ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

6 НЧЫ  СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

2014 - 2015 нче уку елына

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Хәсәншин Рафаэль Мөнәвир улы,

I  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы түбәндәге дәүләт документлары, стандартлар   һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:

 

 

  1.        Россия Федерациясе мәгарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)
  2.        “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль).
  3.        .Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы  (№68,2013елның 22 июле);
  4.        “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябреннән 794 нче карары)
  5.        ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы (5-9 нчы сыйныфлар). Төзүче – авторлар: Ф.А.Ганиева,М.Д.Гарифуллина,Казан, 2014 ел.
  6.        ТР мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче боерыгы,24.02.2014
  7.        ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче  дәүләти автономияле мәгариф оешмасы”ТР мәгарифне үстерү институты” тарафыннан тәзелгән ”2014-2015 нче уку елында татар әдәбиятынукыту үзенчәлекләре” методик тәкъдимнәр.
  8.         2014/2015 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге
  9.        Шәһәр һәм район татар теле һәм әдәбияты укытучылары   методик берләшмәсенең 2014 елның 3 сентябрендә кабул ителгән  2 нче номерлы   беркетмә;
  10.     Татарстан  Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми  төп белем учреждениесе “ Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы
  11.     Татар  телендә  гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.Әдәбият.6 сыйныф. Ф.А.Ганиева,М.Д.Гарифуллина Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.

Программа белем бирүдә федераль дәүләт стандарты  таләпләренә җавап бирә.

Мәктәпнең укыту планы буенча 6 сыйныфта әдәбият өйрәнүгә  атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать каралган, эш программасы да 70 сәгатькә планлаштырыла. Шуларның 58- әдәбият өйрәнүгә,8сәгате-бәйләнешле сөйләм үстерүгә,4 сәгате-дәрестән тыш укуга планлаштыырыла.

У вас нет прав для создания комментариев.