Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Сагдиева Илсөяр Миргазизовна
Татар теле һәм әдәбият укытучысы
Казан шәһәре,Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия
 

                Габдрахман Әпсәләмовның иҗат мирасы.

     Габдрахман Әпсәләмов  башыннан ахырына кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана. Сугыш елларында язылган әсәрләрендә әдип сугыштагы батырлыкны сурәтли. Г.Әпсәләмов бөтен иҗаты белән – романтик рухлы язучы.Аның хикәяләре гаҗәеп бер яктылык, күңел киеренкелеге белән ареылып торалар. Һәр әсәрнең вакыйгалары гүзәл, мәһабәт табигать кочагында бара, әйтерсең туган җирнең табигате үз улларына көч-куәт биреп, аларны саклап тора. Үлгән очракта да ул аларны кадерләп үз куенына ала. Табигать мәңгелек булуы белән үк вакытлы күренеш булган сугышка каршы куела, табигать каршында сугыш, никадәр зыян китерсә дә, барыбер көчсез булып кала. Әсәрнең исемнәренә игътибар итсәк тә: “Зәңгәр иртә”, “Төньяк балкышы”, “Давыл”, Зәңгәр кыя” шундый тәэсир кала, әйтерсең табигать Г.Әпсәләмов әсәрләрендә төп герой ролен үти, әйтерсең җир-ана, туган җир образлары шулай җанланып дошманга каршы көрәшә. Хикәяләрнең геройлары арасында уртаклык зур, алар үзенең гаиләсен, өен генә түгел – илен якларга ант иткән кешеләр, җиңүгә ышаныч аларны әллә ничә үлемнән саклап калган. Туган илнең зурлыгы, төрле милләт халыкларының туганнарча дуслыгы аларны рухландырып тора.Дошманга нәфрәт хисе аларга моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә рухи көч бирә. Янып-көеп беткән ит кисәгеннән кеше булган Вакыйф (“Икенче гомер”): “Фашистлар кулына эләгүдән үлем мең тапкыр артыграк”, - дип искә алса да, нәкъ менә үз газаплары, фашистлар җәзалап үтергән ватандашлары өчен үч алу теләге аны кабат тормышка алып кайта.  Г.Әпсәләмов фронт тормышының бер яки берничә эпизодын ала һәм шуларда содат батырлыгының иң югары ноктага күтәрелүен күрсәтергә омтыла. “Ватан улы”(1941) исемле хикәя герое очучы Моратов үзенең истребителе белән дошман бомбардировщигын таранлый. Тормышын корбан итә, ләкин дошманны ил эченә үткәрми. “Үлемнән көчлерәк”(1943) исемле хикәядәге диңгезче Искәндәр, иптәшләренең чигенүен каплап, ялгыз килеш күпсанлы дошманны тоткарлап тора. Үзенә дип калдырган соңгы патроны белән тагын бер дошманны үтерә, аннан штык һәм приклад ярдәмгә килә. Иң ахыр чиккә җиткәч, ул өстенә ыргылган фашистны эләктереп, биек кыядан төпсез упкынга ташлана. “Хәйбулла агай” (1944) исемле хикәянең герое – контузиядән соң дошман кулына эләккән карт татар солдаты – үзе аны пленга ала һәм җиңүче булып чыга. Дошман белән көрәштә егетләр чыныгалар, бөркетләр очкан биеклеккә күтәрелгәндәй кыюланалар.       Г.Әпсәләмовның геройлары – аеруча тәвәккәллек, осталык таләп итә торган профессия кешеләре: разведчик Нурулла, диңгезче Искәндәр, пулеметчы Миңнулла үзләренә тапшырылган бурычны намус белән башкаралар, һәркем кулыннан килмәслек задание – сугышчан бурычны үтәү алар өчен сугыш чорының гадәти хезмәте кебек кабул ителә.
Г.Әпсәләмов сугыш елларында зур тормыш мәктәбе генә түгел, бәлки иҗади үсү мәктәбе дә узды. Сугыш елларында язган хикәяләре киләчәктә геройларының характер үзенчәлекләрен тулы ачуга хезмәт итәрлек тормышчан вакыйгаларга нигезләнгән зур күләмле әсәрләр иҗат итүгә әзерлек булдылар.  Аннан соң иҗат ителгән романнарында күбрәк әлеге батырлыкның чыганакларын ачыклау белән кызыксына.