Тарихка сәяхәт ...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре
“2 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы буенча татар балалары өчен татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе.
Тарихка сәяхәт

Камалова Миләүшә Годәер кызы,
1 нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 нче ел

Тема: Тарихка сәяхәт ...
Максат: Башкалабыз Казанның тарихи урыннары белән таныштыру.
Укучыларда эзләнү, материалларны системага салу күнекмәләре
формалаштыру. Аларда милли үзаң формалашу, фикерләү,
гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.
Әдәби телдә дөрес,матур, итеп сөйләү күнекмәләрен билгеләү.
Җиһазлау: Компьютер, интерактив такта, “Казан” турында презентация, тест биремнәре, сигнал карточкалары, тәҗрибә өчен әсбаплар. Язучылар иҗаты буенча күргәзмә.
Эпиграф итеп Н. Арслановның “Казан , Казан ! Сине миннән артык яратучы, белмим, бар микән ?!” дигән шигырь юлларын алдым.
Дәрес планы
Кереш өлеш. Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш – меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Татар халкының тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштыру эш тәҗрибәмнең бер өлеше булып тора . Телне өйрәнүгә балаларда кызыксыну уяту – минем төп максатым . Шулай ук тарихка бәйле шәхесләрнең иҗат җимешләрен өйрәнү; укучыларда эзләнү, материалларны системага салу күнекмәләре формалаштыру да максатымның бер өлешен били. Шул форсаттан файдаланып, мин дәреснең бер фрагментын тәкъдим итәм.
(Талгын гына милли көй агыла)
Экранда тарихи Казанга багышланган презентация.
1. Тарихи Казанга сәяхәт.
Укучылар, сезнең Казан шәһәрендә булганыгыз бармы?
Казанның берсеннән-берсе матур йортлары, урамнары, истәлекле тарихи урыннары турында сез нәрсәләр беләсез?
Әйдәгез, Казан буйлап сәяхәткә чыгабыз. Кузгалдык.
Казан - Идел буе регионында иң зур мәдәни-сәнгать үзәкләренең берсе. Ул-Татарстанның башкаласы. Шәһәрдә җитмеш җиде милләттән булган 1 миллионнан артык кеше яши.
Шәһәр 7 районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары
Тарихка сәяхәт
5
Казанның ерак гасырлардан килгән олуг тарихы бар. Казан каласы 1445 елда Казан ханлыгының үзәгенә әверелә. Көнбатышның һәм Шәрыкның зур дәүләтләре, шәһәрләре белән тыгыз элемтәләр алып барган ул заманда Казан. Үзенең таш пулатлары, мәчет манаралары, шәһәр ныгытмалары, имән капкалары ерактан ук күренеп торган.

6 риваять
Шәһәрнең исеме турында мондый риваятьләр бар. Хан хезмәтчесе елгага алтын казан төшереп җибәргән имеш. Шуннан суны да, шәһәрне дә Казан дигәннәр. Икенчеләре болай ди: Казансу елгасы урыны-урыны белән казан сыман тирән чокырлы булган. Шуңа күрә шәһәрне Казан дип атаганнар. Шәһәр тау астында урнашканга, Казан дип аталган диючеләр дә бар.
7
Шәһәрнең үзәк өлешендә, Казансу елгасы ярында, тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора. Кремль 4,5м киңлегендәге ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Казан ханлыгыннан сакланып калган уникаль архитектура истәлеге – Сөембикә манарасы һәм Благовещение соборы урнашкан.

8 кремльгә сәяхәтне дәвам итәбез
Казан Кремле - бик борынгы корылма. Кремль татарча “кирмән” сүзеннән килеп чыккан, ул сүз “шәһәр” дигәнне аңлата
Укучы укый. 1552 нче елда урыс кенәзе Андрей Курбский Кремль турында болай дип яза: “Менә без Казанга якынлаштык: аның көнчыгышында Казансу елгасы ага, көнбатышында – Болак елгасы. Елга шәһәр эченнән үк ага, башланган урыны -Кабан күленнән. Үтәргә кыен бу елганы, аркылы чыккан очракта да күл белән шәһәр арасында Арча кыры ягыннан бик биек тау бар. Шәһәр әйләнәсе буйлап Болак елгасыннан алып Черек күлгә чаклы тирән чокырлар казылган. Ә Казансу ягыннан исә тау тагын да биегрәк. Һәм нәкъ менә шул тау башында крепость һәм Хан сарае урнашкан, шунда ук биек таш мәчетләр бар. Хәтерем ялгышмаса, алар бишәү иде бугай. Казан ханы үзенең 30 меңлек гаскәре белән шул крепость эченә кереп бикләнгән”
Димәк, ул вакытта ук Кремль эченә 30 мең кеше сыя алган!
9
Әлбәттә, Кремльдәге иң мәһабәт бина - Сөембикә манарасы. Җиде катлы бу бина әллә кайлардан ук күренеп тора. Ислам дине өйрәтүе буенча, күк җиде каттан тора. Җиде катлы бу манара да күкне җиденче катына омтылганлыкны раслап тора. Аның биеклеге 58 метр. Ул нигезе тигез булмау сәбәпле, көнчыгышка авышкан. Соңгы елларда, авышуны туктату өчен, нигезне ныгыту эшләре алып барылды.
Сөембикә манарасын татар халкында Биек манара, Бөек манара, Хан мәчете дип тә йөрткәннәр
-Сөмбикә манарасы турында нәрсәләр беләсез?
-Укучы сөйли.
Дәвам итәм...
10
Атаклы Сөембикә манарасы Кремль эчендә урнашкан. Әлеге манара хакында халык күңелендә төрле риваятьләр саклана. Чынлап та, әлеге биек манара нигә “Сөембикә” дип аталган соң?
Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең (ул Казан ханбикәсе була) рәсемен күрә дә гашыйк була. Илчеләрен җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан Мәскәү патшасы, ачуы килеп: “Үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине сугышып алам”, - ди дә Казан ханлыгына каршы сугыш ача. Җиде ел камап торганнан соң, крепость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала бу. Сөембикә патшаның җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчетнең манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң инде Хан мәчетен “Сөембикә манарасы” дип атый башлыйлар.
12 казан д.унив.
Казан Дәүләт Университеты – башкалабызның горурлыгы. Аңа 1804 елда нигез салына....
14
Татарстан Милли китапханәсе – Казандагы иң матур йортларның берсе. Бу бина узган гасыр башында фабрикант Ушаков салдырган, соңыннан ул китап йортына әверелгән.
15
Сынлы сәнгать музее XIX гасырның 60 нчы елларында оеша. Бүгенге көндә музейда зур эш башкарыла. Фәнни хезмәткәрләр биредә сәнгать әсәрләрен өйрәнәләр, яңаларын эзләп табалар.
Музей залларыннан үтү еллар, гасырлар буйлап сәяхәт итүгә тиң
16

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы 1948-1956 елларда төзелгән. Биредә һәр елны Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара классик балет фестивальләре үткәрелә.
17
Габдулла Тукай музее 1903 елда төзелгән. Биредә аның тормышын, иҗатын һәм үзе яшәгән чорны чагылдырган экспонатлар тупланган.
18
Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да күп еллар буе шул дәрәҗәдә бурычын уңышлы үти.
20
Казан Кремле (кирмән) эчендәге биш таш мәчетнең берсе һәм иң зурысы, иң атаклысы Кол Шәриф исемен йөрткән. Риваятьәргә караганда, мәчет искиткеч матур, бай итеп бизәлгән булган. Җөмһүриятебезнең бәйсезлеге турында декларация кабул ителгәч, Кол Шәриф мәчетен торгызу турында мәсьәлә күтәрелә. Мәчетне элекке урыннан читтәрәк (элек ул Благовещение чиркәве урынында булган) салалар
21
1886 – 1887 елларда салынган. Шул заманның дәрәҗәле эшмәкәрләре Әҗемнәр исемен йөртә.
22
Казан яулап алынганнан соң салынган беренче мәчет. Ул “Әби патша” – Екатерина II нең махсус указы буенча 1768-1770 елларда салынган. 1849 елдан алып, 40 ел буена, күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре әлеге мәчетнең имам хатибы булып торган. Бөтен мәчетләр ябылып беткән Совет чорында да Казанда ябылмыйча калган бердәнбер мәчет ул.
23
Бу мәчетне Казан халкы Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгына багышлап салдыра башлый. Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы мәдрәсә бинасы гына өлгерә. Мәчет 1924 -26 елларда төзелә.
24.Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә куелган һәйкәл.
-кем ул Муса Җәлил.?
Аның моабит дәфтәрләре бик күп авырлыклар аша безгә кадәр килеп ирешкән ...Тарихи әсәрләре ничек саклап калынган соң? Герой-шагыйрь Муса Җәлил Моабит төрмәсендә утырганда үзенең шигырьләрен кечкенә дәфтәргә туплаган һәм беренче дәфтәрне көрәштәше бельгияле Андре Тиммерманс, ә икенче дәфтәрне Нигъмәт Терегулов туган илгә алып кайта.
-Укучылар без Казан турында бик күп тарихи мәгълүмат тупладык, ә хәзер әйтегез әле, бу сүзләр нәрсәне аңлата икән?
Бишбалта
Кабан
- Кем сөйләп күрсәтә?
- укучы презентация күрсәтә( укучы өйдә әзерләгән), аның барышында сөйли.
-Кабан күле турында нинди шигырьләр беләсез?
-Белгән шигырьләрне яттан сөйли.

2.Укучылар, ә хәзер Казан турындагы белемнәрне тикшереп үтәрбез. ... Дәресне өч өстәлгә - кызыл, ак, яшел өстәлләргә бүлдем.
1нче бирем.Казан турында матур сүзләр әйтү : Матур Казан, Яңа Казан, Зур Казан, Серле Казан .
2 нче бирем. Шигырьләр уку һәм анализлау. 1партага- кызыл өстәлгә
Казаным, син – минем моң бишегем,
Балкып янар якты кояшым .
Милләтемнең горурлыгы булып,
Яктылыкка дәшеп торасың.
-Шигырь нәрсә турында ?
- Казан шәһәре турында.
- Әлеге юлларда Казан турында нәрсә әйтелә?
-Ул – моң бишеге, милләтнең горурлыгы, кояш кебек балкып , яктылыкка дәшеп тора диелә.
-Шәһәребез үзегез нәрсә әйтә аласыз ?
-Казан Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр ,аңа нигез салуга 1000 ел тулган.
-Казанда миллионнан артык кеше яши, 70 тән артык милләт халкы дус, бердәм булып
гомер кичерә.
Ак өстәлгә “Казаным – туган ягым “ дигән шигырь тәкъдим ителә .
И Казаным, Казаным
Син – минем туган ягым,
Туган ягым, үскән ягым
Һәм якты балачагым.
Барлык шәһәрләрдән дә
Син яктырак, моңлырак,
Зур үскәч тә, мин сине
Онытмамын туган ягым .
-Сәнгатьле укырга.
-Шигырьдә нәрсә турында әйтелә?
-Казан шәһәренә мәхәббәт кайсы юлларда аеруча нык чагыла?
-Казанда нинди югары уку йортлары ,музей , театрлар бар ?
Яшел өстәлгә “Казаным – горурлыгым” шигырен анализларга.
Мин яшимен башкалада,
Аның исеме –Казан.
Күңелләргә иман өстәп
Мәчеттән агыла азан.
Бик борынгы шәһәр үзе
Аңа бер мең ел тулды.
Горур , бөек башкалама
Бөтен дөнья таң кала.
Чиксез бәхет минем өчен
Яшәү шәһри Казанда.
Тукай телен, Сәйдәш моңын
Саклый Казан һаман да.
-Шигырьне сәнгатьле укырга.
-Эчтәлеген сөйләргә.
-Тукай , Сәйдәш кемнәр алар ?
4. Тест эшләре эшләү.
Укучылар алдында тест эшләре.
Тест.
1.Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр?
а) Чаллы;
б) Казан;
в) Минзәлә.
2. Республикабызның иң зур шәһәре:
а) Түбән Кама;
б) Алабуга;
в) Казан.
3. Казанда күпме кеше яши?
а) 5000;
б)1 миллионнан артык;
в) 700000.
4. Шәһәрнең үзәгендә нәрсә урнашкан?
а) Кремль ;
б) музей;
в) кибет.
5. Кремль каршындагы мәйданда кемгә һәйкәл куелган?
а) Г. Тукайга;
б) М. Җәлилгә;
в) М. Шәймиевка.
6. Казанда ничә район бар?
а) 5;
б) 10;
в) 7.
7. Казан дәүләт университеты кайчан ачыла?
а) 1804 нче елда
б) 2000 нче елда
в) 1598 нче елда
8. Кремль атамасы татарча нинди сүздән килеп чыккан?
а) кирмән
б) сарман
в) башкала
9. Сөембикә манарасы белән янәшәдә нинди борынгы корылма бар?
а) Благовещение чиркәве
б) биек өйләр
в) уку йортлары
10. Казан Кремлендә 1996 елның ахырында мәчет төзелеше башлана. Ул кем исемен йөртә?
а) Кол Шәриф
б) Ушаков
в) Әҗем
Җавапларны сигнал карточкалары белән тиз арада тикшерү, бәяләү.
1нче җавап-яшел төс, 2 нче җавап-ак төс, 3 нче җавап кызыл төс белән күрсәтелә.

Кулланылган әдәбият

1. Халык авыз иҗаты. Риваятьләр
2. Н. Арсланов “Казан” шигыре.
3.Гамир Дәүләтшин”Гасырлар тирәнлегеннән”
4.Саҗидә Сөләйманованың “Кайный, шаулый Казан урамнары” шигыре
5. Татарстан тарихы

У вас нет прав для создания комментариев.