Бирде дөнья кирәкне
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ “Татар Янтыгы урта гомуми белем мәктәбе”

Бирде дөнья кирәкне...
(Татар әдәбияттан Хәсән Туфанның
тормыш юлын өйрәнүгә багышланган дәрес)

Укытучы.
Насыйрова Әлфия Хәмис кызы


Тема. Бирде дөнья кирәкне...
(Хәсән Туфанның тормыш юлын өйрәнүгә багышланган дәрес)
Максат. 1. Укучыларны Хәсән Туфанның тормыш юлы, шәхси фаҗигасе
белән таныштыру.
2. Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру.
3. Ватанпәрварлык, әхлаклылык, милли үзаң тәрбияләү.
Җиһазлар. Комрьютер, мультимедиа проектор, Х. Туфанның портреты, “Ак чәчәк атар иде...” Тат. кит. нәшрияте, 1989 ел, Мәсгуд Гайнетдинов “Давылларда, җилләрдә”, Х.Туфан “Лирик шигырьләр”, “Мәдәни җомга” газетасы №49, 2000 ел, “Мәгърифәт” 2, 16 декабрь, 2000 ел “Туфан эше” мәкаләсе, “Күренекле шәхесләр” циклынннан Хәсән Туфан ,“Әйткән идең”, Х.Туфанның тормыш юлы буенча компьютер презентациясе.
Сораулар һәм биремнәр алдан бирелә.
1. Схеманы өйрәнергә.
Хизбулла Хисбулла Хәсән Хәсән
Гөлзизин Хәзрәтов Кусинов Туфан
2. Хәсән Туфан ни өчен язучы булып киткән?
3. Әдипнең шәхси фаҗигасе нидән гыйбарәт?
4. “Туфан эше” мәкаләсе белән танышып килергә.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1 нче слайд.
Бирде дөнья кирәкне...
Укытучы. Әлеге шигырь юлларының авторы кем?
Укучылар. Хәсән Туфан
Укытучы. Бу шәхес турында сез нәрсәләр беләсез?
Укучылар. Укучылар шагыйрь иҗаты турында белгәннәрен искә төшерәләр, исемлек төзиләр, белемнәрен ситемага салалар.
2 нче слайд.
Хәсән Туфан (1900 – 1981)
1. Тормыш юлы
2. Шәхси фаҗигасе
3. Мәхәббәте
4. Китаплары
Укытучы. XX йөз татар поэзиясен әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган, классик иҗаты белән узган гасыр шигъриятендә тирән эз калдырган, милли сүз сәнгатен сүз – сурәт һәм фикер, сәнгатьчәлек ягыннан баеткан, ак, саф һәм садә җанлы Х.Туфан исеме дә тулыландыра. Аның лирикасы узган гасырда халык тормышыннан, күңеленнән үткән шомлы елларның җанлы сәхифәсе булып яңгырый, һәр шигыре кешелекне кабат ул ялгышлардан саклау омтылышы булып укыла. Шигърият күгендә якты, мәңге сүнмәс йолдыз булып кабынган Х.Туфанга сикәлтәле, авыр һәм фаҗигале вакыйгалар, йөрәккә кара кан булып утырырдай хәсрәтләр аша үтәргә туры килә.
Бүгенге дәресебездә без Х.Туфаннның тормыш юлы, шәхси фаҗигасе белән танышырбыз. Инде 1920 нче елларда ук әдәбият мәйданына килеп, 80 нче елларга кадәр армый талмый иҗат эше белән шөгыльләнгән бу кешенең иҗаты ихтирамга лаек дип уйлыйм мин.
II. Яңа белемнәр үзләштерү.
3 нче слайд. Х.Туфанның туган авылы рәсеме һәм Х.Туфан портреты чыга.
Укытучы. Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле бер авыл бар. Менә шушы авылда 1900 нче елның 9 нчы декабрендә гаиләнең соңгы, унынчы баласы булып, Хисбулла исемле бер малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп, “Хәсән” дип язар, фамилиясен исә “Туфан” дип танытыр. Хисбулла да апа – абыйлары кебек, әниләре Гөлзадә исеме буенча, “Гөлзизин”фамилиясен алырга мәҗбүр була.
Өстәвенә, мондый авылларда мәчет тоту, җыелышта намаз уку, мәктәп – мәдрәсә ачу да закон нигезендә тыелган. Хисбулланың әтисе Фәхрулла абзый кебек укый – яза белгән агайлар шулай да бер өйгә җыелып, бала – чаганы яшертен генә “Әлиф, бигә...” өйрәтү хәстәрен күрәләр. Ләкин кемдер тиешле кешеләргә хәбәр итә, бу мәктәп тә ябыла.
1905 нче елгы Беренче рус революциясе генә хурлау итеп тагылган фамилиядән котылу мөмкинлеге бирә. Фәхрулла абзый балалары да Хәзрәтев фамилиясе язылган документ алалар
Язучыларның тормыш юлын өйрәнгәндә, “Ул ни өчен язучы булып киткән?” дигән сорауга җавап бирергә тырышабыз. Х. Туфанның язучы булып китүенә нәрсә сәбәп булды икән?
Укучы. Бу соруга җавапны Мәсгуд Гайнетдиновның “Давылларда, җилләрдә” исемле китабыннан таптым. Табигатькә, тормышка поэтик мөнәсәбәт, сурәтле сиземләү сәләте шагыйрьдә ана тәрбиясе тәэсирендә кече яшьтән формалаша башлый. Бу турыда ул үзе болай, ди. (2нче слайдны укый)
4 нче слайд. “Әни минем гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгел, әлбәттә тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Ул минем күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең... Әни миндә “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән” дигән иман тудырды”.
Укучы. “Бәлки шагыйрь булмас та идем” дигән мәкаләсендә Х.Туфан түбәндәгеләрне искә ала. (3нче слайдны укый)
5 нче слайд. “Салкын кышның озын төннәрендә авыл малайлары җылы мунчаларга җыелып, “мөшагарә”- җыр әйтешү ярышлары үткәрәбез. Беркөнне, миннән ярты яшькә олырак күрше малае Минап 350 җыр әйтте. Мин – 300 генә. Бу минем беренче җиңелүем иде. Җиңү өчен яңа җырлар өйрәнергә туры килде... Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәненә төшендем”.
Укытучы. Димәк, Х.Туфан лирикасының чишмә башы – Иске Кармәт авылында. Самими, эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә.
1914 нче елда Х.Туфан Уралга, бакыр казучы абыйлары, янына китә. Монда ул мәшһүр “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә, Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөри. Шигырь теориясе буенча җитди дәресләр ала. Шигырь техникасы – ритмика, рифманы тикшерү Х.Туфанның иң яраткан шөгыле булып кала. Димәк, Х.Туфанның язучы булып китүенә Ш.Бабичның да йогынтысы зур булган икән.
Укучы. Х. Туфан “Галия”дә 2ел укый. Аны тәмамлау өчен, акча кирәк була. Шул максат белән ул Уралдагы Лысьва заводына эшкә китә. Заводта ул слесарь булып эшли һәм, кечкенәдән әтисе белән тимерчелеккә йөргәнгәме, үз хезмәтен яратып башкара. Х. Туфан болай дип искә ала. (Укый)
6 нчы слайд. (Урал яклары рәсеме) “Яраттым мин заводны. Бигрәк тә аның кичләрен, мартен мичләренең вулканнарны хәтерләтеп күкләрне кызарткан төннәрен, цехларның металлар музыкасы кебек булып гөрләп, күкрәп торуын яраттым”
Укытучы. 1918 нче елның язында, ул берничә иптәше белән казак даласына балалар укытырга бара. Омскига тукталгач, документларын урлата. Шулай да, Омскидан 40 чакрымдагы Тока исемле казак авылына укытучы булып урнаша. Шушы елларда Иркутскидан Самарага кадәр арада контрреволюцион буржуаз хакимияте урнаша. Ул үзе дә сизмәстән, аклар кулында кала. Ярый әле, Хәсән Кусинов дигән бер казак дусты үзенең таныклыгын биреп тора да, Хисбулла шул исем белән үзенә паспорт юллый һәм Төмәндәге Зөфәр абыйсы янына кайтып китә. Шулай итеп, Хәсән исеме мәңгелеккә шагыйрьнең үз исеме булып кала.
Хисбулланың ничек итеп Хәсәнгә әйләнүен белдек, Хәзрәтов ничек Туфанга әверелде икән?
Укучы. Бу сорауга мин җавапны “Давылларда, җилләрдә” исемле китаптан таптым. 1924 нче елда Хәсән Туфан “Эшче хәбәрләр” исемле шигырь яза да «Кызыл Татарстан» редакциясенә килә. Газетаның редакторы Парсин шигырьне ошата. Ләкин шигырь азагына куелган Дуфан дигән псевдонимны ошатмый. (Дуфан –Хәсән Туфаннның бабасының кушаматы). Парсин уйлап – уйлап тора да, Дуфанны Туфан дип үзгәртеп куя. Шул рәвешле, татар әдәбиятында Хәсән Туфан дигән шагыйрь барлыкка килә.
7 нче слайд.
Хизбулла Хисбулла Хәсән Хәсән
Гөлзизин Хәзрәтов Кусинов Туфан
Укытучы. 20 нче елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнү уе Хәсән Туфанда торган саен тирәнәя. Ул поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәнә. Хәсән Туфан истәлекләрендә мондый юллар бар:
8 нче слайд.
“Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике каантлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!”
Укытучы. Әнә шулай, поэзия белән җенләнеп яткан бер заманда, 30 елларда, ил өстенә дәһшәт килә - шәхес культы еллары башлана. Хәсән Туфан да шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итә; туган җиреннән, туган теленнән, якыннарыннан аера.
9 нчы слайд. “Шәхси фаҗигасе”
Бүрегең яна, бүрегең, инквизатор,
Нахак каннар яна бүрегеңдә!
“Ә җир барыбер әйләнә”
Укытучы. Х. Туфанны 1940 нчы елның 18 нче ноябрендә кулга алалар һәм Черек күл бинасының өченче катындагы 58 нче камерага кертеп ябалар. Беранче атналарда аны беркая да чакырмыйлар. Сорау алмыйлар. Ялгызлык никадәр авыр булмасын, чын авырлыклар алда була.
Ниһаять, аны сорау алуга чакыралар. Тикшерүче 30 яшьләрдәге бер егет. Берничә сораудан соң, Хәсән Туфанны нәрсәдә гаепләүләрен әйтә. Ул, контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән элемтәгә кереп Совет властен таркатуда гаепләнә икән. Оешманың ничек төзелүе, ниләр эшләве турында уйлап аңа баш ватасы да юк – барысы да гаепләү кәгазенә язылган. Хәсән Туфанга гаебен танып, кул куярга гына калган. Тик ул моны кире кага.
Укучылар. “Мәгърифәт” газетасы 2000нче елның 2 нче һәм 16 нчы декабрь саннарында чыккан “Туфан эше” (КГБ архивыннан алынган материаллар буенча) мәкаләсе белән тулыландыралар.
10 слайд. ( Хәсән Туфанның җиде “гаебе” языла)
“Чиктән ашкан җиде гөнаһ”
1.Бөтен иҗаты белән советка каршы булуда гаепләнә
2. Шагыйрьнең “шәхесе шикле” .
3.Колчак яулап алган территориядә булу.
4. Эмигрант газет һәм журналлар алдыра һәм укый.
5. Троцкийчы – икейөзле Гомәр Галигә теләктәшлек итү
6. “Әдәби карак”, “яшь шагыйрьләрнең хезмәтен үзләштерү”.
7. “Чик буе зонасында” һәм “басмачылар хәрәкәте барган урыннарда” йөрү очраклымы?
Укытучы. Менә шуннан соң, Х.Туфан өчен газаплы көннәр башлана: көне – төне сорау алулар, йокларга ирек бирмәү. Соңгысы – җәзаның бер төре. Туфан бу җәзаны авыр кичерә. Күпләр мондый җәзага түзә алмыйча, я бөтен гаепләрен “таныйлар”, яисә акылдан шашалар. Х. Туфанның да ихтыяры какшый башлаган була. Ул көннән – көн хәлсезләнә, мие түнә. Болай да ябык Хәсән абый сөяккә генә кала, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Ахырга таба сорау алулар тагын да кискенләшә. Гөрселдәп авып төшкәнче, аягүрә тоталар.
Кинәт кенә барысы да тынып кала. Нидер булганын Хәсән Туфан да сизенә. Бераздан ул сугыш башланганын белеп ала.
Ул фронтка җибәрүләрен сорап, берничә тапкыр гариза яза. Бу хатлар тиешле урынга барып җитми.
Укучы. 1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Суд курчак уенын хәтерләтә. Бу мыскыллы хөкем тамашасы аның күңелен рәнҗетә. Ирексездән шигырь юллары искә төшә:
Син сорама, мине жәлләсәң.
Җәлладларның ниләр кылганын.
Мин җавапның әйтермен бары
Трибуналга илтә торганын.
Суд аны атып үтерергә хөкем итә. Мәсхәрәле һәм хурлыклы үлемен көтеп утырганда да , ул иҗат эшеннән туктамый. Ниһаять, үлем карарын унъеллык төрмә белән алыштыралар. Иң авыр эшкә урман кисәргә билгелиләр. Хәсән Туфан ничек кенә тырышып караса да, нормасын үти алмый. Норманы үти алмагач, ашау да бик начар була. Ачлыктан аяк – куллары шешенә, тире белән сөяк арасына ниндидер яман сыекча җыела. Х.Туфан ризык тәмен, шуның белән бергә яшәү ямен югалта.
Укучы. Тик бу юлы да әҗәле җитмәгән икән. Камендатурага чакырып, аңа бер төенчек тапшыралар. Ачып караса – пәрәмәчләр, өчпочмаклар. Бу бит 1942 нче елда! Сугышның иң кызган чагында?! Хатыны аны ничек эзләп тапкан да, ничек передача тапшыра алган?! Язмыш бүләгедер инде бу.
11нче слайд. Х. Туфанның сөекле хатыны, артистка Луиза Салиәскәрова портреты һәм “Тургай нигә дәшми?” шигыре компьютерда яздырылган Айрат Арсланов укый. (“Күренекле шәхесләр” циклыннан).
Нигә дәшми?
Ник эндәшми?
Ник сөйләшми бу тургай?!
“Әйтермен дә йөрәге ярылыр,
Егылып китәр..” – ди бугай...
Укытучы. Х.Туфанның Луиза Салиәскәровага багышланган шигырьләре бик күп. Бу аңлашыла да. Луиза гомеренең соңгы көненә кадәр, иренең гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмый.. Үз авызыннан өзеп, үз өлешен иренә җибәреп тора.
(Магнитафон язмасыннан “Әйткән идең...” җыры тыңлана).
Укучы. Х. Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Коточкыч арый, йончый. Физик яктан да, рухи яктан да Хәсән абый түземсезлек белән иреккә чыгу көннәрен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча аны, Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр.
Аңа Новосибирск өлкәсенең Устарка районында Покровка дигән рус авылында көн күрергә рөхсәт ителә. Биредә ул совхозда көтүче булып эшли, мал карый, кешеләргә сәгать төзәтә. Тора – бара җир казып, үз куышын корып җибәрә.
Кайчакларда туган якларын, туган телен, кызын сагынуга түзәр хәле калмый. Шундый чакларда ул җиргә капланып, беркемгә ишеттермичә елый. Менә шундый авыр чаклар да ул җан дусты Поэзиядән аерылмый – тоткын шагыйрьнең кичерешләре сурәтләнгән шигырьләр иҗат итә.
Укытучы. Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайтып төшә.
Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала.
12 нче слайд. Х.Туфанның иҗатташ дуслары белән төшкән фотосурәте һәм “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыреннән өзек. Хәсән Туфан укый. 1956 нчы елгы язма (“Күренекле шәхесләр” циклыннан).
Бирде дөнья кирәкне
Еламаска өйрәтте.
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне.
III. Йомгаклау
Укытучы. Авыр сынауларда олы идеалын югалтмый, шигъри илһамын кыраудан саклап үтә алган шагыйрьгә сокланмый мөмкин түгел.
IV. Өй эше. Шагыйрьнең “Кулымны бәйләсәләр дә, телемне бәйләтмәдем...” дигән юллары сезгә нәрсә турында сөйли?

У вас нет прав для создания комментариев.