Милләтем горурлыгы –Гәбдерәхим Утыз Имәни
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

 

Дәрес темасы:Милләтем горурлыгы –Гәбдерәхим Утыз Имәни.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                        Автор:        

Султанова Резедә Ризит кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы
 Лениногорск муниципаль районы
Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

2015 ел

Тема: Милләтем горурлыгы –Гәбдерәхим Утыз Имәни.(слайд 1)

Максат:ГабдерәхимУтыз Имәнинең иҗаты турында мәгълүматларны                                                                 тирәнәйтү һәм ныгыту, иҗат мирасы белән танышуны дәвам итү;сөйләм әдәбенә өйрәтү, уйлау,фикерләү сәләтен үстерү; милли горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрьнең  портреты,   “Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз  Имәни” исемле стена газетасы, презентация,бастырылган китаплары.

Техник чаралар:проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү,белгән күнекмәләрне ныгыту

Методлар: эзләнү(эвристик),әңгәмә үткәрү,репродуктив, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш,таймд пэа шэа структурасы.

Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру- ориенлаштыру этабы.

                          а) исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру;

                          б) дәрескә хәзерлекне тикшерү.

а) Исәнмесез, хәерле иртәләр, укучылар! “Көнне яхшы сүз белән  башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,- диләр.Бер- беребез белән аралашу безгә шатлыклар гына китерсен, һәр туар таң сезгә белем өстәсен, мәгърифәтле булыйк!

2.Уку мәсьәләсен кую.(слайд 2)

1.Укучыларның игътибарын темага юнәлтү.

-Укучылар, бүгенге көн безнең укуга кызыксынучан, тырыш булуыбызны таләп итә.Алдынгы карашлы, конкурент шәхес булыр өчен нинди булырга тиешбез соң?(тырыш, тәртипле, белемле, укымышлы, кызыксынучан).

-Әйе, дөрес әйтәсез, заман бездән нык белемле, мәгърифәтле, гыйлемле булуыбызны сорый, бары тик белемгә бай кызлар һәм егетләр генә үз иленең, үз милләтенең горур халкы булып яши ала.Тарихыбыз битләрендә һәр чорның  күренекле әдипләре  халкыбыз горурлыгы булып яшәде һәм яшиләр.Алар үзләренең тирән белемгә ия булулары белән аерылып торалар.Якташ шагыйребез – Габдерәхим Утыз Имәни дә үз чорының энциклопедик белемле кешесе булган.Ни өчен энциклопедик?Менә шул сорауга җавап эзләрбез.

 

3. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

А)Белемнәрне актуальләштерү, ныгыту. Г.Утыз Имәни турында белгәннәрне искә төшерү.Фикер алышу өчен таймд пэа шэа структурасынкулланабыз. Басабыз, урындыкларны этеп куябыз. Беренче шул башлый - кемнең исемендә хәреф саны күбрәк. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк икәнен билгеләдегезме? Бер кешегә 20 секунд вакыт бирелә. Башладык.... беренче кешенең вакыты бетте.... рәхмәт әйтегез.... икенче кешенең вакыты китте... вакыт бетте... рәхмәт әйтегез.

Укытучы 1-2 пардан җавапларны сорый.

Ә)Төркемнәрдә эш.

- Сезгә алдагы дәресне йомгаклап, 2 вариантта эш  бирелгән иде.1 төркемгә Г. Утыз Имәнинең тормыш һәм иҗат юлын сөйләргә, 2 төркемгә “Әнвар Шәрипов- Г.Утыз Имәни иҗатын тирәнтен өйрәнүче шәхес”дигән темага сөйләргә өйрәнергә.(Һәр төркемнән 2 укучы чыгышын тыңлау).(слайд 3)

Үзбәя.

Б)Тест биремнәре үтәү

 – Укучылар, теоретик белемнәрне практикада ничек кулланасыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле.Г.Утыз Имәни иҗаты ,тормышы буенча индивидуаль тест биремнәре таратыла.

1.Г.Утыз Имәнинең туган җире:

                            а) Лениногорск районы Тимәш авылы;

                            б) Чистай районы Яширмә авылы;

                            в) Чирмешән авылы Утыз Имәни авылы;

                            г) Әтнә районы Кушлавыч авылы.

2. Г. Утыз Имәни яшәгән чорлар:

                            а) 1826-1889 еллар;

                            б) 1825- 1865 еллар;

                            в) 1754- 1834 еллар;

                            г) 1858- 1936 еллар.

3.Аныңәтисенеңисеменичек?

                             а) Алтынбай Акъегет;

                  б)  Гыйрфан бине Көекле

                  в) Мөхәммәтгариф бине Хафиз

                  г) Госман бине Сәрмәки

 4. Кайсы әсәрләр Г.Утыз Имәнинеке?

         а) “Гавариф эз-заман” ;

         б) “Мәҗмәгыль әхбар”;

         в) “Әнмүзәҗ”;

         г) “Мөһиммәт эз- заман”.

5. Г.Утыз Имәни  ничәнче елда вафат була?

                    а) 1889 нчы елда;

         б) 1834  нче елда;

                    в) 1865 нче елда.

  6. Г.Утыз Имәнинең кабере кайда?

                              а) Бохарада;

                              б)Утыз Имәнидә;

                              в) Тимәштә;

                              г) Казанда.

(Слайд 4)Контроль: тестныңдөреслегентикшерепүтик:

  1.      – а                                     “5”-   7 балл      
  2.      – в
  3.      – г                                     “4” - 5-6 балл
  4.      – а,г
  5.      – б                                    “3”-  3-4 балл
  6.      – в

“2”- 2 дән түбән балл

Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела

Үзбәя.

В)  “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,                                                                                                                                                      Баш ияләр һәрвакыт белемлегә

Гәбдерәхим Утыз Имәни – мәгърифәтче шагыйрь.(слайд 5)

 

18 гасырда иске мәдрәсәләрдә тәрбияләнсәләр дә, яңача фикер йөртүче бер буын барлыкка килә башлый.Алар фикергә ирек таләп, иске язмага сукырларча иярүгә каршы чыктылар.Нәкъ менә шул чорда Г.Утыз Имәнине әдәбиятыбыз тарихында күрсәтмичә мөмкин түгел.Шагыйрь Г.Утыз Имәни русча өйрәнүнең татарлар өчен кирәк булуын тануы(Утыз Имәни “Россиядә тереклек кылучы мөселманнар өстенә йөкләтелгән фарызлар кырык бер, кырык беренчесе русча белү” дип әйтә торган булган), белемле, һөнәрле булуга өндәве, ялкаулыкка, наданлыкка каршы чыгуы, татар әдәби теле мәсьәләсен куюы һәм хатын-кызларны  да укыту кирәклеген яклап шигырьләр язуы - болар барысы да, үз чиратында, татар җәмәгатьчелек фикерендәге уңай күренешләрнең башлангычы була.Утыз Имәни җәмгыятьтәге җитди мәсьәләләрне шактый тирән төшенгән, замандашларын аң-белем алырга чакырган.Гыйлем-мәгърифәт темасына Утыз Имәни үзенең барлык шигъри әсәрләрендә дә кагылып үтә.Ул шагыйрь генә түгел, ә татар халкының иң беренче мәгърифәтчесе дә.

 В.1      - “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” – әсәр белән танышу

В.2     -  Әсәр буенча әңгәмә:

-Укучылар, автор гыйлемне нәрсәгә тиңли?(тереклек суына, кешелек,табигать дөньясы өчен су иң мөһим тереклек чыганагы булган кебек, гыйлемлелекнең дә тормыш, яшәеш өчен аеруча мөһимлелеген күрсәтә).

- Укучылар, кеше бәхете өчен нәрсәләр кирәк?(сәламәтлек,иминлек, тынычлык,якын кешеләрең булу, белемле булу һәм башкалар).

- Әйе, белемле булу – зур бәхет.18 гасыр шагыйре Г.Утыз Имәни дә кешегә чын бәхетне гыйлемлелек кенә бирә,ди.Аның асыл сүзләре 21 гасыр укучысы өчен дә актуальлелеген югалтмый.

-Авторның бу әсәрендә нинди тел – сурәтләү чаралары белән очраштыгыз? (1. эндәш сүз куллана – “и угыл”);

(2. Гыйлемсез кеше- бәхетсез кеше, яшәүнең асылы- гыйлем -

 әйтемнәр);

(3. Угры,дошманы- синоним сүзләр);

(4.Гыйлемне тереклек суы белән,гыйлемлене асылташ белән чагыштыра).

Үзбәя.

- Утыз Имәни үзенең әсәрендә тел- сурәтләү чараларын оста файдаланган, алар ярдәмендә яңа канатлы сүзләр тудыра алган.Ә иң мөһиме: әсәрнең теле аша гыйлемлелек кебек күркәм сыйфатның бирелешен күзәтеп, туган телебезгә, аның байлыгына сокланып, Г.Утыз Имәни иҗатына олы хөрмәт хисләре уянды.

В.3. - “Мөһиммәт эз-заман”поэмасыннан өзек уку (Егет булу турында)

- Авторның бу шигырендә чын егетләргә хас нинди сыйфатларны күрәсез?(гадел булырга, ямьсез сүз белән эндәшмәскә өнди, кешеләргә начарлык кылмаска куша,гөнаһ эшләрдән,начар гамәлләрдән сакланырга чакыра).

- Егетләргә хас сыйфатларны чагылдырган нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

(Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз; егет сүзе бер булыр;)

Үзбәя.

В.4. - “Мөһиммәт эз-заман”поэмасыннан өзек уку (Сабыр итү турында).

-Укучылар,Утыз Имәнинең әсәреннән сабырлык турында әйтемнәрне үзебез төзеп карыйк.(1.Чын ир ачуын йота. 2.Сабырлык чын ирләргә хас.3.Юмарт бул,саран булма. 4.Изгелек гомерне 100 елга тиңли).

Үзбәя.

- “Сабыр иткән –морадына җиткән”, диләр безнең татар халкында.Сабырлык иң күркәм сыйфат.Бу сыйфатны үзеңдә булдыру,аны тәрбияләү турында  Г.Утыз Имәнинең безгә, яшь буынга, карата әйтелгән акыллы һәм кирәкле сүзләрен һәрвакыт истә тотарга тиешбез.Милләтебез горурлыгы – Утыз Имәнинең тарихта эз калдырган әдәби ядкарьләрендәге кайбер юлларны ятлап,муенга бөти итеп тагып йөртерлек.

Г) Гәбдерәхим Утыз Имәни - мәрсияче .(слайд 6)

 

- Г.Утыз Имәни 18-19 гасыр чикләрендә иҗат иткән шагыйрь,  рухани,  галим, җәмәгать эшлеклесе һәм лаеклы рәвештә татар әдәбиятының күчү этабы вәкиле санала. Бу чорда иҗат иткән шагыйрьләрнең күпчелеге нәселе һәм алган тәрбиясе ягыннан руханилар катлавыннан булган, алар гарәп-фарсы телләрен яхшы белгәннәр, көнчыгыш классик поэзия үрнәкләрен өйрәнгәннәр.Үз осталарына, замана галимнәренә мәдхия, үлгәннәренә мәрсияләр, мөнәҗәтләр иҗат иткәннәр.Мәрсияче шагыйрьләрнең әдәбият тарихында зур урын тотканнар. Шулар арасында Утыз Имәни дә бар.

-Мәрсия – вафат булган кешеләрне, күренекле затларны мактау,олылап искә алу шигыре, мәрсияләр өчен кайгылы аһәң хас.

Г.1. “Мәрсияи Габденнасыйр вәләде Габдерәхим” матәм шигырен уку,әңгәмә

- Укучылар, бу шигырь кемгә багышланган?(Исеменнән күренгәнчә,автор бу мәрсиясен улы Габденнасыйр исеменнән язган, газиз әнисенең вафатына багышланган).

-Әнисе якты дөньядан китсә дә, әсәрдә Габденнасыйр аны олылап искә ала, күркәм холкын мактый.Ни өчен мактап җырлый,аны олылый?

(Әни - иң кадерле зат, һәркемгә ул бик якын, әсәрнең героена да ул газиз,кадерле).

Үзбәя.

 

 

Д) .Гәбдерәхим Утыз Имәни-галим-текстолог.(слайд 7)

 

Утыз Имәнинең  иҗат мирасы зур һәм күпкырлы.60 елга сузылган иҗат дәверендә ул,бүгенге мәгълүматлар буенча,100дән артык исемдә хезмәт язган.Ләкин аларның барысы да безнең көннәргә килеп җитмәгән.Хәзергә барлыгы 60 исемдәге хезмәте билгеле.31е-шигъри,14е-чәчмә әсәр,3се-шигъри проза,калганнары –төрле характердагы фәнни хезмәтләр һәм Габдерәхим кулы белән күчереп язылган китаплар.

Ул,борынгы Болгар чоры( 13 гасыр башы)әдәбияты памятнигы саналган, мәгълүм “Йосыф вә Зөләйха” поэмасының берничә төрле кулъязмасыннан файдаланып, җыелма бер нөсхәсен төзеп калдырган.Шагыйрь үз заманында булган күп төрле нөсхәләрне кулыннан кичергән,өйрәнгән,чагыштырган, эчтәлек ягыннан артык кыйммәте булмаган урыннарны төшереп тә калдырган.

13 гасыр башы әдәбияты

памятнигы “Йосыф вә Зөләйха.”

1824 ел.Утыз Имәни кулъязмаларны

берләштереп,чагыштырып нөсхәләгән.

Утыз Имәни төзегән нөсхә нигезендә,

1839 елда Казан университеты

типографиясендә бастырыла.

Поэма 10 ел аралаш басыла,

1886 елда тиражы 20 меңгә җитә.

е) Ял минуты.(слайд 8)

ж) Утыз Имәни  турында бөек шәхесләребез...(слайд 9)

-Укучылар, Г.Утыз Имәнине бөек шәхесләребез дә тирән хөрмәт белән искә ала:

1.Халкыбызның бөек акыл иясе Шиһап Мәрҗанинең каләме тәнкыйть характерлы була.Ул Утыз Имәни турында: “Ул заманының атаклыларыннан, вакытының  бөеклекләреннән хөрмәтле галим, дәрес бирүче язучы иде”,- дип югары бәя бирә.

2.Ш.Мәрҗани Утыз Имәнидәге тапкырлыкны да кызыклы итеп күрсәтә: “Аның хакында хикәя итеп сөйлиләр: ул Бохарада чагында берничә вакыт җәмәгать намазына йөрми.Эшне әмир Мәгъсүмгә җиткерәләр.Әмирнең соравына каршы ул: “Мин сезнең шәһәргә килгәннән бирле азан тавышын ишетмәдем,”- ди.Әмир : “Мөәзиннәр көн саен биш тапкыр азан әйтәләр”-дигәч,Утыз Имәни: “Мин аны ишәк тавышлары дип уйладым”,-ди.

3. Күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов: “Утыз Имәни Гәбдерәхим хәзрәт –талантлы шагыйрь.Ул дәвернең икътисади –мәдәни туфрагында үскән гөл буларак җитеште,” –дип язган.

4.Халык шагыйре Г.Тукай Утыз Имәни һәм аның кебек шагыйрьләрне күздә тотып: “...Назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә,тик тәсаувыф бабында гына сөйләгәннәр.Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде,”-ди.(Г.Тукай ,аларның суфичылык карашларын тәнкыйтьитү белән бергә,яхшы итеп шигырьләр яза белүләрен дә таный).

З)  Модельләштерү.(слайд 10)

                        - Дәрестә өйрәнгәннәрне модельләштерегез.

 
   

 

 

 

 

 


Модель буенча авторның иҗатюлынкабатлау

Үзбәя.

4. Йомгаклау. Рефлексия.(слайд 11)

-Укучылар,  сезгә синквейн алымын язу турында хәтерчекләр бирәм.Аның язу тәртибен искә төшерегез һәм Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты буенча синквейн языгыз.

Утыз Имәни    (1. Теманы ачыклаучы сүз)

Укымышлы, күренекле (2. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат)

Иҗат итә, сәяхәт итә, укыта(3. Синквейн темасына хас булган өч фигыль)

Милләткә хезмәт итә (4.Теманың эчтәлеген ачучы фраза,җөмлә.Ул укучының  темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш).

Бөек (5. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә).

-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек?(Якташ шагыйребез – Габдерәхим Утыз Имәнинең  үз чорының энциклопедик белемле кешесе булуын ачыкларга тиеш идек).

- Бу эшне башкара алдыкмы?(Әйе, дәрес дәвамында без аның киңкырлы эшчәнлеген күзәттек).

Дәрескә гомуми бәя кую.

5.Өй эше бирү(слайд 12)

1.Модель буенча кабатларга(мәҗбүри);

2. «Мөһиммәт эз-заман” әсәреннән  “Татулык турында” бүлеге буенча 3-4 әйтем язарга(ярымиҗади);

3. “Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында заман тудырган мәсьәләләр” темасына инша язарга(иҗади).

(слайд 13)

У вас нет прав для создания комментариев.