Рус төркемнәрендә укучы 5 сыйныф өчен “Х. Шабановның «Китап” шигыре” темасына технологик карта
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

1.Полное название школы: муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Брюшлинская основная  общеобразовательная школа» Менделеевского муниципального района Республики Татарстан. 

2. Название разработки: Рус төркемнәрендә укучы  5 сыйныф өчен “Х. Шабановның «Китап” шигыре” темасына технологик карта

3. Данные автора: Тимошенко Валентина Михайловна, 1 кв. категория, учитель татарского языка и литературы

4. Год: 2016

 Әдәбият дәресенең технологик картасы

Дата: 25.09. 2015

Укытучының Ф.И.О.: Тимошенко В. М.

Предмет: әдәбият

Класс: 5

Дәрес темасы: Х. Шабновның “Китап” шигыре

Дәрес төре:  Яңа белемнәр үзләштерү.

Дәреснең максатлары (образовательные, развивающие, воспитательные):

Белем бирү максаты: әкиятне сәнгатьле уку, эчтәлеген аңлау; китаплар турында белемнәрен тирәнәйтү; тартым белән төрләнешне, шигырьдәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру.

Фикер сәләтен үстерү максаты: иҗади фикер йөртү сәләтен , эмоциональлекне үстерү, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Тәрбияви максат: укучыларда  китап укуга кызыксыну уяту, төгәллек, җаваплылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Төп терминнар: киңәшче, ярдәмче, беркайчан, хаклы, кадерлә, керле.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

1. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

 Исәнләшү 
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! 

Укучылар:

Хәерле көн, агачлар,

Хәерле көн, кошлар,

Хәерле көн, дуслар,

Хәерле көннәр, сезгә!

!

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

2. Өй эшен тикшерү. Белемнәрне

1) Күнегү 4 (19 бит). “Кем күбрәк?” уены

Ситуатив күнегүне чишү; татар язучыларының исемнәрен язу

РУУГ: үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү

3. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

1.Тыңлагыз һәм парлардагы икенче җөмләдә нәрсә үзгәргәнен билгеләгез. (Прослушайте и укажите, что изменилось во втором предложении каждой пары.)

1) Мин китаплар укыйм. – Мин китаплар укымыйм.

2) Мин плеер алам. – Мин плеер алмыйм.

3) Алсу яхшы киңәшләр бирә. – Алсу яхшы киңәшләр бирми.

2. Төрләнешне дәвам итәргә (күнегү 3). Бу төрләнешне ничек дип атыйбыз?

3. Татарча әйтегез. (Скажите по-татарски.)

- Мои книги – минем китапларым.

-Ваши советчики – сезнең киңәшчеләрегез.

Их друзья – аларның дуслары.

Укучылар җавап бирә (икенче җөмләдә  фигыльләр юклык формасында кулланылган. )

Тартым белән төрләнеш: минем китабым, дустым.

Синең китабың, дустың.

Аның китабы, дусты.

Безнең китабыбыз, дустыбыз.

Сезнең китабыгыз, дустыгыз.

Аланың китаплары, дуслары.

-Ул сыйныфтан чыксын.

-Ул мәсьәләне чишсен.

-Ул урамга чыксын.

Укучы: в предложениях употреблены глаголы повелительного наклонения 3 лица ед. числа, которые выражают просьбу, повеление, приказ (15 бит)

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

4. Яңа белемнәр формалаштыру.

Текст эчтәлеге белән эш

1.Сүзлек өстендә эш. (Сладтан сүзләрне уку, аларның тәрҗемәләрен табу)

Күнегү 1 (20 бит)

Күнегү 2 (Как скажешь о том:)

Күнегү 6.

-          Рәсемдә нәрсә күрәсез?

-          Анда нинди рәсемнәр урнаштырылган?

-          Бу рәсемнәр кемнең шигырләренә ясалган?

3. “Китап”  шигырен укытучы укый. (Шигырь нәрсә турында?)

4.Шигырьне эчтән уку. (Нинди сүзләр аңлашылмый?)

5. Шигырьне 1 тапкыр кычкырып уку. (Эчтәлеген аңларга тырышыгыз.)

 Күнегү 1.

-Укучыларның җавабы:

(киңәш – совет, киңәшче – советчик, дустың – твой друг, ярдәмче – помощник, керле - грязный.)

Күнегү 2

Укучыларның җавабы:

-Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятенә рәсем ясалаган.

Укучылар эчтән укый.

Шигырьне 1 тапкыр кычкырып уку.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

5. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.

1.Түбәндәге эчтәлеккә туры килгән җөмләләрне табыгыз. (Найдите предложения о том, что:

– Книга – твой друг, советчик, помщник.

-          Книга имеет право на уважение.

-          Не загибай уголки.

-          Грязными руками не трогай.

-          Не рви страницы.

2. Күнегү 11 (22 бит) файдаланып, диалог төзү

Эчтәлеккә туры килгән җөмләләрне табу.

Укучыларның җавабы:

-Бу китап синекеме?

-Әйе.

- Син бу китапны каян алдың?

Кибеттән.

-Ул ничә сум тора?

- Йөз сум.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

6. Үрнәк  буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Күнегү 8 (1 заттан укырга, аннары сөйләргә).

Күнегү  8 (укучыларның җавабы)

Китап – киңәшчем минем.

Дустым, ярдәмчем минем.

Кадерлим мин китапны.

Почмакларын бөкләмим.

Битләрен дә ертмыйм.

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотмыйм мин.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

7. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Сорауларга җавап бирегез (сораулар экранда).

-          “Китап” шигырен кем язган? (Х. Шабанов).

-          Нәрсә ул китап? (киңәшче, ярдәмче, дус) .

-          Китапны ничек сакларга кирәк?

(кадерләп, почмакларын бөкләмәскә, битләрен ертмаска, пычратмаска).

-          Сез нинди китаплар укырга яратасыз?

-          Допустим, ваш друг небрежно относится к книгам. Какие советы вы им дадите?

Укучыларның җавабы. Сорауларга җавап бирү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

8. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

- Без бүген дәрестә нинди кушымчларны искә төшердек?  
-Сезгә дәрес ошадымы? 
- Нәрсәләр ошады? 

-Кем бүген теманы аңлады?

 Кемгә дәрес ошады?

-Кемгә тагын әзрәк тырышырга кирәк, басыгыз.

-Нәрсәләр аңлашылмады?

-Үзегезгә билге куегыз.

Укучыларның җавабы:

 -тартым кушымчаларын искә төшердек.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү

9. Өй эше.

Шигырьне сәнгатьле укырга, теләсәгез, ятларга (21 бит), яраткан китабыгызның рәсемен төшерергә.

   

У вас нет прав для создания комментариев.