Тукай һәм музыка
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Дәреснең темасы: Тукай һәм музыка
Максаты:
1. Тукай иҗатының музыка белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату.
2. Укучыларны дәрес -лекцияне кабул итәргә өйрәтү.
3. Музыкаль тәрбия бирү.
4. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, җыентыклары, альбомы, аудиоязмалар, композиторларның портретлары, техник чаралар.
Дәрес барышы.
1.Өй эшен тикшерү.
А) Рәсемнәргә аңлатма.
Б) конспектлар
В) “музыка, моң, миллилек сүзләрен мин ничек аңлыйм” темасы буенча кечкенә инша язу.
(Укучыларның өйгә эш буенча җаваплары тыңлана, бәя бирелә).
Кереш. Без быел сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына шактый тирән күзәтү ясадык. Аның әсәрләренең чын мәгънәсендә халыкчан булуын ачыкладык. Шагыйрь әсәрләренең сәнгать кешеләрен битараф калдыра алмаган икәнлегенә ышандык. Бүгенге сөйләм үстерү дәресендә “Тукай һәм музыка” дип аталган гаять киң һәм кызыклы темага тукталырга булдык. Бу теманы сүзләр белән генә өйрәнү мөмкин түгел. Монда музыка кирәк.
Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Беренчедән аның бу турыда әйткән сүзләре бар. Укып карыйк әле:(слайд)
“Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр.... Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”.
Без бүген эшне өч юнәлештә алып барырбыз. (1 нче слайд)
Тукай
↓ ↓ ↓
шигырьләренә шигырьләренә әкиятләренә
халык музыкасы профессиональ язылган
композиторларның музыкаль әсәрләр
җырлары

Сорау: Тукайның халык җырларына мөнәсәбәте ничек булган?
1 төркем.1 укучы. Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, халык җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен җырлар туплый. Соңыннан бу турыда “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем...” – дип яза.
2 укучы: Ул: “Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемдә урынлашкан җырларны сөймәкемнән миндә туган телебезне сөймәк туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?” – дип тә яза.
Укытучы:Әйе, укучылар, шагыйрьнең бу сүзләреннән тирән бер мәгънә килеп чыга: җыр яшь кеше өчен бик зур әһәмияткә ия, ул аның киләчәк язмышын, алдагы гомерендә кешенең кайсы телгә, кайсы халык мәдәниятына өстенлек бирәчәген тәрбияли. Димәк, сезнең – балаларның, яшүсмерләрнең нинди җырлар җырлап үсүләренә җәмгыять читтән генә карап тора алмый. Г. Тукай өчен дә җыр талант көчен уятучы, шигъри осталык мәктәбе булган. Чыннан да, халык җырлары кебек мул сулы илһам чишмәсе булмаса, безнең Г.Тукай кебек бөек шагыйребез булыр идеме икән?
Укытучы. Икенчедән, искә төшерик әле: татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән нинди җыры Тукай сүзләренә язылган?
- “Туган тел”.
- Әйе, әйдәгез, шул җырны тыңлап алыйк.
Илһам Шакиров “Туган тел” җыры (аудиоязмада тыңлана).
Яңа тема.Дәрес барышында композиторларның, аларның әсәрләренең исемнәрен дәфтәрегезгә язып барыгыз.
Без инде Г.Тукайның музыкага мөнәсәбәтенә кыскача тукталган идек. Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлап алганнар. Әмма Тукай көйне үз иҗатында да читләтеп узмаган. Искә төшерсәк, аның шактый шигырьләре мәгълүм бер халык көенә язылган. Ул аларны үзе дә искәртә барган. Мәсәлән, “Дустларга бер сүз” шигырендә ул:(слайдта шигырь юллары күрсәтелә)
Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
“Йосыф-Ягкуб китабының көен көйлим,-
ди.
1. Тукай һәм халык җырлары.1 төркем .3 нче укучы. Татар дөньясында Тукай шигырьләре киң таралыш таба, халык аларга көйләр иҗат итә. “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Пар ат”, “Зиләйлүк”, - шундыйлардан.
Укытучы.“Әллүки” җырын Илһам Шакиров язмасында тыңлап китәрбез(аудиоязма).
4 нче укучы.Г.Тукайның “Тәфтиләү” дигән шигыре юк. Ул татар халкының борынгы җыры.
Укытучы.Тукай үз лекцияләрендә бу җырга аңлатма биреп китә. _____ 20 гасыр башында Г.Тукайның “Өзелгән өмид” шигыре шушы көйгә салына. (Слайдта шигырь юллары күрсәтелә)
И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахырысы.
(Саз уен коралына, таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелә).

Сандугач Асылбекова башкаруында “Тәфтиләү” җыры башкарыла
( баянда музыка укытучысы Р.Ш.Хәбибуллин).

Укытучы: әйе, җыр һәм шигырь Г.Тукай иҗатында бер-берсе белән шулкадәр табигый керешкән, аның күп кенә әсәрләре үзләреннән үзләре көй сорап торалар. Шуңа күрә халкыбыз, композиторларыбыз көй язганны да көтеп тормыйча, үз моңнарын Тукай сүзләре белән бергә кушып җырлый башлады. Күренекле җырчылар, вокаль һәм инструменталь коллективлар бу җырларны үз репертуарларына даими рәвештә кертә киләләр. Халык аларны яратып җырлый һәм тыңлый. Шул ук вакытта композиторларыбыз Тукай шигырьләренә матур-матур җырлар да яздылар.
2 төркем. Тукай шигырьләренә профессиональ композиторлар җырлары.
1 нче укучы.Тукай шигырьләренә күп кенә татар композиторлары җырлар язган.Профессиональ композиторларның җырлары: Рөстәм Яхин “Мәхәббәт”, “Шагыйрь”, Җәүдәт Фәйзи “Бәйрәм бүген”, Бату Мулюков, Исмай Шәмсетдинов – бу композиторларның җырлары халык арасында киң таралды. Популярлык казанды.(композиторларның портретлары слайдларда күрсәтелә 2, 3, 4, 5 слайдлар).
Зарина һәм Алсу башкаруында “Җир йокысы” җыры тыңлана.
2 нче укучы. Алмаз Монасыйпов “ Тукай аһәңнәре” исемле вокаль- симфоник цикл язды. Ул җиде кисәктән тора.
Укытучы:
- Композиторларның Тукай әсәрләре белән турыдан –туры бәйләнеше бармы? Алар иҗатына Тукай нинди йогынты ясаган?
- Композиторлар......
4 төркем.Г.Тукай әкиятләренә язылган музыкаль әсәрләр.
1 нче укучы.“Шүрәле”, “Кисекбаш”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”ны - һәрбер татар баласы белә һәм алар иң яратып укый торган әкиятләр. Без дә аларны беләбез. Композиторлар Тукай иҗатының бу өлешен дә читләтеп узмаганнар (китапларның тышлыклары слайдларда күрсәтелә).
Укытучы: музыкада иң күп тасвирланган образ – Шүрәле. Мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин, Тукай әкиятенә нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә. Әсәрдә сюжет бераз үзгәртелгән. Аңа яңа образлар өстәлгән: Сөембикә, кызлар, кошлар һ.б. Сюжетта төп өлеш – Былтыр һәм Сөембикә арасындагы мәхәббәт һәм аңа комачаулаучы көч - Шүрәле. Шүрәленең музыкада чагылышы нәкъ Тукайча: озын бармак, зур тырнак, куркыныч, фантастик образ.
Әйдәгез хәзер “Шүрәле” балетыннан өзекне тыңлыйк.
Йомгаклау.
Укытучы.Әдәбиятыбызның чишмә башы Тукаебызның 126 еллыгын бәйрәм итәбез. Без – Тукайлы халык, “Шүрәлеле”, “Туган телле”, “Әллүкиле” ...
Тукай көннәрен һәр елны шигырь бәйрәме итеп үткәрү халкыбыз өчен күркәм гадәткә әйләнде. Без бу көннәрдә туган тел, туган ил, милләт язмышы турында сөйләшәбез. Чөнки бу темалар берсе дә Тукайдан аеры түгел. Туры сүзле, кыю фикерле, төрле өлкәдә белемдар булган шагыйребез тел өчен, милләт мәнфәгатьләре өчен көрәштә әйдәп баручы булып безнең арада бүген дә яши.
Без үзебезне “Тукайлы халык” дип атыйбыз. Чит илләр, халыклар алдында Пушкин, Байрон, Гетеларга тиң бөек шагыйребез булу белән горурланабыз.
Өйгә эш. 1. Г.Тукайның бер мәсәлен ятларга.
2. Мәсәл буенча иллюстрация ясарга.

Кулланылган материаллар: Татар композиторлары җыентыклары, Г.Тукайның шигырьләре, И.Шакировның аудиоязмасы.

У вас нет прав для создания комментариев.