Шушы яктан,шушы туфрактан-Без!
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Шушы яктан, шушы туфрактан - Без!
(6 нчы сыйныф укучылары өчен ачык тәрбия дәресе.)
сыйныф җитәкчесе:
Ф.Ф.Ахметзянова
Лаеш муниципаль районы
Татар Янтыгы төп белем мәктәбе

Максат: укучыларыбызның табигать турында белемнәрен баету, фикерләү сәләтен үстерү, иҗади фикерләүне камилләштерү, бердәмлек хисләре тәрбияләү, табигатькә сакчыл караш булдыру, эстетик зәвык үстерү.
Планы һәм барышы.
1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.
Хәерле иртә, исәнмесез, укучылар!
“Картайтырга түгел, яшәртергә, Яшәртергә иде бу җирне!” дигән класс сәгатебезне башлыйбыз. Аудио язмада Дания Гайнетдинованың “Исәнме яңа көн” дигән хикәясе яңгырый.
Мин күкләрдән алам көч-күәтне,
Ай -кояштан алам яктылык,
Йолдызлардан хәтта алам сыман,
Җан җылысы, рухи тынгылык,- дип язган Альмира Таһирова.
Табигать- бөек рәссам ул! Нинди генә төсләр юк табигатьтә – күбәләк канатындагы бизәкләр, нәфис чәчәкләрнең таҗлары, сызылып аткан ал таңнар!... Игътибарлы булсагыз, бу төсләрнең һәрчак үзгәрүен, алмашуын күрерсез. Ә төсләр үзеннән –үзе үзгәрми. Алар табигатътәге үзгәрешләргә бәйле. Табигать нинди гүзәл ул: һәр дүрт мизгеле үзенчә матур! (Рәсем күрсәтелә) Кышын җир өстенә төшкән энҗе кар бөртекләре күңелләребезгә аклык иңдерә, язын шытып чыккан уҗымнар, хуш исле агач бөреләре җаннарыбызга сафлык өсти, җәен матур күбәләкләр, тыныч күлләр тәннәребезне ял иттерә, ә көзен мул уңышлы иген басулары көч - күәт бирә.
Табигатъ турында без ниләр беләбез икән?
Җырлар дөньсына тукталыйк: анда да табигатькә мәдхия җырлана. “ Сәяхәтче җыры”, Буран дулый”, “ Чәчәкләрне өзмәгез” “ Зәңгәр томаннар артында” рус җырларыннан: “ Тучи”, “ Доҗдь”.
Кичер җирем
Туган җирем,Тормыш бүләк иттең,
Карар өчен зәңгәр күк бирдең.
Без йоклаган чакта әнкәбездәй
Керфек какмый саклап үстердең.
Карар өчен күпме төсләр бирдең:
Кызыл – хөрлек, яшел- яшьлектән.
Сары төсең татлы сагыш бирә,
Хыяллларга канат- ак җилкән.
Тыңлар өчен күпме тавышың бар,
Урманнарда кунып калсаң бер.
Кемлегеңне синең сорап тормый,
Концерт куя тулы ансамбель.
Туңа калсаң җылы куышың бар,
Көмеш күлең саклый эсседән.
Сулыш алган саен , туган җирем,
Күкрәк тула җылы хис белән.
Гомер буе синнән алабыз да
Түләмичә китеп барабыз.
Җирдәшләрем исеменнән сорыйм:
Кичер безне, кичер, анабыз!
Яшәгәндә һәркем, яман эзләр
Күпме сала синең йөзеңә.
Үги итмисең син берәүне дә,
Кире кайтарасың үзеңә...

Халык җәүһәрләре- мәкалъләрдән башлыйк. Мәкалъләр серле, аларны дәвам итәргә кирәк. Мин сезгә аларны өй эше итеп биргән идем.Мин укыйм, сез тәмамлыйсыз.
1. Саф һава- ( тәнгә дәва)
2.Язның байлыгы- кояш, ( Көзнең байлыгы – уңыш)
3. Яңгыр яуса- ( җиргә май)
4. Кышкы кар- ( көзге икмәк)
5. Күз өчен яз яхшы, ( Авыз өчен көз яхшы)
Ә хәзер табышмаклар чишеп карыйк әле.
1. Ярты телем икмәк бөтен дөньяга җиткән (Ай).
2. Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. ( кояш)
3. Патша түгелмен – таҗым бар, Кешеләргә бирер назым бар ( Чәчәк)
4. Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел аз түгел.
Ансыз яшәү мөмкин түгел. ( һава).
5. Төбе – бер, башы – мең ( агач)

- Соңгы табышмактагы агач сүзенә тукталыйк әле укучылар. Агачлар кайда үсә?
Укучыларның фикере: өй яннарында, су буйларында һәм әлбәттә урманда.
- Әйе урманда агачлар күбрәк үсә. Ни өчен без урман – кешенең дусты дип әйтәбез?
- Укучылыр фикере: Урман – кешенең дусты. Ул йорт салырга- бүрәнә, өй кирәк яраклары, мебель өчен чимал, утын бирә. Җиләк- җимеш, дару үләннәренең чуты юк. Ә саф һавасы ни тора! Урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавада матурлыкка карап йөрү кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да! Урманда бер генә көн булсаң да, рәхәтләнеп ял итәсең, сәламәтлегең ныгый, уку һәм эшләү өчен яңа көч туплыйсың. Җыеп әйткәндә урман – безнең байлыгыбыз, шуңа күрә ул байлыкны кадерләп сакларга кирәк.
Ә менә урманнарны ничек сакларга кирәк?
Укытучы:Укучылар әгәр дә агачларның телләре булса, нәрсә әйтерләр икән алар, ничек уйлыйсыз?
Укучылар фикере: Урманнарга килегез, рәхәтләнеп ял итегез, ләкин безнең тәннәребезгә исемнәрегезне пычак очы белән чукып язмагыз,
Яз башлануга каен суы эчәбез дип, безне җәрәхәтләмәгез,
Урманда учак якмагыз. Язгы көндә ял иткәндә яшь ботакларыбызны сындырып палаткаларны бизәмәгез
Укытучы: Сезнең әйткәннәргә өстәп өй буйларына, мәктәп тирәләренә агачлар утыртыгыз. Еллар үтү белән сез утырткан агачлар үсәрләр, өй һәм мәктәп тирәсен бизәрләр. Чөнки урман планетаның үпкәсе дип әйтәләр. 1 га урман елына 7 т кислород бирә, 1га юл буенда үскән агачлар һаваны ел саен 70 т тузаннан арындыра.
Табигатьтә серләр бик күп. Алдагы рубрика “ Табигать серләре” дип атала.
- Укучылар , безнең илдә 500 дән артык дару үләне үсә. Барлык даруның 30% ын дару үләннәреннән алалар.
- “Табигать шифаханәсе” рубрикасы
Берничә мәгьлүмат белән танышыгыз.
1. Аңкау авыртканда алоэ ярдәм итә.
2. Мәтрүшкә канны яхшырта.
3. Аппетит булмаганда балалар өчен кишер согы, олыларга – әрем согы, томат согы ашказаны асты бизенә файдалы.
Ә сез табигатьнең нинди серләрен ачарсыз?
- Кояш кызарып баеса, көн аяз була.
- Мәче мич башына менсә, көн суыта.
- Кичтә н күктә йолдызлар күп булса, иртәгә көн салкын була.
- Агач яфрак коймый, кар яумый.
Син беләсеңме?
Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан –яңа сораулары туган. Җавап эзләп кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Үскән саен сез дә табигать белән якынрак танышырсыз. Үсемлекләр турындагы фән – ботаниканы, хайваннар турындагы фән- зоологияне, кеше турындагы фән – анатомияне өйрәнерсез. Планетабызны Җирне өйрәнүче – география, тереклекне өйрәнүче фән – биология белән якынрак танышырсыз. Табигатьтә бөтен белемнәрне өйрәнүче бер фән бар- экология.
Җирдә яшәүчеләр саны арта. Һәркемгә ашарга, киенергә кирәк. Ләкин планетаның ресурслары кими. Су, һава пычрана.
Җир-галәмдә кечкенә генә шар. Бәла кагылмаган бер җир дә юк. Хәтта пингвиннар тәнендә химикатлар бар.
Ничек туктатырга?
Экологик белемнәрне күбрәк белергә.
Үзенңнең күзаллавыңны, карашыңны үстерергә кирәк.
Бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәлә-табигать белән аңлашырга.
Көч, акыл, мөмкинчелек кирәк. Һәр сәгать саен планетада ике мең кеше ачлыктан, 55кеше химик матдәләрдән агулана, 1000кеше су белән агуланып үлә. Һәр минут саен 50га тропик урманнар юкка чыга 12000т углекислый газ атмосферага чыга. Уйлан кеше!!!
Җир- анабыз ярдәм көтә
Кеше дигән бөек заттан
Җир анабыз ярдәм көтә.
Явызлыклар, шәфкатьсезлек
Гүзәллекне һәлак итә.
Җир куеныннан саркып чыккан
Чишмәләр дә ярдәм көтә.
Кеше – туган, дымсу җирне
Игьтибарсыз үтеп китмә!
Упкын ярга тотынып калган
Ялгыз агач ярдәм көтә
Ташкын сулар кочагына
Бичараны ташлап китмә!
Кардәшләре юкка чыккан
Нәни бөҗәк ярдәм көтә.
Нәсел җебе өзелмәсен,
Син аны да таптап үтмә!
Кеше – туган, онытма син,
Бөтен галәм ярдәм көтә!
Җирдән, судан, һавадан да
Зинһар өчен, мәхрүм итмә!

-Ризыксыз кеше бер ай, сусыз бер атна, ә һавасыз ике минутта яши алмый . Җирдә һава пычрануга сәбәпләр күп:
-кеше игътибарсызлыгы
-автотранспорт
-промышленность
Әле Кызыл Китапка карагач Равил Фәйзуллинның түбәндәге шигырь юллары искә төшә:
Димәк яшәр Җиребездә
Хәлләр бар шомланырлык.
Табигатьтән ни алдык та
Аңарда ни калдырдык?(китап күрсәтелә).

Минем кулымда-Табигатьнең үтенечләр китабы.
Танышыйк әле:
1. Коелган яфракларны тырма белән агач төбенә җыегыз!
2. Кошлар өчен җимлекләр, оялар ясагыз!
3. Бозлавыкта таймас өчен, юлга ком сибегез!
4. Агач ярасын күрсәгез аны балчык белән сылагыз!
5. Кырмыска оясын туздырмагыз.
6. Чәчәкләрне өзмәгез, кош – кортларны рәнҗетмәгез
7. Суларны, җирне пычратмагыз!
- Безнең кулыбыздан килә торган эшләрме? Үтибезме?
Уйланыйк дуслар! Гөлчәчәкле җиребездә тынычлык булсын.Табигать, әнә Җир-ана безгә кабат дәшә...
Бүләк итәм сезгә урманнар.
Чәчәкләргә күмелгән тугайларны.
Тормышыгыз чәчәкләрдәй матур булсын
Туган як табигате ямьле булсын.
Чәчәкләрне өзмәгез, сез өзмәгез.
Матур булып үссен алар тугайларда
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез
Бер генә җәй яши алар тугайларда.
Бәйрәмнәр: 9 сентябрь – Бөтендөнья матурлык көне.
27 сентябрь Бөтендөнья туризм көне. 1 октябрь – Бөтендөнья хайваннарны саклау көне. 27 декабрь - Коткаручылар көне. 30 март – Җирне саклау көне.
Йомгаклау: Безнең җиребез искеткеч гүзәл. Косманавтлар әйтүенчә, ул космостан караганда, асылташка охшый икән.
- Әйдәгез, табигатьне сөючеләр булыйк, һәр көнебез мәгънәле үтсен!
- Класс сәгатебезне Клара Булатованы шигъри юллары белән тәмамлыйм:
Юк табигать рәнжетмәгән мине
Байлык биргән әнә никадәр:
Миндә җан бар, сулыш, хәрәкәт бар
Миндә хис бар, тел бар - бар да бар.

Кулланылган әдәбият:
1.Нур Әхмәдиев “Яралы күк”
2.Сафуан Муллагалиев “Көзге балкыш”
3. Дания Гайнетдинова “Исәнме яңа көн”
4.Клара Булатова шигырьләре.
5.Татарстан республикасының Кызыл китабы

У вас нет прав для создания комментариев.