ШАГЫЙРЬ ПРОЗАСЫНДА ДӨНЬЯ СУРӘТЕ ЧАГЫЛЫШЫ
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ШАГЫЙРЬ ПРОЗАСЫНДА ДӨНЬЯ СУРӘТЕ ЧАГЫЛЫШЫ

 Шәйдуллин Фәрит Әхмәтзыя улы/

Туган җиренә, замандашларына эчкерсез гашыйк шагыйрь чәчмә әсәрләре белән дә әдәбият мәйданында урыны түрдән дәгъваларга лаек. Сайланма әсәрләрнең 2нче томына [Әхмәдиев 2001; 1]туплаган эпик әсәрләре белән генә таныш укучы да әлеге фикерне,шәт,кире какмастыр.

Шагыйрьнең проза өлкәсендә иҗади уңышлары, җитди фикерләре хакында гомуми кузаллаулар формалаштыру өчен, хикәя-повестьларын,нәсер-сәяхәтнамәләрен бергә туплау бик урынлы гамәл дияргә кирәктер.

Төрле елларда язылган чәчмә әсәрләре белән якыннан танышканнан соң, без, һич икеләнмичә, проза әсәрләре дә, үзеннән-үзе көй сорап торган шигырьләре кебек үк, аһәңле, күңел кылларын кузгалтырлык,хәтер катламнарында бик озакка сакланырлык илаһи көчкә ия дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм бу язмабызда әлеге фикер-нәтиҗәләргә китергән  сәбәпәрнең кайберләренә тукталырга булдык.

-         Хикәя язу өчен кечкенә генә деталь дә җитә .-ди Мәгъсүм Хуҗин[Хуҗин 1990.Ерактагы хыяллар 7 бит].

Кызыксынучан, игътибарлы, күңел күзе үткен булган Нур Әхмәдиевнең хәтер сандыгында ай-һай күп икән андый гыйбрәтле мизгелләр, хикәя сюжеты булырдай мәгънәле истәлекләр. Авторның төрле геройлар, вакыйгалар, төрле буын кешеләренең тормышы сурәтләнгән хикәяләрендә никадәр күңел сизгерлеге, җан җылысы. Язучы үзе дә “күңел сизгерлеге”, “күңел күзе” кебек төшенчә-гыйбарәләрне еш куллана . Аларның эчке мәгънәсен ышандырырлык сюжетлар, “иҗат могҗизасы” [Хөсни. 1984; 10] аша адресатка җиткерергә омтыла. Безнең карашыбызча  нәкъ менә иҗат могҗизасы аша “дөнья сурәтен” автор төрле яктан ачуга ирешә. Шагыйрь прозасында  “дөнья сурәтен” тудыру үзенчәлекләрен күзаллауга ярдәм иткән ачкыч – укучының  тормыш вакыйгаларына  карашының җитлегү дәрәҗәседер. Чөнки галимнәр фиикеренчә, дөнья сурәте <...> әдәби әсәрдә яки язучы иҗатында аерылып чыга торган, чынбарлык турындагы күзаллаулар системасы [Заһидуллина 2004;3]. Ә инде чынбарлык дигәндә, авторның кайсы гына хикәясен, повесть-романын укыма:

-         Безнең заман – үзе бар роман: булдыклы эшли, булдыксыз идарә итә,

идарә итә белмәсә хакимлек итә, - дияргә була.

Икенче томлыкка кергән “Безнең заман кызык заман” хикәясе белән танышканнан соң көләсе урында – елыйсы, елыйсы килгәндә -  көләсе килә, җәмгыятебезнең язылмаган кануннары белән маңгайга-маңгай  бәрелешеп торубыз-яшәешебезнең реальлек, чынбарлык булуын, авыр булса да  танырга гына кала. Хикәя торгынлык еллары буларак тарихта урын алган, бүгенге буынга бөтенләй үк таныш булмаган чорын “сагыну” белән башлана. Сагынмаслык  та түгел: нинди тынычлык-иминлелек, бертөрлелек хакимлек иткән ул чорда. Ничектер шул “рәхәтлектә” яшәп карыйсы килү теләге бүгенге буында. Юк шул, туйдыра торган матурлык икән бу. Акыллы башлар тыныч, күнегелгән тормышны сүтеп атканнан соң башланган кызыклар, тирәнрәк фикер йөрткәндә, бик үк кызык түгел икән.

Әле кичә генә исерек баштан муллаларны сүгеп йөрүчеләрнең бүген “Баламишкин”  көенә “Бәкарә” сүрәсен укыпйөрүе, кызыл дипломлы инженерларны урам себерергә дә эшкә алмаулар, әзмәвердәй ир-егетләрнең әти-әниләренең соңгы акчасына яшәүләре бүгенге чынбарлык буларак кына борчымый, ә киләчәктә безне чынлап та “инкыйраз” көтүен кисәтә. Шунысы кызыклы: бу хикәядә дөнья сурәте автор тавышының аһәне, җан авазы буларак укучы күңелендә урын ала. Әдәбиятчылар билгеләп  үткәнчә “...эпик әсәрдәге автор тавышы – геройларныкы итеп тә, уйлап чыгарылган сөйләүченеке итеп тә булмый торган уникаль тавыш. Мондый төр әсәрләрдә авторның үз фикерен җиткерү мөмкинлекләре бик киң”. [Зинина   2007; 5]

“Автор фикере”нең дөнья сурәтенә карата фәлсәфи мәгънә белән үрелеп бирелгән “Җыелыштан соң”, “Кечкенә кеше”, “Кыен профессия” хикәяләрендә рухи байлыкны таптап, матди байлыкны мактап, яңа заман “төзүчеләрнең ” дин, милләт, намус кебек гомумкешелек төшенчәләре белән вакланыптормаучылар икәнлеген искәртергә дә онытмый автор.

Дөнья сурәтенең гади генә (хәтта бик күпләр игътибар да итмәгән) ваклыклыкларның глобаль проблемалар җыелмасы икәнлегенә инанган автор “Кыен профессия” хикәесендә укытучы Зөбәер образы аша шәхес яшәеше өчен җәмгыять тудырган “шартлар”ны тагы да тирәнәйтә укучының  дөньяга караш мөмкинлекләрен киңәйтүгә ирешә.

...Өйдән-өйгә кереп, кыстап биргәннәрнең сыена сыйланып, толыпка төренеп йомшак бодай саламына качып яткан Зөбәер (ничек кенә булмасын) иртәгесен  дәрескә килә. Тырышып-тырышып акыл сата, әдәплелеккә чакыра, алкоголизмның зарары турында нотык сөйли. Бу чынбврлык түгел дип кем әйтә ала. Бәлки болгану, буталуларның кыйбласызлынның, чишмә башы укытучы абруенда, дөресрәге җәмгыятьнең укытучыга булган мөнәсәбәтендәдер.

Авторның “<...> уйлап табылган,яки яңадан тергезелгән чынбарлыгы” [Заһидуллина, 2006; 3] “неготивлык” [Шәрәфиев; 11] элементлардан гына тормаса да “Кем булырга”, “Җыелыш” хикәяләрендә без янә дөнья сурәтен чагылдыруның  төсмере булган гадәти бер чынбарлык белән очрашабыз.

Шулай да автор, әдәбиятның сәнгатьнең бер төре буларак, матурлыкның дөньяны танып-белүдә алыштыргысыз гыйлем мәгарәсе булуына аерым бер үзенчәлек белән индивидуаль якын килә. Аның матурлыкка соклануы, әлеге изге төшенчәгә табынуы “Ана”, “Матурлык” хикәяләрендә чын матурлыкның күңел матурлыгы, рухи матурлык – дөнья сурәтенең нигез ташлары булырга мең мәртәбә хаклылыгын исбатлый.

Әдәбиятта эзләнүләр кешенең рухи дөньясына тагын да тирәнрәк үтеп керү, заманга хас формалар заман героен эзләү кебек мәгънәви  төшенчәләр тудырды. Иҗади эзләнүләр белән тыйнак кына мавыугчы Нур Әхмәдиев тә әсәрләрендә төрле чорның характерлы образларының эчке дөньясы аша бүгенге укучының күңел кылларына сак кына тәэсир итеп, саллы гына тетрәнүләргә китерә алды.

Кыйбласыз калган бүгенге чорда да кыйммәтеп җуймаган, кадерен югалтмаган бер төшенчә бар: ул – нечкә хисләргә бай, саф һәм намуслы кеше күңеле, аның эчкерсез самими хис-тойгылары, ә хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул. “Капрон оек”, “Күзле бүкән”,“Әшнәләр” хикәяләрендә автор нәкъ менә, хис-тойгылар, үзара мөнәсәбәтләр яссылыгында ача дөнья сурәтен.

“Булышырга кайттылар”, “Күршебез Камал апа ” хикәяләрендә без реаль чынбарлыгыбызны, иҗади дөнья сурәтен яшь буынга әхлакый тәрбия бирү проблемаларының чынбарлыктагы даими  хәрәкәтендә, катлаулыгында күрәбез. Димәк, “<...> шәхеснең теләге белән гамәле арасындагы каршылыкны чишә алмау проблемасы” [Белянин, 2000; 2] шагыйрь прозасында чагылган дөнья сурәтенең янә бер балкышы.

Фәлсәфи-публицистик характердагы әсәрләрендә дөнья сурәтенең “иҗади-сәнгати дөньяны” [Хатипов 2000; 9], “тасвирланган хәятны” [Заһидуллина2006;  4 ], “дөнья сурәтен” ясалма катландырылмау, символик образ- детальләр аша артык тирәнәйтмәү- шагыйрь прозасы үзенчәлегенең аерым өйрәнелергә тиешле өлкә.

  Күзәткән хикәяләрдә чагылыш тапкан дөнья сурәте, безнең карашыбызча, бүгенге яшәешебезгә охшаган да, шул вакытта бөтенләй аерылып та тора. Ләкин укучы көткән яки бөтенләй күз алдына китерә алмастай ситуацияләр тудыра, ягъни шагыйрь прозасында дөнь сурәте үзе бер серле, могҗизалы күңел дөньсы. Үзенең күңел дөньясы аша дөнья сурәтенең  “кар урманнарын” [Хөсни1984; 10] курсәтә алу, “дөнья сурәте үзгәрешен төрлечә кабул итә алу сәләте”  безгә калса, шагыйрь прозасының халыкчанлыгын тагы да тирәнәйтә, укучыны битарафлыктан арындыра, күңел күзләрен сукыраюдан саклап кала. 

Фйдалынган  әдәбият

  1.      Әхмәдиев Н. Хәерле көн./Н.Әхмәдиев//Сайланма әсәрләр 2нче том: Казан: Рухият нәшрияте - 2001- 560 б.
  2.      Белянин В.П. Основы психолингвистической диагностики(Модели мира в литературе). /В.П.Белянин – Москва-2000, 97 с.
  3.      Заһидуллина Д., Закирҗанов Ә.,Гыйләҗев Т. Татар әдәбияты(теория тарихы) ./Казан: Мәгариф – 2004,7 б.
  4.      Заһидуллина Д. Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр./Д.Заһидуллина//Казан: Мәгариф – 2006 – 146 б.
  5.      Зинина Е. Основы поэтики: теория и практика анализа художественного текста./Е.Зинина//Пособие.Элективные курсы//Дрофа:2007,97 с.
  6.      Кашфиева А.Н. Эволюция концепции личности в творчестве Нура Ахмадиева(по повести “Гречиха”)
  7.      Русско-европейские заимствования в современной татарской поэзии. Вестник удмуртского университета 2007 №5.
  8.      Ученые записи Казанского университета. Гуманитарные науки – 2008 г. с 68-71,Хасанова Ф.
  9.      Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. /Ф.Хатипов –Казан- Мәгариф –2001,116 б.
  10.                        Хөсни Ф. Карурманга керәм. /Ф.Хөсни – Казан: Татар китапханә нәшрияте.1984 – 22б.
  11.                        Шәрәфиев Р.Киләме, күрәбезме? /Р.Шәрәфиев//Казан утлары.–2004 -№5- 102 б.

У вас нет прав для создания комментариев.