәрдә  катнашып  бүләкле  урыннар  яулый.

Әнием... Дөньяда бу кешедән дә кадерлерәк, якынрак кеше  бармы  икән соң ул? Әнием минем тормышымда  иң  якты  маяк, мин ансыз  бер минут та тора алмыйм.Кыен, авыр вакытларда  юаткан, вакытында  шелтәләгән, дөрес киңәш  биргән кешем, әнием, син...Әнием! Мин синең алдыңда әйтеп  бетергесез  бурычтамын...Ул бурычымны  мин бу тормышта  яхшы эшләрем  белән, яхшы кеше булып  кайтарырмын.

Рәхмәт, әнием! Бары тик  бу дөньямда,янымда, син булган өчен.Авыр сүзләрем булса,гафу ит, рәнҗемә, кадерлем.

Алдагы көннәреңдә мин сиңа сәламәтлек, куаныч,бәхет, эшеңдә зур уңышлар;  балаларыңның бәхетен күреп, куанып, шатланып яшәргә  телим.Әнием! Син безгә терәк һәм һәрвакыт кирәк!

У вас нет прав для создания комментариев.