“Әбрар Кәримуллин калдырган мирас – безгә маяк “
joomla шаблоны
Качественное создание сайтов в Санкт-Петербурге.
dle-joomla.ru
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

БГББУ “Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

Фәнни эшнең темасы:

“Әбрар Кәримуллин калдырган мирас – безгә маяк “

 

 

 

Фәнни эшнең авторы:

 

 

 

1нче категорияле

 ТИН һәм физкультура укытучысы

Марданов Айрат Гайфетдин улы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2016

 

 

 

Тезислар:

1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык эшли - китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

1963 елны "Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960" дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен Әбрар Кәриуллинга җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин "сәяси яктан җитлекмәгән" кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә

Әбрар Кәримуллин- татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим. 1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган "Тел милләтенең сакчысы" дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.

 1968 елда "Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, Әбрар Кәримуллин кандидатлык диссертациясе яклый.

Галимнең  2000 елда дөнья күргән  "Без тарихта эзлебез" дигән китабында, исеменнән үк күренгәнчә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклылык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публицистик рухта яктырта.

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин — татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты.

Кереш.
1) Тормыш юлы.
Ул 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. Аның педагогия институтына укырга керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә килә. Ә.Кәримуллин башта Нырты шифаханәсендә бухгалтер, соңыннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.1943 елның 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә.       УкраинаныВенгриянеЧехословакиянеРумынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. МонголияКытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта.
2) Югары белем алуы
Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә. Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк "бишле"ләргә генә тәмамлап, күтәренке стипендия ала, дүртенче курстан исемле стипендия дә ала башлый.
II Төп өлеш  
1) Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә   эшчәнлеге. Гади китапханәчедән фәнни хезмәткәргә әверелүе
1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык эшли - китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ул үзе укып чыккан университет курсларында бу елларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбага эше, сәяси фикере, аның Рәсәй һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең дөреслеккә туры килмәгәненә төшенә. Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән. Әмма аның төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәресе дә яшь белгечне шаккаттыра. Монда йөзәр мең татар китабы саклана икән ләбаса! Ә алар киң катлам укучыларга гына түгел, хәтта студентлар һәм укытучыларга да мәгълүм түгел. Җитмәсә, рәсми хакимият тарафыннан: "Татарларда революциягә кадәр тоташ наданлык булган, үз басма китаплары булмаган", - дигән фикер алга сөрелеп килә. Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, Ә.Кәримуллин беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә. Зур кыенлыклар белән гарәп графикасында язылган татар китапларын яңадан каталоглаштыруга рөхсәт алына. 1954-1960 елларда аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә.
Шушы ук елларда Ә.Кәримуллин тарафыннан татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы, әдәбият белеме, тарих, фольклор буенча фәнни библиографик күрсәткечләр төзелә һәм аларның кайберләре аерым китап булып басылып та чыга. Күп кенә студентлар һәм укытучылар өчен алар даими кулланма булып китәләр.Болардан тыш, университет тарихына караган хезмәтләр, аңа багышланган мәкаләләр күрсәткече, якланган диссертацияләр күрсәткече һәм башка тасвирламалар төзелә.Аның инициативасы һәм редакцияләве белән китапханәдәге русча кулъязмаларны тасвирлау һәм бастыру да башлана. Шулай итеп, Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Ул илебезнең археографлары, тарихчылары арасында, фәнни мәгълүмат үзәкләрендә югары бәя ала.Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын борынгы кулъязма китаплар белән тулыландыру эше дә җайга салына: археографик экспедицияләр оештырыла башлый. Нәтиҗәдә, университет китапханәсенә төрле җирләрдә сакланган кулъязма һәм басма татар китаплары күпләп җыела.Чит илләрдәге фәнни оешмалар белән сугыш елларында тукталган китап алмашу эше дә яңартыла. Китапханә АурупаАзия,АмерикаАвстралия илләрендәге югары уку йортларының 200дән артык китапханәсе белән элемтәләр урнаштыра. Алар белән китап алмашу эше җайга салынып, китапханәгә бу илләрдән меңнәрчә басмалар алына.Шулай итеп, университет китапханәсендә 11 ел эшләп, Ә.Кәримуллин үзен җитәкче һәм фәнни-тикшеренү эшен оештыручы, археограф, библиограф, китапханә белгече итеп таныта.Ул бу мәсьәләләр буенча үзәк һәм җирле матбугатта чыгышлар ясый, дистәләрчә фәнни һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, бәяләмәләр, китап гыйлеменә караган фәнни хезмәтләр яза, "Татарика" библиографиясен булдыру, планлы рәвештә кулъязмалар фондын тасвирлау эшен дә алып бара. Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза, студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый.
 
2)Әбрар Кәримуллинны “сәяси җитлекмәү”дә гаепләүләр , аның бернигә дә карамый үз юлыннан баруы, фәнгә, милләтебезгә тугры хезмәт итүе.
 1963 елны "Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960" дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин "сәяси яктан җитлекмәгән" кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең хезмәтләрен дә кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда гаеплиләр. Аның өстеннән яла хатлары да языла. Үз белдеге белән эш итәргә яраткан Ә.Кәримуллинны бу юлы инде акылга утыртырга җай чыга.1964 елның декабрендә СССР ФАнең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул "Татар сәхнәсе (1917-1967): Әдәбият күрсәткече" дигән хезмәтен тәмамлый. 1968 елда "Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый.1971 елда диссертация аерым китап булып, "У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов XIX века" исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Галим биредә, татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары - аның кайсы халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. Автор тарафыннан милли китапның берьюлы берничә халыкның, бигрәк тә кардәш халыкларның, уртак байлыгы булуы ихтимал икәнлеге ачыла (нигезләнә).Әбрар Кәримуллин 1970 елда XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Монография 1974 елда аерым китап булып басылып чыга (Татарская книга начала XX века. - Казан,1974.), бик күп белгечләр тарафыннан (бигрәк тә чит ил галимнәре тарафыннан) югары бәя ала. Әмма диссертация буларак галим аны бары тик 1978 елда гына яклый ала. Бу диссертация дә институт планына керми, эштән буш вакытта языла. Институт планы буенча галим библиографик күрсәткечләр төзү эшен дәвам итә. Шундыйлардан татар фольклоры һәм фольклористикасының 300 еллык үсешен чагылдырган библиографик тасвирламаны күрсәтергә була. (Татар фольклоры: Аннотацияләнгән әдәбият күрсәткече: (1612-1981). - Казан, 1993).Докторлык диссертациясен яклаганнан соң, 1983 елда аның "Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы" дип исемләнгән яңа монографиясе (Татарская книга пореформеной России. - Казань: Татар.кн.изд-во, 1983. - 320с.) басылып чыга. Шулай итеп, автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый. Галимнең әлеге хезмәте, элек язылган ике китап белән бергә, татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләр нигезендә хәзер югары уку йортларында татар басма китабының тарихы укытыла. Галимнең шуннан соң язылган хезмәте татар китабының революциядән соңгы чорына багышлана. Ул 1989 елда басылып чыга. (Становление и развитие татарской советской книги: 1917-1932 гг. Очерки о ведомственных и кооперативных издательствах Татарской АССР). Шул ук вакытта ул тарих, әдәбият, мәдәният, археография, топономика, библиография буенча тикшеренүләрен дәвам итә. Татар, башкорт, үзбәк, казах, кыргыз халыкларының китап бастыру эше һәм бу өлкәдәге үзара элемтәләре хакында хезмәтләр яза.Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы - Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый.
 
  3)Әбрар Кәримуллин- татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим.
Татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган монографиясе татар һәм рус телләрендә өч тапкыр басылып чыгу, чит илләрдә япон һәм гарәп телләрендә дөнья күрүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. (Татарлар: исемебез һәм җисемебез. -Казан: Татар.кит.нәшр., 1991). 1996 елда басылып чыккан "Язмыш, язмыш" дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни, фәнни, әдәби һ.б. проблемалар яктыртыла. 1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган "Тел милләтенең сакчысы" дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.
Галимнең  2000 елда дөнья күргән  "Без тарихта эзлебез" дигән китабында, исеменнән үк күренгәнчә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклылык, мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публицистик рухта яктырта.Халкыбызның мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый. Аның һәр хезмәтенә яңача караш хас. Шуңа күрә алар галимнәрне генә түгел, киң катлам укучыларны да җәлеп итә.Әбрар Кәримуллин, халкыбызның кыю улы буларак, иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнаша. Ул Татарстанның суверенитетын ныгыту, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып бара.   
 
 
 
III Йомгаклау. Әбрар Кәримуллин – халкыбызның горурлыгы, яклаучысы.
 Тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышкач, Әбрар Кәримуллинга карата  күңелемдә чиксез хөрмәт уянды. Милләтебезгә ихлас хезмәт иткән, аның мөстәкыйльлеге өчен җан аткан ул.  Кайда гына эшләсә дә, ул чын фән кешесенә әверелә, эзләнә, тикшерә, тәртипкә сала. Аның акылы шулай кушкан, шулай таләп иткән. Башкача булса, ул галим булып зур нәтиҗәләргә дә ирешә алмас иде . Аның фидакарьлеге таң калырлык! “Без тарихта эзлебез” китабындагы мәкаләләре аеруча ошады. Әбрар Кәримуллин чит илләрдә яшәүче хезмәттәшләре һәм аларның  эш алымнары белән яхшы таныш булган. Кайбер мәсьәләләрдә (мәсәлән, китап алмашу) аңа кызарырга да туры килгән. Бу да , билгеле, безнең  үз дәүләтчелегебез булмауга бәйле проблема. Гомумән, Әбрар Кәримуллин Татарстанны мөстәкыйль итеп күререгә теләүче милләтпәрвәр. Кызганыч, безнең халыкның бу хыялы тормышка ашарлык хыял түгел. Безнең милләтебезне, телебезне саклап калу көннән - көн авырлаша. Күптән түгел радиодан милли мәгариф турында закон кабул ителәчәген ишеттем. Дөрес булса,  яңа закон милләтнең үсешен тәэмин итүгә эшләячәк. Ләкин монда да Әбрар Кәлимуллинның  “Не время лукавить” мәкаләсе искә төшә: “Меня, думаю, не только меня, начало тревожить муссирование ставшей уже штампом фразеология, что всем народам необходимо равные права. Мы давно имеем множество таких бумажных прав. Для равноправия нужны и равные возможности.  ...” Хакыбыз булып та, мөмкинлекләр булмау бер аяктан чалса, үз телен яратучы , белергә омтылучылар саны кимү икенче аяктан чала. Бездә бит хәзер урыслашырга атлыгып торучылар күп, моңа татарча укып килеп, БДИ тапшыру рус телендә таләп ителү дә үз ролен  уйный. Үзләре теләп урыслашуга йөз тоткан милләттәшләребезгә дә  әйтер сүз табылган “Безнең җавап” мәкаләсендә. Бу мәкалә Гаяз Исхакыйның “Идел –Урал” китабына карата нәфрәт белдергән М.Колосовага юнәлтелгән җавап. Аны Кытайда оештырылган “Идел-Урал, Украина һәм Кавказ халыклары милли бәйсезлек комитеты” ның вице-президенты, татар халкы азатлыгы өчен көрәшүче  җитәкчеләрнең берсе Мәдинә Сәлиәхмәт (1897-1964) яза: “,,,М.Колосова безнең бәхеткә аз санлы булган “ урыс татарлары”на яки “татар урыслары” на гыйззәтлек күрсәтеп дәшкән була икән, үз йөзләрен югалткан ул бәндәләр безгә кирәкми, алыгыз сез аларны үзегезгә һәм алардан башка да бозылган каннарыгызны әйдә боза бирегез” 
         Үзенең милләтеннән оялганнарга  бик шәп әйтелгән сүзләр, минемчә. Бу сүзләр, ни кызганыч, бүген дә актуаль. Алга таба  Әбрар Кәримуллин мәкаләләрендә дә намусын саткан татарлар турында укыдым. Ул үзе бу күренешне болай дип яза: “Үзенең корсагы өчен урысның колы булуны мәртәбә санаучы татарларның буа буарлык булуын, динен, телен, гореф-гадәтен сатучыларны күп очратканым, андыйлар турында күп ишеткәнем бар.”
         Әбрар Кәримуллин милләтебезгә хезмәт итү юлында заманына күрә шактый кыерсытылулар да, авырлыклар да күрде, тик барыбер  чигенмәде. Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995) академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә - 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте. Язмамны галимнең халкыбызга эндәшкән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Милләттәшләрем, болгар-татарларым, сак булыйк, хәтеребезне торгызыйк, ата-бабаларыбызның рухын саклыйк. Амин!"
Файдаланылган әдәбият:
1991 елда басылып чыккан ”Татарлар: исемебез һәм җисемебез.” -Казан: Татар.кит.нәшр.
1996 елда басылып чыккан "Язмыш, язмыш" дигән китабы-Казан: Татар.кит.нәшр.
2000 елда дөнья күргән  "Без тарихта эзлебез" дигән китабы-Казан: Татар.кит.нәшр.

У вас нет прав для создания комментариев.

Современный женский журнал.
Платные премиум shablony-dle.ru/
dle-joomla.ru