ЯШЕЛ КАЛӘМ БЕЛӘН ЯЗЫЛГАН ӘСӘРЛӘР
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

                                                                                                Шәйдуллин Ф.А.

                                                                    

    ЯШЕЛ КАЛӘМ БЕЛӘН ЯЗЫЛГАН    ӘСӘРЛӘР.                                               

                                                

Һәм бүген үз укучыларына тәкъдим иткән “Яшел каләм” китабына туплап бирелгән чәчмә әсәрләре дә серле, тирән мәгънәле шәп әсәрләр.

Бу очракта да үзе әйтешли: “Клара Булатова үз ролендә кала. Ягъни, чәчмә әсәрләрендә дә безнең хәтерләребездә халкыбыз тормышындагы фаҗигаләрне яңарта туган телебезнең уяу сакчысы, “магнитофон” хәтерле шагыйрәнә күңелле Булатова. Иң мөһиме шулдыр, мөгаен, китапка тупланган повесть-хикәяләрендә безнең язмышыбыз, киләчәккә булган хыял-ышанычларыбыз. Һәм бүгенге кырыс чынбарлыгыбызны чагылдырган вакыйгаларны тудыручылар без үзебез. Шушы якта, шушы туфракта иген иккән бөек игенче, белем һәм тәрбия биргән мөгаллим-мөгаллимәләр, һичшиксез, Зәрия һәм Ләрияне, Сабантуй Салихын, Нәкыйп белән Сандроны һәм “Атаян Мөкәр”не тиз танырлар. Аларның кайберләре бүген дә Сезнең белән. Кайсылары күңел-хәтирәләрегездә матур бер мизгел булып озакка җуелмаска уелгандыр. Шулай да үз-үзенә кул салган Зәкия Хәлитованың язмышы, йөрәгендә кара кыйсса йөрткән Мөкәр карчык, камыш саплы кармак биргән Рәфкатьне, сәрпингә яулыклы Зинүкны тиз генә искә дә төшерә алмассыз. Кем белә, чынлап та үз геройларын шагыйрә үзе генә белә торгандыр.

Образ-персонажлар телендәге “чәчнәби”не – чәтнәби, “гөлбәч”не – гөлмәч дип сөйлисез икән, димәк, Сез дә үзебезнең яктан – Ләке керәшеннәре белән дан тоткан Сарманнан. Сарманнар да үзләрен табачаклар әсәрләрдән диюем.

“...Билләһи, эшең-эш, үзең кеше түгел; так что аң бул да – май бул; мин – Мавс; Хавис – бабай; Торыйсыңда чыксаң уңарсың – кебек хикмәтле гыйбарәләрне дә күпләп очратырга була бу әсәрдә. Ник дигәндә, чөнки, беренчедән, чөнки икенчедән – ягъни онытмагыз, бу шагыйрә прозасы дигән сүз була.

“Бистәр башы, сәрпингә(яулык) чабалакланмады, ләкабе(кушаматы) кебек сүзләр таныш түгел кебек тоелсалар да, кем әйтмешли, сүз сөрешеннән яхшы аңлашылалар. Әсәрләрдә катнашучылар үзләрен танырмы, юкмы, кистереп кенә әйтү кыен. Чөнки персонажларның күзаллавы чикләрне белми, хәтер сукмаклары шактый ук озын юлга барып тоташа. “Бер хатирә”, “Яшел каләм”, “Мин күргән беренче Сабантуй”, “Әдрәс бишмәт, буй бистәр” – истәлек-хикәятләр. Бер карашка, барысы да таныш, кат-кат искә төшерелгән вакыйга-кыйссалар кебек. Әлеге әсәрләрдәге вакыйгалар сугыштан соң авыл халкының хис-кичерешләрен, авыр тойгыларын ачыклауга багышланган дияргә була. Безнең әдәбиятта әлеге чорның авыр хатирәләрен яңартып торырлык күпме әсәрләр язылды. Әйтелми калган сүз дә юк кебек. Юк, әйтелеп бетмәгән икән әле. Язучы шуны исбатлагандай, үзенчә, үзгә караш белән әлеге истәлекле хатирәләрне яңартуы белән мең мәртәбә хаклы. Чөнки ул вакыйгаларның яңгырашын сабыйлык чорына кайтып, сабый кичерешләре аша үзәккә үтәрлек итеп тасвирлый.

- Мин сугыш башланганда биш яшендә булган кыз бала – ул елларны тулы ачыклыгы белән, тулаем хәтерлим. Тулаем беренче көненнән башлап...(“Бер хатирә”)

Шулай дип яза да автор, ашыга-ашыга (төзәтеп куйган кебек, - ә үзебезнең әтине сугышка озаткан көннән башлап, - дип куя.) Чыннан да, ил белән килгән кайгының чын мәгънәсе, һәр гаилә өчен әтисен, улын сугышка озаткан көннән башлангандыр. Кайчандыр киселгән корыган агач төпләрен сумкага салып сөйрәп кайтулар, Исрафил Хәдичәсенең карунлыгы белән йөзгә-йөз очрашулар авыр хатирә булып калса да, автор үзенең башкаларга караганда бәхетлерәк булуы белән горурлана. Мактанмаслык та түгел, ул сугышка киткән әтисен гел төшендә күрә. Юраганнар юш килә; исән-сау әйләнеп кайта аның әтисе. Әтиләре кайткач, бер ягы буш булган дәрес эшкәртмәләре язылган кәгазьләренең юкка чыгуы да, Фәһимә күлмәген киеп чыккан – истәлеккә яулык алган Сабантуйлар да, өч бөртек әйбердән (патефон, тегү машинасы, сыер) гайре өйдәге барлык әйбернең дә сатылып бетүе дә онытыла. Әти кайткан – сугыш беткән.

- Без туйралыкны төшкәндә урам тулы кеше иде. Авылда нинди кеше бар – карт-корысы, бала-чагасы, хатын-кызы, аксак-туксак фронтовигы, Роман Ибәк балалары, хәтта башка чакта читәннән борынын да күрсәтми мыштым гына ята торган, Хәсәншага кадәр урамда иде. (“Бер хатирә”)

- Өстәл артында утырган солдат абыйларның погонлысы әти булырга тиеш. Теге икесе, солдат күлмәгеннән булса да, погонсыз иде. Берсе – агач аяклы Фаяз абый - әллә кайчан кайтты, икенчесе – Сабантуй Салих.

- Бусагадан ук “әти!” дип мүкәләп кергән Ләрияне погонлы солдат күтәреп алырга өлгермәде, әллә кайдан гына килеп чыккан Зәрия апасы аны әти кулыннан тартып төшерде. Хәтирә хәзинәсендә калган әнә шундый матур мизгелләрнең шул ук әсәрдә бирелгәннәрнең янә берсе.

Хәдичә апа: Шушы карандаштан башка әйбер юк инде анда, дип иренә ялтырап торган яшел төстәге җиз башлы карандашны сузды.

- Шул үзе инде, әнисе, шул үзе, Ләриягә ул. Шигырьләр, җырлар язам, ди бит, язсын әйдә.

Әйе, әтисенең теләгәннәре кабул булган. Язды Ләрия, җырын да, шигырен дә һәм менә “чәчмә әсәрләр”ен дә.

“Чучундра” хикәясе дә шактый кызыклы, әйтергә кирәк, күпмедер дәрәҗәдә бәхәсле сюжетка корылган кебек.

Бик гади, таныш сюжет. 17 яшьлек Сандро һәм аның мәхәббәте. Бөреләнгән, чәчәк аткан, әмма, чәчәктә булып калган мәхәббәт. Иң кызыгы – инде аларның 40 елдан соң кабат очрашуы. Чучундраның – “Чукындыра икән бу” гыйбарәсеннән барлыкка килүе, Нәкыйпнең хатынының теләсә кайда, теләсә кем белән күрешү-сөйләшүенә гаҗәпләнмәве хикәя белән укучыны тагын да якынайта.

- Кырык елдан соң күрешкәннәр өчен кырык минут күп булмас инде, әнисе. Алай да мин эшкә киткәнче кайтуың кирәк. Озаклама, - диде дә Нәкыйп хатынын урамдагы утыргычларның берсендә баянчы белән ялгыз калдырып китеп барды. (“Чучундра”)

Кырык минутта ни-нәрсәләр искә төшерелгәне белән кызыксынасы урынга, бер мәлгә үтә дә сабыр холыклы Нәфисне (юк ла, Нәкыйпне) уйлап бер мәлгә сүзсез дә каласың.

Шундый сабыр холыклы, аек акыллы образ-персонажлар белән янәшә “Әдрәс бишмәт, буй бистәр” кыйссасындагы Сөббух һәм Зинук эчкерсез якынлыкның олы мәхәббәткә әверелүенә өлге буларак хәтердә калырдай, автор тарафыннан яратып тудырылган образлар әллә ни күпме. Гомумән, бу китапка тупланган әсәрләренең сюжетлары, персонажлары зур ышандыру көченә ия. Без әлеге әсәрләрне укыганнан соң чын күңелебездән узган гомерләрнең кайтмаячагына, балаларның самими күңеле аша сурәтләнгән сугыштан соңгы авыл халкы кичергән тойгыларның коточкыч дәрәҗәдә авыр булуына, мәхәббәтнең мәңгелек, булуына (әмма саф, керсез булганда гына) ышанабыз.

“Язгы ташу алдыннан” хикәясен укыган һәркем бүген үзен борчыган сорауларның бик күбесенә җавап табар, мөгаен.

Җаны алгысап торган Маһинур карчыкның үткәне, бүгенгесе аша автор рухи-әхлакый мирасыбызны барлый, күздән кичерә, төзәтә алмастай хаталарыбызны күрсәтә. “Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби балаларын авылга, туган нигезгә бик тартасы килеп, учагындагы утны күршеләргә калдырган булса, “Язгы ташу”дагы Маһинур үзенең төбе-тамыры тоташкан авыл туфрагына янәдән кайтырга ниятли, бераз рәтләнеп китсә, билгеле.

Рәтләнеп китә алмаса...

Әйе, уйланырлык, борчылырлык, кара кыйсса булырлык вакыйгалар бихисап шул. Нишлисең, тормыш шулайрак шул. “Ә әдәбият – җан көзгесе”, - ди Сәгыйть Хафизов. Димәк, әсәрләрдә бәян ителгән вакыйга-сюжетлар начармы-яхшымы, ул – безнең, халыкның чынбарлыгы, яшәү рәвеше. Чалыш күрсәткән көзгене ватудан бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек, чынбарлыгыбыз чагылган әсәрләргә, дөресрәге, аларның авторларына үпкәләүдән ни файда. Ә яшел каләм белән язылган кыйсса, хикәят-истәлекләрнең теләге бары бер генә - милләтебезне-халкыбызны, кылган хаталарын кабатлаудан саклау. Ә шагыйрәнең тәгаен бу хактагы фикере болайрак: “Аллаһы Тәгалә каршында бер мәртәбә дә гөнаһ кылмаган фәрештәгә караганда, гөнаһ кылып-кылып хәлдән тайгач тәүбәгә килгән иблис кыйммәтрәк” – ди. Килешмим, бәхәсле фикер, образ-персонажлары да авторның бу фикерен өнәмиләр, ахры.

Бусын инде, укучым, укыгач үзең әйтерсең һәм үз геройларын “югалткан” дистәләгән авторлар кебек, нигә Клара Булатова да әдәби каһарманнарын “югалта” икән дигән сорауга җавап эзләү кирәктер.  

      

      

                                                                                                       

У вас нет прав для создания комментариев.